«Аның янында снаряд шартлаган. Иң зур кисәк аңа эләккән»
Татарстаннан Олег Кириллов махсус операциянең беренче көннәрендә һәлак була. Аның гомере Киев янындагы Гостомель бистәсендә өзелә. Аннан 1 ай дәвамында бернинди хәбәр булмый. Озак көтү һәм газаплы өмет – аның хатыны күпне кичерә. Ул «Татар-информ»га үз героеның нинди булуы турында сөйләде.
«Сәхнәдә кияү белән кәләшне уйнаганда таныштык»
Ефрейтор Олег Кириллов 2017 елдан Казан спецназ отрядында хезмәт итә. Ул штурм бүлегенең өлкән ут төртүче-химигы була. Үлгәннән соң ул «Батырлык» ордены белән бүләкләнә. Аның хатыны Екатерина хәзер 4 яшьлек кызы белән ялгыз калган.
«Без күптән таныш идек, әмма шәхсән түгел – аның туганнары безнең авылда яши. Аның әнисе – мин үскән авылдан. Аның әтисе күрше авылдан, алар Оренбург өлкәсендә өйләнешкәннәр, Олег шунда туган. Аннары алар Татарстанга кире кайтканнар, ул вакытта Олег әле кечкенә булган», – дип искә ала ул.
Екатерина Олегны еш кына авыл клубында дискотекада күрә торган булган, ләкин алар беркайчан да аралашмаганнар.
«Һәр каникулын Олег безнең авылда үткәрә иде. Без 2015 елның май аенда гына очраша башладык. Ул вакытта Олег армиядән кайткан иде инде, аңа 21 яшь, ә миңа 20 яшь иде. Безнең авылда шундый йола бар: егетләр армиягә киткәндә, алар өчен бәйрәм оештыралар, һәм яшьләр кечкенә генә «сценка» куялар. Шунда без Олег белән кияү белән кәләш ролен уйнадык. Һәм безнең шул вакытта, имеш, туебыз булды. Бу, мөгаен, репетиция булгандыр, ә без 2019 елда өйләнештек», – дип искә ала Екатерина.
Менә шушы чын булмаган туй күренешеннән соң Екатерина белән Олег очрашып йөри башлый.
«Безнең авыллар бер-берсеннән 70 километр ераклыкта урнашкан, шуңа күрә без 2 атнага бер генә очраша ала идек. Мин яшьлекнең бөтен романтикасын татыдым: без яңгыр астында да йөрдек, төне буе языша да идек. Эштә аңа шоколадлар бирәләр иде, ул аларны ашамыйча, миңа дип җыеп бара иде – килгән саен бер пакет тәм-том алып килә иде», – дип искә ала Олегның хатыны.
«Ул командировкага киткәч, берничә көннән соң мин авырлы икәнемне белдем»
Кышка Олег акча җыеп машина ала һәм яраткан кызы белән ешрак очраша башлый. Ә 2017 елда ул, ниһаять, үзенең күптәнге хыялын тормышка ашыра – Казанның спецназ отрядына урнаша. Екатерина ул вакытта Казанда яши. Берникадәр вакыттан соң алар, фатир арендалап, бергә тора башлыйлар.
«2018 елда ул миңа туганының туенда бөтен кеше алдында тәкъдим ясады. Без туйны кредитка үткәрергә теләмәдек. Ул Чечняга 3 айлык командировкага китте, бераз акча җыйды, һәм 10 августта без өйләнештек. Ай ярымнан ул яңадан Чечняга китте, тагын 3 айга. Ул киткәч, берничә көннән, мин авырлы икәнемне белдем. Мин безнең балабыз буласын аңа кайткач әйтермен дип уйладым, ләкин түзә алмадым һәм 1 атнадан соң аны сөендердем. Аңа УЗИ фотосын җибәрдем. Бергә хезмәт иткән егетләр миңа соңрак аның бик шатланганын әйттеләр», – диде Екатерина.
Ир белән хатынның кызлары туа, әмма әтисен бала бик еш күрми, нишлисең инде, эше шундый, ди геройның хатыны. 2021 елның июнендә, кызына 1 яшь тулгач, Олегны яңадан командировкага җибәрәләр. Бу юлы 4 айга Сүриягә.
«Мин булмасам, нишләрсең?»
«Мин ул вакытта аның белән нәрсәдер була ала дип уйламый да идем. Озакка аерылышу бик авыр иде. Китәр алдыннан ул миннән: «Әгәр мин булмасам, нишләрсең?» – дип сорады. Гадәттә, ул, барысы да яхшы булыр, анда тыныч, дип әйтә иде. Бу юлы ул смартфонын өйдә калдырды, үзе белән гади төймәле телефон гына алды», – дип сөйли Екатерина.
3 атнага бер тапкыр Олег шалтырата иде. Сөйләшүләр бик тиз һәм кыска була иде.
«Ул кайткач, ай ярым ялда булды. Бу вакытта без я минем әти-әни янына, я аның әти-әнисе янына бара идек. Без аның хезмәттәш дуслары белән Яңа елны каршы алдык, һәм алар укуларга барачакларын әйттеләр. Мин сораштыра башлагач, алар, бу әле төгәл түгел һәм, бәлки, 1 айга гына, диделәр. Сүриядә 4 ай торгач, мин аны бик җиңел җибәрдем. Нәкъ 1 айдан соң, 27 февральдә, ул үлде», – дип сөйли Екатерина.
31 гыйнварда Олег отряды Белоруссиягә өйрәнүләргә китә.
