Алинәне очраттым беркөн. Беренче иреннән аерылып, икенчегә кияүгә барды ул. Ике балалы хатынга өйләнгәненә иренең туганнары башта каршы килеп караган иде. Үз сүзендә торды ире. Шабашкада акча эшләп, беренче хатында калган баласына алимент түләп яши Наил. Менә шул беренче хатында калган бала борчый башлаган Алинәне. Айга ике тапкыр ял көннәрендә андагы малае белән кая да булса бара, ди. Ял көнендә өйдә дә эш бетмәгән бит, ачуым килә, ди Алинә.
Аларның йорт-җирләре әйләнеп чыкмалы түгел инде. Кулы эш белгән ир яшәгәне урам яктан ук күренә. «Әле беркөнне «өйгә, кунакка алып килсәм, ни диярсең» ди. «Котырдыңмы әллә» минәйтәм. «Кызлар белән аралашып үсәрләр иде, Самирны да күргәне юк бит» ди. Китертмәдем. Аннары хатыны да килеп йөри башлар», – дип, усалланып сөйләп алды Алинә. Самир – Алинә белән Наилнең малайлары. Әле 3 яшьтә генә. Ике малайның әтисе бер була бит инде. Малайлар бер-берсе белән аралашып үссенгә, күрештерәсе киләдер шул әти кешенең.
Әти кеше аерылган хатында калган баласына үзе белеп ярдәм итә икән, моңа сөенергә генә кирәк инде. Атаның Аллаһ Тәгалә каршындагы бурычы бит инде ул баланы ризыкландыру. Димәк, Наиле шуны уйлый белә, җаваплылыктан качмый. Үзенә дә шулай әйттем. Әйткәнне кем яратасын – ул да ошатмады. Шул балалар яратканга 2 бала белән алган бит сине, Наилен яраткач, беренче хатындагы малаена да мәрхәмәтле булырга кирәк, дип тә өстәдем әле. Мондагы тормышын мул итеп корган ир нишләп беренче хатында калган баласына ярдәм итмәскә тиеш, ди, әле?
Бу мәсьәләдә танышларым Динә белән Маратны үрнәк итеп куям. Динәгә әле 22 генә яшь. Ире 9 яшькә зуррак. Маратның элекке гаиләсендә малай һәм кызы калган. Хатыны белән аерылышканнар. Марат та, Динә дә тулай торакта яшәделәр. Танышулары да шунда булган. Хатыныннан аерылгач, Марат бераз салгалап та алган булса кирәк. Аерылганда, кызы укырга кермәгән була әле. Балалар бакчасыннан кайтканда, әнисеннән гел әтисе янына кертүен сораган кечкенә Нәфисә. Әнисе икенче ир белән бәйләнешкәч, яңа әтине, бәлки, ошатып та бетермәгәндер, ул якларын белеп бетермим, әмма, Нәфисә үз әтисе янында тулай торакта кунарга да калгалаган. Әтисе исереп йоклаган көннәрдә, Нәфисәне күрше бүлмәдә яшәүче Динә үзенә кунарга алып кергән. Иң беренче су сорап кергән аңа бәләкәй кыз. Әтисе су сорагандыр инде. 6 яшьлек баланың уртак кухнядагы су кранын ачарга буе җитмәгәнме, Динәгә су сорап кергән. Бала шулай ике арада йөри торгач, әтисенә «мин әни таптым» дип әйтә икән. Кечкенә баланың алай әйтүенә көлгәннәр инде башта. Балаларда ихласлык бар бит ул. Күңел җылылыгы булганга елыша инде бала да. Марат белән Динә бергә булып куйды.
