Әнвәр Нургалиев чүт янгын чыгармый калуы, акча урлавы, бабайның сөннәткә утыртуы турында
Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев яз башында Башкортстанның Әлшәй районы Әүрезтамак авылындагы туган йортына кайтып, әти-әнисенең каберләрен зиярәт кылып, хатирәләрен яңартып килгән.
Әнвәр Нургалиевның әнисе Нәфисә апа 2020 елда вафат булды. Әтисе Мәрвәр абый да ялгызы гына озак яши алмады, 2021 елда мәңгелеккә күзләрен йомды. Җырчының туган йорты бүген «ятим», аның ишекләренә йозак салынган…
Әнвәр Нургалиев Әүрезтамакка үзенең концертларын алып баручы Айрат Ильясов белән кайткан. Әлеге сәфәрне видеога төшереп, Әнвәр Нургалиевның «Ютуб» каналына куйганнар.
«Күзләрен йомган тәрәзәләр…»
Җыйнак кына, эче дә, тышы да төзекләндерелгән авыл йорты. Менә капка ачылып китәр дә, нәкъ җырчының «Әти-әни» клибындагы кебек балкып, Нәфисә апа белән Мәрвәр абый килеп чыгар төсле. Бөтен чирдә чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә. Тик Әнвәр улларын әти-әнисе кочак җәеп каршы алмый шул, аны якыннарының түр стенага эленгән портретлары гына күзәтә.
«Әти белән әни карап тора безне… Ә менә монысы – әти өчен махсус ясатылган диван. Озак йоклый гына алмады ул анда, мәрхүмем… Әтинең тезе авырта иде бит. Диванның биеклеген әтинең шул тезе бөгелә торган турысына туры китереп, махсус ясаганнар иде.
Күзләрен йомган тәрәзәләр инде монда. Авылга кайткач, хатирәләрем яңара. Шушы йортта узды безнең балачак. Мондагы һәр нәрсә нинди дә булса вакыйганы искә төшереп тора. Менә моны без буфет дип әйтә торган идек. Аның тоткалары ак төстәге пластмассадан иде. Искергәч, мин аны чистарттым, буядым. Бу әле нәнәйләр чорыннан торып калган буфет. Мондый буфет авылда күп кешеләрдә була торган иде. Анда әни үзенең чәй сервизларын саклады. Сервизларны бары тик кунак килгәч кенә чыгара идек, үзебез чәйне касәдән эчтек.
Менә бу панель астында такта түшәм, анда бишек эленгән иде. Менә монда плитә тора иде безнең, монда карават. Әнә теге почмакта бизәкле матур көзгебез бар иде. Аның янында тора иде зур радиола, пластинка уйната торган.
Бу караватта – нәнәй, ә апалар раскладушкада йоклады. Мин менә мондагы диванда ике абый уртасында йоклый идем», – ди җырчы.
Караватны күргәч, Әнвәр Нургалиевның хәтта үзен сөннәткә утыртканнары да исенә төшә. «Минем аякларны бәйләделәр дә караватка яткырдылар. Элек бит бабайлар сөннәтли иде. Елаганым, озын күлмәк кидергәннәре исемдә калган. Бөтенесен сөйләп бетереп булмый, аңладың инде, кыскасы. Ничек истә калган икән ул?» – дип аптырый үзе дә Әнвәр Нургалиев.
«Бәләкәй чак – сантый чак»
Төпчекләр – шуграк та, иркәрәк тә була. 5 балалы гаиләдә соңгы булып туган Әнвәр Нургалиев та балачак шуклыкларының кайберләрен исенә төшерә.
«Менә бу өстәл астында апаның чемоданнары торды. Әле генә Марат жизниләргә кердек бит әле. Алар апа белән очрашып йөргәннәр. Жизнине армиягә алып киткәннән соң, апа Марат жизнигә посылка белән җибәрергә тәмле әйберләр әзерли иде. Чемоданга кәнфит, печенье, прәннекләр җыя бу. Ә чемоданның бер яктагы биге эшләми. Мин, өйдә беркем дә булмаганда, чемоданның шул ягын каерып ачам да, ябылмасын өчен, утын пүләне кыстырып куям. Әкрен генә берәр конфет алып чыгып китәм. Берсендә йоклап ятам, апа мине йолыккалап уята. «Тор, кая кәнфитләр?» – ди. Абыйлар мине аның саен юрган астына яшерә. Ә мин нәрсә әйтергә дә белмим, чөнки берәмләп ала торгач, барысын да ташып бетергәнмен икән.
Менә бу мин утыра торган урындагы карават астына каз ояларын куялар иде. Баса торган ана каз исә бик усал була, тиз генә үрелеп, аякны чеметеп ала.
Әнинең Раевкага барып, автобус белән «Рекорд» телевизоры алып кайтканы истә. Ул аны ничек автобуска сала алды икән? Өйгә кадәр әни ул телевизорны чана белән тартып алып керде. Ә ул юньләп күрсәтмәде. Безнең авылда нибары 3 канал күрсәтә иде. Берне «биреп» ала идек тә, дөбер-шатыр эшләп китә иде тагын үзе.
Аннан чәчне әти ала иде безнең, кул машинкасы белән. Ул машинка үтми, чәчне тарткалый, әй авырта! Әле алдагы чәчне алмыйча, «чүпчик» калдыралар. Абыйларга чалгыдан ясаган кырынгыч та эләккән. Миңа хет андые эләкмәде. Шундый тормыш иде монда.
Тагын бер алама гадәтемне сөйлимме? Оят та инде хәзер моны сөйләргә.
Әнинең ачык көрән төстәге бер пәлтәсе, аның түшендә яшерен кесәсе бар иде. Берзаман авыл кибетенә авторучкалар кайтты. Калын башлы, шәп ручкалар. Бик ошады инде бу миңа. Әнидән сорап карадым: «Юк, алмыйм», – ди. 1 сум тора идеме инде ул, хәтердә түгел. Әни юкта өйгә кердем дә, шул пәлтә кесәсеннән кирәк кадәр акчаны алып, кибеткә чаптым. Кибетче Әминә апа исә болай гына бирми миңа ручканы: «Акча каян алдың? Әйт әле», – ди. Мин дә югалып калмадым: «Әни бирде», – минәйтәм. Әминә апа миңа ышанмады, ручканы сатмады, акчаны әнигә кайтарып бирергә кушты. Әнидән миңа ул көнне бик нык эләкте. Менә шуннан соң мин үз гомеремдә бер тапкыр да кеше әйберенә кагылмадым.
Әни җәйләрен бакча артына арканлаган бозауларга су эчерергә дип чыгып китә иде. Минем бәләкәй чак, сантый чак. Уйладым-уйладым да, верандадагы өстәлгә җәелгән клеенканы яндырып карарга булдым. Шырпы сызам да, яндырмакчы булам, янмый гына бит бу. «Әй, янмый», – дидем дә өйгә кереп киттем. Ә ул мин кереп киткәч янып киткән икән. Ярый вакытында әни кайтып кергән. Әни шунда минем кирәкне бирмәсенме! Куркудан, мин мич белән стена арасына кереп качтым. Шуннан чыгам дип үреләм генә, әни килә башлый. Утыра-утыра арып беттем. Шул хәлдән соң бер дә шырпыга тотынганым булмады.
Дусларым Айдар һәм Рәлиф белән Мәнүзә әбиләрнең алма бакчаларын баса идек. Берсендә Мәнүзә әбинең бакча кәтмәнләп йөргән вакытларына туры килдек. Күреп калмасынмы бу безне. Мин чабып кайттым да мунча бурасына кереп качтым. Карасам, Мәнүзә әби, мине эләкләргә дип, әниләр янына кереп килә. Шуны күрдем дә сыпырттым Иргали абыйларга таба авылның икенче очына.
Ул көнне Айдар алмагачны сындырган икән, ә эләгүен миңа эләкте. Иң кечкенәсе мин булгач, миңа шулай еш эләгә иде. Мәктәпкә без күрше кызлары белән йөрдек. Үземнән зуррак Гөлгенә белән гел сугыша идек. Берсендә бу мине котыртты да, мин моның эченә суктым. Гөлгенә, елап, кире өйләренә кайтып китте. Үзе теләсә кемне елатырлык кыз иде әле ул. Әнисенә эләкләгән. Мин урап үтә башладым аларның капка төпләрен. Соңрак үпкәләр онытылды инде», – ди ул.
