Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ансар хәзрәт: «Кешеләрнең рәнҗеше төшкәннәр җанны авыр бирәләр»

Тәһәрәтсез йөрүчеләрне нинди кабер газабы көтә? Үлгәннән соң җан кире тәнгә кайтамы? Кемнәр ул шәһит булып китүчеләр? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
Ансар хәзрәт: «Кешеләрнең рәнҗеше төшкәннәр җанны авыр бирәләр»
Салават Камалетдинов

«Гөнаһлы кешене фәрештәләр кара кәфенлеккә төрерләр»

Аллаһы Тәгалә юлында булып һәм гөнаһ кылып йөрүченең үлемендә нинди аермалар була?

– Кеше, күпмедер вакыт яшәгәннән соң, бу дөньядан ахирәт дөньясына күчә. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Һәрбер тереклек иясе үлем ачысын татыр», – ди. Кеше генә түгел, барлык тереклек заты да, бу дөньяда яшәгәннән соң, ахирәт дөньясына күчә.

Кешеләргә дөньядан бер төрле китү бирелмәгән, төрле кеше төрлечә күчә: кемдер бәлага дучар булып, кемдер картаеп, намаз-зикер кылып, кемдер яшь чагында, әле гыйбадәт турында уйламыйча китә. Һәркемнең үз тәкъдире. Әмма дөньядан китәр вакытын сизгәннән соң, иман калимәләре соңгы сүзе булган адәм баласы өчен зур шатлык, аңа Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, Пәйгамбәребезнең шәфәгате булачак.

Намаз-гыйбадәтләрен үтәп, зикердә, динебезне күтәреп яшәгән кешенең якты дөньядан күчәр вакыты җиткәннән соң, ул үлем фәрештәсен һәм, ак кәфенлек тотып, артында басып торучы башка фәрештәләрне күрер. Алар аның янына утырып: «Әйдә, син Аллаһы Тәгалә алдына барасың, синең гомерең тәмам», – дип әйтерләр. Кайбер чыганакларда хәтта «инәне суга тыгып алганнан соң, тамчы никадәр җиңел тамган кебек, җан да шулай җиңел генә чыгар» диелә.

Җан чыкканнан соң, фәрештәләр аны ак кәфенлеккә төреп, Раббыбыз каршына алып барырлар. Күкнең берничә катламын узганнан соң, Аллаһы Тәгалә: «Бу кем?» – дип сорар. Аның исеме атасының исеме белән әйтелеп, Раббыбыз аны изгеләр дәфтәренә язганнан соң, аның җаны кире тәненә кайтарылыр. Ягъни кеше юылган, кәфенләнгән вакытта, кабергә җирләнгәнче, аның җаны күкрәк өстендә тора. Кабергә җирләнеп, соңгы кеше 40 адым киткәннән соң, мәрхүм янына 2 фәрештә – Мөнкир белән Нәнкир килеп, сорау алырлар.

Начар юлда йөреп, Аллаһы Тәгаләне танымыйча яшәүче кешенең якты дөньядан күчү вакыты исә бик куркыныч булып күренер. Үлем фәрештәсе дә караңгы, куркыныч рәвештә, артында кара кәфенлек тотып торучы фәрештәләр белән килер. Аяклары суынып, җаны бугазына килеп җиткәч, үлем фәрештәсе аяклары очына килеп: «Чык, җан, син бу дөньяга кирәкмисең», – дип, куркыныч тавыш белән әйтер. Аның җаны да тәнен газаплап, авырлык белән генә чыгар. Күп вакыт мәрхүмнең туганнары: «Йөзе каралды, күзләре акайды», – дип әйтәләр. Бу – кешенең үлем фәрештәсеннән куркуы.

Әлеге кешенең җанын кара кәфенлекләргә төргәннән соң, беренче күк ишеге ачылмас һәм исеме гөнаһлылар исемлегенә язылыр. Җәсәде юылып, җиргә иңдерелгәннән соң, шулай ук сорау алу башланыр. «Раббың кем?», «Динең нинди?», «Пәйгамбәрең кем?», «Китабың нинди?» дигән сорауларны яудырырлар.

