Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Аның ачышларына Россия Баш командующие да бәя бирде". Бүген татар галиме Илнур Абдуллинны соңгы юлга озаттылар

Профессор, техник фәннәр докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре Илнур Абдуллинның кичә 63 яшендә гомере өзелде. Галим тумышы белән Саба районы Сатыш авылыннан.

news_top_970_100
"Аның ачышларына Россия Баш командующие да бәя бирде". Бүген татар галиме Илнур Абдуллинны соңгы юлга озаттылар

Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетында (элекке КХТИ) ул пиротехник һәм композицион материаллардан эшләнмәләр технологиясе кафедрасын җитәкләгән. Илнур Абдуллин әлеге уку йортында проректор булып та эшләгән. 2017 елның 27 сентябреннән КНИТУның яңартылган җитәкчелеге составына кергән, аңа спецхимия өлкәсендә баш галим вазифасы бирелгән.  

Бүген мәрхүмне Питрәч районының Званка авылындагы йортыннан озаттылар. Ишегалдында Җеназа намазы укылганнан соң, җәсәде Казанның Самосырово бистәсендәге мөселман зиратында җир куенына салынды.

Илнур Абдуллин 1954 елның 11 нче гыйнварында Татарстанның Саба районы Сатыш авылында дөньяга килгән. 1977 елда Казан химия-технология институтының инженер химия-технология факультетының “Гетероген системалар химиясе һәм технологиясе” кафедрасын тәмамлый.

  • 1987-1991 елларда - Гетероген системалар химиясе һәм технологиясе кафедрасының өлкән мөгаллиме, 1991-2002 елларда доцент, 2002 елдан профессор, 2010 елга кадәр ул вакыттагы Казан дәүләт технология университетының мәгариф, фән һәм производство интеграциясе буенча проректоры булып эшләгән, 2010 елның 1 нче сентябреннән -  Гетероген системалар химиясе һәм технологиясе кафедрасы мөдире.
  • Илнур Абдуллинның фәнни тикшеренүләренең төп юнәлеше пиротехника җайланмаларын булдыруның теоретик нигезләрен үстерүдән гыйбарәт булган. Ул 600 дән артык басам хезмәт һәм патентларга һәм төрле эшләнмәләргә 40 авторлык таныклыгына ия. 
  • 2004 елда фән һәм техника өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрне үстерүе өчен аңа Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, ә 2010 елда Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре исеме бирелә.  
  • Соңгы елларда Илнур Абдуллин оборона һәм дәүләт иминлеген тәэмин итү өлкәсендә фән, технологияләр һәм мәгарифне үстерү үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы, “Спецхимия” энергияле материаллар химиясе һәм технологиясе өлкәсендә инжиниринг үзәге директоры вазифаларын башкаручы булган.  

Татар авылыннан чыгып, зур галим булган шәхес


Галимне озатырга килүчеләрнең очы-кырые күренмәде, туганнарыннан тыш, хезмәттәшләре, якташлары, дуслары, үзе хезмәттәшлек иткән предприятие җитәкчеләре дә хушлашты аның белән.

– Шундый кояшлы көндә туганыбызны озатабыз. Ул үзе дә кояшлы иде. Аның тирәсендә һәрвакыт җылы, рәхәт иде, ул бөтен кешегә үз көчен бирде, тырышты, авылдан чыгып, үз көче белән укырга кереп, фәнгә хирысланып кереп китте. Күп дәрәҗәләргә иреште, кеше булып калды. Кайвакыт фәнгә кереп киткәч, кешеләр үзгәрә, ә ул андый булмады, - дип сөйләде Илнур Абдулловичның бертуган абыйсы Илгиз Абдуллин “Интертат” хәбәрчесенә.

Илгиз Абдуллович үзе дә Казан дәүләт педагогика университетында 35 ел проректор булып эшләгән кеше. Хәзер исә Универсиада авылында мэр киңәшчесе вазифасын башкара. Элегрәк өч туганын югалткан Илгиз абый бүген гаиләләрендә төпчек булган энесе Илнурны җирләде. Илгиз Абдуллин энесенең бик булдыклы, туган җанлы булуы турында сөйләде.

– Ул бар эшне һәрвакыт үз кулы белән башкарды, ул автомеханик та, слесарь да, сантехник та, төзүче дә, таш чыгаручы да иде. Туганчыл, барысына ярдәм итеп яшәде. Саба районы Икшермә авылында без әти белән төзегән йортны яңартты, нигезләрен мәңгелек итеп ныгытты. 

