Ансар хәзрәт: «Кул чапкан саен, дөньяда бер шайтан туа»
Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов мәетне соңгы юлга озатканда башкарырга ярамый торган, тыелган гамәлләр һәм гореф-гадәтләр турында «Интертат»ка сөйләде.
Мәет янында нәрсәләр турында сөйләшергә ярамый? Ә нәрсәләр турында, киресенчә, сөйләшү рөхсәт ителә?
Мәет янында дөнья сүзе, анекдот һәм көлкеле сүзләр сөйләү тыела, чөнки мәрхүмнең җаны безнең сөйләшкәнне ишетеп, тоеп тора. Шуңа күрә кирәкле, мәгънәле сүзләр сөйләү кирәк.
Гадәттә, мәет янына, юганчыга кадәр, салаватлар әйтеп, тәсбих тартып утырырга киләләр. Мондый вакытта тәһлилләр әйтү, вәгазьләр уку тиештер, ә мәет юылганнан соң, Коръән аятьләре укып, кич белән, төнлә яки көн дәвамында укылган тәһлилләр – барысы да багышлана.
«Әйткән сүзләр дога булып ирешсен», – диләр. Сүзләр дога булып ирешә аламы?
«Әйткән сүз дога булып ирешсен» дигән сүзне еш кына ишетергә туры килә, чөнки Пәйгамбәребез салаллаһү галәйһиссәләм бер хәдисендә: «Мәрхүм-мәрхүмәләр турында якыннары, туганнары, дуслары ничек сөйлиләр, ничек уйлыйлар, Аллаһы Тәгалә дә аны шулай каршы алыр», – дигән сүзләре бар. Ягъни мәрхүм-мәрхүмәләр турында без: «Ул – яхшы, изге, мәрхәмәтле кеше, бик дини һәм догадан булган кеше иде», – дип сөйлибез, һәм бу чынлыкта да шулай икән, ул вакытта Аллаһы Тәгалә дә аны шул рәвешле каршы алыр. Шуңа күрә мәрхүмнәр турында яхшы, изге сүзләр генә сөйләү кирәк.
Үлгән кешене җирләү өчен бер шәһәрдән икенче шәһәргә алып кайтырга ярыймы?
Әлбәттә, бер шәһәрдән икенче шәһәргә күчерүнең бернинди дә зыяны юк. Мәетне үзе вафат булган шәһәрдә һәм башка җиргә алып кайтып күмүнең аерым шартлары юк.
3сен, 7сен, 40гын һәм 1 еллыгын үткәрү мәҗбүриме?
Коръәни Кәримдә дә, Пәйгамбәребезнең сөннәтендә дә бу гамәлләрне катгый рәвештә үткәрергә ярый яки ярамый дигән җирләр юк. Ләкин бу мәҗлесне үткәрүнең уңай яклары бар һәм шуларны карап узсак, хәерле булыр иде.
3се, 7се, 40ы мәҗлесләре күп очракта Коръән мәҗлесе итеп оештырыла. Биредә вәгазьләр сөйләнә, Коръән аятьләре укыла, догалар кылына, мәрхүмнәр искә алына һәм нигезгә дә Коръән укыла, шулай ук әлеге мәҗлесләргә еракта яшәүче туганнар кайта, бер-берсенең кайгысын уртаклашалар. Күпме гомер кичереп тә Коръән аятьләрен ишетмәгән кешеләр биредә беренче мәртәбә аятьләрне ишетәләр, вәгазь тыңлыйлар. Шунда алар Ахирәт көне, якты дөньядан күчү, бәрзахый тормыш турында ишетәләр.
Шул мәҗлесләрдә халык бераз дингә килеп, диннең асылын, ничек булырга тиешлеген аңлый, өйрәнә, дингә якыная. Шуңа күрә бу мәҗлесләрне, «Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен» дип үткәрү – бик саваплы гамәл.
Әгәр дә кемнеңдер нәкъ 3се, 7се һәм 40ы көннәрендә мәҗлес үткәрергә мөмкинлеге юк икән, ул аны үз теләге белән башка көннәрне дә Коръән мәҗлесе итеп үткәрергә мөмкин. Күңелдә мәҗлес үткәрү нияте бар икән, башка көнне үткәрүнең дә бернинди зыяны юк. Без шуны аңларга тиеш: әлеге мәҗлесләр – динне таратуның бер ысулы.
«Мәет чыккан йортта ашарга ярамый» диючеләр бар. Бу – шулаймы?
Ни өчен «мәет чыккан йортта ашарга ярамый» дигән гадәт барлыкка килгән соң? Бу – кеше ярдәмләшергә гадәтләнсен, мәрхүм чыккан нигез хуҗаларын күршеләреме, туганнарымы үзләренә чакырсыннар, кайгысын уртаклашсыннар өчен эшләнелә. Шуңа күрә әлеге гадәтне «мәет булган нигездә ашарга ярамый» дип кабул итәргә түгел, ә ул көннәрдә «туганнары һәм якыннары кайгы килгән кешегә ярдәм итсеннәр» дигән максаттан эшләнелүен аңларга кирәк.
Кеше үлгән йортта көзгеләрне сөлге белән капларга кирәкме?
Юк, кирәкми. Бу – халык тарафыннан уйлап чыгарылган ырым-шырым гына, чөнки шәригатебездә телевизорны, көзгене капларга кирәк, диелми.
