Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җанисәп могҗизалары: Башкортстанда татарлар саны 30 ел буе ничек кимегән?

1979-2010 елларда Башкортстанның татар районнарында башкортлар файдасына татарлар саны шаккаткыч кимегән. Төгәл саннар Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оештырган конференциядә мәгълүм булды.

news_top_970_100
Җанисәп могҗизалары: Башкортстанда татарлар саны 30 ел буе ничек кимегән?
Владимир Васильев

Узган атнада Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оештырган чираттагы фәнни конференциядә шактый кызыклы мәгълүматка тап булдым. Уфаның Раил Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институты аспиранты Комил Сираҗетдинов Башкортстанның татар районнары буенча 1979-2010 еллардагы җанисәп материалларына нигезләнеп язылган доклад укыды. Укыды дим, чөнки аны аспирантның фәнни җитәкчесе, телгә алынган институт профессоры, тарих фәннәре докторы Фаил Сафин әзерләгән. Галим үзе конференциягә килә алмады. Докладта 4 җанисәп кампаниясе барышындагы рәсми саннарның «могҗизалы рәвештә сикереп уйнаганы» күренә. Аны тыңлаганда, Американың күренекле язучысы Марк Твенның «Ялганның өч төре бар – ялган, оятсыз ялган һәм статистика» дигән канатлы сүзләре искә төште.

Комил Сираҗетдинов

Фото: © Абдул Фархан

Галимнең анализы көчле. Ул Башкортстанда барган татарларны башкортлаштыру сәясәтен берничә район мисалында күрсәтә. Бу турыда күп сөйләсәләр дә, рәсми саннар белән китерелгән дәлилләрне моңарчы күргән юк иде. Комил Сираҗетдинов автор исеменнән докладны халыкка чыгармауны сорады, тик конференциягә журналист буларак чакырылгач, кызыклы мәгълүматны яшереп кала алмадык.

P.S. «Россия авылының тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм үстерү» дип аталган илкүләм конференциядә төрле төбәкләрдән тарихчы галимнәр, архелоглар, этнографлар һәм башка белгечләр катнашты.

Фото: © Абдул Фархан

Игътибарыгызга рус телендә яңгыраган докладның татар теленә тәрҗемәсен тәкъдим итәбез.

Бакалы районы

2002 елда Бакалы районында башкортлар саны 1989 ел белән чагыштырганда 3560 кешегә арткан, ә татарлар 3383кә кимегән. 2010 елгы җанисәптә башкортлар саны, киресенчә, 1312 кешегә кимегән (халыкның 17,3 процентын тәшкил иткән), ә татарларның өлеше пропорциональ рәвештә арткан.

Бакалы районында «башкорт» дип язылучыларның туган телләре милләт теленә тәңгәл килми. Бакалы районында 1979 елда «башкорт» дип язылган 6829 кешенең бары тик 415е генә, ягъни 6,1 проценты, туган телен «башкорт теле» дип билгеләгән. 1989 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, «башкорт» дип язылган 2716 кешенең 244е, ягъни 8,9 проценты, туган телен «башкорт теле» дип, ә 2441 кеше, ягъни 89,9 проценты, «татар теле» дип таныган.

2002 елда 6276 «башкорт» дип язылучыларның 629ы, ягъни 10 проценты, туган телен «башкорт теле» дип күрсәткән, ә 5516 кеше татар телен билгеләгән. Икенче төрле әйткәндә, 2002 елда Бакалы районында «башкорт» дип язылучыларның 87,9 проценты татар телле булган.

1989 елда Бакалы районы татарлары арасында туган телен «татар теле» дип күрсәтүчеләр 1979 ел белән чагыштырганда 0,4 процентка арткан. Дөрес, 2002 елда бу күрсәткеч 2,6 процентка кимегән. Ул елларда татарлар арасында татар теленең рус теле файдасына кысылуы, Бакалы районында гына түгел, ә бөтен республика буенча күзәтелә. 2002 елда татарларның 94,9 проценты туган телЕ буларак татар телен сайлаган.

2010 елгы җанисәптә Бакалы районында «башкорт» дип язылган 4964 кешенең 73 проценты туган телЕ буларак татар телен билгеләгән. Икенче төрле әйткәндә, милли тәңгәллек буенча төрле манипуляцияләр булуына карамастан, Бакалы районында татар телле халык саны тотрыклы булып кала бирә.

Балтач районы

Республиканың шулай ук төньяк-көнбатышында урнашкан Балтач районында 2002 елда башкортлар саны 1989 ел белән чагыштырганда 11797 кешегә, ягъни 3,1 тапкыр арттырылган, ә татарлар саны 11092 кешегә – 4 тапкырга – киметелгән. 1989 елда Балтач районында татарларның өлеше 59,2 процент тәшкил иткән булса, 2002 елда нибары 14,7 процентка калган.

2010 елгы җанисәп татарларның саны 6700гә, ягъни 2 тапкырга, артуын күрсәтә. Рәсми саннар буенча, ул елда татарлар халыкның 31,2 процентын тәшкил иткән.

2010 елда «башкорт» дип язылган 10962 кешенең 7819ы, ягъни 71,3 проценты, туган тел буларак татар телен таныган. Татар булып язылган 6701 кешенең 6613е, ягъни 98,7 проценты, туган теле дип татар телен атаган. «Татар» дип язылганнар арасыннан бары тик 4 кеше генә туган теле буларак башкорт телен, ә 54 кеше – рус телен таныган. Шулай итеп, Балтач районының абсолют күпчелеге татар телле булып тора.

