Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аны Аллаһ яратты»: Милли китапханәдә Ренат Ибраһимовны искә алдылар

Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Милли китапханәдә Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе узды. Кичәдән хәбәрчебез репортажы.

news_top_970_100
«Аны Аллаһ яратты»: Милли китапханәдә Ренат Ибраһимовны искә алдылар
Владимир Васильев

Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән, кыскасы, Мәскәүләр тарафыннан оештырылган иде. Мәскәүләр Казаннарга пунктуальлек буенча мастер-класс бирде: өч сәгатькә планлаштырылган иде һәм ул нәкъ өч сәгать барды (!). Ренат Ибраһимов тормышыннан эпизодлар, видеокадрлар, китабыннан юллар, җыр һәм хатирәләр, хатирәләр…

Әлбәттә, бу язма өч сәгатьлек кичәнең стенограммасы түгел. Мин биредә кайбер хатирәләрне кыскартып тәкъдим итәм.

Хирург, медицина фәннәре докторы, профессор Дмитрий Красильников: Ренат белән безнең бөтен балачагыбыз Казансу буенда узды. Ренат бу җирне «изге җир» дип саный иде. Чөнки бу урында Федоров монастыре урнашкан булган, шуңа бу урыннар «Федоров калкулыгы» дип атала иде. Әлеге Ирләр монастыре 1923 елда шартлатылган. Ул урында базар ачылган һәм ул «Еврей базары» дип атала иде. Без шушы тирәдә йөри идек, балык тота идек.

Без бер класста укый башладык, хәзер Финанс министрлыгы торган урында булган 24 нче мәктәптә укыдык. Соңрак та элемтәдә булдык, бергә 3 нче мунчага йөри идек. Ул парланып утырганда җырлый иде. Күз алдына китерәсезме моның нинди ләззәт булуын!

Ренат белән безгә соңрак бер йортта без подъездда яшәргә туры килде. Ул кешеләргә бик ярдәмчел иде. Әнисе Асылбикә апаны хөрмәт итте. Мин озак сөйли алам. Аның турында төшерелгән биш документаль фильмда катнаштым һәм мин моны бик яратып, теләп эшләдем – интервьюлар бирдем. Әйтерсең лә бу искә алу чарасы –ниндидер шоу, һәм, ишек ачылыр да, Ренат килеп керер кебек.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов: Без 1967 елда таныштык. Ул вакыт комсомол эстрада һәм джаз музыкасы башкаручыларның «Кышкы эстрада» конкурсын уздыра иде. Шушы бәйге тирәлегендә бик күп музыкантлар формалашты. 1969 елда без инде чит илдә чыгыш ясый идек. 1978 елда Италиягә, Мальтага барлык. Андагы чыгышыбыз өчен гонорар алгач, Мальта базарына килдек. Джинсы аласыбыз килә. Киеп карарга кирәк. Уңайсызланып торабыз. Ренат беренче булып чалбарын салып ата да киеп карый. Процесс кузгалды. Аның артыннан без дә киеп карыйбыз.

1981 елда мин театрга килдем. Ренат 1978 елдан анда иде инде. Аннары ул эстраданы сайлады. Ул шул чорның затлы эстрадасының, каты цензура аша узган совет җырының вәкиле булды. Ул эстрада примитив түгел иде. Аның Советлар Союзы эстрадасындагы ролен сызып атып булмый.

Татарстанның Футбол Федерациясе рәисе Александр Гусев: Без якын дуслар түгел идек. Әмма тормыш очраштырып торды. Ерак 1966 елда мин КХТИда агитбригада җитәкчесе идем. Концерт әзерләгәндә, мин Ренатның җырын ишеттем. Ул җыры белән сихерләде кебек, катып калдым. Ул җырлап бетергәч, әтигә шалтыратып: «Син Мөслим Магомаевны яратасың. Безнең үз Магомаевыбыз барлыкка килде. Ренат Ибраһимов исемен хәтереңдә калдыр, ул дөньяга танылачак», – дидем.

