news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнисен югалткан җырчы Лилия Гыйматдинова: «Бәбием» дип эндәшкәнеңне сагынам»

news_top
Әнисен югалткан җырчы Лилия Гыйматдинова: «Бәбием» дип эндәшкәнеңне сагынам»
Лилия Гыйматдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Лилия Гыйматдинованың әнисе Дилбәр ханым озак авырудан соң вафат булган иде. Җырчы туган көнендә әнисен юксынып яза. 

«Әниемә бүген 64 яшь тулыр иде. Яратабыз, сагынабыз сине, әнием. Гомерләр үтә. Төшемә бик сирәк керәсең. «Бәбием» дип эндәшкәнеңне сагынам… Яратам сине, әнием. Урының оҗмахта булсын», – дигән Лилия. 

«Рухы шат булсын Дилбәр апаның», «Гомер яшәсеннәр иде дә бит әниләр. Юк шул…», «Авылдашым, күршем. Урыны оҗмах түрләрендә булсын», «Нык көчле, белемле остаз иде Дилбәр Васил кызы. Урыны, һичшиксез, оҗмахта аның. Күпме баланы ана телендә сөйләшергә өйрәтте, татар телен үстерүгә күпме өлеш кертте. Тыныч йокласын», – дип комментарийлар калдырганнар Лилиянең посты янында. 

Лилия Гыйматдинова җылы сүзләре өчен дусларына рәхмәт белдергән.

 

Фото: © Лилия Гыйматдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 март 2023
    Исемсез
    нэрсэгэ Лилия сиськаларынны селикон белэн тутырдын ?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар