Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анталья аэропортында унитазга ташлап калдырылган баланың язмышы ничек булган?

news_top_970_100
Анталья аэропортында унитазга ташлап калдырылган баланың язмышы ничек булган?
https://t.me/vorobiev_live

Былтыр 13 октябрьдә бөтен дөньяны ана кешенең үз баласына карата кылынган вәхшилеге тетрәндәрде - 18 яшьлек россияле Екатерина Бурзнакина Төркия аэропорты бәдрәфендә бала табып, аны унитазга ташлап чыккан иде. Ана кешене Төркиядә кулга алдылар һәм 15 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ә бала белән ни булып бетте соң?

Нәни кызга Төркия табиблары Николь дип исе куша. Берничә айдан кыз туган иленә кайтарыла. Мәскәүдә кечкенә Николь, ниһаять, әти-әниле була. Бу вакыйга турында Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев сөйләде.

"Никольгә мөмкин кадәр тизрәк туган иленә кайтырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт — Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, Бала хокуклары буенча Президент каршындагы вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова һәм барлык профильле ведомстволарга. Төрек ягы белән сөйләшүләр барган арада Николь башта хастаханәдә, аннары төрек балалар йортында булды. Хәзер бала яңа гаиләсе белән Павловский Посад шәһәрендә яши башлый», – диде Воробьев.

Никольне тәрбиягә алган Макаровлар гаиләсендә ул берүзе түгел – аларның тәрбиягә алган балалары бар инде.

"Мин ышанам, Никольнең язмышында хәзер барысы да яхшы булыр!» — дип нәтиҗә ясады Воробьев.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 июнь 2025
    Исемсез
    15 елга утыртылган вәхшинең ата-анасын, нәсел-нәсәбен дә язарга иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100