Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әни, син аңламадың... Бала синең белән яшәячәк, ә мин тормышымны яңадан башларга телим...

news_top_970_100

Чираттагы авыр эш көненнән соң җылы өенә кайтып, диванга гына сузылып ятасы килә иде Кадриянең. Аруы көннән-көн арта гына, ә ял итәр арасы юк, үзенә моны рөхсәт итә алмый ул. Оныгын аякка бастырырга кирәк, ә кызы әле дә булса эш таба алмый, эзли, тик беркая да эшкә алмыйлар.

Бернинди һөнәре дә булмагач, ничек алсыннар соң! Колледжны тәмамлый алмады, күзе-башы тонып гашыйк булды да кияүгә чыкты һәм бала тапты. Кадрия үзе дә күптән ире белән аерылышты, бар көчен кызына багышлады. Элекке ире алиментлар түләмәде, каядыр китеп югалды – адресы да, телефоны да юк иде. Алимент бурычлары дөнья кадәр җыелды, тик аннан ни файда, аны каян табасың хәзер.

Кадриягә 2 эштә эшләргә туры килде, үз-үзенә вакыты калмады. Гел эштән башы чыкмагач, инде 50 яшенә җитеп килгәндә, Кадрия үз яшеннән шактый олы күренә иде. Кияүгә дә соң чыкты бит, 1 елдан соң кызы туды, шуңа күрә калган елларын ул тулысынча кызына багышлады. Аны лаеклы кеше итеп үстерергә тырышты, тик ни килеп чыкты – шул килеп чыкты инде.

Хәзер үткәннәргә үкенеп утырудан фәтва юк, кызы үсте, инде үзенең кызы булса да, әле дә әнисе җилкәсендә утыра. Күрәсең, Кадриянең язмышына шулай язылгандыр. Әнисе азык-төлек төялгән авыр-авыр сумкаларны өстерәп кайтканда, кызы Алисә гел диванда, телефон кочаклап ята.

«Ичмасам чүпне булса да ташласаң икән син! Нинди җәза соң бу миңа, ә?! Ат кебек сау-сәламәт хатын-кыз, ә эт ялкавы! Гел эленеп-салынып төшкән халаттан йөрисең, чәчеңне дә тарамыйсың, оят түгелме сиңа? Син бит әле япь-яшь, үзеңне жәлләмәсәң, мине булса да жәллә инде. Сине һәм улыңны карарга башка көчем юк. Мин үлгәч нәрсә эшләргә җыенасың соң син?» – дип, керә-керешкә орыша башлады Кадрия.

Бу аларның беренче генә сөйләшүе түгел инде. Кадрия кызының бу сүзләрне ишетмәгәнен дә, тәртибен үзгәртмәячәген дә бик яхшы аңлый, белә ул. Алисәне әнисенең ни хәлдә булуы, улының тукмы, ачмы икәне бөтенләй кызыксындырмый иде.

«Ай, әни, акыл өйрәтмә инде, ә. Русланның әтисе алимент түли, ничек тә булса яшәрмен әле», – дип, теләр-теләмәс кенә җавап бирде дә Алисә, кабат телефонына кереп китте.

Ә Кадриянең кухняга кереп кичке аш әзерләүдән башка чарасы калмады. Әле әбисе кайтканын түземсезләнеп көткән оныгын да ашатасы бар...

Русланга 6 яшь, ул олыларча фикер йөртә инде.

«Әбекәй, елама, яме. Мин үсеп җиткәч, сине яклармын-саклармын», – диде малай, әбисен тезләреннән кочып.

Малай әле бала гына булса да, әбисенә ярдәм итәргә тырыша. Кадрия инде кызына әллә кайчан кул селтәде, өметен өзде. Шулай да күңелендә әрнү, гарьләнү бар иде. Кадрия пакетлардагы азык-төлекне бушаткан арада, нәни Руслан өстәлгә тәлинкәләр тезде, бәрәңге пешерергә дип шкафтан зур кәстрүл алды һәм көн дәвамында үзенең ниләр эшләгәнен сөйләде.

Руслан инде мәктәптә, 1нче сыйныфта укый. Кадрия аны бер танышы аркылы интернат-мәктәпкә урнаштыра алды. Оныгы сөйләгәннәрне тыңлый-тыңлый, Кадрия тиз генә кичке аш әзерләде. Оныгын ашатты, савыт-сабаларны юды һәм, ниһаять, диванга барып ятты. Әнисенең ятканын гына көткәндәй, янына Алисә килеп басты.

