Апас районында Марат Гайнетдинов белән хушлашу: «Үз вафатын төшендә күргән икән»
«Табигать тә, безгә кушылып, 2 көн елый», – ди хәрби операциядә гомере өзелгән Марат Гайнетдиновның сыйныф җитәкчесе Гөлназ Гыйбадуллина. Кыш чыннан да елак шул быел, һәлак булган батырларның якыннарына теләктәш, диярсең.
Апас районында бүген көнозын диярлек матәм мохите. Урта Балтай, Кече Болгаер авылларында ил хакына яу кырында җан биргән батырларны соңгы юлга озаттылар. Коллегаларыбызның бертуган энеләре алар. «Татарстан-24» телеканалы мөхәррире һәм алып баручысы, «Сираҗи сүзе» газетасы журналисты Илүзә Бикчәнтәева энесе, лейтенант Марат Гайнетдиновны югалтты. «Мәгариф» журналының баш мөхәррире, язучы Гөлүсә Закированың энесе Илнур Закиров та махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Икесе дә бер көндә җирләнсә дә, егетләрнең якты истәлегенә аерым материаллар эшләргә кирәк дип таптык. Алар турында җылы истәлекләрне бер язмага гына сыйдырып та булмас иде.
2024 елның 7 октябрендә 23 яшендә дөнья куйган Марат Гайнетдинов Урта Балтай авылында төшкә кадәр гүр иясе булды. Аны озатырга килгән район башлыгы Айрат Җиһаншин бүген бар кеше өчен дә авыр, йөрәкләрне әрнетә торган көн булуын әйткән.
Якташыбыз гомерен Ватан иминлеге, халкыбыз азатлыгы өчен бирде. Батырлыгы, тугрылыгы барыбыз өчен дә үрнәк. Туган иленә биргән антына ахыргача тугры булды, батырларча һәлак булды. Намусы белән кылган бурычы халкыбыз күңелендә мәңгегә калачак. Кабере якты, туфрагы җиңел булсын!» – дип, якыннарына сабырлык, көч теләгән.
Район башлыгы Апас егете, Маратның мәетен алып кайтып җирләүдә өлеше зур булган Рамил Ибәтуллинны да телгә алган. «Ничә айлар буе көттек бит. «Офицер егетне алып кайтып җирләү – минем намусымда, мин аны табачакмын», – диде», – дип, Айрат Җиһаншин аңа аерым рәхмәтен җиткерде.
Башлык әйткән сүзләр, чыннан да, Маратка бик туры килә торган сүзләр икән шул. Бертуган апасы Илүзә дә энесенең илне саклау теләге белән кечкенәдән үк янып яшәгәнен әйтә. Хәрби танк училищесына керү хыялы да чынга ашкан Маратның. Илүзә белән әңгәмә барышында апалы-энеле Гайнетдиновларның балачагына «кайтып килдек». Энекәше белән мөнәсәбәтләре бик якын булганын, башкалардан тел-теш тидертмәгәнен сөйләде.
«Ул кечкенәдән «полициядә эшлим, сезнең бөтенегезне саклыйм, яклыйм» дия иде»
Ул кечкенәдән «полициядә эшлим, сезнең бөтенегезне саклыйм, яклыйм» дия иде. Яшь аермасы 6 ел безнең. Әни Маратка 1,5 яшьтә эшкә чыкты да, аны минем белән калдыралар иде. Үзем тәрбияләп үстергән кебек тә булды ул миңа. Ничек тәпи киткәннәрен, беренче сүзләрен хәтерлим... Безнең якларда, көтү кайткач, төн алдыннан яңадан ашатып алырга дип, бала-чага белән болынга сыер сакларга чыгу гадәте бар. Шунда олырак балалар энемне рәнҗетсә, мин һәрвакыт аны яклап чыга идем.
Мәктәптә укыганда, һаман шул полициядә эшләячәген, хәрби булачагын әйтә иде. Шулай Танк училищесына укырга керде. Ул елны 400ләп егет яшь хәрби курсларын полигонда узып, аларның физик әзерлекләрен тикшереп, 100 кешене сайлап алдылар, дип истә калган. «Максатыма ирештем» дип, ул вакытта бик шатланган иде. Аннары хәрби операция башлангач, уйчанланып, боегып калды. Болай да тыныч, йомшак, сабыр гына кеше тагын да басынкыланып калды, – дип уртаклашты Илүзә.
Танк училищесын тәмамлагач, Маратны хәрби операция зонасына җибәрәләр. Анда ул берничә авылда булып, танкларны алгы сызыкка күчереп йөргәнен әйтте Илүзә. Ярты ел саен кайтып торганда, шул 2 атнадан артык вакыт һәрвакыт бөтен гаилә өчен зур бәйрәм булганын, газизләрен сый-нигъмәтләр белән сыйлап, кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәгәннәрен сөйләде. Тик, ни кызганыч, узган елның сентябрендә кайтуы соңгысы булган шул.