Үз йорты белән торасы килде аның. Биредәге (Званкада – Т. И. искәрмәсе) җирне мин алган идем, анда минем улым тора. “Җире күп, Илнур, бер-берегезгә ярдәм итешеп яшәрсез, төзисең килсә, төзе”, - дидем. Җир яратты ул, иртүк тора иде дә, җир казый иде, утырта иде. Кошларны яратты. Йорт кошлары да тоталар иде. Аучы да әле ул, анысы әтидән күчкән мавыгу, балыкчы да иде, табигатьне, кешеләрне яратты. Әле без сентябрь ахырында гына Икшермәгә кайтып, гөмбәләр җыйдык. Хәзер ау сезоны башланды бит, мылтык күтәреп, агач, сазлык арасыннан йөри торган шундый гаҗәп егет иде.

Балалар ярата иде ул. Ике оныгы калды – олысы кыз, бәләкәе малай. Бик сөенгән иде малай оныгы тууга. Минем оныкларны да ярата иде ул - әле Самат белән гөмбә җыйганда гына мылтык күтәреп йөргән иде. Шаярта белә иде балалар белән, балаларның психологиясен аңлый иде. Балалар гел тартыла иде аңа... Ашыгып китеп барды. Язмыштыр... - дип авыр сулый Илгиз абый.

Кайберәүләрнең үзенә тартып тора торган сөйкемле сөяге була, күңелгә бик ятышлы, бик йогышлы кешеләр очрый. Илнур Абдуллин да шундыйлардан дип уйларга була.

– Кешеләр ярата иде аны, үзе дә студентларны гел үз итте, - ди Илгиз абый.

Аның сүзләренчә, университеттагы соңгы үзгәрешләрне дә күңеленә якып алып кичергән энесе (исегезгә төшерәбез, соңгы арада университетта зур күләмдә акча үзләштерүдә шикләнелеп, берничә вазифаи зат кулга алынды).

– Илнурның күңеле чиста, ул урлашмады. Кешеләргә начарлык эшләмәде, әмма бик борчылды, данлыклы уку йортында тәртипсезлекләр килеп чыгуына эче пошты. Хәзер инде анда яңа ректорат, ул университетны яңадан үз дәрәҗәсенә кайтарырга планнар корган иде, тик китеп барды. Бездә нәселдә дә бар инде ул йөрәк чире, борчылулар эзсез калмый бит. Аннары соңгы вакытларда ректор белән командировкаларга бик күп йөрделәр, аннан да талчыккандыр, атнага өчәр җиргә бардылар - Мәскәүгә, Муромга, Кыргызстанга да барып кайттылар. Кичә хәле китеп эшкә бара алмаган, кич өйдә үлеп киткән. Безнең максат – ул башлаган эшне дәвам итү, - диде Илгиз Абдуллин.


Ул югары уку йортын сәнәгать предприятиеләре белән берләштерә белде

Университет ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән Сергей Юшко да Илнур Абдуллиның күренекле шәхес булганын билгеләп узды.

– Чын профессор, чын доктор, аның үзе артыннан баручы укучылары бик күп. Аның бай методик материалы бар. Ул оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итте. Аның эшләнмәләрен Россиянең Баш командующие алдында да сынарга курыкмадылар. Ул югары уку йортын сәнәгать предприятиеләре белән берләштерә белде. Кадрлар әзерләүгә җитди игътибар бире. Ул специалитетны яклап калучы инициаторларның берсе булды, ягъни инженер төшенчәсе вуздан алынган вакытта, ул специалитетны калдыруга иреште. Безнең оборона тематикасы буенча планнар зурдан иде. Хәзер оборона-сәнәгать предприятиеләре 75 процент тирәсе гражданлык продукциясен чыгарырга тиеш, ул шушы үзара бәйләнешне тәэмин итә белде. Җитди, җаваплы, таләпчән, шул ук вакытта хөрмәтле, игелекле, миһербанлы кеше иде. Ул үзен авыл егете дип атый иде, безнең университетта үсте. Мондый югалтудан күңелгә бик авыр. Әле яңарак кына фәнни-тикшеренү эшләре буенча баш галим вазифасын алган иде. Моның белән бик горурланды. “Икенче сулышым ачылды” дия иде.

Без аның белән яңа эшләнмәләрне Оборона министрлыгына алып барган идек. Әле күптән түгел генә Кызыл мәйданда Оборона министрлыгында чираттагы очрашуны көтеп, кофе эчеп утырган идек. “Кызыл мәйданда күпме йөргәнем булды, беренче тапкыр мавзолейга карап, кофе эчеп утырам” дигән иде, - дип сөйли ректор профессор турында.

