Әнсар хәзрәт: «Корбанга чалынса да, сарык итен ашамау – гөнаһ түгел»
Кичә Татарстанда зурлап Корбан Гаетен үткәрелде. Күпләр кичә корбан чалгандыр. Казанның күп кенә мәчетләрендә корбан чалу өчен мәйданнар булдырылды. Һәр кешенең изге гамәлләре, чалган корбаннары кабуллардан булсын. Мөселманнарның әле бүген һәм иртәгә кояш баеганчы корбан чалу мөмкинлеге бар. Журналист Юлай Низаев кичә «Мәрҗани» мәчетендә булды.

«Мәрҗани» мәчете янына да сарыклар кайтарылган иде. Иске Татар бистәсендә сарыклар тавышы ишетелеп торды, алар гает намазы үткәнне көтә. Әлегә мәчет эченә үтәбез. Казанның «Мәрҗани» мәчетендә изге бәйрәм вәгазен Әнсар хәзрәт Мифтахов сөйләде.
Мәчеткә гает намазына җыелган мөселманнар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та бар иде.
Ихлас күңелдән һәркемне бәйрәм белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулыкта булып, алга таба да милләтебез, динебез белән горурланып яшәргә язсын! Бүгенге көндә Татарстанда 1520 мәчет бар. Аллаһка шөкер, һәр мәчеттә дин кардәшләр намазлар укый, корбаннар чала. Мөселманнар өчен бу – иң изге көннәрнең берсе: 3 көн дәвамында корбан чалу мөмкинлеге бар. Изге ниятләр, изгелекләр гамәлләр кабул булсын.
Догаларны, намазларны укыганда, иң беренче чиратта махсус хәрби операция җиңү белән тәмамланып, кардәшләребез исән-сау гаиләләре, якыннары янына кайтсын, дип әйтәбез. Киләсе елларда гаетләрне алар белән бергә каршыларга насыйп итсен Аллаһы Тәгалә», – диде ул.
«500гә якын сарык кайтарылды»
Намаздан соң, мөселманнар мәчетнең ишегалдына юнәлде. Анда зәңгәр футболкалы егетләр – волонтерлар да күренде. Әнсар хәзрәт сүзләренчә, мәчеткә 500гә якын сарык кайтарылган.
Бүгенге көндә «Мәрҗани» мәчете янында урнашкан корбан чалу мәйданчыгына 500гә якын сарык кайтарылды. Ул малларның каннары алынып, һәркайсы чирләргә тикшерелгән һәм ветеринария табиблары тарафыннан тиешле документлары бар. Бәяләре 16 меңнән башлана. Мәчет янындагы махсус урында чалып, эшкәртеп, итне бүлгәләп бирү мөмкинлеге бар, – диде хәзрәт.
«Корбанга чалынса да, сарык итен ашамау гөнаһ булып саналмый», – диде Әнсар хәзрәт. Ул, бу сорауга җавап итеп, һәр мөселманның ихтыярын һәм кешеләрнең организм үзенчәлеген билгеләде.
«Аллаһка шөкер, һәр елны Корбан гаетендә сарыклар чалабыз»
Тумышы белән Чүпрәле районыннан булган хезмәт ветераны, техник фәннәр докторы, Россиянең шәрәфле машина төзүчесе, профессор Нияз Хисмәтов та Корбан гаете уңаеннан үзенең фикерләрен җиткерде.
Бүген – мөселманнарның бик матур бәйрәме. Һәм бу көнне бөтен халык та изге эшләр башкарып калсын иде. Миңа әти яшь вакытымда ук корбан чалуны, дога кылуны васыять итеп әйткән иде. Аллаһка шөкер, һәр елны Корбан гаетендә сарыклар чалабыз, фәкыйрьләрне дә ит белән сөендерәбез. Былтыр берничәне чалдык, оныгыбыз туган иде. Бу гореф-гадәтләребез алга таба да саклансын иде. Яшьләр, киләчәк буыннар да бездән үрнәк алып, әлеге традицияне дәвам итсен иде. Матур итеп яшәргә тырышыйк, – диде ул.
Быел Корбан нисабы күләме 53 мең, дип билгеләнгән.
«Изге бәйрәм шулай зурлап үткәрелүгә күңел сөенә»
Казанның «Мәрҗани» мәчетенә корбан чалдырырга килүчеләр арасында 45 ел заводта эшләгән хезмәт ветераны, мөслимә Марисә Шәрифуллина белән әңгәмә корып алдык.
Минем «Мәрҗани» мәчетенә килгәнемә инде 40 ел. Ураза гаетендә, Корбан гаетендә ярдәм күрсәтәм. Корбан бәйрәме – безнең өчен иң изге бәйрәм, шулай зурлап үткәрелүенә күңел сөенә. Бик авыр чорларда да бу бәйрәмне уздыра идек. Мин монда ислам дине сабаклары алдым. «Мәрҗани» мәчетендә 3 абыстайда укыдым.
«Мине заманында монда укырга әтием җибәргән иде. Әни, әти авыртып яттылар... «6 бала үстерсәк тә, безнең өчен дога укучылар булмас», – диде әти. Әтием дә, әнием дә – Бөек Ватан сугышы дәверендә фашистларга каршы көрәштә үз өлешләрен керткән кешеләр. Бүген мин бирегә корбан чалдырырга килдем. Яшь егет-кызлар да мәчеткә йөри. Бу шатландыра, – диде Марисә апа.
Шуны да әйтеп узасым килә, «Мәрҗани» мәчете тирәсендә шундый күренешкә тап булдым. Яхшы гына кием-салым кигән картлар, яулык бәйләгән әбиләр хәер сорап тора, үзләренә корбан чалдыруны сорый. Аларны күреп, уйларга баттым… Аларның балалары, якыннары юкмы икән? Аллаһ үзе ярдәм итсен иде...