Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев хәрби операциягә киткән егетләргә багышлап җыр яздырган

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев хәрби операциягә киткән егетләргә багышлап җыр яздырган
"Татар-информ" архивы

Әнвәр Нургалиев барлык хәрби операциягә киткән егетләр һәм аларны көткән якыннарына багышлап җыр яздырган. «Озату» җырының көен Айдар Тимербаев, ә сүзләрен Марат Кәбиров иҗат иткән. Әнвәр Нургалиевның контракт буенча хезмәт итүче энекәше ялга кайткан вакытта әлеге җырның булачак клибы өчен берничә кадр төшерергә дә өлгергәннәр.

Рөстәм энем үзенең гомерен хәрби эш белән бәйләде. Армиядә хезмәт итү вакыты тәмамланганнан соң контракт төзегән иде, инде күп еллар үз эшенә тугры. Махсус операциягә март башында ук җибәрелде. Шушы арада Рөстәм ялда булды, тормыш иптәше, балалары белән әниләре – минем апам янына кайтып, барлык туганнарыбыз белән күрешеп китү мөмкинлеге килеп чыкты. Ә инде җыр өчен кадрларны Рөстәмнең китәсе көнендә вокзалга барып, ашыгыч рәвештә генә төшереп алдык. Ул кадрлар җырның тулы клибына да кертелер, дип уйлыйм.

«Озату» җыры Рөстәм энемә генә түгел, барлык махсус операциядә катнашучы егетләребезгә дә багышлана. Автор-башкаручы, композитор Айдар Тимербаевның социаль челтәрләрендә әлеге җырны ишетеп, битараф кала алмадым. Шунда ук шалтыратып, үз репертуарыма алачагымны әйттем. «Озату» җырымны беренче тапкыр 26-29 гыйнвар көннәрендә Казанда узачак концертларымда ишетү мөмкин булачак.

Мобилизация илебездәге һәр өченче гаиләгә диярлек кагылды. Әлеге вазгыять минем күңелемне бик борчый. Махсус операциягә киткән берничә егеткә үзем дә кулдан килгәнчә ярдәм итеп торам. Бәйрәмнәр белән котлап, концертларыма чакырып, аларның әниләренә дә игътибар бирергә тырышам, – дип сөйләде Әнвәр Нургалиев «Интертат» хәбәрчесенә.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100