Татарстанның Васильево бистәсендә 9 яшьлек кыз балага этләр чирүе һөҗүм иткәннән соң, җинаять эше ачылган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Фаҗига 28 ноябрьдә бистәгә керә торган урындагы тукталышта була. Бала җитди имгәнгән, аны хастаханәгә салганнар.
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев телеграм-каналында шул турыда язган.
Күп балалы гаилә «Здоровье» бакчачылык ширкәтендә быел февральдән бирле яши, диелә бу хәбәрдә.