«Әни, мин шәхси тормышымны җайларга телим. Әйдә, болай итәбез. Бу 2 бүлмәле фатирны ике аерым фатирга алмаштырабыз. Шулай итсәк, минем тагын бер тапкыр кияүгә чыгарга шансым булачак. Мин аерым яшәячәкмен, ә син тыныч кына үз эшең белән шөгыльләнерсең. Син ризамы, әни?» – диде Алисә.

Кадрия инде үзе дә күптәннән кызыннан аерым яшәргә хыяллана, ләкин бу фатирны ике аерым фатирга алмаштырып булмасын бик яхшы белә иде ул. Хәер, оныгын да жәлли, ансыз ничек яшәр ул?

«Русланны әйбәтләп карый алачагыңа ышанасыңмы соң син?» – диде Кадрия.

Тик ул кызының мыскыллы елмаеп куйганын күрмәде.

«Әни, син аңламадың... Руслан синең белән яшәячәк, ә мин тормышымны яңа биттән башларга телим», – диде Алисә.

«Ничек алай? Син бит ана кеше!» – дип тәмам аптырады Кадрия.

«Шуннан нәрсә? Ул барыбер гел синең белән, әгәр аерым яшәсәм, аны үзем генә тарта алмаячакмын, акча җитмәячәк, аңлыйсыңмы, әни? Мин кунакка еш килеп йөрермен, борчылма. Аннан, ирләр чит балага бик түзеп торырга яратмый бит инде, үзең беләсең...» – диде Алисә.

Кадрия хәтта диваннан сикереп торды.

«Алисә, моны ничек күз алдыңа китерәсең соң син? Беренчедән, без фатирны ничек алмаштырабыз? Бер бүлмәле фатир һәм бер бүлмә генә алып булачак, әле анысын да ипотекага алырга туры килер...» – диде Кадрия.

«Ә мин риза. Бер бүлмәле фатир алабыз да, икенчесен ипотекага алабыз. Син бөтен түләүләрне үзеңә алырсың, алайса минем акчам юк бит», – дип әнисен үгетләргә кереште Алисә.

«Соң мин ипотека да түләп ятсам, без Руслан белән нинди акчага яшәргә тиеш соң? Ачтан кычкырып үләчәкбез бит, бу хакта уйлап караганың булдымы, юкмы?» – дип үртәлде Кадрия.

«Мин алиментларның яртысын сиңа биреп барырмын. Тик менә эшкә урнашканчы нинди акчага яшәрмен... Аннан онытып җибәрдең бугай, әни, закон буенча бу фатирның яртысы миңа тиеш. Син риза булмасаң да алмаштыра алам мин аны!» – дип һөҗүмгә күчте Алисә.

Әниле-кызлы әле озак бәхәсләштеләр, тик бер фикергә килә алмадылар. Икенче көнне дә Кадрия көне буе баш ватты, тик аның ризалашмый чарасы юк иде, чөнки кызы белән бергә яшәрлеге калмады аның. Түземе соң чиккә җиткән иде. Ә кичен ул кызына риза булуын әйтте.

«Берешәр бүлмәле ике фатир алырбыз, ипотеканы үземә алам», – диде Кадрия.

Ул шулай эшләде дә. Оныгы Русланны үзенә алды. Кызы үз фатирына күченде, тик «килеп йөрим» дигән сүзләрен шул ук көнне онытты. Башта әле, шалтыратып, улының хәлләрен белешеп торды, тора-бара, шалтыратулар да сирәгәйгәннән-сирәгәйде. Руслан да әбисеннән әнисе турында берни сорамады. Кызының шундый каты бәгырьле, баласына төкереп карый торган ана булуы җанын көйдерде. Шуңа да Кадрия оныгына әнисен алмаштыра алмаса да, аны мөмкин кадәр кайгыртырга, иркәләргә тырышты, аның ана назына сусап яшәвен теләмәде.

Акчасы җитеп барды, шөкер. Коммуналь түләүләр дә кимеде, кызына акча туздырасы булмады. Кадрия үзенә артык әллә нәрсә алмады, азык-төлекне дә иң арзанлысын алырга тырышты. Русланның әтисе алиментлар түләде, аны Алисә алып бара, тик баласын караган олы яшьтәге әнисенә сукыр бер тиен дә эләкмәде. Кадрия берничә мәртәбә Алисә белән сөйләшеп тә кайтты, тегесе «киләсе айда акчаның бер өлешен һичшиксез бирәм» дип антлар эчә. Әмма яңа ай җиткәч, вәгъдәсе кабат онытыла. Кадриядә ул акчаны үзе өчен теләнеп йөрми, Руслан өчен, аңа яхшырак әйберләр, тәмлерәк ризыклар ашатыр өчен дип сорый.