Уртак балаларына да 3 яшь тулды. Нәфисә дә әтисе янында яши. 1нче классны шәһәрдә укыды, аннары әнисе янына китмәде. «Миңа монда ошый, шәһәргә китмим», – дип елагач, әнисе дә ризалашкан. Ул хатын үзе дә икенче иргә чыккач бала алып кайткан. Анда да 2 бала. Нәфисәгә әтисе янында яхшырактыр да. Динә белән дус кызлар кебек йөриләр алар. Кыен булса, бала чит хатын янында яшәмәс иде, үз әнисе булганда. Шәһәрдә автобуста йөргәнче, монда рәхәтләнеп машина белән әтисе итеп куя мәктәпкә, җәяү һава сулап кайта. «Бөке»дә утырмый. Динәсе дә «өйдә Нәфисә булгач күңелле, ашарга да бергә әзерлибез, бала да караша, бергә дәрес әзерлибез» дип сөенеп йөри. Шул сөенечләре озын гомерле булсын да, Нәфисәне кияүгә биргәндә дә бергәләшеп шатланырга язсын үзләренә.
Үзем язам, үзем уйлыйм: элек тә булган инде мондый хәлләр. Сәлимә апаның сөйләгәннәре күңелдә яңарды. 60 яше уңаеннан язарга җибәргәннәр иде алдынгы терлекче турында. Гомере буе авыр хезмәттә эшләгән – бозаулар караган ул.
«Сабый бала карагандай тәрбиялибез, сеңелкәем. Үземнең балаларга мондый кадер эләкми дә бугай, дим кайчакта. Үзем үги әни белән үстем, 50 яшемдә генә әнинең күрше авылда яшәгәнен белдем. Аларның авылы күрше районга керә, без – башка районда. Миңа үсмер вакытымда «әниең үлгән инде ул, читкә киткән иде» дип әйтте әти. Хәзер аңлыйм мин аны. Әтинең күңелендә үлгән булгандыр ул, дип. Аннары әнисенең исән икәнен белсә, аның янына китәр, дип тә курыккандыр, бәлки. Әти мине бик ярата иде ул, хатыны да бик яратты. Хатыны, дип сөйлим инде, сиңа аңларга җайлырак булсынга, «әни» дип әйтеп үстем мин аңа.
Үги әнине әкиятләрдән бик явыз итеп укып үссәк тә, бәхеткә, безнең әни алай булмады. Мин әнинең исән икәнен белгәндә, әти юк иде инде. Яңа хатыннан әтинең тагын 3 баласы бар, барысы да – малайлар. Әллә кызы да булмагачмы, бик яратты мине әни. Янына фермага булышырга килеп йөри торгач, үзем дә бозаулар карарга төштем 8нче класстан соң.
Әни оста тегүче иде. Туй күлмәген дә әни тегеп киертте. Ел саен бер күлмәк тегеп бирә иде җәйгә. Мине дә ипләп кенә тегәргә өйрәтте. Бер тапкыр да тавышын күтәреп кычкырганын хәтерләмим әнинең. Җитмәүчелектә яшәсәк тә, безнең өйдә тынычлык булды. Әти салса да, тавышлана торган кеше булмады. Эчкәненнән ояла белә торган кеше иде. Оялса да, салгалаган шул. Без үскәндә, авылдагы хезмәт аракылата бәяләнде бит. Бура күтәрәсә, утын алып кайтса, бакча сукаласа да «шул» менеп утырды өстәлгә.
Күршедәге Нураниянең әтисе бик холыксыз иде. Алар 4 бала йөгерешеп керәләр иде безгә, әтиләреннән качып. Әтиләре исерек көнне өйләрендә кунмадылар алар.
Бервакыт шулай көзге якта кич клубтан кайтып киләм. Безнең әтинең ат арбасы астында балалар пышылдашкан тавыш килә. Ул чакта авыл урамында ут юк бит. Аяк асты туңдыра башлаган вакыт. «Әти абзарны карап кереп киткәч, сыер янына керербез», – дигән тавышыннан таныдым, Нураниянең кече энесе Ясәви. Шыпырт кына әтигә кереп әйттем арба астындагы күршеләрне. Шунда әни ишетеп алган, без чыкканчы, 3 малайны әни алып кереп килә иде инде. «Гел сезгә керергә оялдык, бу юлы сыер янында гына кунасы идек», – диделәр шунда. Гел искә төшә шул сүзләре.
Икенче көнне укырга да барырга кирәк бит ул балаларга. Әни ул малайларның да киемнәрендә ертык-тишек күрсә, шунда ук тегеп җибәрә иде, әниләренә әйтеп тә тормый. Шундый игелекле булды ул.
Әти әйбәт булганга, авылдагы холыксыз, эчкече ирләрне күреп тә әйбәт булгандыр, дип уйлыйм. Тыныч яшәгәнгәдер, үз әниемне өзелеп сагындым, дия алмыйм. Фотоларын карап, нинди чибәр кыз булган, дип уйлый идем дә онытыла идем. Аннан балачакта үлемне башкачарак аңлыйсың бит, ул мине күктән карап тора, мине күрә, дип уйлый идем. Ә ул исән булган. Әйттем бит, күрше авылда булган. Миңа 50 булганда, ул 70тәге карчык иде инде. Ире эчә торган, тормышы авыр булган аның. Гомер узгач, нишләп аңа гаҗәпләнеп, үпкәләп торыйм, әйтәм бит, әти, гел әнисе янына барып йөрер, үземнән китәр, дип курыккандыр, бәлки, әнинең исәнлеген әйтергә. Бәлки, әнинең үзенең алып китәсе килмәгәндер.
Кече энем шул авылдан өйләнгән иде. Кодагыйдан кала, бер әби дә бар иде әле анда. «Карт әби» дип йөртә идек без аны. Шул үлеп китте дә, озатырга бардык. Шунда кодагый миңа әйтә, «карале, безнең авылда нәкъ сиңа охшаган бер апа бар, тумышы белән сезнең яктан бугай ул, күрешәсең килмиме» ди. Үземә нәкъ охшаган кешене күрергә кызык бит инде, киттем. Чыннан да, тач миңа охшаган карчык. Минем кебек зур гәүдәле, сипкелле йөзле, зәңгәр күзле. Килене белән чәй әзерләп йөриләр иде. Мин кергәч, сизенгәндерме, дулкынланып киткәндәй булды, берни дә сиздермәде. Озатырга килгән теге карт әбине сөйләшә-сөйләшә, чәй эчтек, килене мал янына чыгып китте. «Нишләп безгә килергә булдың әле», – ди. Бер белмәгән кеше килеп кергәч кәмит тоелганмыдыр. «Сиңа охшаган бер апа бар, дигәч, күрәсем килеп килдем», – дим. Куллары калтырап куйды. Мендәре астыннан йон яулыклы төргәк чыгарды да карточка сузды.
Ул карточкада – минем 1 яшьлек чагым. Миндә дә бар ул. «Син – минем кызым бит, белеп килгәнсеңдер, ник ташлап киттең, дип үпкәләмә, шулай килеп чыкты, хәзер аны сөйләрлек сәламәтлегем юк», – диде дә кочаклап елады. Елаштык инде, никадәр гомер узган, бер тапкыр күрешмәгән. Мин кызгандым аны. Бәлки, иреннән куркып килмәгәндер, шуңа күрә артык сорашмадым да. Кечкенә чагымда, бәлки, әти бирмәгәндер мине кире. Авыл апаларыннан ишеткәләгәнем бар иде үскәндә. Әтиең урлап алып кайтты сине анаңнан, аннары соң әниең читкә киткән, дип. Дөрестән дә, бу апа, тудырган әни була инде, Ташкентта яшәгәннәр алар, картая башлач кына шул авылга кайтканнар.
Беренче тапкыр әнине 50 яшемдә күрдем, дип шаулап та йөрмәдем, иремә генә әйттем, янына баргалап йөрдек, соңгы юлга озатырга да бардым. Әни янындагы киленгә дә әйтмәдек, бик дус тормыйлар иде бугай. Андагы туганнарга да сиздермәдек. Авылларда олы кешеләргә хәл белә керәләр бит инде күчтәнәч тотып, беркем дә шикләнмәде. Бер барганда, «эзләп табуыңа рәхмәт, гомерем бу күңелдә авыр йөк йөрттем, син шуны алып ташладың, андый-мондый хәл булса, бәхил бул» диде. Кичердем. Әйтәм бит, үстергән әни, әтинең хатыны әйбәт булды, шуңа әнисезлекне тоймадым, аңа рәхмәт», – дип сөйләгән иде Сәлимә апа.
Шундый хәлләр дә бар тормышта... Ирен яраткач баласын да кагасы түгелдер. Балаларның ни гаебе бар?!