Борай районы

Борай районында 2002 елда башкортлар саны 11307 кешегә, ягъни 2 тапкырга арткан. Татарлар 12413 кешегә – 5,6 тапкырга – кимегән. 1989 елда Борай районы халкы структурасында татарларның өлеше 50,8 процент булса, 2002 елда ул 9,5 процентка кадәр киметелгән. 2010 елда башкортларның 5 меңгә кимүе, ә татарларның 2 тапкырга артуы күзәтелә (автор искәрмәсе: алдагы җанисәптә татарларның 5,6 тапкырга киметелүен исәпкә алсак, 2010 елда татарлар саны элеккеге күрсәткечкә кайта алмаган). Башкорт булып язылган 17401 кешенең 15695е, ягъни 90,2 проценты, туган телен «татар теле» дип күрсәткән.

Кушнаренко һәм Благовар районнары

Кушнаренко районында 2002 елда башкортлар санының шаккаткыч артуы күзәтелә. Башкорт булып язылучылар саны 11121 кешегә – 8 тапкырга арткан. Благовар районында 1989 елда башкортлар саны 1899 булса, 2002 елда 12472 кешегә җиткән – 6,6 тапкырга арткан. Татарлар саны Кушнаренко районында 10591 кешегә, ә Благовар районында 8565 кешегә кимегән. 2010 елда кире тенденция – татарларның артуы һәм башкортларның берникадәр кимүе күзәтелә.

Туймазы, Чакмагыш, Шаран, Ярмәкәй, Илеш районнары

2002 елда башкортларның Туймазы районында – 8927 кешегә, Чакмагыш районында – 5338 кешегә, Шаран районында – 6089 кешегә, Ярмәкәй районында – 6371 кешегә, Илеш районында – 6271 кешегә артуы күзәтелә.

Шул ук вакытта татарлар саны Туймазы районында – 8871 кешегә, Чакмагышта – 5685 кешегә, Шаранда – 5485 кешегә, Ярмәкәйдә – 6078 кешегә, Илештә – 6049 кешегә кимегән (автор искәрмәсе: санап үтелгән районнарда башкортлар саны никадәр арткан булса, татарлар саны якынча шулкадәр кимегән). 2010 елда аларда кире тенденция – татарларның артуы, башкортларның кимүе – күзәтелә.

Илеш районында 1989 елда башкорт булып язылганнарның 96,4 проценты туган телен «татар теле» дип күрсәткән, ә 2002 елда – 91,3 проценты. Башкорт булып язылганнарның 3,3 проценты гына башкорт телен сайлаган.

«Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче халыкның телен башкорт теле буларак карау мөмкин түгел»

Рафаил Сафин белән Р.Г. Сибгатов тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр бу төбәктә яшәүче җирле халыкның сөйләм теле башкорт теленә күчүен күрсәтми. Бу районнарда яшәүчеләр 30 ел элек тә, 90 ел элек тә ничек сөйләшкән булсалар, шулай сөйләшүләрен дәвам итәләр. Моның шулай икәне 1926 елгы җанисәптә һәм 30нчы елларда шушы районнарда үткәрелгән лингвистик тикшеренүләрдә теркәлгән. Кайбер галимнәр тарафыннан әлеге төбәк халкының телен төньяк-көнбатыш диалекты дип тану акланмаган.

Танылган башкорт лингвистлары Юлдашев һәм Бикбаев фикеренчә, әлеге сөйләшүне башкорт теле системасына кертеп булмый. Башкортстанның көнбатышында һәм төньяк-көнбатышында яшәүче халыкның телен тарихи яктан да, юридик яктан да башкорт теле буларак карау мөмкин түгел. Кайбер теоретиклар фикеренчә, этнос һәм аның теле бер үк вакытта формалаша.

Танылган башкорт тарихчысы, милли мөнәсәбәтләр буенча теоретик Юлдашбаев «башкортларның милләт булып берләшү процессында башкорт теле ике диалекттан – юрматы һәм кувакан диалектларыннан үсеш алган» дип раслый. Шул ук вакытта ул «көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш Башкортстан халкының теле башкорт теле түгел, ә татар теле» дип күптән ассызыклаган.

Аскын районында 1979 елдан 2002 елга кадәр туган телен «башкорт теле» дип танучылар санының гаҗәеп артуы күзәтелә. 1979 елгы җанисәптә «башкорт» булып язылучыларның 5,1 проценты гына башкорт телен туган тел дип таныган булса, 1989 елда бу күрсәткеч – 41 процентка кадәр, ә 2002 елда – 83,9 процентка кадәр арткан. Мондый үзгәреш Аскын районы белән беррәттән Тәтешле районында гына күзәтелә. Бу парадоксаль күренеш фәнни нигезләүгә һәм аңлатмаларга дучар ителми.

Аскын районында 1979 елда башкорт булып язылган 17489 кешенең 16541е, яки 94,6 проценты, туган тел буларак башкорт телен түгел, ә татар телен күрсәткән булган. 1989 елда барлык «башкортларның» 58 проценты, ягъни 8696 кеше, туган тел буларак татар телен таныган.

Шулай итеп, халык санын алу барышында булган административ манипуляцияләргә карамастан, Башкортстанда татар тәңгәллеге тотрыклы булып кала бирә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 октябрь 2022
    Исемсез
    Федераль казнадан килем ягъни акча алыр өчен башкорт туганнарга ярдәмгә типтәрләр , мишәрләр һәм бакалы керәшеннәре ярдәмгә килделәр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100