Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аның бассейнда коенасы килде» - Мамадышта батып үлгән 13 яшьлек малайны җирләделәр

Ни кызганыч, быел су төбенә китеп, гомерләре өзелгән балалар исемлегенә тагын бер үсмер өстәлде. Шаян, хәрәкәтчән, күңелендә үпкә саклый белми торган, миһербанлы бала иде, дигән сүзләр белән искә алалар Мамадышның Нократ елгасында дуслары белән су коенган вакытта батып үлгән 13 яшьлек Кириллны.

news_top_970_100
«Аның бассейнда коенасы килде» - Мамадышта батып үлгән 13 яшьлек малайны җирләделәр
ГУ МЧС России по РТ

ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәреннән күренгәнчә, 21 июль көнне биш бала Мамадыш шәһәре янындагы Нократ елгасы ерганагына су коенырга барган. Шунда 13 яшьлек малай суга чумган һәм югалган. Бу хакта хәбәр 112 ашыгыч хезмәтләр номерына сәгать 16.32дә килеп ирешә.

22 июль көнне, көндезге сәгать унберләр тирәсендә 2нче зона коткару отряды водолазлар төркеме 13 яшьлек малайның үле гәүдәсен ярдан 300 метр ераклыктан, 2,5 метр тирәнлектән табып алган.

Кирилл Мамадыштагы урта гомуми белем бирү мәктәпләренең берсендә укыган.

— Көтелмәгән хәбәрдән өнсез калдым. Якын-тирә дә шундый халәттә. Менә әле генә Кириллны соңгы юлга озатып кайттык. Бик аяныч. Вакытсыз өзелгән гомерләр… Балаларның иртә китүе бик кызганыч. Кирилл кадет классында укыды. Бик шук, шаян, эчкерсез бала иде.

Кирилл алты балалы гаиләдә үсте. Һәр баланың үз урыны инде. Берсе дә икенчесен алмаштыра алмый, ата-анасына күркәм сабырлык бирсен Аллаһы Тәгалә, — диде мәктәп хезмәткәре «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Тырыш, эшчән малай иде…»

Мәктәп директоры Илнур Ханәфиев әйтүенчә, Кирилл быел 7 сыйныфка барырга тиеш булган.

— Гади, шук, акыллы малай иде. Бераз спорт белән шөгыльләнде. Тырыш, эшчән булган. Әле быел, әнисенә булышу йөзеннән, вак-төяк эшләргә йөреп, акча да эшләгән. Әзрәк гаиләгә булышыйм дип уйлаган. Тик кызганыч, шушы фаҗига булды. Югыйсә, йөзә дә белгән ул. Утрауга охшаган җир бар анда, комлырак урын, шуннан барган җирдән кырыйга чокырга төшеп киткән, диделәр.

Анда бер фотограф бабай да булган. Иптәшләре аңа дәшеп, аннары гадәттән тыш хәлләрдә эшләүче хезмәткәрләрне чакырганнар, — дип сөйләде Илнур Ханәфиев.

«Сыйныфташлары белән яхшы мөнәсәбәттә булды»

Кириллның сыйныф җитәкчесе Елена Николаева укучысын иң җылы сүзләр белән искә алды.

— Ул шук иде, ләкин бик мәрхәмәтле җанлы, игелекле, ихлас, эчкерсез иде. Бер дә үпкәчел түгел, гел елмая, көләч йөзле, күңелендә бер дә явызлык юк иде. Аның берәр кайда катнашуын сорап яки башка үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә дә, каршы килми, «яхшы, булыр» дия иде. Башкара алмаслык эш булса, «юк, булдыра алмыйм» дип ачыктан-ачык әйтә иде. Уку дәрәҗәсе уртача булса да, үзе барыбер бик тырыш иде. Сыйныфташлары белән дә яхшы мөнәсәбәттә булды. Бүген дә бөтен дуслары килде, аның белән бәхилләштеләр, җылы сүзләр белән искә алдылар.

Мин аны шәхсән үзем йөзә белгәндер дип уйлыйм. Бик оста, профессиональ ук булмаса да, үз яшенә карый әйбәт йөзә иде. Мәктәптән бассейнга барганда да, гел беренче булып кулын күтәреп, «бассейнга керәсем килә» дия иде, — дип сөйләде укытучысы.

Кирилл гаиләдә бишенче бала булган.

Бассейннар балаларны хаталардан саклап калу өчен ачыла түгелме соң?!

http://mamadysh-rt.ru сайтында хәбәр итүләренчә, кичә Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов шушы фаҗигадән соң үз фикерен әйткән. Һәлакәт урынына ул үзе дә барган булган. Язмада малайның йөзә белмәве ачыкланганы турында әйтелә. Анатолий Иванов моңа карата ризасызлыгын белдергән.

«Баланың үлемендә барыбыз да гаепле! Аны йөзәргә өйрәткән булсак, бу темага күбрәк сөйләсәк, яр буенда кизү торуны оештырсак, бу фаҗигане булдырмый калып булыр иде. Бу бер гаиләнең генә кайгысы түгел, бөтен район өчен бәхетсезлек. Балалар гомере өчен көрәшергә кирәк! Соңгы берничә планеркада мин суда куркынычсызлык турында сөйләү генә түгел, гел кабатладым.

Тагын бер тапкыр мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм: күрсәтмәләрне төгәл үтәмисез, балалар алдында җаваплылык тоймыйсыз икән, эштән китегез.

Бассейннар балаларны хаталардан саклап калу өчен ачыла түгелме соң?! Кешеләргә су коенуны тыю — катлаулы хәлдән чыгу юлы түгел. Урамда эссе булганда, барыбер бернинди административ комиссия таба алмый торган урыннарга барачаклар. Шул рәвешле, әле тагын да зуррак бәлаләр килергә мөмкин. Дүрт шәһәр участогында кичекмәстән кизү оештырыгыз, пляжларда коткаручылар гына түгел, йөзә белмәүчеләр өчен жилетлар, нарукавниклар да булырга тиеш. Тиешсез җирдә су коенучыларны штрафка тартыгыз!

Аншлагларны арттырыгыз, белешмәлекләр әзерләгез. Авылларда да шундый ук эш оештырылсын, йөкләмәнең үтәлешен җирлек башлыклары күзәтергә тиеш», — дигән Анатолий Иванов.

Ул район мәгариф бүлегенә өч көн эчендә бөтенләй йөзә белмәгән балалар исемлеген төзеп бирергә кушкан. «Лагуна» бассейны эшли башлауга, нәкъ менә алар йөзү дәресләренә беренче булып барачак.

Анатолий Иванов, форсаттан файдаланып, әти-әниләргә дә мөрәҗәгать иткән. Ул аларны балаларына дөрес юнәлеш күрсәтергә өнди. Район җитәкчесе үзенең шәһәр стадион-ипподромында көн саен диярлек булуын, ләкин бу урын киң файдаланылмавын әйткән. Велосипедчылар аз булуын, картинг турында күпләр белмәвен, чаңгы-роллер трассасында да күпләр әле булмавын билгеләп узган ул. Район башлыгы яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә бу юнәлештә активрак эшләргә боерык биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100