Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анорексия белән авыру тарихым: «Яшүсмер чагымда көчле дарулар эчә-эчә ябыктым»

Мин КФУның журналистика белгечлегендә дүртенче курста укыйм. Шимбә көнне лекция вакытында аудиторияне барлыйм: җитмештән артык студент утырган. Бөтенесен йөзгә-биткә истә калдырырлык та түгел. Әмма арада бер кыз бөтенесеннән дә аерылып тора...

news_top_970_100
Анорексия белән авыру тарихым: «Яшүсмер чагымда көчле дарулар эчә-эчә ябыктым»
pixabay.com/ru

Ул кызның ябыклыгын күреп шаккаттым. Кыяфәте бөтенләй ашамый торган кешенеке кебек. Өстәлендә — ноутбук, дәфтәр, ручка һәм су. Су белән генә туклана микән әллә бу, дигән фикер дә туды. Шуны сиздем: ул һәр лекция вакытында бәдрәфкә чыга. Шулай итеп, бу кызны ныклап күзәтә башладым. Чөнки аның проблемасы миңа яхшы таныш иде, кайчандыр үзем дә кирәгеннән артык зифа булудан интектем…

Классташларым якты йөз күрсәтмәделәр

Ябыгу турында 4 класста ук уйлый башладым, чөнки тазалыгым аркасында танышлар тарафыннан күп кыерсытуларга дучар булдым. Нинди генә әшәке сүзләр ишетергә туры килмәде! Икенче иягем чыгып торганга күрә, «бака» дигән кушамат тактылар. Ә беркөнне мин ошатып йөргән егет:

— Әдәбиятта Лев Толстойның биографиясен үттек, сине дә Ралина Толстая дип йөртергә микән? - диде.

Бу сүзләр йөрәкне урталай бүлде. Таза булуым аркасында минем белән кызлар да аралашмады. Алар белән уйныйсым килеп артларыннан йөргәнгә күрә, миңа икече кушамат тактылар - Койрык. Бөтенесе хәтердә дә түгел, әмма рәнҗеткәннәре һәрчак исемдә...

Минем проблемаларымнан укытучылар да хәбәрдар булды. Минем белән беркем дә дус булмаганы көн кебек ачык иде. Шунда татар теле укытучысы Мөнирә апа:

— Борчылма, шыксыз каз бәбкәсе гүзәл аакошка әйләнер әле. Вакытың җитмәгән, — диде.

Класс җитәкчем Люция апа минем елап утырганымны күргәч, үзе янына чакырып алды.

— Менә, Ралина, сиңа кыршау. Өеңә кайт та әйләндер.

Бу кыршауга мин бик тә сөенем. Көн саен ашаганнан соң да, йокыдан уянганнан соң да әйләндердем. Бүген дә әле ул бәрәкәтле кыршау өйдә ята. Баксаң, дистә ел вакыт узган.

Әлбәттә, кыршау белән генә чикләнеп калмадым...

Дару эчеп ябыгырга тотындым

15 яшемдә ябыгу белән мавыга башладым. Ябыккан саен миндә ләззәт уяна башлады. Миңа һаман саен килограммнарымны югалтырга кирәк иде. Көн саен тизрәк. Ашаган ризыгымны киметтем, каһвәне дә башта шикәрсез, аннары сөтсез эчә башладым. Ипи генә түгел, әни пешергән кабартмаларны ашамас булдым. Соңрак: «Бәрәңгедә крахмал бар», - дип, аннан да баш тарттым.

Беркөнне мин инстаграмда ябыгырга теләүчеләр төркеменә тап булдым. Ул аккаунт ябык форматта иде. Теләсәкемнең заявкасын кабул итмиләр. Шунда бер анорексия белән авырган кыз үзенең көндәлек тормышын яктыртып барды. Нәрсә ашаганын, эчкәнен, кайсы диетада утырганын күрсәтте. «ДО һәм ПОСЛЕ» дигән коллажлар ясап, фигурасын төшереп кертте. Бу аның язылучыларын илһамландырды. Мине бигрәк тә.

Көннәрдән бер көнне ул кыз пост язды. «Бүген бик күп ашадым, хәтта сулый да алмыйм. Бисокодил белән фуросемид эчмичә булмас, ахры». Гугл күрсәтүенчә, бу — көчле препаратлар. Берсе — алты сәгать эчендә эчне җибәрә, икенчесе — кечкенә йомыш белән бәдрәфкә чыгара. Фуросемидны даруханәләрдән алу бик авыр, табиблар рецептсыз җибәрмиләр. Әмма кайберләреннән: «Дәү әнинең бөере загыйф, аңа кирәк», - дип алган очраклар булды. Бу төркемне мин хәзер секта белән бер рәткә куям. Инстаграмдагы бу кыз кечкенә кызчыкларга мондый көчле даруларның әһәмиятен сөйләп, аларны мактап, ябыгуга җиңел юл дип, реклама белән шөгыльләнде. Күпме кеше зыян күргәнен күз алдына китерергә дә мөмкин түгел.

Бу дарулар белән үземне бер елдан артык агулаганмындыр. Дәрестә башлар әйләнеп, калтырап утырганымны хәтерлим. Әти-әни, дуслар, танышлар — берсе дә бу хакта белмәде.

Бу дарулар белән үземне бер елдан артык агулаганмындыр. Дәрестә башлар әйләнеп, калтырап утырганымны хәтерлим. Әти-әни, дуслар, танышлар — берсе дә бу хакта белмәде.

   Анорексияне дусларыма да йоктырдым

Мин ябыктым. Начар юл белән, әмма хыялланганча - шыкыр сөяккә калдым. Шуның өстенә, күз асты кара янып торды, кәеф бервакытта да булмады, мине психландыру да җиңел иде.

Бу ябыгу чирен мин классташ кызларыма да йоктырдым. Алар минем ашамавымны күреп, безнең сыйныфта ярыш башланды. Кем ашханәдә азрак ашый, кемнең итәге биленә сыланып тормый, кем кечерәк үлчәмле ыштан кия... Дус кыз бөтенләй ашамас булып, миннән дә катырак ябыгып китте. Әти-әнисе моны белеп, безнең араларны өзде. Буген дә без аның белән аралашмыйбыз. Моңа мин бик үкенәм. 

Классташ егетләр безнең өчен кайгырмады. Алар арасында да көрәш бара бит. Кызларны җилкәләренә күтәреп сала алсалар, димәк, алар көчле. Ә кызлар егетләрнең аларны җиңел генә күтәрә алганнарына бик сөенделәр. Әйтерсең, алар балериналар!

Мин моның белән артык мавыгып, анорексия белән авыру дәрәҗәсенә җиттем. Җәмгыятьнең шул вакытта миңа карата ничек кырыс булганын белсәгез! Класс җитәкчем: «Пусть говорят» тапшыруында ябыгуның зыяны турында күрсәтәләр, кызыгыз шуны карасын әле», — дип әти-әнигә шалтырата иде. Әти минем өчен бигрәк тә борчылды. Кечкенә чагымдагы фотоны тотып килеп, «Кара әле, нинди түгәрәк йөзле булгансың! Кайда синең ул чагың, нишләттең син үзеңне?» — дип әйтә иде. Ә мин ач күзләремне түгәрәкләндереп карап торудан башка бер сүз дә дәшми идем. Көн саен башымда бер уй бөтерелә: «Ничек бүген артыгын ашамаска, ничек калорияләр нормасына сыешырга?» Үз-үземне тотышым тәмам чиргә әйләнде. Мәктәпкә ел саен табиблар килеп, авырлыгымны, буемны үлчәп китәләр иде. Хәтерлим, берсендә мин үлчәүдә азрак саннар күренсен өчен, гамажымны да салган идем. Авырлыгым 43 кг иде.

Ул вакытта миңа классташ кызларым да көнләшеп карыйлар сыман тоелды. Яшүсмер кызчыклар: «Ябыграк булган саен егетләр күбрәк карый», — дип уйлый бит иде. 

Ярыштан ун килограммга тазарып кайттым

Миңа уналты яшь тулды. Шашка уены буенча ярышка җыенган мәл. Матур яңа киемнәрне киеп карап, көзгегә еш карана башлаган вакытым. Кара итәгемне, бюстгалтер кидем. Артымны-алдымны карандым. Минем каршыда «шырпы» басып тора иде. Карарлык җирем дә юк. Итәгемне әйләндереп йөртә ала идем. Үлчәмнәрем дә, формаларым да юк. Шыр сөяккә эт тә ташланмый. Егетләр инде мондый кешегә карамый... Башыма килгән шушы уйлар минем принципларымны җимерде. Миңа мул күкрәкләр, формалар кирәк була башлады. Шул ук көнне ничек кухняга чыгып, әни пешергән бәрәңге боламыгы белән котлетны ашаганымны әле дә хәтерлим.

Минем каршыда «шырпы» басып тора иде. Карарлык җирем дә юк. Итәгемне әйләндереп йөртә ала идем. Башыма килгән шушы уйлар минем принципларымны җимерде.

Аннары мин туктый алмадым. Бәрәңге артыннан рационга сөтле каһвәләр, кәнфитләр керде. Ашадым да ашадым. Шашка ярышында да швед өстәле иде. Ул теләсә нинди күләмдә төрле ризыклар ашарга ярый дигән сүз.

Шашка ярышыннан мин ун килограмга тазарып кайттым! Бу вакыйганы бөтен мәктәп сөйләде. Һәр кешенең авызыннан: «Ралина ничек тазарган?» - дип сүзләр чыкты. Әмма мин инде үскән идем, аларның гайбәте миңа берничек тә тәэсир итмәде. Шул рәвешле мин бу упкыннан чыктым. Миңа бернинди психолог киңәшләре дә, әти-әни кайгыртулары да, дуслар сүзләре дә булышмады. Мин барысына да үзем килдем. Баштагы программа 180 градуска үзгәрде дә куйды. Бәлки, яшь бару сәбәпле, бераз акыл кергәндер, белмим.

Анорексия һәм булимия - аерма нидә?

Ярар, ул чаклар артта калды, университеттагы теге кызга әйләнеп кайтыйк… Бер көнне тәнәфес вакытында аның «Макдоналдс»тан алынган гамбургерлар ашап утыруын күрдем. Берьюлы өчне! Хәтта егет кеше дә аның кадәр ашый алмыйдыр… Шырпы кадәр генә кызның шулай тукланганына карап, шаккатып утырдым.

Шуннан соң лекция башланды, теге кыз тагын бәдрәфкә чыгып китте. Ничек шулай туры килгәндер, әмма миңа да чыгарга кирәк иде. Бәдрәфтә сәер тавышлар ишетеп алдым. Бу тавышлар миңа бик таныш иде. Аңлап алдым — ул коса. Бая тәмләп ашаган гамбургерларга канга сеңәргә ирек бирми, кире чыгара. Бу анорексия гына түгел инде, җәмәгать, әлеге галәмәт башка төшенчәгә ия. Бу — булимия.

Булимия — кешенең туклану рәвешенең психик дәрәҗәдә бозылуы. Ул ашаганда ризыкның тәмен дә, тамагы туйганын да сизми башлый. Моннан соң кешене намусы борчый, ул үзен ашаган өчен битәрли һәм гаепләргә тотына. Тазарудан куркып, кеше организмын чистартырга омтыла. Йә ул теге кыз кебек ике бармагын куллана, йә эчне йомшарта торган дарулар эчә.

Бу бәйлелектән чыгу, үземнән чыгып әйтәм, бик авыр. Организмның таушалганын аңламыйча да каласың. Нык ябыгу төрле авыруларга китерә. Чәч коела, тән тиресе картая, имуннитет какшый, башлар әйләнә һәм хатын-кыз күремен югалта. Ә ул бала таба алмауга китерә. Минем андый кызлар белән аралашканым да булды.

— Миңа киләчәктә балалар кирәкми. Нәрсәгә борчылырга?! — дип, агрессив рәвештә җавап кайтаралар иде.

Алар өчен төп максат — тәнендә бер грамм май булмау. Көзгедән ябык гәүдәләрен күреп, алар шатлана гына түгел, ә ләззәт ала.

Минем уйлавымча, кызларны бу адымга социаль челтәрләр, модель фотолары яки бала чагында «син таза» дип көлеп йөргән танышлары этәрә. Яисә кешенең бик зур стресс кичергән булуы мөмкин. 

…Ә теге ябык кыз, эшен эшләп, аудиториягә берни булмагандай кереп утырды. Өстәлдәге суын бер сулышта эчеп бетереп, озын бармаклары белән билен тотып карый башлады. Әйтерсең лә, биш минут эчендә ашаган ризыгың майга әйләнеп, билеңә утыра. Тотып, «Нишлисең соң син!» — дип селкисем килде аны. Булышасым килде…

Белгечләр фикере

Айгөл Хәсәнова, психотерпевт һәм психолог:

Әгәр кешенең тормышында стресслар була икән, ул май катламын җыеп, тирә-юньнәндәге проблемалардан шул рәвешле кача. Баланың әти-әнисеннән тиешенчә мәхәббәт тоймау да авырлык җыюга китерә. Ябыгу белән дә шул ук процесс. Кирәгеннән күбрәк ябыгу үз-үзеңне яратмауны аңлата.

Тимур Щекин, Казанның «Ибис» медицина үзәге психиатры:

Анорексия белән булимияне дәвалау методикасы турыдан-туры чирнең авырлыгына, стадиясенә бәйле. Башлангыч этапларда психотерапия курсы белән генә чикләнергә мөмкин. Катлаулырак очракта терапевт, эндокринолог, психиатр һәм реабилитологның ярдәме кирәк. Авыруның сәбәбе — кешенең үзенең тышкы кыяфәте белән канәгатьләнмәүдән башлап, эндоген депрессиягә (шизофрения) кадәр булуы ихтимал.

Әлеге чирдән мөстәкыйль рәвештә дәвалану яңа проблемалар һәм еш кына авыруның яңа симптомнары кушылуга китерә. Шуңа күрә вакытында белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге диагнозны хатын-кызларда гына түгел, хәтта ир-атларда да күзәтергә мөмкин. Тик статистика буенча, хатын-кызлар бу чир белән ешрак авырый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100