Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни, коткар, әти мине чишендерә, назламакчы була...»

«Апа, Аделина сиңа сөйләргә кыймаган, миңа сөйләде, Радик абый аны җәфалый, ди, син өйдә булмаган чакта тынгы бирми, тәненә кагыла, киемнәрен салдырмакчы була, төнлә бүлмәсенә кереп авызын томалап, киеме астына кулларын тыга, назламакчы була, ди...». Мәкаләнең героинясы (исеме яшерелде) «Интертат» хәбәрчесенә четерекле һәм катлаулы тарихын сөйләде.

news_top_970_100

«Мин моны ничек итеп сөйләп-аңлатып бетерергә дә белмим. Бу хакта тәүге мәртәбә сентябрьдә үк ишеттем. Бертуган апамның кызы – 22 яшьлек Эльвира, минем яныма килеп, кызым Аделинаның әтисеннән зарлануын хәбәр итте: «Апа, Аделина сиңа сөйләргә кыймаган, миңа сөйләде, Радик абый аны җәфалый, ди, син өйдә булмаган чакта тынгы бирми, тәненә кагыла, киемнәрен салдырмакчы була, төнлә бүлмәсенә кереп, авызын томалап, киеме астына кулларын тыга, назламакчы була, ди...» Мин бу сүзләрне хәзер үзем сөйлим, үзем – ышанмыйм. Ышана алмыйм. Башыма сыймый».

Әлеге мәкаләнең героинясы (исеме яшерелде) «Интертат» хәбәрчесенә үзенең четерекле һәм катлаулы тарихын сөйләде.

«Ирем Радик белән үсмер чактан ук бергә без. Бик озак йөрешеп өйләнештек. Радик – балалар йортында үскән ятим. Шуңа күрә дә озак йөргәнбездер инде – Радикның бернәрсәсе юк иде. Минем әти белән әни генә аякка бастырды безне. Радик «КамАЗ»да эшли, тулай торак бүлмәсендә тора иде. Әниләр безне кешечә туй ясап өйләндерделәр дә, шул тулай торак бүлмәсендә икәү яши башладык. Башта тормыш барды баруын. Яшь, җүләр чакта тулай торак бүлмәсендә дә иркен. Тик көннән-көн бүлмә тарайды. Кыса башлады. Радик эшләгән акчасын бүлмәгә түләп барырга җиткерде дә машина алырга дип җыйды. Мин баштарак әти белән әнидән акча сораштыра идем, аннары кыенсына башладым. Завод ашханәсендә кассир булып утырырга туры килде – акча җиткереп булмый чөнки. Радик, җыя торгач, бер черек машина алды. Әмма тормыш әллә ни җиңеләймәде. Акча дигәне барыбер аз булды...

Без Радик белән бергә үстек. Тормышка өйрәндек. Төрле чаклар булды. Аерылышудан бер адымда булган чакларыбыз да булды. Әмма барысын да үттек. Яши торгач, тормышы да җайлана төште. Радик ярыйсы гына акчалы эшкә урнашты. Фатир арендалап тора башладык. Машинаны алыштырдык. Мин бала турында хыялландым. Әмма бу хыялны тормышка ашыру җиңел булмады шул...

Мин йөккә уза алмадым. Ничә тапкыр, өметләнеп, тест ясадым – юк. Башта тыныч булдым. Аннары, фәләненче мәртәбә уңышсызлык кичергәч, куркуга бирелдем – мин ана була алмаммыни? Табибларга йөрдек. Барысы да яхшы кебек, икебез дә сәламәт. Ашыкмагыз, булыр, диделәр. Көттек. Радикның бөтенләй исе китми. Ә мин тынгы белмәдем. Көенеп йөрдем.

Ниһаять, тырыша торгач, көннәрнең берендә мин йөкле булуымны ачыкладым. Бәхетем чиксез иде. Әмма сигезенче атнада табиблар баланың йөрәк тибешен ишетә алмадылар – «замершая беременность» иде бу. Әни булам, диеп сөенүем генә булды, шундук сабыемны югалттым да. Радикка һаман барыбер иде ахры. Ә мин бу югалтуны бик авыр кичердем. Әти-әни була алуыбыз тагын сорау астында иде хәзер...

Табиблар кушканча, вакыт узганнан соң, без кабат тырышып карадык. Әмма мин тест таякчыгында кабат һәм кабат бер сызык күрә бирдем – йөкле түгел. Мин өметемне өздем. Сөйләшү-киңәшүләрдән соң, Радик белән бала алып тәрбияләргә булдык. Әти белән әнием дә хупладылар.