Аллаһы кушканча яшәгән кеше аларга җиңеллек белән җавап кайтарыр, һәм аңа җәннәттәге урыны күрсәтелер. Җирләгәндә кешене Кыйблага каратып яткызуның сәбәбе дә, мәрхүмнең йөзен җәннәткә таба юнәлтү һәм җәһәннәмне күрмәсен өчен эшләнелә. Ә диннән ерак булган кеше әлеге сорауларга җавап бирә алмас һәм коточкыч акыру белән генә җавап кайтарыр.

Бу – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сынау дөньясы, шуңа да гомеребезне изгелектә, намаз-гыйбадәтләр башкарып, Раббыбызның берлеген һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) икәнлеген танып үткәрү мөһим.

«Үлгән кеше сизә, тоя, ишетә, әмма җавап кына кайтара алмый»

Җирләнгәннән соң кешегә җаны кайтарыламы?

– Җан кешенең бөтен тәненә түгел, ә бары тик күкрәгенә генә керә. Ул сизә, тоя, ишетә, әмма ул кешеләргә җавап кайтара, кычкыра, хәрәкәтләнә алмый, бары тик шул фәрештәләрнең сорауларына гына җавап бирә ала торган була.

Сорау алу тәмамлангач, кешене нәрсә көтә? Җаннар бер-берсе белән күрешә аламы?

– Сорау алу тәмамлангач, кешенең җаны җаннар тора торган җиргә җибәрелә, һәм бәрзах тормышы башлана. Кешенең җаны туганнары белән күрешә, сөйләшә дә ала. Яңа килгән җаннан туганнарының хәлләрен, тегесен-монысын сорыйлар. Хәтта кайбер җаннарның: «Ул арып килде, ял итсен инде», – дип, әйтүләре дә бирелә чыганакларда. Әмма бары тик ислам кушканча яшәүче мөселманнарга гына күрешү рөхсәт ителер.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Башка кешеләрнең рәнҗеше төшкән кешеләр җанны авыр бирәләр»

Җан бирү – ул энә күзеннән дөя чыккан кебек, диләр. Димәк, җан бирүе иманлы, намазлы кеше өчен дә бик авыр буламы?

Җан бирү һәркем өчен дә бик авыр: мөселман кешесенә дә, диндә булмаган кеше өчен дә. Әмма намаз-гыйбадәтләрен үтәп баручы кешегә, әлбәттә, җиңелрәк булачак.

Җан биргән вакытта кеше бик нык сусар, һәм шайтан, аның янына килеп, «Аллаһы Тәгаләдән һәм динеңнән ваз кичсәң, мин сиңа су бирәчәкмен» дигән мәгънәдәге сорау белән мөрәҗәгать итәр икән. Динле кеше үзенең диненнән ваз кичмәс, ә динне белмәүче диненнән ваз кичкән рәвештә Аллаһы Тәгалә каршына күчәргә мөмкин.

Гөнаһ кылып йөрүче кешенең җаны бик озак чыгар, һәм ул җәзаланып ятыр. Шулай ук туганнарының, башка кешеләрнең рәнҗеше төшкән кешеләр җанны авыр бирәләр. «Реанимациядә ятучы туганыбыз бик озак җан бирә алмыйча ятты: бу якка да, теге якка да үзгәреш юк иде. Аятьләр укыганнан соң, икенче көнне җиңеләеп китеп барды», – дип еш әйтәләр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) берәү мөрәҗәгать итеп: «Фәлән кеше якты дөньядан күчә алмыйча, азапланып тора. Ярдәм күрсәтә аласыңмы?» – ди. Пәйгамбәребез: «Аның әнисе бармы соң?» – дип сорый. «Әйе, ул башка җирлектә тормыш алып бара», – диләр аңа. «Әгәр дә үзе килә алса, минем яныма килсен, ә килә алмый икән, мин үзем аның янына барам», – ди Рәсүлебез. Ананы алып килгәч, Пәйгамбәребез: «Син улыңнан разыймы?» – дип сорый. Ана: «Разый түгел, чөнки ул мине өйдән куып чыгарды, хәтта минем тизрәк китүемне теләп, әйберләрне дә ташырга булышты. Мин аңа рәнҗедем», – ди. Пәйгамбәребез зур гына учак ягырга кушып, үлә алмый ятучы кешене үтерегез, дигән мәгънәне җиткерә. Шул вакыт әнисе андый әрнүгә түзә алмавын һәм бәхиллеген бирүен әйтә. Теге кеше шуннан соң, иман калимәләрен әйтеп, җан бирә.

Кешенең җанын Газраил фәрештә ала. Ә бер мизгелдә меңәрләгән кеше үлү очракларында, мәсәлән, атом бомбасы шартлаганда, ул барлык кешеләрнең җанын ничек алып өлгерә соң?

Безнең арабызда бик күп фәрештәләр бар, һәм алар ут тизлегендә хәрәкәт итәләр. Секунд саен фәрештәләр бакыйлыкка күчүче кешеләрнең җаннарын алырга өлгерә, чөнки бу – аларга Аллаһы Тәгалә тарафыннан йөкләтелгән вазифа. Догалар мәсьәләсендә дә шулай ук. Догалар төрле җирдә укыла, ә алар бөтен кешенең дә догаларын Аллаһы Тәгаләгә җиткерергә өлгерәләр. Җиргә һәрбер яңгыр тамчысын да бер фәрештә төшерә, һәм кире менгәндә халыкның догаларын Аллаһы Тәгаләгә җиткерәләр. Бу – аларга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән кодрәт.

Мәрхүм янында кычкырып еларга ярамый, һәм аны юып-кәфенләү эшен якыннары гына башкарырга тиеш, дигән сүзләр бүлмәдә торучы җанга авырлык китермәү өчен эшләнеләме? Әллә моның вафат булучының җанына бәйле тәэсире дә бармы?

– Әйткәнемчә, мәетнең тәненә җаны кире кайтарылганнан соң, ул барлык әйберләрне дә сизә, тоя. Шуңа күрә, мәет янында кирәкмәгән әйберләр сөйләү рөхсәт ителми, бары тик вәгазь яки мәеткә кагылышлы мәсьәләләрне генә күтәрергә ярый. Үлгән кешенең җаны елаучы кешеләрне хәтта тынычландырырга да тырыша, әмма сүз әйтә алмаганлыктан, моны аның җаны гына башкарырга омтыла.

Әмма җанны хайваннар тоя, сизә, шуңа да мәет булган җирдән аларны чыгарырга, читтә тотырга кушалар, чөнки алар куркынып чаба башларга мөмкиннәр.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Каберлеккә кергәндә, «әссәламегаләйкем, кабер әһелләре» дип әйтергә куша. «Алар сезне ишетерләр, ләкин җавап кына кайтара алмаслар», – ди ул.

«Үз-үзләренә кул салучыларны зиратка күмүне шәригатебез тыя»

Үз-үзләренә кул салучыларны зиратта күмү дөресме?

Үз-үзләренә кул салучыларны зиратка күмүне шәригатебез тыя. Ул очракта аны зиратның читенә яки коймасының тышкы ягына җирләү тиешле.

Ләкин бөтен кешене дә үз-үзенә кул салган дип уйларга ярамый: башка кешенең җәберләве яки чит кеше тарафыннан үтерелеп, үз-үзенә кул салган, дип күрсәтелергә дә мөмкин. Кешенең үз-үзенә кул салуы тәгаен исбатланса, ул кеше, әлбәттә, мөселман зиратында күмелми, әгәрдә үлем кешенең үз теләге белән эшләнелмәгән икән, андый кешеләрне зиратка күмәргә кирәк, чөнки ул башка кешенең мәҗбүриләве буенча киткән булып санала.

Кабердә гөнаһ кылучыларга нинди җазалар бирелә?

– Адәм баласы җиргә иңдерелгәннән соң, төрле сорауларга, җазаларга дучар була. Сорау алу «Раббың кем?», «Динең нинди?», «Пәйгамбәрең кем?», «Китабың нинди?» кебек сорауларга җавап бирү белән генә тукталмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «4 нәрсәне үтәгез һәм 4 нәрсәдән тыелыгыз», – диде. Беренчесе – вакытында намазларны уку, икенчесе – зәкәт түләү, өченчесе – Коръән уку, дүртенчесе – күп итеп тәсбихләр әйтү, Аллаһы Тәгаләне зикер итү. Тыелырга тиешлеләреннән: кеше алдау, хыянәт итү, сүз йөртү, тәһәрәтсез йөрү (кеше нәҗестән пакь йөрергә тиеш).

Пәйгамбәребез (с.г.в.) аеруча нәҗестән сакланырга куша: «Күпчелек кеше, бәвелдән сакланмау сәбәпле, кабер газабына ирешә», – ди. Хәтта киемгә бер тамчы бәвел тию дә кабер газабына илтергә мөмкин. Шуңа күрә, мөселман кешесе чиста, юылган, пакь киемнән йөрергә тиеш.

«Җан бер кешедән чыгып, икенче кешегә керми»

Кешенең җаны реинкарнация кичерергә мөмкинме?

Кеше үлгәннән соң, аның җаны җаннар тора торган җиргә җибәрелә, һәрбер кешенең аерым үз җаны була. Кайберәүләр кешенең җаны реинкарнация кичерә дип уйлый, әмма бу – дини яктан дөрес фикер түгел. Җан бер кешедән чыгып, икенче кешегә керми.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Аллаһ юлында булып үтерелгән кешеләр шәһит буларак китәләр»

Сугышта һәлак булучылар шәһит булып китә, диләр. Сүз дин өчен барган сугышта һәлак булучылар турында гынамы, әллә теләсә кайсы сугыш турында әйтеләме?

– Сугышның төрлесе бар. Мәсәлән, ил өчен барган сугышлар. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мөселман булган кеше үзенең Ватанын, тора торган җирен яратып, хөрмәт итеп, саклап торырга тиеш», – ди. Шуңа күрә, үзеңнең Ватаныңны сакларга дигәндә, милләтне, динне, туганнарыңны, әти-әниеңне саклау да күздә тотыла. Ватанын яклаган вакытта һәлак булучыларга Аллаһы Тәгалә үзенең ярдәмен бирә, ул кешеләр шәһит булып китә.

Шәһит булып киткән кешеләр юылмыйча, ничек якты дөньядан күчкән – шул халәттә күмелсә дә, алар Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһсыз бәндәләр кебек кабул ителә. Кайбер чыганакларда алардан сорау алынмый, җәннәткә эләгәләр, дигән фаразлар да бар.

Шәһит булып китү, дигәч, хәтта бик гөнаһлы кешенең дә җәннәткә эләгүен аңлатамы ул?

– Гөнаһлары кичерелә, дигәндә, Аллаһы Тәгалә юлында булган, аның барлыгын танып, милләтен яклаган вакытта якты дөньядан күчкән кешеләр турында сүз бара. Әгәрдә бу – динне каргап, тел-теш тидереп йөрүче кеше икән, әлбәттә, монда сорау бар.

Сораусыз җәннәткә керү, дигәндә, әлбәттә, әлеге кешенең диндә булуы, элеккеге гамәлләре һәм нинди ният белән, мәсәлән, сугышта катнашуы да исәпләнә. Бәлки аның илне саклау нияте юк, ә сугышка барып, кемнедер үтереп кайту теләге генә бардыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәрбер гамәлләрегез ниятләрегез белән кабул кылына», – ди.