Ул Казанга кайтканда, без соңрак та аралашып тордык. Мин таныш булуыбыз белән горурланам. Тагын бер эпизод искә төшә. Мин Дәүләт куркынычсызлык комитетында эшли идем инде. Коллективны җитәклим. Бервакыт Ренат Ибраһимов шалтырата: «Очрашыйк әле», – ди. Очраштык. «Александр Петрович, минем арттан КГБ күзәтә кебек – миңа шулай тоела», – ди. «Үзен тормышта, көнкүрештә дөрес тотмаган кешеләрне күзәтергә мөмкиннәр. Бу сиңа беркайчан да кагылмаячак. Син – гадел, чиста, тәртипле кеше. Тыныч яшә!» – дидем. Бәрхет баритон тавышлы бу кеше беркайчан да онытылмаячак».

«Мама-Әнием» хәйрия фонды рәисе Рәис Атнагулов: «Мин Ренат турында бик күп сөйли алам. Мәскәүдә 26 ел яшәдем, шуның 23 елында Ренат белән таныш идек. Ренат бөек кеше иде. Аның җаны, рухы бөек иде. Ул аналарны хөрмәт итә иде. Ул дөньядагы барлык аналарга гимн язарга хыялланды. Кукмарада Ренат Ибраһимовның әнисе туган Туеш авылында истәлек тактасы ачылуы турында хәбәр килгән иде. «Җәннәт – әниләрнең аяк астында» дип, Коръәндә дә язылган.

Минем Светлана алдында баш иясем килә. Ул ярата иде, үзенең бәхетле булуы турында әйтә килде: «Светлананы очратуым, һәм аның миңа дүрт бала табуы мине аеруча бәхетле итте», – дия иде. Кешегә тагын ни кирәк?! Ул исламга килде, намаз укый башлады, хаҗга барды. Аны Аллаһ ярата иде. Ул 2016 елда үләргә мөмкин иде. Кара диңгез өстендәге катастрофаны хәтерлисездер. Александров ансамбле коллективы белән очкан авиалайнерда ул да булырга тиеш иде. Анда 92 кеше үлде, алар арасында доктор Лиза да бар иде. Аллаһ Ренатны коткарды, соңгы моментта ул самолетка эләкми калды. Шартлар шулай килеп чыкты, һәм ул исән калды. Ул бу хакта әйтә иде.

Без «Әнием-Мама» фонды белән Татарстан районнары буенча гастрольләргә чыгарга тиеш идек, ни кызганыч, планнарыбызга пандемия комачаулады. Һиндстанда «Халыкара аналар конгрессы» уздырасы идек, анысы да пандемия аркасында барып чыкмады. Мин аның янәшәбездә булуын тоям. Сез дә тоясыздыр. Минем Светланага, аның әти-әнисенә иң изге теләкләрне җиткерәсем килә. Ул Светлананың әти-әнисеннән өлкәнрәк булса да, аларга «әби», «бабай» дип әйтә иде. Чөнки балалар шулай атый, ул да балалар әйткән кебек әйтә иде. Без килсәк, үз тавыклары булгач, йомыркалар бирә иде. Мунчага йөри идек... Аллаһ сакласын сезне!

Тагын бер сүз өстисем килә. Ренат Ибраһимов татар халкының лаеклы улы иде, һәм ул үз исемен Казанда мәңгеләштерүгә лаек. Килешәсезме? Аңа һәйкәл куяргадыр, бәлки. Бөек маэстро аңа лаек».

Сәхнәгә Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгып: «Хәзер башкарачак җырым Ренат абыйның соңгы җыры дип санала. Ләкин ул репетициядән кайтканда, татар мәдәнияте бу бөек шәхесен югалтты. Мин бу җырны Ренат абыйның рухына багышлыйм. Муса Җәлил сүзләре, Ратмир Шәйхетдинов көе», – диде ул. Ренат Ибраһимов җырларга өлгермәгән «Юллар» җырын Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкаруында тыңладык.

Кичә кысаларында Ренат Ибраһимов турында «Яңадан туу» фильмы тәкъдим ителде. Аны сценарист һәм режиссер буларак Фәрит Фарисов, режиссер һәм оператор буларак Арслан Ганиев тәкъдим итте. «Бу фильмны төшергәндә, тормышымның күп кенә вакыйгалары күз алдымнан узды, әмма төп борылыш минем 50 яшемә җиткәндәрәк, яшәүнең мәгънәсен аңларга омтылганда килде. Шул вакытта мин бездән өстен көч – Аллаһ барлыгына күңелем белән инандым. Бу дөньяда Аллаһтан башка беркемнән дә куркырга кирәкми һәм тормышта һәрвакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә ошарга тырышырга кирәк. Бары шул гына», – дигән булган бөек җырчыбыз әлеге фильм турында.

«Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Фәрит Фарисов: «Ул безнең сугышчыларның рухын күтәрергә Сириягә дә барды. Бу аның патриотизмы иде. Ул сугышчы иде. Офицер кем ул? Ул – профессия. Сугышчы кем ул? Бу – характер. Сугышчы өчен яхшы гаскәри булу мөһим түгел. Ул сүзләре, гамәлләре белән сугышчы иде. Әфганстан, Сирия... Чечняны да яклый иде. Мин аны Әхмәтхаҗи Кадыров белән таныштырдым. Ул тулысынча үз ватанында иде. Барыгызга да рәхмәт! Без монда якыннарыбызны искә алып тыныч утыра алсын өчен, Донбасста барысын да эшләгән сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алмасак, кичәбез тулы булмас. Дөнья белсен – без бердәм, без аерылгысыз, һәм беркем дә безне җиңә алмас».

Сәхнәгә Светлана ханым чыкты. Затлы, горур сынлы, төз гәүдәле, матур ханым. Ренат Ибраһимовның дүрт баласының анасы.

Светлана Ибраһимова: «Мин әлеге кичәне оештырган кешеләргә рәхмәт сүзләреннән башларга телим. Ихластан рәхмәт сезгә! Әйтергә теләгән сүзләремне алдан кәгазьгә язып килдем, чөнки бик каушыйм, гафу итегез. Бу залга килүчеләрнең күбесе Ренат Ибраһимовны талантлы музыкант буларак белә. Аның күпкырлы шәхес икәнен, бәлки, кешеләр белеп тә бетермәгәндер, бүген сез аны белдегез. Язучы, рәссам, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе...

«Тормышның чиксез океаны буйлап мәхәббәт җилкәннәре белән минем язмыш корабы йөзә. Тормышым – күп серияле кино. Мин әле аның берничә сериясен генә карадым. Алда мине гаҗәеп вакыйгалар көтә», – дип язган иде ул китабында. Ни кызганыч, ул үз тормышының яңа серияләрен карап бетерә алмады. Хыялланганының да күбесен эшләп җиткерә алмады. Ул йөрәге белән яшәде. Ул йөрәген тирәлегендәге кешеләргә бүләк итә иде.

Ул бай кеше түгел иде һәм кешеләрне төрткәләп яшәмәде, дәрәҗәле исемнәре белән мактанмады, ул кешеләрне яратып һәм аларга булышып яшәде. Ул балалар мәгарифендә, аларның патриотик тәрбиясендә күп нәрсәне үзгәртергә теләде. Ул патриотик тәрбия буенча «Мин әтием пластинкаларын тыңлыйм» дип аталган халыкара проект уйлап тапты. Мәктәптә белем бирү системасы буенча шәхеснең гармонияле үсешенә нигезләнгән яңа программа төзеде һәм эксперименталь фәнни-мәгариф үзәге булдыру теләге белән янды. Бу – яңа буын өчен киләчәк шәһәре буласы иде. Ул яңа концерт программасы әзерләде, әмма программа тыңлаучыларга барып җитә алмады.

Аны гомере мизгел эчендә өзелде. Минем өчен ул исән. Минем юлымның ахырынача минем белән калачак. Минем кадерле кешемнең эшен дәвам итәсем килә. Ул – үзенең барлыгының һәр мизгеле белән миңа 15 ел бәхет, җирдә оҗмах бүләк иткән кеше. Мин аның дусларына һәм талантын хөрмәт итүчеләргә, Ренат Ибраһимов исеме кадерле булган барлык кешеләргә мөрәҗәгать итәм – Ренат Ибраһимов исемендәге фонд төзергә ярдәм итегез! Аның эшчәнлеген ул хыялланган, кешеләргә тормышта үз юлын табарга булышкан социаль проектлар юнәлдереләчәк. Аның хыяллары тормышка ашсын иде! Хыяллары тормышка ашканын күреп, күкләрдә аның җаны сөенеп торачак. Беркем дә мәңгелек түгел. Исеме кешеләрнең хәтерендә сакланган кешеләр бәхетле. Ренат Ибраһимов бик зур иҗади мирас калдырды. Кешеләр аны онытмас, үз иленең һәм халкының лаеклы улы белән горурланырлар».

Кичә тәмам. Алга таба да искә алу чаралары, бөек шәхеснең юбилей чаралары булачак әле. Бу искә алулар исәннәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100