Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев ярдәм сораган Фирдүс Тямаевка: «Алдан язылырга кирәк»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев ярдәм сораган Фирдүс Тямаевка: «Алдан язылырга кирәк»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Әнвәр Нургалиев, авыл тормышын күрсәтәсе килеп, Рәйсә апаларында мал караганын видеога төшергән. Ул тирес түгә, печән сала, сыерларны һәм бозауларны, үгезне, тавыкларны күрсәтә. Шул арада балачакта салкын вакытларда нәни бозауларны өйгә алып керүләрен искә ала.

«Безнең тормыш шундый инде, концерттан соң маллар астын алырга кирәк. Каймакның тәмен беләсезме? Авылга яшәргә кайтыгыз. Рәйсә апаның маллары. Терлек тоту җиңелдән түгел. Күптән караган юк иде. Абзарда эшләрне бетерү өчен 2 сәгать кирәк булды, ияләшкән кеше тизрәк тә карыйдыр. Малларны бетерегез, дим, җизни терлексез тора алмый. Үзе командировкага киткән», – дип сөйли җырчы.

Әнвәр Нургалиев фаҗигале һәлак булган туганы Диана эше буенча суд булуын әйтеп уза һәм аның кызын, игезәк улларын да күрсәтеп ала.

«Сез – «текә» артист, ир һәм әти, кайгыртучан туган. Исәнлек сезгә», – дип тели тамашачылары җырчыга. Алар шулай ук Рәйсә апаның тырышып гомер итүенә дә соклана, җырчының Диананың балаларын күрсәтүенә дә рәхмәт белдерә.

Фирдүс Тямаев кулыннан эш килгән кешене бик тиз күреп ала. «Брат, минем энемнең дә сарае зур, сине көтә. Ит, сөт, йомырка төяп җибәрә», – дип тәкъдим белән дә чыккан.

«Браткаем, алдан язылырга кирәк. Яңа елдан соң по блату вакыт табып карыйм», – дип вәгъдә иткән Әнвәр Нургалиев.

«Бу маллар Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты тиресләрен түккәнен беләме икән? Вәт уңдылар», – дип көнләшүчеләр дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100