Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Апрельдә бакча һәм теплица эшләре: бакчачы Рәмзия Әхмәдуллинадан киңәшләр

Баш күтәрми бакчада эшләү сезонына да күп калмады. Мул уңыш алыйм, бакчам гөл кебек булсын дисәң, хәстәрен дә алдан күрергә кирәк. Апрель – бакчачылардан тырышлык таләп итә торган, шактый мәшәкатьле ай. Апрельдә башкарылырга тиешле бакча эшләре турында сөйләвен сорап, «Интертат» тәҗрибәле бакчачы, блогер Рәмзия Әхмәдуллинага мөрәҗәгать итте.

news_top_970_100
Апрельдә бакча һәм теплица эшләре: бакчачы Рәмзия Әхмәдуллинадан киңәшләр
Рәмзия Әхмәдуллина архивыннан

Агач-куаклар: корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы эшкәртәбез, агартабыз

Рәмзия Әхмәдуллина сүзләренчә, апрель башында агач-куаклар аерым игътибар сорый. Бу вакытта аларны корткыч-бөҗәкләр, авыруларга каршы эшкәртү бик мөһим. Тик бу эшләрнең барысын да агач-куакларның бөреләре ачыла башлаганчы башкару зарур.

«Иң беренче эш итеп, агач-куакларны авыруларга каршы эшкәртәбез. Моның өчен «Бордоская смесь», бакыр купоросы яки инде башка төрле әзер препаратлар кулланырга мөмкин. Аны инструкциясендә күрсәтелгәнчә ясап, җилсез көнне агач-куакларның барлык ботаклары да юешләнерлек итеп сиптерәбез.

Икенче эш итеп, корткыч бөҗәкләрдән профилактика ясыйбыз. Моның өчен «Искра», «Фетоверм», «Биотлин» кебек препаратлар кулланабыз. Бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы препаратларны бергә кушып сиптерергә дә мөмкин.

Апрель аенда башкарыла торган тагын бер мөһим эш: агач-куакларның – алмагачлар, чия һәм башка җиләк-җимеш агачларының кәүсәләрен агарту. Агарту матурлык өчен кирәк, дип уйлап ялгышмагыз. Инде әйбәт кенә кыздыра торган кояш аларның кәүсәләрендәге кабыкларын ярылдырмасын өчен дә башкарыла бу эш. Агачларны көз, яки, көздән өлгермәгән булсагыз, иртә язда агартырга кирәк. Агарта торган буяуга бакыр купоросы да кушып җибәрергә мөмкин. Бу – агачларның кәүсәләрендә «лишайник» кебек төрле чирләр таралмасын өчен эшләнә.

Карлыган, крыжовник куакларына иртә язда кайнар су бөркибез. Суның температурасы 70 градус тирәсе кайнарлыкта булырга тиеш. Кайнар су корткыч бөҗәкләрнең личинкаларын юкка чыгара. Ләкин куакларга су сибүнең вакыты чикле. Аны тәүлеклек температура -2, -5-7 градус булганда гына сибәргә ярый. Башка елларны суны апрель башында гына бөрки торган идек. Быел, яз иртә килү сәбәпле, иртәрәк сибелделәр.

Бу ысул белән эшкәртеп өлгермәгән кешеләр карлыган, кура җиләге куаклары һәм крыжовникларга корткычларга каршы препарат сиптерә ала.

Куакларны кемдер – көз, кемдер яз көне формалаштыра. Без куакларны узган атнада кистек. Санитар кисүнең үз тәртипләре бар. Кәүсәгә таба карап үскән ботакларны, туры үскән ботакларны яки аска таба карап үскән ботакларны өзәбез. Кискән урыннарын, сүле агып тормаска, бор яки майлы буяу белән буяп куябыз», – ди ул.

Теплицаны нәрсә белән юарга?

Кемнәр теплицаларын көздән юып, эшкәртеп калдырмаган, менә хәзер, кояш карый башлагач, юар өчен менә дигән вакыт. Рәмзия апа теплицаны юар өчен белизна һәм савыт-сава юа торган сыекча куллана икән.

«Бу ысул белән юганнан соң, бер кат чиста су сиптереп алам. Теплицада корткычлар булмасын өчен, «Табачная шашка» яндырырга мөмкин. Ул теплицага да, туфракка да зыян салмый. Ә менә «Серная шашка» теплицаның тимере белән реакциягә керә. Соңгы елларда аны кулланмаска тырышам.

Теплицага инде хәзер үк редиска, суган, укроп, петрушка кебек яшеллек чәчеп куярга мөмкин. Болай эшләгәндә, май башында ук беренче уңыш алып, үз бакчагызда үскән яшеллек белән сыйлану мөмкинлеге булачак.

Мин помидорлар күчереләчәк туфракны эшкәртмим. Алдагы елда корткыч бөҗәкләр күренгән булса гына, профилактика өчен, берәр төрле препарат сиптереп алырга мөмкин», – дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Бакча җиләген тукландыру

Рәмзия ханым сүзләренчә, ул башка елларда виктория җиләген соңрак карый торган булган. Ә быел иртәрәк, апрельнең уннарында ук керешмәкче.