«Күңелең киң булса…»
«Айрат, менә шушы бәләкәй генә йортта нәнәй, әти, әни, 5 бала – 8 кеше яшәдек. Ничек сыешып беткәнбез. Монда әле казлар баса, кыш көне бозау, кәҗә бәтиләре керә. 45-50 кв метрлы бүлмәдә ничә кеше яшәп кара әле. Өстәвенә, кунаклар да килә иде әле Дүртөйледән. Ул чакта без бөтенләй идәнгә төшәбез. Без хәзер менә хоромнарда яшибез, алай да сыешып булмый. Хәзер кеше бер-берсенә кунакка да йөрешми. Ул мал суйганда кеше җыела иде йортыбызга, бәйрәмнәргә күпме кунак килә иде. Күңел киң булган инде. Хәзер мөмкинчелекләребез дә бар, замана үзгәрде шул.
Авылда берничә катлам кешеләр була торган иде. Аның беренчесе бригадир, аннары китә сатучылар, укытучылар, машина йөртүчеләр, көтүчеләр һәм тагын да авыррак яшәүче катлам. Ләкин без беркайчан да хәерче яшәмәдек. Акчабыз әллә ни булмаса да, ит-бәрәңгедән өзелмәде безнең гаилә. Ашарыбызга өстәл тулы ит-бәрәңге булды. Кием генә әллә ни юк иде. Абыйлардан калган киемнәрне киеп үстем. Минем пионерлар кия торган форма киясе килә иде. Миңа ул форманы 3нче сыйныфта гына алдылар. Аның чалбары киң булыр иде, мин үзем энә белән тарайта идем ул чалбарларны.
Җомга саен «В гостях у сказки» дигән тапшыруны көтеп ала идек. Телевизор гел начар күрсәтә, аның өстәленә берне «биреп» аласың. Гел бора торгач, каналларны күчерә торган боргычы ватылып чыга, аның өчен махсус плоскогубцы тора телевизор янында. «17 мгновений весны» фильмын, башкорт театры спектакльләрен бик яратып карый идек».
«Әй, яратмый идем көтү көтәргә»
Әнвәр Нургалиев Айратка әтисенең гомер буе көтү көткән җирләрен дә күрсәтеп кайткан. Юлда аларга мәрхүмә әнисенең иң якын ахирәте Миңнегөл апа очрый. Татар әбиләренә хас беркатлылык белән, Миңнегөл апа җырчыдан: «Ураза тота аласыңмы быел?» – дип кызыксына. Әнвәр Нургалиев күрше апасына быел уразаны 9 көн генә тота алуын әйтә. «Әнинең ахирәтләре өчәү иде, хәзер Миңнегөл апа гына калды», – дип таныштыра ул юлдашын күршесе белән.
Җырчының басу-кырлардагы былтыргы корыган үләннәрне яндырганнарын күреп тә бик нык кәефе кырыла. «Нинди баш белән яндырырга кирәк менә моны, әйт әле. Авылны яндыра язганнар бит. Безнең авыл 1964 ме, 1965 ме елны бер янды бит инде. Җилле көнне балалар ут белән уйнаганнар да, ялкын бөтен авылга күчеп, йортлар көлгә әйләнде. Барысын да яңадан төзеп чыктылар», – ди ул.
Әнвәр Нургалиевның машинасы тәрәзәсеннән ялтырап яткан буалар күренә. Элек әлеге буаларда балык үрчеткәннәр. Айрат Әнвәр Нургалиевны алга таба җәяү барырга үгетли башлый: «Син монда кермә инде. Теге вакыттагы кебек батабыз», – ди ул җырчыга. (Хәния Фәрхинең туган якларына кайткач, Әнвәр Нургалиевның «Лексус»ы сазлы басу юлында батып калган иде. Аларны авылдан трактор белән килеп, өстерәп чыгардылар.) «Керәбез, бу юлы рульдә мин бит», – дип төрттереп ала Әнвәр Нургалиев алып баручысына.