Тиздән безнең гаиләбез ишәйде. Башта 3 яшьлек Аделинаны алдык. Аны чын-чынлап үзебездән туган бала кебек үлеп яраттык. 4 айдан гаиләбезгә 9 айлык Руслан да килде. Без кызлы да, уллы да булдык. Ходайга шөкер кылып туя алмадым. Без бик бәхетле идек.

Балаларга иң матур киемне, иң тәмле ризыкны юнәтеп, яхшыда үстерергә тырыштык. Озак көтеп алынган, авырлык белән бирелгән сабыйларны кадерләп үстердек. Шулай кечкенә килеш алып үстергәч, бала тәмам үзеңнеке булып бетә икән. Ул хәтта кыяфәткә дә сезгә тарта башлый, холкы да сезнең рәвешле булып үсә икән. Аделина белән Руслан гел үзебездән туган балалар төсле иде. Рәсми яктан алар безнеке, билгеле. Чынлыкта балаларның икесенең берсенең дә үзебезнеке булмавын Радик белән миннән, минем әти-әнидән, туганнардан кала беркем белмәде диярлек. Мин шулай булуын теләдем. Радик белән балаларның үзләренә дә бу хакта беркайчан да сөйләмәскә карар кылдык. Кайберәүләр унсигезе тулгач, үсеп кеше булгач, балага хәбәр итә бит. Мин моны һич теләмәдем.

Балалар үсә торды. Без Радик белән 2-3 елга бер аерылышу турында сүз кузгата торган булдык. Тынышып яши алмадык. Мин ничә тапкыр аерылып чыгып китәргә талпындым... Тик булдыра алмадым – аннан башка яши алуыма ышанмыйм. Мин үземне белә башлаганнан бирле Радик белән булдым. Аннан башка минем дөньям «китек» булыр, тулы булмас, диеп уйладым. Аерылыша алмадым. Савыт-саба вата-вата ачуланышабыз, аннары дуслашабыз. Аннары янәдән кабатлана.

Шулай яши бирәбез. Кызыбыз Аделина 8нче сыйныфка күчте. Киләсе елга имтиханнар бирәсе, булачак һөнәрне, уку йортын сайлыйсы... Катлаулы чор. Аделинаның бик авыр яше хәзер – кайвакыт ул бик холыксыз. Характерын күрсәтә, дорфа сөйләшә ала. Кәефсез, гел нәрсә беләндер канәгать түгел. Үсмерләргә хас әйбер, дип тынычландырам үземне. Каты бәрелмим, ачуланмыйм. Аны аңларга, сабыр булырга тырышам.

Август аенда бертуган апам өлкән кызы Эльвира белән Төркиядә ял итеп кайтырга җыенды. «Аделинаны да безнең белән җибәрәсең килмиме?» – диде апа. Мин моны бик яхшы фикер дип таптым. Аңа бу файдага булыр, дип уйладым. Бераз мохитне алыштыру яхшы булыр, ял итеп, тынычланып кайтыр, дидем. Шулай итеп, Аделинаны апага ияртеп җибәрдем.

Кызлар рәхәтләнеп бергә вакыт уздырып, ял итеп кайттылар. Көн саен апа белән язышып тордык. «Барысы да шәп, кызлар икәү йөриләр, кызыналар, диңгездә коеналар», – диде ул.

Ялдан Аделинаның йөзе нурланып кайтты. Күптән аны күтәренке кәефтә күргәнем булмаган икән. Аңа, һичшиксез, бу ял файдага булды. Бик сөендем. Тик бу куаныч озакка сузылмады... Аделина янәдән элекке халәтенә кире кайтты – дорфа, кәефсез, холыксызга әйләнде.

Яңа уку елы башланды. Сыйныф җитәкчесе чакырып алып, Аделинаның укуда үзен начар күрсәтә башлавын хәбәр итте. «Укытучылар бертавыштан Аделинаны танымаулары, аның укуда бик нык «төшүе» хакында әйтәләр, мин үзем дә аның үзгәрүен сиздем, өйдә берәр проблема бармы әллә?» – диде. Мин аптырашта калдым. Нәрсә дип җавап бирергә дә белми тордым. «Әтисенә дә җиткерермен, бүген үк кызыбыз белән сөйләшеп карарбыз», –дидем.

Радик Аделинаның болай холыксызлануын яратмый. Ачулана, тавыш күтәрә ала. Әти кеше катырак була шул. Мин, әни буларак, йомшак булырга тырыштым. Җайлап-майлап, Радикны Аделинаның укуда бик нык аруына, имтиханнар өчен борчылуына, шуңа шундый халәттә булуына күндерергә тырыша идем. Аделинаның укуда да үзен начар күрсәтүе, укытучыларының аннан зарлануы хакында ничек әйтергә дә белмәдем.

