news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрова үлгән авариядә гаепле кешегә хөкем карары чыкты

news_top
Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрова үлгән авариядә гаепле кешегә хөкем карары чыкты
Фото: Башкортстан буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Чишмә районы суды Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрова үлеменә китергән авариядә гаепләнүче кешегә карата хөкем карары чыгарды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әлеге ир-атны авариядә гаепле дип тапканнар һәм 7 елга колония-поселениегә хөкем иттеләр. Шулай ук ул 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Зыян күрүче якка мораль зыян өчен 5 млн сум түләргә тиеш була.

Тикшерү барышында ачыкланганча, җинаятьтә гаепләнүче ир-ат 2023 елның 9 маенда исерек килеш «Тойота Камри» машинасы руле артына утыра. Ул Чишмә бистәсендәге Революция урамыннан зур тизлектә бара. Алдагы машинаны узганда, яндагы интервалны сакламый. Шул сәбәпле 32 яшьлек Диана Сәфәрова идарә иткән «Хонда Цивик» машинасы баганага бәрелә. Диана урында ук үлә. Авариядә гаепләнүче урыннан кача. Мәрхүмәнең 3 баласы ятим калды. Аларны бабасы белән әбисе опекага алды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар