Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: «Игътибар! Диананың үлемендә гаепләнүче 100 мең сумга журналист эзли»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев: «Игътибар! Диананың үлемендә гаепләнүче 100 мең сумга журналист эзли»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Әнвәр Нургалиев фаҗигале вафат булган туганы Диананың эше буенча суд процессы сузылуы турында хәбәр иткән иде. Гаепләнүче як моны махсус эшли, дип сөйли җырчы.

«Латыйповның абсурд театры. Минем туганым, 3 кечкенә бала анасы Диананың фаҗигале вафатына тиздән 1 ел була. Гаепләнүче ягы бөтен әдәп һәм намус чикләрен узды. Латыйпов, исерек килеш, коточкыч юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарды, куркак җан булып җинаять урыныннан (бөтен компаниясе) качып киткән, безнең Диананы үләргә калдырган.

3 адвокат алыштырды, хәзер хастаханәләр буенча йөри башлады, мескен. Үз күрсәтмәләреннән тулысынча баш тарта, процессны махсус суза, гаебен танымый, аның ялганыннан суд та арыгандыр, дип уйлыйм.

Игътибар! Хәзер гаепләнүче як тагын да түбәнчелеккә бара. Алар, минем исемемне хур итеп язар өчен, журналистлар эзли башлаган. Бәясе дә билгеле – 100 сум. Имеш, мин популярлыгымнан файдаланып, җәмәгатьчелекне алдалыйм. Мин Диана өчен абый, ә популяр артист түгел. Ул моны аңламый.

Латыйпов, исеңдә тот! Мин соңга кадәр Диананың исемен яклаячакмын. Сиңа мондый эшләр белән шөгыльләнергә киңәш итмим.

Ул ир-ат буларак җавап бирә алмый. Мин судның гаделлегенә ышанам», – дип сөйли зур кайгы кичергән, ятим балаларны күреп күңеле елаган абый кеше.

Диана Сәфәрова балалары турында: «Еламыйча карап булмый. Ничек юатсаң да, әни назы җитми»

Блогер Диана Сәфәрованың үлемендә гаепләнгән кеше яңа адвокат эзли

Әнвәр Нургалиев: «Диананы югалту әти белән әнинең үлеменнән дә авыррак булды»

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 февраль 2024
    Исемсез
    Энвэр бердэ борчылма, гаделлек барыбер жинэр. Карарбыз кайсы журналист оч ятим калган нарасый остеннэн йорер, акча диеп. Шул акчага , сезнен гайлэне мыскыл итеп тапкан акчага узен канэгатьлэндерер дип уйламыйм, бугазына тыгыласында онытмасын ул акчалар. Аллах тэгалэ бар , бер ул шуны онытмыйк. Сезгэ Энвэр зур рэхмэт Диананын исеменэ тап тошертмичэ азакка хэтле барырга коч тапканыгыз очен. Сезге бик кочле рухлы кеше, Инша Аллакаем барда сез, без дигэнчэ булыр, унышлар сезгэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100