«Инде җирдә туң юк, кар эреп бетте. Туфрак батмый, рәт араларында йөреп була башлагач, виктория җиләкләренең былтырдан калган иске яфракларын кисәбез дә юк итәбез. Аларны компостка салырга ярамый, чөнки яфракларында былтырдан калган зарарлы бөҗәк личинкалары булырга мөмкин. Яфракларны яндырабыз, яки бакчадан ераккарак ташлыйбыз. Гомумән, бакчадан тырмалап алынган барлык былтыргы яфракларны да юк итәргә кирәк. Бөҗәкләр, авырулар җыеп ятмасыннар.

Фото: © Рәмзия Әхмәдуллина архивыннан. Былтыргы җиләк уңышы

Виктория җиләгенең былтырдан калган яңа яки быел борынлап килгән яфракларын гына калдырабыз. Төпләрен йомшартып чыгабыз.

Апрельнең 20ләре җиткәч, җиләкләр тукландыру сорый башлый. Бакча җиләген тукландыру буенча бик яхшы, инде сыналган ысулым бар.

Иң башта җиләкләргә су сибәбез. Тукландыра торган катнашманы түбәндәгечә әзерлибез: 10 литр суга 0,5 чәй калагы бор кислотасы (аны кайнар суда эретеп алабыз), ярты чәй калагыннан кимрәк марганцовка, 15 тамчы йод, 2 аш калагы нашатыр спирты салып болгатабыз. Шушы катнашманы һәр җиләк төбенә 0,4 литр салып чыгабыз», -– ди ул.

Рәмзия ханым әйтүенчә, бу катнашма җиләкләргә яшәү көче бирә, озак кыштан соң хәл кертә, уңышны бермә-бер арттыра. «Шуның өстенә көл дә сибеп куйсагыз, тагын да шәп була», – дип тә ассызыклады ул.

Үсентеләр ныгып китсен өчен бер дигән табигый ашлама

Рәмзия Әхмәдуллинадан, әлбәттә инде, тәрәзә төпләребезне тутырып утыручы помидор, борыч, баклажан үсентеләре, аларны тукландыру буенча да киңәшләр сорадык.

«Борычларны, помидорларны мин инде «пикировать» итеп, күчереп утырттым. Беренче тукландыру аларны «пикировать» иткәч 10 көннән соң башкарыла. Моның өчен мин, гадәттә, «Здравень», янтар кислотасы кебек әзер ашламалар алам. Ул аларны ныгытып җибәрә.

Үсентеләр артык озынга китмәсен өчен, аларны салкынча тәрәзә төбенә куярга кирәк. Якты, җылы булса, озынга үсәчәкләр. Үсентеләр өчен дә уңайлы температура: 20 градус.

Үсентеләр хәлсезрәк утырган очракта, тагын бер табигый ашлама кулланырга була. Моның өчен 3 литр җылы суга 100 грамм юеш чүпрә, 4-5 кашык шикәр комы салып, җылы урынга әчетергә куябыз. Бер тәүлектән 6 литр суга 1 литр әчеткене кушып, үсентеләрнең төпләренә сибәбез. Бу – бер дигән ашлама. Ике атнадан тагын бер кабатларга мөмкин. Үсентеләр күзгә күренеп күтәрелеп китәләр», – ди ул.

Фото: © Рәмзия Әхмәдуллина архивыннан

Орлык бәрәңгесе

Бәрәңгеләр быел баздан иртә чыгарылды. Рәмзия Әхмәдуллина, орлык бәрәңгеләре яшелләнеп, шытымнар бирсен өчен, якты урынга, веранда яки сарайга җәеп куярга, ашыгып утырмаска киңәш итә.

«Бәрәңгене апрельдә үк утырмавыбыз хәерле. Яз иртә килде дисәк тә, табигать үзенекен итәр әле ул, май салкын булыр. Май салкыннары – бөтен бакчачыларны куркытып тора торган әйбер. Көн җылынды дигән булып, бәрәңгене иртә утыртып, үсентеләрне кырау сугып куйган еллар да җитәрлек», – ди ул.

Суган-сарымсакларны ашлар вакыт

Апрель – көздән утыртып калдырылган суган-сарымсакларны ашлау вакыты. Рәмзия Әхмәдуллина киңәшләре буенча, аларга да, иң беренче итеп, «мочевина» сибәргә кирәк икән.

«Мочевина 10 литр суга 1 аш кашыгы яки 1 шырпы кабы салып ясала.

Көннәр җылы торса, суганны апрельнең 20ләреннән сон утыртырга була. Суган орлыгын утыртыр алдыннан зарарсызландырабыз. Мин, шәхсән, берничә сәгатькә тозлы суга, аннан соң 10 литр суга 2-3 грамм марганцовка салып ясалган эретмәгә салып торам. Утыртыр алдыннан чиста суга салып алабыз. Суган орлыкларының башларын кисеп утыртырга була. Бу – суганнарыбыз тигез тишелеп чыксын өчен эшләнә».

Апрель – бүлмә гөлләрен күчерү өчен кулай чор

Рәмзия ханым «мочевина»ның бик файдалы ашлама булуын әйтте. Хәзер күпьеллык чәчәкләр борынлап киләләр. Аларга да, яшелләнсеннәр өчен, мочевина эретмәсе сибү файдалы икән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мочевина сипкәндә, инде көн җылы булырга тиеш. «Әгәр туфрак салкын икән, ашлама кертүдән файда юк – ул үзләштерелмәячәк.

Апрель, шулай ук, бүлмә гөлләрен күчерү өчен уңай чор», – дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Фото: © Рәмзия Әхмәдуллина архивыннан. Беренче чәчәкләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100