Айрат буа янында басып торучы «ашыгыч ярдәм» машинасына да игътибар итә. «Бу «ашыгыч ярдәм» монда ел буе дежурда тора. Берәрсе бата башласа, шунда ук ярдәм күрсәтәләр. Аның табиблары да шунда яшиләр», – дип шаярта җырчы. Икесе дә рәхәтләнеп көләләр.
Бер минутлык шаярудан сон, Әнвәр Нургалиев янә туган ягы табигатен күзәтә башлый.
«Менә бу урыннарда әти көтү көтте инде минем. Бу якларга да ут төрткәннәр. Мондый эшне башсыз кеше генә эшли ала. Үләннәрнең тамырларына зыян килеп кенә калмый, әле күпме бөҗәкләр үлә, күпме кош, кимерүчеләрнең оялары янып бетә. Шуларның берсен дә уйламыйча… Бер агачтан ничә мең шырпы ясап була, ә бер шырпы белән күпме агачны яндырып була шул…
Бу – Кичү дигән урын.. Монда элек таш кискәннәр, шул «кисү» дигән сүздән чыккандыр аның исеме дә. Менә шушы урыннарда әти ат белән көтү көтеп йөри иде.
Сул якка табарак, әнә тегендә (кулы белән күрсәтә), Әүрезтамак хәзинәсе таптылар. Әллә никадәр көмеш савыт-сабалар килеп чыкты ул урыннардан. Әүрезтамак хәзинәсе башкорт энциклопедиясенә дә кертелгән. Аны иң беренчеләрдән булып Мәҗит тапкан иде. Мәҗит шул савыт-сабадан тавыклар да ашатып йөргән әле, белмичә. ФСБлар моңа бәйләнде генә бит.
Әти гомер буе колхоз көтүе көтте. Мин дә гел әти янында булдым. Әй, яратмый идем көтү көтәргә, тик әти кушкач нишләтәсең», – ди ул.
Айрат Ильясов: «Ә хәзер менә көтү көтеп кайтыр идек әле, әйеме?»
Әнвәр Нургалиев: «Бер генә көн булса, көтәр идек.
Ә менә бу сукмактан мин күрше авыл мәктәбенә йөреп укыдым. Үзебезнең авылдагы мәктәп 9 сыйныфка кадәр генә иде. Күрше авыл мәктәбенә килгәч, Мөслимә исемле бер кыз белән йөри башлаган идем. Аның авылы бөтенләй икенче якта. «Минский» матае белән мәктәптән соң аны авылына алып китәм, шуннан соң, урман аша урап, авылга кайтам.
Бу таулардан чаңгы шуа идек. Әти-әниләр белән урманга утынга бара идек. Фурман дигән арба барлыгын беләсеңме син? Шул фурманга күп итеп утын төиибез. Әни таудан төшкәндә атка утырырга курка, мине җитәкләп, җәяү төшә иде», – ди ул.
Айрат белән Әнвәр кире авылга таба юл тоталар. Җырчы Бөек Ватан сугышында үлгәннәр истәлегенә куелган мемориал тактада үзенең нәсел җепләрен таба, шулай ук бер рус фамилиясе күреп гаҗәпләнә. «Безнең авыл – чип-чиста татар авылы. Менә бу урында турыда мәчет булган. Союз вакытында мәчеттән клуб ясадылар. Мәчетнең ае, нигәдер, күп еллар безнең йортта булды. Мин аны азактан эзләдем, тик таба алмадым», – ди ул.
«Әнине адәмчә озатып булмады. Андый хәлләрне дошманыма да теләмәс идем»
Әнвәр Нургалиев әти-әнисенең хәзер инде мәңгелек йорты – зиратка да кереп чыккан. Узган ел гына җырчы якын кешеләренең каберенә яңа чардуганнар, кабер ташлары ясаткан. Иске чардуганнарны да әрәм итмәгән – ташландык каберләр өстенә куйганнар.