Китәр алдыннан, ул миңа Сүриягә киткәндә биргән сорауны тагын бирде: «Әгәр мин булмасам, нишләрсең?» Мин аңа юк сүз сөйләмәскә куштым. Күпмедер вакыт үткәннән соң гына, «әгәр син булмасаң, минем нишләвемне теләр идең» дип сорыйсы калган, дип уйладым», – дип авыр сулады геройның хатыны.
Олег өйрәнүләрдә булганда бик сирәк шалтыратты, ә менә 23 февральдә хәтта берничә тапкыр шалтыратты.
«Без бик озак сөйләштек. Ул сөйләшеп туя алмаган кебек иде. 24 февраль иртәсендә ул кабат шалтыратты. Бик иртә иде, мин телефонны тавышсыз режимга куярга онытканмын, югыйсә аның шалтыратуын ишетмәгән дә булыр идем. Аның тавышы бераз калтыраган кебек тә иде. Ул озак вакыт элемтәсез булачагын әйтте: «Яратам, сагынам, тиздән кайтырмын». Берничә көннән соң ул миңа язды, безне сагынуын һәм аның белән барысы да яхшы булуын хәбәр итте», – дип искә ала ул.
«Мин аны көттем дә көттем. Аны югалтырмын дип уйламаган да идем»
Екатерина ире белән сөйләшкәннән соң телевизорны кабыза һәм махсус хәрби операция башланганын ишетә.
«Миңа моны кабул итү авыр иде. Мин аны тагын 1 ай көттем. Аның белән элемтә юк иде. Мин хәтта аны югалтырмын дип уйламадым да. Һаман көттем дә көттем. Башка хезмәттәшләренең хатыннары төркем ясап, алар ирләре белән элемтәгә керүләре турында яздылар. Мин дә аның миңа язачагына ышандым», – ди геройның хатыны.
Екатерина иренең хезмәттәшләрен эзли башлый һәм аларның берсенең Мәскәүдә госпитальдә ятуын белә.
«Мин аңа яздым, Олег кайда, дип сорадым. Ул миңа җавап бирмәде. Шуннан соң ул миңа булган хәл турында хәбәр итә алмавын әйтте», – дип искә ала ул.
Ул үлгән көнне һава торышы начар булган, яңгыр һәм юеш кар яуган, дип искә ала хатын.
«Мин бу иртәдә бик сәер уяндым. Күрәсең, бу – алдан ук сизү булган. Аннары мин техника колоннасының «Антонов» аэропорты ягыннан Гостомель бистәсе янында барганын белдем. Аларга тукталырга боерганнар. Олег «Урал» янында торган, аның янында снаряд шартлаган. Иң зур кисәк аңа эләккән – кул аша бронежилет яныннан очып кергән. Ул үзенең 2 дустын үзе белән каплаган – Олегны шартлау дулкыны аларга ташлый. Алар җитди булмаган яралар белән котылып калган», – дип сөйли Екатерина.
Ире үлгәнен Екатерина март ахырында гына белә.
«Минем бертуган абыем ОМОНда хезмәт итә. Ул да хәзер махсус операциядә. Һәм абый бу хәрби эшләрдән хәбәрдар булганлыктан, ул Олегның үлгәнен беренчеләрдән булып белә. Мин ул көнне әти-әнием янында идем. Абый шалтыратты да «әни белән әти өйдәме» дип сорады һәм хәзер киләчәген әйтте. Ул өйгә керде, ә аның артыннан башка хәрбиләр дә керде», – дип искә ала ул.
30 мартта Олегны өенә алып кайталар.
«Әни үзен бик начар хис итте, ул кычкырды, идәнгә егылды. Мин үзем ахырга кадәр ышанмадым. Мин табут янында басып торганда, «миңа «монда ул ятмый» дип әйтегез» дип кабатладым. Бу хәлләргә кадәр берничә көн алдан миңа ул тиздән кире кайтачак кебек тоелды, мин хәтта аңа: «Без тиздән очрашырбыз кебек» дип яздым, – дип елый Екатерина.
«Кызыбыз «әти еракта эштә, безнең янга кайта алмый» дип сөйли»
Олегны әти-әнисенең туган авылында – Кукмара районының Чура авылында җирлиләр. Аңа «Батырлык» ордены тапшырыла. Олег белән саубуллашырга кеше бик күп килгән – өйдән зиратка кадәр юл кешеләр белән тулган.
«Ул вакытта кызыма 2 яшь тә юк иде. Ул әтисе белән ничек уйнаганын искә төшерә. Башка балаларга ул әтисенең эштә еракта булуын, безнең янга кайта алмавын сөйли. Олег гади авыл егете иде, һәрвакыт елмаеп тора иде. Мин андый түгел, мин пессимстрак, ул мине тулыландырган кебек иде. Ул миңа күп вакыт бирә алмады, танышуыбызның башыннан ук шулай иде – даими рәвештә тәүлек буе эш, наряд, командировкалар. Мин моңа күнеккән идем инде. Миңа кайвакыт ул мине баштан ук булачак хәлләргә әзерләгән кебек тоела», – дип фикер йөртә геройның хатыны.
2022 елның октябрендә Екатеринаның туганнан туган абыйсы Илназ Хәбибрахманов та һәлак була.
«Медбрат булып хезмәт итә. Ул барысын да коткара, ә үзен коткара алмый. Аңа 23 яшь кенә иде, аның кечкенә баласы калды. Безнең гаиләдә өч хәрби бар иде. Хәзер берәү генә калды», – диде Екатерина, күзләрен мөлдерәтеп.
Олег истәлегенә ул укыган мәктәптә – Теләче районының Олы Мишә авылында истәлек тактасы эленгән. Әмма аның турында иң зур хәтер туганнары, якыннары һәм хезмәттәшләре күңелендә сакланачак.
«Татар-информ»нан Елена Фенина язмасын Гөлназ Әхтәмҗанова тәрҗемә итте