Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада БТР куып киткән Фәниснең һәлак булына әнисе ышанмый: «Улым, шалтырат әле...»

news_top_970_100
Украинада БТР куып киткән Фәниснең һәлак булына әнисе ышанмый: «Улым, шалтырат әле...»
https://vk.com/id570874795

Украинада БТР куып алып киткән, бик күп батырлыклар кылган Тәтешле егете Фәнис Хөсәенов һәлак булган, дип язган идек.

Әлеге хәбәрне безгә Тәтешле районы Яңа Кайпан авылы да кергән Булкайпан авыл җирлеге башлыгы Флюр Зиннәтуллин раслады. Тик Фәниснең әнисе Фәридә ханым Хөсәенова гына әлеге сүзләргә ышанырга теләми. Ана йөрәге баласының исән булуына өметен өзми. Фәридә апа үзенең социаль челтәрләренә дә һәр ананы елатырлык шигырь урнаштырган.

Күңелемнең моңсу чагы,

Улым, шалтырат әле.

Матур хәбәрләрең белән

Сагышны тарат әле.

Сезне уйлап торган мәлем,

Ниләр эшлисез икән?

Сез дә шулай минем кебек

Мине уйлыйсыз микән?

«Әни, син чирләмә», – диеп

Әйткән сүзләрегезне

Күңелемдә йөртәмен,

Сез шуны беләсезме?

Шалтырат әле, улым, син,

Тагын шулай кабатла.

Көнем җырлап кына бара,

Йөзем балкый азакта.

Улым, шалтырат әле…

«Мин ышанмыйм!» – дип язган Фәридә апа…

Фәридә апа «Интертат»ка: «Фәнис – минем бөтен ышанычым инде ул», – дип сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100