Башкорстанның Тәтешле районында җырчы Хәния Фәрхигә һәйкәл куелуы турында язган идек. Җырчы сандугачның бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина әниләре Фәния апаны кызының һәйкәлен күрсәтергә алып килгән.
«Газиз әниемә кояшымның һәйкәлен күрү бүген генә насыйп булды. Әй, Ходаем, никадәр сабырлык, көч кирәк, әнием, синең кебек изге күңелле, мәрхәмәтле булырга, кайгы-хәсрәтләрне күтәрергә. «Инде, кызым, мәңгелек йортта гына күрешербез. Балакаем, кояшта бик эсседер сиңа басып торырга», - дип күз яшьләре түкте газизем. Бу араларда бирештең шул әле, газизем. Хәерлегә генә булсын инде, хәерлегә генә...» – дип язган Фирүзә Ибәтуллина.