Бу дөньядан күчкән һәркем үз гөнаһлары өчен җавап бирә. «Бу – игелекле кеше иде, җәннәткә керә» дип уйларга түгел, иң беренче чиратта, кеше кылган гөнаһлары өчен җавап бирәчәк.

Шәһит булып китүчеләргә тагын кемнәр керә?

– Аллаһ юлында булып үтерелгән кешеләр, гаепсезгә үтерелгән, йөклелек вакытында вафат булган, җимерелгән биналар астында калучылар, төрле эпидемияләрдән вафат булучылар, янгын вакытында, суга батучылар шәһит буларак китәләр. Агулы хайван тешләп, хайван зыян салу нәтиҗәсендә, гыйлем алу юлында җан бирүчеләрне дә шәһитлар рәтенә кертергә мөмкин.

«Өрәк күрү – ул шайтанның кешегә кагылуы»

Мәрткә китү очраклары элегрәк бик еш булган. Кешене тере килеш күмү турында исламда нәрсә әйтелә?

– Мәрткә китү – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сынау. Раббыбыз төрле кешене төрлечә дин юлына бастыра: кемдер авырлыклар чигә, әти-әнисен югалта яки, мәрткә китеп, теге дөньядагы тормышны «кино» форматында күрә. Ә уянганнан соң дини китапларны укып, уйланып, дин юлына баса.

Мәрткә китү – ул үлеп терелү, әмма медицина ягыннан караганда, кешенең төчкергәндә дә йөрәге туктап ала. Шуңа да Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча адәм баласы төчкергәннән соң «Әлхәмдүлилләһ» дигән сүзне әйтергә тиеш, ягъни «Аллаһка шөкер, мин исән калдым». Шулай ук йокыдан уянганнан соң да кешегә әлеге сүзләрне әйтү мөһим, чөнки йокы вакытында кешенең җаны чыгып алырга мөмкин.

Үлгән кешенең өрәге күренү нәрсә белән бәйле? Ни өчен кайбер җаннар кешеләрнең төшләренә керәләр?

– Өрәк – ул үлгән кешенең җаны кайта дигән сүз түгел. Бу – безнең халыкның эченнән килә, кайберәүләр туганнарын, якынын якты дөньядан озатканнан соң, үзенә тынычлык таба алмый. Аның турында уйлап йөри, шундый вакытта бәндәгә шайтанның кагылуы була. Шайтан, белгәнебезчә, Раббыбызның һәм Пәйгамбәребезнең кыяфәтеннән кала, барлык тере затның да кыяфәтенә керә ала. Шуңа күрә, нәрсәдер абайлау, тавышлар ишетү – ул шайтаннан.

Кайберәүләр күбәләк килүен, кош кайтып утыруын якынының җаны кайту белән бәйлиләр, әмма бу – алай түгел. Ул кошлар, хайваннар болай да бар, әмма ниндидер вакыйга булганнан соң гына, без аны нәрсә беләндер бәйлибез.

Ә төшләр 3 төрле булалар: Аллаһы Тәгаләдән, фәрештәләрдән һәм шайтаннан. Аллаһы Тәгаләдән килгән төш бик ачык, якты була, аны юрарга кирәкми, ул төштә барысы да аңлатылган була. Шайтаннан килгән төшләрдә алар бүтән кешенең кыяфәтенә кереп, кешеләрне бутыйлар. Мәсәлән, өчесе, җидесе, кырыгын үткәргән вакытта «мәрхүм әйбәт кеше дә түгел, изге юлда да йөрмәде, әмма төшемә түбәтәйләрен, ак күлмәкләрен кигән килеш, яшел чирәмнән атлап барган кыяфәттә керде, җәннәткә кергәндер инде» диләр.