"Университетта ниндидер авыр эшләр көтелсә, “минем кафедра моны башкарып чыга” дия торган иде"

Хезмәттәшләре дә бик җылы искә ала Илнур Абдуллинны. “Илнур Абдулловичтан да яхшырак җитәкче була аламы икән”, - ди алар.

– Ул безнең кафедраны җитәкләде, без һәрвакыт үзебезне иң-иң алдынгылары, яхшылары дип хис иттек. Ул һәрвакыт безгә “без иң шәпләре булырга, без иң күп китап чыгаручы, иң күп мәкалә язучы булырга, бездә иң яхшы студентлар булырга тиеш” дия иде. Без аның җилкәсе артында бик тыныч эшләдек, искиткеч шәп җитәкче иде. Ул кырыс, ләкин шул ук вакытта йомшак күңелле иде. Ул җитди, җаваплы биремнәр куша иде, шул ук вакытта үз мисалында ничек эшләргә кирәклеген күрсәтә иде, - ди кафедра доценты Диләрә Ерова.

 – Безнең өчен шулкадәр көтелмәгән хәбәр булды, башка сыймаслык хәл. Аның энергиясе ташып торды, шул энергиясе безгә дә күчә иде. Университетта ниндидер авыр эшләр көтелсә, “минем кафедра моны башкарып чыга” дия торган иде. Авыр чаклар да булды, әмма сынмадык. Бер гаилә кебек яшәдек. Ул җитәкчелек иткән вакытта доктор, кандидатлыкка яклаучылар күп булды, без саны ягыннан беренче идек. Безнең хәтта “легендар кафедра” дигән исемебез чыкты. Кандидатлык исемен яклаучыларның бик күбесе фәндә калды. Ул яшьләргә бик ярдәм итә иде, олы яшьтәгеләргә дә гел ихтирам күрсәтте. Укытучылар көнендә иртәнге 8 дә үз укытучыларын котлар өчен чәчәкләр күтәреп эшкә килде, - дип хатирәләрен яңарта лаборатория мөдире Людмила Белова.

– Студент чагында ук эшләп, орденнар алган кеше ул. Мактау орденына лаек дип табылды. Җигелеп эшләгән кеше ул. Бик авыр елларда проректор булып эшләде. Ихлас күңелдән сөйләшә иде. 8 дән эштә иде. Университта авыр вакыйгалар булып узды, шул чакта да тырышып эшләгән кеше, тик йөрәге чыдамады, - ди тагын бер коллегасы.

Университетның баш технологы Әүһәди Билалов Илнур Абдуллинны 80 нче еллардан бирле белүе турында әйтте:

– Намуслы кеше иде, без бер-беребезгә ярдәм итешеп эшләдек. Эш буенча төрле сорауларны бергәләп хәл итәргә кирәкле вакытлар күп булды, - диде.

Илнур Абдуллин тумышы белән Саба районы Сатыш авылыннан. Аны соңгы юлга озатыр өчен якташлары да килгән.

– Илнур Абдуллович белән бик бик якыннан таныш. Шулай булмый мени, узган ел гына Саба якташлык җәмгыятенең җитәкчесе итеп тә сайлаган идек. Ул районга һәрдаим ярдәм итеп торды, район проблемалары белән яшәде, кайткан саен күрешмичә калмый идек. Районда нинди генә чара үткәрсәк тә, Илнур Абдуллович белән киңәшләшмичә эшләнгән эшләр булмады. Сабан туйларның берсен дә калдырмады. Берәр бәйрәм үткәрсәк, бәйрәмнең түрендә Илнур Абдуллович була торган иде. Безнең район өчен бу зур югалту, - ди Саба районы Башкрама комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев.

Казан дары заводы генераль директоры урынбасары Илдус Сәмитов Илнур Абдуллин белән бер факультетта укыган.

– Аның беренче курстан белемгә, фәнгә тартылуы көчле иде. Ул бездән шуның белән аерылып тора иде. Без бераз арттарак йөрсәк, ул һәрвакыт алгы сафта иде. Комсомол линиясе буенча да, фән юнәлешендә дә, - ди ул.

– Искиткеч яхшы укыды, группада отличник иде. Тулай торакта да бергә яшәдек, сызымнар сызарга ярдәм итте, башы яхшы эшли иде. Укыган чорда мин үзем культорг идем, ул мине гел “музейларга йөрт безне” дип мәҗбүрили иде. Ул бик күп белергә тели иде. Әле быел май аенда гына институтны тәмамлауның 40 елын билгеләп уздык. Илнур Абдуллович безгә бәйрәм оештырды. Бик күңелле бәйрәм иттек, - дип искә ала төркемдәше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100