Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әниләр һәм бәбиләр» концерты үзгә форматта: «Әтиләре булмыйча, бәбиләре була алмый бит»

27 февраль көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә җырчы Лилия Муллагалиева оештырган «Әниләр һәм бәбиләр» проекты кысаларында «Гаиләм – минем байлыгым» концерты узды. Әниләр, бәбиләр һәм әтиләр концертыннан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиева «Интертат» өчен репортаж әзерләде.

news_top_970_100
«Әниләр һәм бәбиләр» концерты үзгә форматта: «Әтиләре булмыйча, бәбиләре була алмый бит»
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Республикабызда уникаль булган «Әниләр һәм бәбиләр» проектын Татарстан Республикасының атказанган артисты Лилия Муллагалиева 2016 елда оештырган. Ул вакытта 5 иҗади гаилә, бер вакытта бәби көткәннәрен белеп алып, шундый матур иҗади тандем ясарга булганнар. Бүген инде күп җырчыларның гаиләсе ишәйгән, алар барысы да тулы составта чыгыш ясады. Сәхнәдә бөтенесенә дә шөгыль табылган – кем баянда уйный, кем барабанда, кем бии, җырлый, рэп укый, балалар хәтта кулда йөреп тә шаккатырдылар.

«Чулпан» мәдәният үзәген 5 иҗади гаилә гөрләтте: Илсур Гыймадиев һәм Лилия Муллагалиева, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Зәмирә һәм Максим Куприяновлар, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар.

Ишектән килеп керүгә үк бөтен җир гөрләп тора иде: бер почмакта «Күчтәнәч» балалар журналы урын алган, алар балалар өчен китаплар, журналлар саталар. Шулай ук фойеда эпоксидлы сумаладан ясалган шамаилләр, сәгатьләр, кулдан эшләнелгән фигуралы сабыннар сатыла. Төрле мультфильм персонажларына киенгән аниматорлар балалар күңелен күрә. Аларга татлы бүләкләр дә әзерләнгән. Гомумән, бу концерттан балалар 100% канәгать булып кайтып киттеләр, дигән фикер калды, моны аларның кайбер җырлар вакытында залга җибәргән шарлар белән «атышуларын»нан, тәнәфес вакытында чабышлы уйнауларыннан, җырчыларга кушылып биюләреннән аңлап була иде.

«Без бу кичне бик тырышып, әзерләнеп көттек. Без үзебезнең җырларыбыз, сүзләребез белән күңелләрегезгә шатлык, куаныч, үзебезнең гаилә җылысын бүләк итә алсак без бик шат булырбыз» – дип җылы сәламләде тамашачыларны Зәмирә Рәҗәпова. Шуннан соң үрә басып торган балаларны «әтиләре янына кертеп җибәрик» дип, әкрен генә сәхнә артына озаттылар. «Сез инде аңлагансыздыр, бүген безнең белән балалар булгач, концерт сценарий буенча бара алмый», – дип шаяртты Гөлназ Шәрипҗанова.

Әниләр Эльвира Сафина иҗат иткән «Уң ягымда – кыз балам, Сул ягымда – ул балам» дигән, әниләр бәхете турында бик матур җыр башкардылар. Шуннан соң сүз әтиләргә күчте: «Безнең бит әле әниләр бәхете генә түгел, әтиләр дә бар. Шуңа күрә, «Әниләр һәм бәбиләр» дигәч, безнең әтиләр еш кына үпкә белдерәләр. Әтиләре дә бүген монда каршы алыгыз» – диде Зәмирә. Сәхнәгә – Илназ Баһ, Ришат Шәйхетдинов һәм Илсур Шәрипҗанов чыкты. Алар – «Әти сүзе бер була» дип җырладылар. Күмәк җырлардан соң гаиләләр аерым-аерым чыгыш ясады, әлеге марафонны беренче булып Гыймадиевлар гаиләсе башлап җибәрде.