Шайтан яман юлда йөрүче туганнарының урыны җәннәттә булган сыман күрсәтә, шул рәвешле, ул кешеләрне дөрес юлдан тайпылдырырга, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәмичә дә җәннәткә эләгерсез, дигән мисал буларак төшләренә керә. Шайтаннан кергән төшләр шундыйрак булыр: я ул төш бик караңгы булыр, я кеше берәр каян егылып төшәр, я берәр хайваннан сискәнеп, куркып уяныр. Мондый төшләрне күргәннән соң торып, Аллаһы Тәгаләгә зикерләр, догалар кылып, мөмкинлек булганда тәһарәт алып, 2 рәкәгать намаз укып ятсак хәерлерәк, мөмкинлек юк икән, хәтта тәһарәт алып кына ятсак та яки сул якка борылып, өч тапкыр «Әстәгъфирулла» дип әйтергә кирәк.

Өченче төр төш фәрештәләрдән була. Алардан кергән төшләр бик кыска, әмма ул төшләрне юрамыйча аңлап булмый.

Шуны дә әйтеп узасым килә, күргән төшне торганнан соң беренче күргән кешеңә сөйләргә ярамый. Социаль челтәрләрдә уянып бетмичә күргән төшләре турында сөйләргә тотыналар, әмма бу – дөрес түгел, шәригатебездә рөхсәт ителмәгән гамәл, чөнки төшне яхшы белгән һәм зыян салмаучы кешегә генә сөйләргә була. Гадәттә, балалар әти-әниләренә сөйлиләр.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында бер гаилә яши торган була. Ир-ат сату-алу эше белән шөгыльләнә. Йоклаганда хатыны төш күрә: ире бусага аша атлап чыга. Уянгач, төшне юрату өчен, Пәйгамбәребез янына килә. Пәйгамбәребез: «Ирең кем булып эшли?» – ди. Хатын: «Ул сату-алу белән шөгыльләнә, әйберләрне алып, икенче җиргә барып сата», – дип җавап кайтара. Шуннан соң Пәйгамбәребез: «Син бу төшне берәр кешегә сөйләдеңме?» – ди. Хатын беркемгә дә сөйләмәвен әйтә. Бу төшне Пәйгамбәребез: «Ирең барлык мал-товарларын сатып, баеп, исән-сау әйләнеп кайтыр», – дип, юрый. Чыннан да, ире исән-сау, мал-мөлкәтләрен сатып кайта. Ире икенче мәртәбә сату эшләре белән киткәннән соң, хатын янәдән шул ук төшне күрә. Пәйгамбәребез янына барганда, таныш хатынын очрата да аңа күргәннәрен сөйли. Таныш хатын: «Гаиләгезгә кайгы-хәсрәт килә икән, ирең исән-сау әйләнеп кайтмый», – ди. Хатын ышанмый. Пәйгамбәребез янәдән: «Син бу төшне кемгәдер сөйләдеңме?» – ди. Ул юлда очраткан хатынга сөйләве турында җиткерә. Пәйгамбәребез: «Ул хатын ничек юраган булса, шулай булыр», – ди.

Шуңа күрә, төшне беренче кеше ничек юрый, ул шулай була. Начар, яхшы, куркыныч төш булуына карамастан, Аллаһы Тәгаләдән тынычлык, бәрәкәтлелек сорап, үзебез белгән кешеләргә генә сөйләргә кирәк яки, «яхшыга булсын» дип, беркемгә дә сөйләмәскә.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Кыямәт көнендә гөнаһлылар Аллаһы Тәгалә каршына йөзләре белән җир буенча өстерәлеп килер»

Кыямәт көне җиткәннән соң, кешеләр яңадан терелер, диелә. Үлгән кешеләр кире ничек терелә соң? Җан кешенең тәненә кайтачакмы?

Кыямәт көне барлык тере затлар үлеп беткәннән соң булачак. Ул көнне барлык адәм балалары күмелгән җирләреннән кубарылып, сорау алу урынына юл алырлар. Бу – күмелгән кешегә җаны иңеп, ул җир астыннан үрмәләп чыга, дигәнне аңлатмый. Туры мәгънәдә аңларга кирәкми.