Мәетне озату вакытында салмак музыка кабызу дөресме?
– Юк, әлбәттә. Мәетләрне озатканда Коръән аятьләре укысаң, догалар кылсаң – хәерлерәк, чөнки без аңа бары тик дога һәм Коръән аятьләрен укып кына булыша алабыз.
Еларга ярыймы мәет янында?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһү галәйһиссәләм вакытында мәет янында кычкырып, каты тавыш белән, битләренә суга-суга елаучылар, хәтта киемнәрен ертучылар да булган. Бу начар гадәтләрне күргәч, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһү галәйһиссәләм болай дигән: «Җәһилият заманындагы, ягъни исламга кадәр, динсез вакытлардагы кебек, яңакларына сукканнар, киемнәрен ертканнар, кычкырып елаганнар – бездән түгел». Ягъни үзләрен шулай тотучылар мөселманнардан түгел, дигәнне аңлата.
Бу хәрәкәтләрдән мәеткә бернинди файда да юк, киресенчә, бу гамәлләр белән кешеләр мәетнең рухын газапта калдыралар, дигән Пәйгамбәребез. Мөселман кешесе, Аллаһы Тәгаләнең теләгенә буйсынып, сабыр итәргә тиеш. Сабырлык аша Аллаһы Тәгалә аларга савабын да, әҗерен дә насыйп итәчәк. Шуңа күрә мәет янында кычкырып елау шәригатебез буенча тыелган гамәлләр рәтенә керә.
Кеше үлгән җиргә кара киемнән киенеп килергә ярыймы?
Киемнең төсе мәеткә берничек тә кагылмый, шуңа күрә кеше үзе нинди кием кия – шул киемнән килә. Ләкин мәет булган җиргә шәригатебез рөхсәт иткән киемнән килергә кирәк: ачык, яулыксыз яки гаурәт өлешләре күренә торган кием белән мәет янында йөрү генә түгел, андый кием белән, гомумән, Җир шарында йөрү рөхсәт ителми.
Үз-үзенә кул салучыларны яки Аллаһы Тәгаләне танымаучыларны мөселманча һәм мөселман зиратында күмү дөресме? Күмгән очракта, гөнаһы җеназа укырга ризалашкан кешенең өстенә төшәме?
Үз-үзенә кул салган, асылынган һәм башка гамәлләр белән якты дөньядан күчкән кешенең әлеге гамәлен күргән, инанган кеше, шаһит булса, ул вакытта бернинди дә икеләнү булмый. Әмма кешенең үз-үзенә кул салуы берничә көннән соң гына беленсә, аның шушы гамәлне башкаруын күрмәсәләр, бу вакытта гамәл кешенең үзе тарафыннан эшләнгәнме-юкмы икәнлеген белеп булмый. Шуңа күрә мондый бәндәләргә без җеназа укырга һәм аларны мөселманча җирләргә тиешбез.
Аллаһы Тәгаләне танымаучыга, атеистка да җеназа укылмый, һәм ул мөселман зиратында күмелми.
Ни өчен хатын-кызга, ислам дине буенча, якын кешесен соңгы юлга озату өчен зиратка керергә рөхсәт ителми?
Хатын-кызга зиратка керү бары тик мәетне күмгән вакытта гына рөхсәт ителми, ләкин башка вакытларда зиратка барып догалар кылу шәригатебездә рөхсәт ителә. Әмма зиратка кергәндә хатын-кызның гаурәтләре капланган булырга һәм госелле яки тәһәрәтле булуы кирәк.
Фикх буенча китапларны укып, Гайшә анабызның да энесе Габдулла өчен кабере янына дога кылырга килүен беләбез. Тиешле рәвештә киенгән, яулыгын каплаган һәм күрем вакытына туры килмәгәндә, зиратка керү рөхсәт ителә.
Тере чәчәкләр яки веноклар куюга карата диндә нәрсә әйтелә? Кирәкме бу?
Чәчәк, веноклар кую мәрхүмгә бернинди файда да китерми. Әгәр дә кемдер мәрхүмгә изгелек эшлим дисә, кабер өстенә үсә торган, тере, күпьеллык чәчәкләр утыртсалар, хәерлерәк. Ул матур да була һәм мәрхүмгә тәсбих тә әйтеп торачак.
Кайбер артистларны күмгәндә кул чабалар. Бу – рөхсәт ителәме?
Кул чабу ул – рөхсәт ителмәгән гамәл. Кул чабып озатып калсалар да, Аллаһы Тәгалә каршында кул чабып каршы алмаячаклар. Шуңа күрә кул чабу урынына, мәрхүм өчен изге догада булу дөресрәк.
Бер хәдистә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһү галәйһиссәләм: «Соңгы юлга кешене 3 әйбер озатыр: туганнары, байлыгы һәм кылган гамәлләре. Алдагы икесе кайтып китәр, ягъни туганнары һәм байлыгы, ә мәрхүм белән фәкать кылган гамәлләре генә калачак», – ди. Без моңа инанабыз, һәм, кемне генә озатсак та, дога да булуыбыз хәерлерәк. Кул чабудан мәрхүмгә файда юк. Кул чапкан саен, дөньяда бер шайтан туа, ә шайтаннарны арттырудан бернинди файда да юк.