Гыймадиевлар – «Илсур Гыймадиев һәм Лилия Муллагалиева»

Илсур Гыймадиев һәм Лилия Муллагалиева гаиләсе – әлеге бишлектә иң ишлесе. Алар бүген 4 бала тәрбияли. Олы уллары Данил инде армиядә хезмәт итсә, кече уллары Илһамга 5 кенә яшь. Илсур Гыймадиев – сәхнә кешесе түгел, бизнес белән шөгыльләнә. Шулай да ул хатыны белән дуэт җыр башкарды, күмәк чыгышларда да Илсур үзен чын артист итеп тотты. «Шундый нык үгетләргә туры килде. Ир кешене әзерләүче хатын-кызлар белә инде, чыкты бит, ә! Сәхнә артында качмаса ярый. Рәхмәт яусын Илсурга. Без, җырчылар, әзме-күпме каушасак та, инде сәхнәне үз итеп бетердек. Аның өчен сәхнәгә чыгу – ул стресс. Чыгар алдыннан: «Мин аның урынына әллә ничә «КамАЗ» печән ташыр идем, фәлән-төгән эшләр идем» дип санап китә, аның эшләре күп», – дип шаяртты Лилия Муллагалиева.

Концертта «йолдызлы» гаиләнең кызлары Ильвина да чыгыш ясады. Лилия Муллагалиева аның барабаннар белән мавыгуын сөйләде: «2022 елда «ILHAM» инструменталь ансамбле белән концерт куйган идем. Шунда кызым барабанда уйнаганнарын күреп, гашыйк булды. Шуннан соң, укытучылар, мәктәп эзли башладык. Уңышлары инде шактый, бүген беренче тапкыр сезнең каршыгызда үзе генә – «сольно» чыгыш ясый, бик каты әзерләнде. Каршы алыгыз – Ильвина Гыймадиева!» – дип тәкъдим итте ул кызын. Ильвина барабаннарда залны «дөмбердәтеп» алды.

«Мине бер генә әйбер борчый: безнең халык классик көйләрне дә шулай бәрмә уен коралында көчле, матур иттереп башкарса иде. Әле шулай чит ил көйләренә кызыга инде, яшь шундый, ләкин без әкрен генә эшлибез психологик яктан, өйдә сөйләшүләр алып барабыз, киләсе концертка үзебезнең татар көйләрен дә ишетербез, дип ышанам», – диде Лилия Муллагалиева. Шуннан соң, әниле-кызлы дуэт яңгырады. Ильвина барабаннарда гына уйнамый, бик матур җырлый да икән.

Шәйхетдиновлар – «Безнең гаилә кебек бәхетле булыгыз»

Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар гаиләсе Чаллыда яши. Бүген гаиләләрендә 2 бала – Рәсим белән Риананы үстерәләр. Алар икесе дә иҗатка тартыла, уллары Рәсим Чаллы шәһәре КВН төркемендә чыгыш ясый, ә кызлары Риана әти-әнисе кебек музыкага тартылган. Концертта ул «Гармунчыга» татар халык җырын башкарды.

«Әле ярты ел гына сәхнәдә, инде 3 конкурста 1нче лауреат яулаган кызыбыз. Ютәлләп тә тора иде, каушадылар, сәгать 2дән бирле юлда бит без, ләкин концертта үз тавышы белән җырлыйсы килде», – диде Айгөл.

Берничә дуэт башкарганнан соң: «Сезнең каршыгызга тагын тулы составта чыгабыз. Безнең гаилә кебек бәхетле булыгыз, һәммәгезне дә бәхет читләтеп үтмәсен», – диде Айгөл. Шәйхетдиновлар, бергәләп, «Бәхетле бул» җырын башкардылар. Уллары Рәсим җыр уртасында рэп та укып җибәрде.

Шәрипҗановлар – «Проектның иң яшь гаиләсе»

Шәрипҗановлар чыгышларын дуэтларында иң популяр җыр – «5 минут» белән башлап җибәрделәр. Әлеге гаиләне «иң яшь» кенә түгел, «иң энергияле» гаилә дип атасак та дөрес булыр. Гөлназның биюләре – аерым бер дөнья. «Без – проектның иң яшь гаиләсе. Монда 8 ел элек килеп эләктек. Әйдәп баручыбыз, бертуктамый бала таба торган Лилия Муллагалиева безне бер учка җыеп, шушы проектны булдырды, аңа зур рәхмәт. Сәхнәдә бер тамаша – сәхнә артында бер тамаша. Балалар булгач, хәлләрне аңлыйсыз инде» – диде Гөлназ, шаяртып.

«Монда һәрбер гаилә дә иҗади – җырлы парлар, парлы җырчылар һәммәбез дә. Без инде, парлы дуэт булгач, һәрвакыт мәхәббәтне, яратуны, хөрмәтне, сөюне беренче урынга куябыз. Шулай кулга-кул тотынышып барганда гына нәрсәгә булса да ирешергә була. Фәнис абый Яруллинның бер шигыре бар:

«Ярат!» диеп яраттырып булмый,

«Оныт!» диеп оныттырып булмый.

Янган йөрәкләрне, изү ачып,

Җилдән генә суыттырып булмый.

Очар кошны тыеп торып булмый,

Хисне учка җыеп торып булмый.

Мәхәббәтне яшереп калып булмый,

Бер чыбыктан учак ягып булмый...» – дип, тиз генә шигырь дә сөйләп куйды Илсур Шәрипҗанов.

Концертта аларның кызлары Асылбикә белән уллары Минтимер дә чыгыш ясады. Алар, икәүләшеп, «Мин сине яратам, сиңа гына җанатам!» дип җырладылар. Нәни Минтимернең сәхнәдә, «ялатам» дип, апасына кушылып, җанатып торуы концертның иң «мимимишный» урыны булгандыр.

Куприяновлар – «Балалар йөрәккә яралар салмасын»

Максим һәм Зәмирә Куприяновлар гаиләсендә дә үзгәрешләр булган. Үткән концертларда сәхнәдә олы уллары Аяз булса, хәзер ул хоккейда, аның урынына – нәни Камилә. Уртанчы абыйсы Данил Юрий Шатуновның «Детство» җырын башкарганда, ул да ярдәмгә чыкты.

«Гомер үтә, безнең яңа гына туган, 2016 елгы балаларыбыз инде мәктәпләргә укырга керделәр. Инде үзләренең талантларын күрсәтәләр, үсәбез. Беренче концертлардан артып та киттек, без хәзер 5әү. Олы улыбыз, Аязыбыз, бүген безнең белән түгел, әлеге минутларда ул бозда. Профессиональ рәвештә хоккей белән шөгыльләнә, бүген Түбән Каманың «Нефтехимик» командасында капкачы булып уйный. Аның өчен бәхет шул инде, безгә сәхнә булса, аңа – боз. Иң мөһиме, исән-сау гына булсыннар һәрберебезнең дә балаларыбыз. Балалар йөрәккә яралар салмасын. Арабызда яралылар да бар, шундый вакытта яшибез. Исән-сау гына һәрбер көткән кешегез яныгызга әйләнеп кайтсын иде», – диде Зәмирә һәм күптән түгел дөнья күргән «Яра» җырын башкарды.

Концертта уллары Данилдан башка, Зәмирә Рәҗәпованың ире – Максим Куприянов та җырлады. 15 минутлык тәнәфестән соң 5 пар бергә Әнгам Атнабаев иҗат иткән «Ярамыйга карамый» (Бәхти Гайсин көе) җырын башкардылар. Аларга Максим да кушылды, кушылды гына түгел, уздырып та җибәрде әле.

«Бәһетдин ансамбле»

Концертны йомгаклаучы 5нче гаилә булып, барысы да бертөрле зәңгәрсу костюмнар кигән, кулларына төрле музыка уен кораллары тоткан Баһлар чыкты. Бу гадәти гаилә генә түгел, ә чып-чын оркестр була инде. Олы уллары Камил – профессиональ рәвештә гармунда, кече уллары Марсель курайда уйный, уртанчы уллары Рамил игътибарын күбрәк спортка бирә, ләкин концертта ул да тамбурин (шөлдермә) тотып чыккан иде. Соңрак әле ул тамашачыларны сәхнә буенча кулында йөреп тә шаккатырды.

