Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Апаста биш балалы гаиләнең йорты янып беткән: «Балалар: «Әти, өйгә кайтыйк», – ди»

27 июнь көнне Апаста яшәүче Насыйбуллиннар гаиләсенә авыр сынау килә. Бер мизгелдә бөтен хуҗалыклары янып бетеп, 5 балалы гаилә урамда кала. Иң бәләкәй кызлары Талиягә әле 1,8 яшь кенә. Сабый әле күптән түгел генә йөрәгенә операция кичергән. Гаилә бүген ярдәмгә мохтаҗ.

news_top_970_100
Апаста биш балалы гаиләнең йорты янып беткән: «Балалар: «Әти, өйгә кайтыйк», – ди»
Насыйбуллиннарның шәхси архивыннан

Көн уртасында әни кеше бәләкәй баласын йоклаткан да өй эшләрен башкарып йөргән. Капка алдында уйнап йөргән кызы йөгереп кереп: «Әни, мунча яна!» – дип хәбәр итә. Хуҗабикә Айгөл әле баласын да алмыйча йөгереп чыга. Кош-кортка су агыза торган шлангтан су сибә башлый, әмма ут көчәя бара. Полиция хезмәткәре булып эшләүче күршеләре йөгереп керә. Тизрәк балаларны чыгаралар. Җилле көндә бер мизгелдә бөтен хуҗалык юк була.

«Минем шунда ук паника башланды»

Беләсезме, минем шунда ук паника башланды. Йөгереп чыктым, нишләргә белмим. Үрдәкләргә су тутыра торган шланг бар иде, шуннан су җибәрдем. Су да әкрен килә. Ул вакытта мунчаның түбәсе яна гына башлаган иде. Күршебез йөгереп килде. Тизрәк кечкенә кызны алып чыктык. Балаларны өйдән ераккарак алып китте. Рәхмәт инде, ул югалып калмады. 5 минуттан янгын тагын да киңәйде. 10 минуттан веранда янган иде. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ут йорт эченә керә башлаган иде. Мине йорт яныннан өстерәп алып чыктылар, – дип искә алды Айсылу Насыйбуллина.

Йортта огнетушитель дә булган, тик янгын өстән төшкәч, кереп алу мөмкинлеге булмаган. «Түбәдәге шифер шарт-шорт ата башлады. Якын килеп тә булмый иде. Балалар курыкты инде, алар да шок хәлендә иде. Хәзер дә: «Без яндык, безнең йорт янды», – дип сөйлиләр. Беренче төнне: «Өйгә кайтасыбыз килә», – дип күңелгә тиделәр», – ди әни кеше.

«Ярдәм итәрлек бер кешебез дә юк»

Әлегә гаиләне район кунакханәсенә урнаштырганнар. Йортлары иминиятләштерелмәгән булган. Йортны әле 1 ел элек кенә тулысынча рәсмиләштереп, гаилә тормышны җайга сала башлаган булган.

«Без бу йортны сатып алганга әле 1 ел да юк. Ярты ел элек кенә әйбәтләп яши башладык. Бу йортта үзебез 5 ел яшибез инде, арендага алып торган идек. Ана капиталына сатып алдык. Ремонт башладык. Тырыштык инде. 5 бала белән нишлик инде. 25 сутый бакча бар, яртысына сарымсак утырткан идек. Калган өлешендә бәрәңге, кишер, суган иде. Хәзер су сибәргә кирәк. Ничек булса да тырышырга инде. Безне җир ашата бит. Без яшелчәләрне сатып алмыйбыз. Балаларны да бакчада эшләргә өйрәтәбез. Безгә 2 бүлмәле фатир тәкъдим итәләр. 5 бала белән анда ничек яшәргә... Алар иркенгә ияләнгән», – ди хуҗабикә.

Очраклы рәвештә генә документлары янмый калган. Алар машинада калган булган.

Ел ярым элек кенә бәләкәй кызыбызга операция ясаттык. 5 айлык вакытында йөрәк зәгыйфьлеге («порок сердца») булуы ачыкланды. Йөрәгендә 2 сантиметрлы тишек бар, диделәр. Казанда операция ясаттык. Инвалидлык бирмәсләрме дип, документлар белән йөргән идек. Безгә тискәре җавап булды. Шуңа документлар машинада калган иде. Мин баламны Яшел Үзәндә тапкан идем, зәгыйфьлек башта ук билгеле булмады.

