Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе Иркәнең яңа клибында төшкән: «Мин монда иң матуры»

news_top_970_100
Әнисе Иркәнең яңа клибында төшкән: «Мин монда иң матуры»
видеодан скриншот

Иркәнең «Бер кайтасы иде туган якка» җырына туган яклары Аксубай районының Яңа Ибрай авылында төшергән клибы чыкты. Әлеге клипта җырчының әнисе, кызы Әминә, барлык туганнары һәм авыл халкы төшкән. Клипның идеясен Иркәнең өлкән кызы Айсылу тәкъдим иткән.

Иркә «Интертат»ка әлеге клипның нәкъ менә шушы җанга якын кешеләре белән, туган нигезендә төшерелгәнгә аеруча кадерле булуын сөйләде.

«20 елга якын эстрадада булып, беренче тапкыр туган авылымда клип төшердек. Нигә моңа кадәр бу хакта уйлаганым булмагандыр. Көне дә матур туры килде, Артурның да монда вакыты иде. Аллаһы Тәгалә дә бөтен нәрсәгә җаен чыгарып кына торды.

Авылыбыздагы балаларга сокланып, шаккатып килдем. Барысы да шундый үткен, матурлар, «шартлап торган егетләр» диләр андый егетләр турында безнең авылда.

Авылга кайтып, Айсылу белән кастинг ясадык, абыйларыма охшаганрак малайларны сайлап алырга туры килде. Минем кечкенә чагымны кызым Әминә уйнады бит инде. Балалар белән эшләве җиңел түгел, әлбәттә. Әминә дә, әле беренче генә тапкыр клипта төшүе булгач, кайбер нәрсәләргә аптырап калды. Җәй буе авылда торса да, үзебезнең эре терлекләр булмагач, фермага кергәч «фу» диебрәк борын җыерып тора. «Кара әле син моны, гел шәһәр кызы булып беткән», – дип көлештек инде аннан. Аннан соң сценарий буенча барганда: «Сез нигә миңа ул малайны тагасыз, мәхәббәт уйнарга кушасыз, мин бит аны яратмыйм», – дигән булды. Тагын бер малайдан кайсыдыр нәрсәгәдер көлгән дә, анысы елый башлады. Әнә шундый ихлас эмоцияләрен күрдек балаларның. Кич белән учакта купатлар кыздырып, көндез ашлар пешереп ашатып, үзенчә бер балачак бәйрәме дә ясадык аларга, мәш килдек, кыскасы.

Клипта әниемнең дә төшүе икеләтә куанычлы булды. Әниебезгә быел 70 яшь тулды. 17 сентябрь көнне клипны төшердек, соңыннан авылда калып, 18е көнне барыбыз бергә әнине юбилее белән котладык. Түгәрәк дата булгач, минем бу туган көнне берәр кафеда, тамадалар белән зурлап үткәрәсем килгән иде. «Кызым, әтиең дә юк, дөньясы да тыныч түгел. Алай итеп зурдан купмагыз, бергәләшеп утырыйк та, мин үзем әбиләр җыеп кына укытырмын», – дип, әниебез каршы төште.

Клип төшерер алдыннан да борчылды, әлбәттә. Кичтән шикәре күтәрелеп алды. Чөнки өй тулы кеше иде, аларны кунак итәргә дә кирәк бит. Клипта да тырышып уйнады. «Әни, әбинеке кебек образ кирәк», – дигәч, әни, башка вакытта алай япмаса да, ап-ак яулыкны нәкъ әбиемнеке кебек итеп бәйләп куйды. Гел әбиемә охшап калды.

Тыйнак кеше булса да, әни шаяртырга бик ярата. Клип чыкканнан соң әйләндерә дә карый, әйләндерә дә карый инде шуны, җаныем. «Мин бу клипта иң матуры инде», – дип көлеп тә куя.

Абыйларым да бик җитди карадылар инде бу клипта төшүгә. Алар бит иҗаттан бик ерак кешеләр. «Җиңел күренә генә, бер клип төшерү өчен дә күпме түземлек кирәк икән», – дип шаккаттылар.

Күңелдә бер төер генә калды – ул да булса, әтиебезнең арабызда юклыгы. Әмма ул безне күкләрдән карап, сөенеп торгандыр, дип ышанам инде.

Авыл халкына зур рәхмәтләрем. Барысы да рольләрен җиренә җиткереп башкардылар. Гармунда уйнаучы абыйларга хәтле борчылды «клипта төшәбез» дип, кыска кадрда гына кереп алсалар да.

Башта авылдашларым клипны төшергәнне, аннан чыкканын көтеп торды. «Очраган бер кеше кайчан чыгачагын сорый иде», – ди әни. Бу клип дөнья күрүнең авыл халкы өчен аеруча сөенечле булуын аңладым. Авылдашларымнан бик күп мактау сүзләре дә килде. Мин үзем авылдан 16 ел элек чыгып киткән кеше бит инде. Кайтканда да озакка кайтмыйбыз. Әлеге съемкалар мине, һичшиксез, туган авылыма якынайтты, һәр кеше белән аралашып, сөйләшеп, үзенчә бер рәхәтлек алып килдек», – дип сөйләде Иркә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100