news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лилия Гыйматдинованың әнисе үлгән: «1 ел һәм 2 ай куркыныч чир белән көрәштек»

Шушы көннәрдә җырчы Лилия Гыйматдинова әнисен югалтты.

news_top
Җырчы Лилия Гыйматдинованың әнисе үлгән: «1 ел һәм 2 ай куркыныч чир белән көрәштек»
Лилия Гыйматдинованың Инстаграм аккаунтыннан

«Авыр минутларда терәк булганнарга рәхмәт әйтәсем килә. Автомат рәвештә гади эшләр белән мәшгуль булып, әнинең юклыгын аңларга тырышам. Әниемне төштә күрдем. Ул бик матур, озын күлмәктә, елмая иде.

1 ел һәм 2 ай куркыныч чир белән көрәштек. «Иң күбе 3 ай вакыт калган, бу авыруның бик агрессив төре, саклап калу мөмкин түгел», — дип әйттеләр. Бөтен ишекләргә дә шакып карадык. Мәскәү, Петербург, чит илләр. Тик берәүнең дә әлеге диагноз белән кабул итәсе килмәде. Якын кешеңне саклап калып булмаячагын белү бик авыр. Әниләрегезне яратыгыз!» — дип сыкранып язган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар