Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аның оркестрын юкка чыгардылар, ә ул бер дә артык түгел иде...» Рөстәм Үтәй вафат

news_top_970_100
«Аның оркестрын юкка чыгардылар, ә ул бер дә артык түгел иде...» Рөстәм Үтәй вафат
фото: Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

Кайгылы хәбәр килеп иреште – 82 нче яше белән барганда, күренекле музыкант һәм дирижер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Үтәй вафат. Татар музыкасы тарихында зур эз калдырган музыкант соңгы елларда Казанда яшәмәгән. «Интертат» аның белән таныш булган кешеләр белән аралашып мәшһүр дирижерны искә төшерде, хатирәләрне барлады.

Татарстанның халык артисты, опера җырчысы Мөнир Якупов: «Рөстәм Үтәй югары класслы музыкант иде – саксофончы, дирижер. Натан Рахлин укучысы иде, дип хәтерлим. Заманында Ульян өлкәсенең Иске Кулатка авылында музыка мәктәбе ачкан кеше – шунда юллама буенча барып эшләгән. Безнең опера театрында дирижер булды – татар әсәрләреннән «Башмагым», «Наемщик» белән, бик күп классик оперетталар белән дирижерлык итте. Бергә театр белән бик күп гастрольләрдә булдык – Ижевск, Омск, Томск, Тамбов, Пенза... Ул анда дирижер булып бара иде.

Аннары симфо-джаз оркестр оештырды, безнең опера җырчылары да аның оркестры белән бик күп концертларда җырлап йөрдек. Аның оркестрына кушылып, Рөстәм Яхин романсларын җырлый идем.

Характеры белән бик тыныч, зыялы кеше иде. Аның әтисе Ибраһим Үтәй Казан авыл хуҗалыгы институты профессоры иде бит.

Тагын кем сөйли алыр иде икән аның турында... Кемне искә төшерсәң – шул юк: Рафаэль Сәхәби юк, Тәлгать Әхмәтов юк...»

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина: «Рөстәм Үтәй белән озак еллар опера театрында эшләдек – ул анда дирижер иде, операларда, оперетталарда дирижерлык итә иде. Саксофонда бик яхшы уйный иде. Бик талантлы чын музыкант иде. Аннары ул оркестр булдырды. Ул җитәкчелек иткән Дәүләт телерадиокомпаниясе оркестры – бик яхшы оркестр иде, бер концерт та аннан башка узмады. Әмма җитәкчеләр алышына-алышына, аның оркестрын юкка чыгардылар. Мин ул оркестрны Филармония бетерде дия алмыйм – кайсыдыр җитәкчелек күпсендеме икән инде... Эшсез калгач, хатыны белән китеп барды... Ул әле күп еллар эшли алырлык иде, оркестры да гөрләп эшләрлек иде. Аның оркестры Татарстан өчен бер дә артык түгел иде. Вакыт узгач, безгә оркестр кирәк, дип, күпме оркестрлар булдырдылар – аларда шул ук музыкантлар эшләде. Хәзер Камал театрында да оркестр бар, Яшьләр оркестры да бар, «Яңа музыка» оркестры да бар...

Рөстәм бик интеллигент кеше иде, бик мобиль иде, концертларда дәрәҗәсе югары иде. Казаннан китеп баруы да кызганыч. Оркестры бетерелмәсә, китмәс иде, бәлки. Иң эшли торган вакытында шулай булды да куйды. Язмышы ачы булды».

Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдинова: «Рөстәм Үтәй бик яхшы кеше иде, уңайлы, җайлы кеше иде. Мин аның кычкырып сөйләшкәнен дә, дорфа дәшкәнен дә белмим. Үзе скрипач иде. Аның хатыны Разия Үзбәкова җырчы иде – Опера театрында эшләде. Телерадиокомпаниядә Рөстәм җитәкчелегендә оркестр оешу җырчылар өчен бик үсеш булды. Оркестр радиода гына утырмый, телевидение өчен генә эшләми иде, зур иҗат кичәләрендә, концертларда катнаша иде. Татарча итеп аранжировкалар ясыйлар иде. Ул вакытта бу оркестр татар музыкасын бик югары дәрәҗәгә күтәрде. Вафирә Гыйззәтуллина анда солистка булып эшләде. Бик күп җырчылар, шул исәптән, мин дә, алар белән күп эшләдем – язмаларым фондларда саклана. Алар белән Мәскәүдә дә, төрле җирләрдә чыгыш ясарга туры килде. Аның оркестры телевидениене бизәп торды. Бөтен милли республикаларда да андый оркестр юк иде ул вакытта. Андый оркестрны тоту республиканың зур байлыгы иде.

Казаннан китеп баруы кызганыч инде, ул вакытта оркестрны бетергән иделәр».

Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин: «Кешенең яше бар икәнен белсәң дә, мондый хәбәр уйланырга, борчылырга мәҗбүр итә. Рөстәм Үтәй бик кызыклы шәхес иде. Чын мәгънәсендә, олы музыка, төпле династия дәвамчысы. Мина аның белән 6 ел бергә эшләргә насыйп булды. ГТРК бүленгәннән соң, андагы оркестр коллективын Филармониягә күчерү турында фәрман чыкты. Ул студия оркестры, эстрада-симфоник оркестр буларак оешкан иде һәм аны филармония көнкүрешенә, аның эш стиленә яраклаштырырга кирәк иде. Әлбәттә, бу – җиңел генә бара торган процесс түгел. Филармония составындагы коллективларның үз планнары бар: кайсы коллектив – 50, кайсысы 80 концерт эшләргә тиеш. Рөстәм Үтәй үз оркестры белән джаз эшкәртмәләренә ишарә ясый башлады һәм күченеп китәр алдыннан безгә шушы юнәлешне биреп калдырды. Шуңа хәзер бу коллектив Филармониянең джаз коллективы буларак көн күрә. Бу очракта джазның географиясе, әлбәттә, киңрәк – план үтәп, елына 50дән артык концерт биреп килә.

Рөстәм Үтәй өчен гаилә мәсьәләләре өстенрәк чыкты, һәм алар илдән китеп гомер иттеләр. Кайтып йөри иде, килә иде, керә иде, сөйләшә-аралаша идек. Бик итагатьле, тыйнак кеше иде. Аның кем беләндер әйткәләшкәнен, тавышка килгәнен белмим, тавышлы җирдән ипләп кенә читләшә белә иде. Бәлки, мондый тыныч холкы белән аңа коллективны тоту да авыр булгандыр, коллективны тотар өчен «ыспай малай» гына булып яшәп булмый, күп кенә җирдә характер да күрсәтергә кирәк.

Аны бер генә кеше дә начар яктан искә алмый торгандыр, белүчеләр барысы да бары тик яхшы яктан гына искә алалардыр. «Кеше китә – җыры кала» дигәндәй, Рөстәм Үтәйнең дә безнең сәнгать өлкәсендә эшләгән эше бик тирән һәм бик бай. Миңа калса, ул эшләгән эшләр ятып кала торган түгел, аның яздырылган композицияләре дә, аранжировкалары да кулланылышта булыр дип уйлыйм. Урыны оҗмахта булсын! Кызганычка, үз туфрагында ята алмый инде».

Өстәмә мәгълүмат: Казанда Рөстәм Үтәйнең әтисе Ибраһим Үтәй истәлегенә куелган мемориаль такта бар. Ул Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең Карл Маркс урамында урнашкан бинасы диварына куелган. Истәлек тактасына: «Бу бинада 1931 елдан 1974 елга кадәр Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, туфрак белеме кафедрасы мөдире, профессор Үтәй Ибраһим Вәлиәхмәт улы эшләде» дип язылган.

Белешмә: ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Үтәй 1943 елның 14 декабрендә Казанда туган. 1962 елда Казан музыка училищесын тәмамлап, Ульян өлкәсенең Иске Кулатка музыка мәктәбенә скрипка һәм сольфеджио укытучысы булып кайта. 1965 елда Казанга күченә һәм 15 нче балалар музыка мәктәбендә скрипка классы алып бара. 1966-1976 елларда Рөстәм Үтәй – Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә күренекле дирижер Натан Рахлин җитәкләгән оркестр артисты. Шул вакытларда джаз белән кызыксына башлый, саксофонны үзләштерә һәм Казанның төрле джаз ансамбльләрендә һәм оркестрларында (Ленин исемендәге мәдәният сарае оркестры, Оркестр СТЭМ оркестры, Воровский исемендәге мәдәният сарае ансамбле) уйный. 1973 елда скрипка белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый, ә 1977 елда шул ук вузда икенче белгечлек алуга ирешә – опера-симфоник дирижерлыгы. 2 ел Шкетан исемендәге мари драма театры оркестры белән дирижерлык итә. 1978-1983 елларда Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры оркестрында дирижер була. 1983 елдан Казан музыка училищесында укыта.

1990 елда, аның инициативасы белән, Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе оркестры төзелә, һәм ул аның җитәкчесе булып эшли башлый. Беренче көннән үк коллектив күп кенә композиторлар өчен иҗади лабораториягә әйләнә. Оркестрның милли репертуарын Бату Мөлеков, Алмаз Монасыйпов, Рәшид Абдуллин, Луиза Батыр-Болгари, Луиза Хәйретдинова кебек милләтебезнең танылган музыка иҗатчылары төзи. Коллектив белән даими рәвештә Зилә Сөнгатуллина, Рөстәм Маликов, Рафаэль Сәхәбиев, Римма Ибраһимова һәм башка танылган вокалчылар хезмәттәшлек итә. Оркестр татар композиторлары язган эстрада җырларына, заманча эшләнештәге татар милли көйләренә, танылган классик джаз музыкасына мөрәҗәгать итә. Коллектив иҗат иткән композицияләр Татарстанның радио һәм телевидениесенең алтын фондына кертелә.

2005-2010 елларда Рөстәм Үтәй җитәкләгән оркестр үз эшчәнлеген Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе составында Татарстанның Дәүләт эстрада-симфоник оркестры буларак дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100