«Бу юлы бик төшенке, борчулы иде тавышы»
Ул сентябрь азагында киткәндә, бөтенесен эшләргә өлгереп киткәндәй булды. Барып җиткәч, аның белән язышуда кәефе юклыгын, моңсулануын сиздем. «Апа, 1 октябрьдә кайнар ноктага керәм, әти-әнигә ничек хәбәр итәргә белмим, әйтми генә керермен, үзең ничек тә җайлап әйтергә тырыш. Тиз генә хәбәр көтмәгез, тиз генә элемтәгә чыга алмам», – диде. Моңа кадәр кайнар нокталарга кергәндә алай булмый иде, бу юлы бик төшенке, борчулы иде тавышы. Мин дә куркуга калдым. Аллаһтан юлын уңай итүен сорадым. Нәкъ кереп китәр чагы җиткәндә, барыбер әти-әнигә дә шалтыраткан. Алар белән саубуллашу кебек килеп чыкты ул. Әни ул соңгы сөйләшүне һаман елап искә ала. «Каен төбенә утырган җаным. «Әни, керәм, тиз генә җавап көтмә, тагын кайчан шалтырата алуымны белмим» диде, – дип искә ала ул аны.
1 октябрьдә кереп киткән дә 7 октябрьдә һәлак булган. Исән калырга шанслары булмаган. Ике һөҗүм бергә туры килгән: артиллерия һәм дроннар һөҗүме. Бөтен төркемнән нибары 2 егет исән калган. 15 октябрьдә, хәбәрсез югалганнар исемлегендә, дип хәбәр иттеләр. Без бөтен чыганаклардан эзләдек, мөмкин кадәр мәгълүмат табып бирделәр. Ул рация аша «мин яраландым» дип хәбәр итәргә өлгергән, әмма аңа ярдәм керә алмаган. Дроннар һөҗүме аркасында яралы килеш алып чыга алмаганнар, шунда һәлак булган, дип аңладык. «Җир безнеке, күк безнеке түгел шул, 4-5 эвакуация группасына 1 граната җитә, бөтенесе харап булачак», – дип аңлаттылар безгә, шуңа озак вакыт мәетен алып чыга алмадылар.
Исәндер, яралы, дип әйттеләр бит дип, ахыргача ышанмыйча көттек, бигрәк тә әти ышанмады. Аннары, таныгач, документларын әзерләп, тиз арада алып кайттылар. Апас военкоматы бу мәсьәләне тиз хәл итте. Рәхмәт. Саубуллашырга сыйныфташлары, укытучылары, курсташлары кайткан. Бик зур рәхмәт. Район хакимиятенә дә рәхмәт. Хөрмәтләп килгәннәр, – дип сөйләде Илүзә.
Марат мәктәптә көрәш белән дә шөгыльләнгән. Бүген бу хакта стенада эленеп торган медальләре хәтерләтә. Илүзә әйтүенчә, энекәше беркайчан зурдан кубып хыялланмаган.
Җирдән басып йөри торган кеше буларак, гаилә, йорт, балалар, әти-әниләр янында дус-тату яшәп, гади максатлар белән генә яшәде. Канәгать була белде, минем бар әйберем дә җитә, дия иде. Беркемнән көнләшкәнен дә хәтерлим. Ихлас иде ул, үсеп буйга җиткәч тә, сабый балалар кебек самими булды. Дуслары да: «Ул бу дөнья өчен артык яхшы иде», – дип искә алалар, – ди Илүзә.
Рас төшләр дә кергән икән шул Маратка. «Көндәлек алып барган икән. Үзе дә төшләр күрүен язган булган. Үз вафатын күргән булган», – ди Илүзә. Үзенә кергән төшне дә әйтте ул.
Туганнан туган абыем кунакка килгән, имеш, хәбәр китердем, ди икән. Йөзе борчулы, авызын ача, теле әйләнә, тавышы чыкмый, ишетмим икән. Ничә ай билгесезлектә яшәвебезне юраган төш булган, дип аңладым. Хәзер, һәлак булгач, күпләргә энем ак өйдә, ак киемдә матур булып керә икән. Урыны җәннәттәдер дип ышанам, – ди Илүзә.
Маратның сөйгән кызы Алия белән кавышып, гаиләләрен күрү насыйп булмавына да көрсенеп куйды Илүзә. Алия көндез сөйләшергә әзер булмаса да, соңрак Мараты турында җылы сүзләр әйтергә теләген белдерде.
– Без 4 ел бергә, Танк училищесының 2нче курсында укыганда танышкан идек. Беренче көннән үк үзенә ышаныч тудырды, шундый мөлаем, якты, саф күңелле бала кебек иде. Гел дөреслек, гаделлек яклы, барлык куйган максатларына ирешә торган, һәр эшен 70 тапкыр үлчәп эшли, сабыр иде. Хезмәттәш егетләре дэ Маратны бик яраталар иде. Бары тик яхшы яктан гына искә алалар. Ул аларга бер туганнары кебек булды, – ди Алия.
«Спорт залындагы турник иң яраткан урыны иде, шунда тартылды»
Урта Балтай төп гомум белем бирү мәктәбендә Маратның 5-9 сыйныфларда класс җитәкчесе Гөлназ Гыйбадуллина «үз сүзендә торучан, акыллы укучыларымның берсе» дип бәяләде.
Марат бик тырыш, эшчән укучы иде. Тәртипле гаиләдә үскән. Аннан бер начар сүз ишеткән булмады. Үз өстендә эшли, төгәл, дисциплинага буйсынучан. 1 сәгатькә дип дәрестән сорап алып китсәләр дә, шул 1 сәгать эченә сыешып, аны икенче дәрескә укырга китерәләр иде. Кечкенәдән хәрби булырга хыялланды. Стадионда гел йөгерә иде, кыш көне чаңгыда шуды. Спорт залындагы турник иң яраткан урыны иде, шунда тартылды.
Математиканы бик ярата иде. Бүген дә математика укытучысы: «Имтиханнарга әзерләнгәндә, миңа «5»ле кирәк дип, консультациядән соң калып, 2-3 мисал эшләмичә кайтып китми иде», – дип әйтте, – дип бүлеште Гөлназ Гыйбадуллина.
«Хәрби юлын сайласа да, кырыслык юк аңарда»
10-11 сыйныфларда Каратун мәктәбендә класс җитәкчесе Сәвия Тимуршина да Маратның инсафлылыгына игътибар юнәлтте.
Хәрби юлын сайласа да, кырыслык юк аңарда. Мәрхәмәтле, йомшак күңелле, әдәпле, булдыклы, максатчан иде. Теләгән уку йортына керү өчен бик нык әзерлек алып барды, спорт белән шөгыльләнде.
Укып бетергәч тә, игътибарлы булды. Бәйрәмнәр, туган көннәр белән котламыйча калганы булмады. Әле соңгы китүендә дә языштык. Отпускыга кайткан саен хәл белеп килә иде, – диде.
Мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Җамалиева сүзләренчә, мәдәни чараларда да активлыгы белән истә калырлык егет була Марат.
Мәдәният йортында нинди генә чаралар узса да, нинди генә йомыш белән килсәң дә, кире какмый иде. Йөзе һәрвакыт көләч булды. Бик әрәм. Авылыбыз өчен дә зур кайгы. Марат спорт ярышларында алдынгылыкны бирми иде. Соңгы вакытта авыл егетләре белән мода күрсәтеп, скетч оештырдык, анда да актив катнашты, – дигән.
Үз исемен әйтергә теләмәгән бер әңгәмәдәш Гайнетдиновларны «бик тыныч, тыйнак, уңган гаилә» дип бәяләде. «Беркайчан артык сүз сөйләшмәсләр. Өйләрендә шулхәтле тырыш, акыллы малай иде. Кайвакыт туганнарга бәрәңге утыртырга барганда очратканым бар аны. Әтисе Айрат абый да – агач остасы, алар Марат белән икәү бергә ябышып эшлиләр иде. Бик кызгандык. Әти-әниләренә Ходай сабырлык бирсен», – диде.
Күз яше түгелә, йөрәкләр әрни, тик Апас районы имам-хатыйбы Мирхәт Җамалиев үлемне Аллаһтан бирелгән сынау итеп кабул итәргә һәм сабыр булырга өнди.
Без, мөселманнар, кайгырабыз, елыйбыз, сагынабыз, ләкин Аллаһы Тәгаләгә ышанган кешеләр бу вакыйганы сынау итеп кабул итәбез. Батыр, акыллы егетләрне күрсәтеп, Аллаһ тормышыбызны дәвам иттерергә куша. Шундый егетләр булыгыз, шундый егетләр тәрбияләүче әти-әниләрдән үрнәк алыгыз, ди. Балаларны әхлаклы, тәрбияле итеп үстерсәк, шушы егетләргә тиң булабыз. Шушы батыр, шәһит дәрәҗәсендә киткән егетләргә лаек булырлык итеп барырга кирәк җәннәтләргә, – дип юатты.
Марат Гайнетдиновның туганнары, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Батырларга мәңгелек дан һәм хөрмәт!
Апас районы «Йолдыз» газетасы баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева ярдәме белән әзерләнде.