Кыямәт көнендә барлык тере затлардан да сорау алына: кешеләрдән дә, хайваннардан да. Хайваннардан хуҗаларының аларга булган мөнәсәбәте соралачак, сорау алынганнан соң, хайваннар тузанга әйләнә, ә адәм балалары җәннәт яки җәһәннәмгә кертелә. Һәрбер кеше үзе өчен үзе җавап тотачак.

Барлык җаннарга да 33 яшь булыр. Исрафил (г.в.) беренче мәртәбә сурга өргәннән соң, кешеләрнең җаннары тәннәренә кайтарылыр, икенче тапкыр сурга өргәч, яткан каберләреннән Аллаһы Тәгалә каршына ашыгырлар. Пәйгамбәребез «кешеләрнең Мәхшәр мәйданына җыелуы төрлечә булыр» дип әйткән. Кемнәрнеңдер алларыннан һәм артларыннан нур бөркелеп торыр, кемнәрдер җәяү яки атка атланып, ә кемнәрдер йөзләре белән җир буенча өстерәлеп килер, диелә.

«Кыямәт көнендә угыл атасын, ата баласын белмәс» диләр. Кешеләрнең хәле шулкадәр авыр булырмы?

– Әби-бабайлар да Кыямәт көне алдыннан «ата – улны, ана – кызны белмәс» дия торган булганнар. Ягъни бу дөньяда яшәгән вакытта ук ата-ананы хөрмәт итү бетмичә һәм ата-аналар балалары өчен борчылмаган вакыт җитмичә, Кыямәт көне башланмас. Аннан соң Кыямәт көне алдыннан хатын-кызлар киенгән кебек булсалар да, шәрә булырлар, һәркем үзе өчен генә тырышыр.

Кыямәт көнендә һәркемнең гамәлләре теркәлгән дәфтәрләр бирелер. Әгәр дә гамәл дәфтәрләре уң яктан бирелсә, кеше җәннәт әһеле булыр, сул тарафтан бирелсә – җәһәннәм әһеле булачак, дигәнне аңлата.

Кыямәт көнендә иң зур сынауларның берсе – Сират күпере аша узу. «Сират күпере кылдан нәзегрәк, кылычтан үткенрәк булыр» диелә. Шулаймы бу?

– Ул «кыл» дип аңлатыла, әмма аны безнең тормыш белән чагыштырырга кирәкми, ул теге дөньядагы тормыш күзлегеннән. Әгәрдә кеше изгелекләр кылып яшәгән, чалган корбанлыклары бар икән, Аллаһы Тәгалә аңа Сират күперен узарга ярдәмен бирә, ә явыз гамәлләр кылып яшәүчеләр өчен, Сират күперен чыгу авыр булыр, алар төшеп китәргә дә мөмкин.

Кыямәт көненнән соң җәһәннәмгә һәм җәннәткә эләгүчеләрнең бу мәңгелек хәлеме?

Адәм баласының гөнаһлары да, изгелекләре дә бар. Бу дөньядан күчкәннән соң һәркем җәһәннәмдә үзенең гөнаһлары өчен җавап бирә. Җавап биреп бетергәннән соң, җәннәткә кертелә. Әмма җәһәннәмнән чыгарылмаячак затлар да бар. Алар, мәсәлән, бурычлы бәндәләр. Танышыннан, белмәгән кешесеннән акча алып, кире кайтармаган бәндәгә ахирәт дөньясында кайтарылмый калган бурычларын кайтарырга боерылыр. Әмма анда акча белән кайтару мөмкинлеге булмаганлыктан, кеше үзенең изгелекләрен бирер, әгәр дә изгелекләре белән дә кайтарып бетерә алмаса бурычын, бурычы булган кешеләрнең гөнаһларын үз өстенә алыр. Аңа иң зур һәм авыр гөнаһлар тапшырылыр. Мәсәлән, кеше үтерү.

Фото: © Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100