Чираттагы тапкыр Алисә янына килгәч, Кадрия аның фатирында чит ир-атка юлыкты. Алисә аны «булачак ирем» дип таныштырды. Илнур исемле бу ир-егет артык күп сөйләшмәде, Кадрия белән баш кагып кына исәнләште дә фатирдан чыгып китте.

«Балаң турында шулай итеп кайгыртасыңмыни син? Бер ел буена бер тапкыр булса да кунакка да килеп карамадың, бер тиен акча да бирмәдең! Ул бит синең балаң!» – диде Кадрия.

«Ой, әни, минем хәзер бөтенләй дә вакытым юк. Мин Илнурдан бала көтәм. Аңа чит кеше улы кирәкми. «Русланны күрергә теләмим» дип, беренче көнне үк кисәтеп куйды ул мине. Хәзер нәрсә эшлим соң мин?» – дип гаепле генә җавап бирде Алисә.

«Ә улыңа дип түләнгән алимент акчаларын туздырырга оялмыйсыңмы соң? Аңлавымча, Русланга тиешле акчалар бу Илнурга китеп бара, әйеме? Русланның да кирәге булмагач, нинди әни соң син, икенче балаңны ничек карамакчы буласың? Алай булгач, болай итәбез. Русланның акчасы аңа гына була. Банкта счет ачам, әтисе алиментларны шунда күчереп барачак, әзме-күпме акча тупланыр. Ә син тагын бала табарга телисең икән, ихтыярың, башкаларны гаеплисе булма. Икенче балаңны да минем муенга утыртып куя алмассың, бел аны. Үзең карарсың!» – диде Кадрия.

«Соң, әни минем үземнең акча юк бит. Эшләмим, җитмәсә хәзер авырлы, бөтенләй урнаша алмаячакмын... Ул алиментлар да булмаса, ничек яшим, ди, мин, ачка үләм бит. Илнур да акча булмаганга ачуланачак», – диде Алисә.

«Кем гаепле соң, кем? Русланны алга таба да кимсетергә ирек бирмәм, болай да әтисез-әнисез үсә. Ә Илнурың белән җаның ни тели, шуны эшлә!» – дип чыгып китте Кадрия.

Кадрия кәефе тәмам кырылып кайтты. Алисәгә тагын бер бала нәрсәгә кирәк? Кызы икенче айда да акча җибәрмәде. Кадрия элекке кияве белән очрашып, алимент мәсьәләсен хәл итәргә уйлады. Алиментларның улына барып җитмәгәнен белгәч, киявенең дә кәефе кырылды, ачуы чыкты һәм судка бирергә тәкъдим итте. Үз кызы белән судлашып йөрисе килмәсә дә, Кадрия шулай итәргә ризалашты, чөнки башка чарасы юклыгын бик яхшы белә иде.

Алисә исә булдыра алганча, суд утырышларын сузып килде. Әле авырган булып кыланды, әле тагын ниндидер сәбәп тапты. Судта бөтенесен жәлләтер өчен, корсагы тәмам зураеп беткәч кенә йөри башлады. Берничә утырыштан соң, суд, ниһаять, Алисәне Русланга алимент түләттерергә мәҗбүр итте, әмма ул шундук улына карата ана хокукларыннан баш тартты.

Кадрия оныгын опекага алды. Алиментлар хәзер банктагы аерым счетка килеп барды. Бу хәлләрдән соң, Алисә әнисе белән аралашмый башлады. Үзенә генә тиешле акчаларын әнисе тартып алды дип гаепләде Алисә. Моңа кадәр Русланга акча болай да җитеп бара иде, алиментларсыз да яши алган булырлар иде, дип уйлады. Улы янына да килмәде ул. Аның Илнур белән тормышы ничек булганы Кадрияне дә кызыксындырмады. Алисә әнисенә дә шалтыратмады, хәлләрен белешмәде.

1 ел узды. Шулай бер көнне телефон шалтырады. Кызының номерын күреп, Кадрия тәмам аптырады.

«Әни, минем кызым туды, Алия дип исем куштык. Әйдә, безгә кунакка кил яки без синең янга килеп китик...» – диде Алисә, берни булмагандай.

Кадрия авыр сулап куйды...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100