«Менә күрәсеңме – әтием белән әнием тере кебек карап торалар. Кабер ташлары әле юылмаган, май бәйрәмнәренә кайтабыз, шунда тәртипкә китерербез. Монысы – минем бертуган Флүр абыем. Ул алдан китте. Шуннан соң әни, аннан соң әти... Бу чәчәкне «әниеңнең каберенә куярсың» дип, бер тамашачым китереп биргән иде. Икесенең дә кабер ташларына шигырьләр яздырдык.
Ислам дине буенча каберләрне менә болай бетонлап каплатырга ярамый, диләр. Тик без бу таш астында махсус урын калдырдык. Аның бөтен җире дә плитә түгел. Чәчәкләр утыртырга да урын бар.
Әнине адәмчә озатып булмады. Андый хәлләрне дошманыма да теләмәс идем. Шуңа мин кабер ташларын да, каберне дә һәйкәл кебек ясатырга булдым. «Алай итәргә ярамый» дип хурлаучылар күп булыр. Ләкин бу – минем үземнең шәхси теләгем», – дип аңлаткан ул.
«Авылларда инде каргалар да калмаган»
Әнвәр Нургалиев белән Айрат Ильясовның әңгәмәсе яңадан йорт ишегалдында дәвам иткән. Җырчы Айратка үзенең алма, бәрәңге бакчаларын күрсәтеп йөри.
«Менә бу урында бик ямьсез абзар бар иде безнең. Аны җизни сүтте, ә мин аның урынына алма бакчасы ясадым. Нәнәйнең исеме белән «Мәхмүзә бакчасы» дип исем куштым бу бакчага. Безнең үзебезнең беркайчан да алмагачлар булмады. Шуңа да сортлы алмагачлар алып кайтып утырттым. Алар ел саен тәмле алмалар бирәләр. Бу бакчага әни төрле-төрле чәчкәләр, помидор, кыяр, суган ише яшелчәләр дә утырта иде.
Бәрәңге бакчасында хәзер наратлар үсә безнең. Вадим дустым алып кайтып биргән иде ул наратларны. Нарат агачын хуҗалыкка утыртырга ярамый, дигән ырым бар икән. Ә бәрәңге бакчасына ярый. Бер 15-20 елдан, бәлки, без дә булмабыз, ә алар бүгенгедән дә матур булып, бакчаны ямьләп үсеп утырыр. Хуш ис аңкытып торсын дип, шомырт, сирень куаклары да утыртырга булдык. Матурмы агачлар, Айрат? Мондый агачларны әти күрсә «люля» бирер иде. Бәрәңге бакчасына берни утырттырмый иде ул. Су буенда карт өянкеләр үсә».
Айрат Ильясов агач башларында бер генә карга оясы да булмауга игътибар итә.
«Чыннан да, без кечкенә чакта карга бик күп була иде. Инде каргалар да калмаган, диген. Оя өстенә оя иде… Каз бәбкәләр урлый иде алар, тавыкларга салган ризыкларны. Авыллардан кешеләр белән каргалар да китәме икән әллә?» – дип уйга бирелә җырчы.
«Әнә шул бакча башындагы елгадан су алу өчен, әниләр кыш көне мәкке (бәке) ачалар иде. Без дә Рәлиф белән шул кырыйда йөри идек, ярдан убылып та төшә идек. Рәмзис исемле бер дустыбыз исә боз астына китеп батып үлде…» – дип, күңелсез вакыйгаларны да искә ала.
«Я, ничек, Айрат, сиңа безнең яклар?» – дип кызыксына ул ахырдан. «Матур, ләкин кызганыч», – ди әңгәмәдәше.
«Бу – чип-чиста татар авылы. Бездә беркайчан чучка үстермәделәр. Азактан гына, союз беткәннән соң, үрчетеп, кайберәүләр акча эшли башлады. Минем әни, гомумән, дуңгызны якын китергән кеше түгел. Әти сало ашый иде. Әни хәтта, яхшылап юмыйча, ул салоны кискән пычакка да тотынмый иде.
Авылларда берзаман шулай чыршылар, наратлар гына торып калыр инде… Ләкин без моңсуланмыйбыз, тормыш дәвам итә», – дип тәмамлаган Әнвәр Нургалиев авылына сәфәрен.