Беләсезме, безнең ярдәм итәрлек бер кешебез дә юк. Минем әти-әни дә – беркемем юк. Тормыш иптәшемнең әнисе генә исән, аңа да 90нан артык инде. Без барысын да икәү тартып барабыз, – дип сөйләде ул.

«Бер ел элек тезгә протез куйдырган идем, шул җирләр авырта хәзер»

Балаларның иң олысы Аделинага да әле 10 яшь кенә, игезәкләр Фәния һәм Фәнилгә 6 яшь, уллары Әнвәргә 3 яшь. Гаилә, балалар, үзебез исән калганга шөкер, дип тора.

Янгын чыккан вакытта, гаилә башлыгы Рөстәм Насыйбуллин район үзәк хастаханәсендә эштә була. Ул инде 27 ел анда электрика өчен җаваплы. Янгын турында күршесе шалтыратып әйткән.

«Мин машинага утырдым да тизрәк өйгә кайттым. Мин кайтканда дөрли иде инде. Җил булгач, озак сүндерделәр. Мунча, сарайлар да янды. Йортны ана капиталына алган идек, бурычка керергә дә туры килде. Шулай үз өебез булды. Әле генә яңа мунча ясаган идем. Бакчаны тәртипкә китердек. 3 индоутка бар иде, алар бәбкә чыгарырга утыра иде, берсе генә исән калган. Кайтуга, читлекнең калайларын куптарып алдым, киселеп беттем. Нишләгәннәрне үзем дә аңламадым. Ишегалдында мотоблок тора иде. Ул кабынды да сүнде, ничек тә тартып чыгарырга тырыштым. Ул әйләнеп капланды, мин артка егылдым, аякны авырттырдым. 1 ел элек тезгә протез куйдырган идем, шул җирләр авырта хәзер. Ишегалдында газ балоны бар иде, аны тизрәк бакчага чыгарып ташладым. Шул вакытта минем көч бетте инде. Шифер очкыннары эләгеп, пешкән урыннар да бар», – дип исә алды гаилә башлыгы.

«Кешечә матур итеп яшәргә теләгән идем»

«Иң мөһиме – балалар исән», – дип кабатлады ул.

Беренче көннәрдә аңламадык әле, хәзер генә бернәрсәсез урамда калуыбызны аңлый башладык. Өстебездәге кием белән калдык бит. Мин хәзер нишләргә дә белмим, күз алдына китерә алмыйм. Бу йортка күп көч куйдык. Идәннәре салкын иде, җылыттык. Үзем тырыштым. Әле юыну бүлмәләренә ремонт ясарга җыенып тора идек. Мин 14-15 мең хезмәт хакы алам. Айгөл өйдә генә. Балаларга акча килә инде. Без балалар өчен бернәрсәне дә кызганмадык. Кешечә матур итеп яшәргә теләгән идем. Бассейн сатып алган идем балаларга, – дип өзгәләнде әти кеше.

Гаилә башлыгы ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт әйтте.

Сәдака бирәләр, корбан ите китерәләр, акча җибәрәләр. Мин аларның һәрберсен зурлап кабул итәм. Аллага шөкер, ярдәм итәләр. Барлык җыйган мал көл булгач, нишлисең инде. Балалар: «Әти, өйгә кайтыйк», – ди. Машинага утыртып алып кайттым, күрсәттем. «Балалар, яндык бит, йокларга урын юк бит», – дип аңлаттым. Алар бу йортта үсте, шуңа бу йорт якын аларга. Бакчада яшелчәләр калды. Кура җиләге пешә башлаган гына иде, ул янып бетте, – ди ул.

Фаҗигага 10 көн кала Рөстәм абый төш күргән. «Ракеталар очкан кебек күрдем. Үзем дә шомланып куйдым. Балаларга да, хатыныма да огнетушительне күрсәттем, ничек эшләргә икәнлеген аңлатып куйдым», – дип сөйләде ул.

Насыйбуллиннар гаиләсенә ярдәм итү өчен, гаилә башлыгының телефон номерын беркетәбез. Насыйбуллин Рөстәм Фәнил улы – 89376295066.  «Ак Барс» һәм «Сбербанк» карталары бәйләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100