Егетләр бергә берсеннән-берсе шәп номерлар күрсәттеләр. Шуннан соң әниләре, Гүзәл Идрисова «Егетләр, әйдә направо!» дип әйтергә өлгермәде, шалт, егетләр сәхнә артына кереп тә югалды.

Концертның тагын бер матур, күңелгә кереп калган мизгеле – Гүзәл Идрисованың улы Камил белән «Әниемә» җырын башкаруы. Әлеге номер күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте, җыр барыбызга да кечкенә чактан таныш. Минем янымда утырган күзләре яшьләнгән апа да: «Бу җырны күптән болай башкарганнарын ишеткәнем юк иде, Гүзәлнең тавышы бигрәк матур икән», – дип куйды.

Лилия Муллагалиева: «Проект дәвамлы булачагына чын күңелдән ышанам»

Концерттан соң, проектның инициаторы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Лилия Муллагалиева белән әңгәмә корып алдым:

– Һәрбер концертның үзенең «изюминкасы» бар. Беренче концертларда без – әле бала тапкан әниләр, үзенә бер төрле кызык иде. Ә монда инде балалар зурлар. Аларны халыкка күрсәтәсе килә, үзебезнең дә яңа җырлар чыгып тора. Әзерләнүләр бик җиңел бирелми. Күбрәк онлайн эшлибез, язышып, киңәшеп. Һәрбер артистның гаиләсе бар, шуңа өстәп, иҗат кайный. Проект дәвамлы булачагына чын күңелдән ышанам. Чөнки без – әти-әниләр – үзебез генә түгел, концертларны балалар да бик ярата. Әзрәк торсак, «Без кайчан концерт куябыз? Нишләп концерт булмыймы әллә?» – дия башлыйлар, бер-берсен бик сагынышалар.

– Гастрольләр белән шәһәрләргә чыгарга уйламыйсызмы?

– Төрле шәһәрләр, районнар сорап яза – килегез диләр. Быел гаилә елы бит, бәлки, әзрәк ярдәм булыр дип тә өметләнәбез. Шундый илһамландыра, көч, җылылык бирә торган проектыбыз алга таба да бары тик үсәр, киләчәгебез дә шундый матур булыр дип ышанам.

Илсур Шәрипҗанов: «Бездән күбрәк мораль ярдәм»

Проектның бер «әтисе», танылган җырчы Илсур Шәрипҗанов белән дә сөйләштек:

– Афишаларда бөтен җирдә «Әниләр һәм бәбиләр» дип язылган, берәр кая «әтиләр» дә дип язып куярга теләгегез туганы юкмы?

– Аның әтиләре булмыйча, бәбиләре була алмый бит инде. Шуңа күрә барыбер бездән башка булмый. Мин шәхсән үзем әлеге проект өчен әллә нинди зур әйберләр эшләдем дип әйтә алмыйм. Бездән күбрәк мораль ярдәм инде. Без күбрәк: «Ярар, ярар. Булдырасыз, молодцы. Без килербез, кирәк чакта сәхнәгә чыгарбыз», – дип торабыз. Аларга шул җитә, күңелләренә май булып ята инде.

– Концертка ничек әзерләндегез? Кыенлыклар булдымы?

– Балалар белән булгач, күңел халәте ягыннан, мораль яктан бик каты әзерләндек, чөнки бу проект көн саен сәхнәдә бирелә торган әйбер түгел. Монда, шулай ук, дусларыбызны яисә башка тамашачыларны концертка чакырган вакытта уйладык – кемне чакырырга була, кемгә кызык безнең балалар. Кемгә кызык артистның баласын карап утыруы – мактаналар дип тә уйларга мөмкиннәр. Әзерләнгәндә, һәрбер моментларны, нечкәлекләрне исәпкә алдык.

Минемчә, әлеге ел президентыбыз тарафыннан гаилә елы дип игълан ителгәннән соң, шушы проект тагын да яңарырга, яшәргә тиеш. Без аны бер туктаткан идек инде, чөнки балалар белән чыгып йөрү бик авыр. Менә бу 3нче сезонны тагын да яхшырак, уңышлырак, замана таләпләренә туры китереп ясарга тырыштык. Тамашачылар да бик җылы кабул итте кебек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100