news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Аңын югалтмасын дип тырыштым»: Этләр чирүе һөҗүм иткән баланы бер кыз коткарган

news_top

Васильевода этләр чирүе һөҗүм иткән балага Оксана исемле кыз ярдәм иткән. Ул этләрне шокер ярдәмендә куып тараткан һәм имгәнгән балага «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Оксана Надеена «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенә фаҗиганың ничек булуы турында сөйләгән. Бу хакта «Вести-Татарстан» хәбәр итә.

Кыз автобуста барган. Тукталышта ул этләр чирүенең баланы чолгап алганын күргән. Оксана шунда ук шокер белән этләрне куып тараткан һәм имгәнгән балага «ашыгыч ярдәм» чакырткан.

«Мин ул йоклап китмәсен, аңын югалтмасын дип тырыштым», – ди бистәдә яшәүче кыз.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Васильево бистәсендә 9 яшьлек кыз балага этләр чирүе һөҗүм иткәннән соң, җинаять эше ачылган. Фаҗига 28 ноябрьдә бистәгә керә торган урындагы тукталышта була. Бала җитди имгәнгән, аны хастаханәгә салганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар