Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев туганы үлемендә гаепле кешегә чыгарылган хөкем карарына фикерен әйтте

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев туганы үлемендә гаепле кешегә чыгарылган хөкем карарына фикерен әйтте
социаль челтәрләр

Башкортстанның Чишмә районы суды Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрова үлеменә китергән авариядә гаепләнүче кешегә карата хөкем карары чыгарды, дип язган идек.

Әнвәр Нургалиев һәм Диананың башка туганнары ахыр чиктә Латыйпов үзенең гаебен таныр, гафу үтенер дип өметләнгән булганнар. Ләкин…

Бу хакта Әнвәр Нургалиев болай дип яза:

«Суд карары чыгарылды, дуслар… Аны гаепле дип таптылар һәм 7 елга колония-поселениегә хөкем иттеләр. Суд хөкеменнән кәнәгать калыр идек, әгәр дә ул үзенең гаебен танып, гафу үтенсә…

Авариядә Диананы гаепләү – яклаучыларның оятсызлыгы. Алар үзләрен хаклы булуларына һәм бу карар әлеге вакыйгаларның ахыры булмауга ышана», – дип сөйләгән Әнвәр Нургалиев.

Авариядә гаепләнүче шулай ук 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде. Ул зыян күрүче якка мораль зыян өчен 5 млн сум түләргә тиеш була.

Тикшерү барышында ачыкланганча, җинаятьтә гаепләнүче ир-ат 2023 елның 9 маенда исерек килеш «Тойота Камри» машинасы руле артына утыра. Ул Чишмә бистәсендәге Революция урамыннан зур тизлектә бара. Алдагы машинаны узганда, яндагы интервалны сакламый. Шул сәбәпле 32 яшьлек Диана Сәфәрова идарә иткән «Хонда Цивик» машинасы баганага бәрелә. Диана урында ук үлә. Авариядә гаепләнүче урыннан кача. Мәрхүмәнең 3 баласы ятим калды. Аларны бабасы белән әбисе тәрбияли, Әнвәр Нургалив гаиләсе дә ярдәм итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100