Бу темага сөйләшү тавыш белән тәмамланды. Ул кичне өйдә тавыш озак тынмады. Радик кычкырды. Аделина аннан да уздырып кычкырды. Кечкенәбез Руслан куркып елый башлагач кына тынычланды Радик. Аделинаның телефонын тартып алды. Тегесе карышып карады. «Укытучың синнән зарланырга түгел, мактарга чакыргач, телефоныңны кире бирәм», – диде әтисе. Шуның белән сөйләшү тәмам иде.

29 сентябрьдә апамның кызы Эльвира минем янга эшкә килде. Алай минем янга килә торган гадәте юк иде. Аптырадым. Нигә икәнен һич аңламадым, әмма бер начар әйбер дә сизенмәдем. Елмаеп каршы алдым. Чәй ясап алып утырдык. «Апа, Аделина миңа Төркиядә чакта бер әйбер сөйләде», – дип башлады сүзен Эльвира. Ул бер дә яхшы хәбәр белән килгәнгә ошамаган иде. Нәрсә уйларга да белмәдем.

«Аделина әтисеннән зарланды, апа. Радик абый аны инде бер елга якын җәфалый, ди. Син өйдә булмаган чакта тынгы бирми, тәненә кагыла, киемнәрен салдырмакчы була, төнлә бүлмәсенә кереп авызын томалап, киеме астына кулларын тыга, назламакчы була, ди...». Эльвираның бу сүзләреннән йөрәгем суга, тыным кысыла башлады. Уч төпләрем тирләп чыкты. Эльвираның кыяфәте бик борчулы иде. Мин аның бик җитди сөйләвен аңладым. Җир тишегенә кереп китәсем, юк буласым килде бу минутта. Мин ышанмадым. Юк. Ышанмадым. Аделина миңа сөйләмәс идемени мондый әйбер турында? Бер өйдә яшәп, мин мондый әйберне күрмәс, белмәс идеммени? Ничек мөмкин булсын, ди, бу... Радик шундыйга сәләтлеме? Юк! Мөмкин түгел!

«Апа, зинһар, Аделина белән сөйләш. Ул бик нык җәфалана. Үзе сөйли алмаганга, мин синең белән сөйләшергә булдым. Аңа синең ярдәмең кирәк», – дип үтенде Эльвира. «Син Аделинага безнең чын әти-әнисе булмавыбыз хакында сөйләмәдеңме?» – диеп сорадым. «Сөйләмәдем», – диде Эльвира.

Мин ни эшләргә белмәдем. Минем берәр кая качып китәсем, югаласым гына килде. Мин Аделина белән сөйләшергә тиеш икәнлегемне яхшы аңлый идем. Әмма мин куркам. Мин кызымнан: «Әти миңа тия, назлый, киемнәремне салдыра, коткар мине, әни!» – дигән сүзләр ишетүдән куркам. Әгәр мондый җавап ишетсәм, мин шундук үләрмен төсле. Яши алмам. Мондый нәрсә минем белән булыр дип, мәңге уйламас идем. Ышана торган түгел...

Бар кыюлыгымны җыеп, шул ук кичне кызым белән сөйләшергә булдым. «Бу чынмы?» – диеп сорадым. «Әйе», – диде Аделина, күзләрен идәнгә төбәп. Күз яшьләрем бәреп чыкты. «Нигә миннән яшердең соң? Нигә сөйләмәдең?» – дидем. «Сөйли алмадым», – дип җавап кайтарды балам. Кайчан һәм ничек тигәнен җентекләп сөйли алмады ул миңа. «Мин бу хакта сөйләргә җирәнәм, кыенсынам, әни», – диде. Күзләренә яшь тулган иде. «Кызым, мондый әйбер турында болай гына әйтмиләр, мин бөтен нечкәлекләрне белергә тиеш», – диеп аңлаттым. «Сөйли алмыйсың икән, кәгазьгә язып бир. Бөтенесен җентекләп яз», – дидем.

Икенче көнне эшкә барып букчамны ачсам, кәгазь төргәге ята. Аделина язып салып куйган, булса кирәк. Ачсам – язып тутырылган ике куш дәфтәр бите... Мин моны күргәч, күзләремне чытырдатып йомдым. Укый алмыйм. Юк. Укый алмыйм. Ике куш бит тутырырлык михнәт кичерде микәнни минем балам? Төшме бу, өнме? Бу хатны укып чыкканнан соң нишләрмен? Ни хәл итәрмен? Радиктан аерылырмынмы? Ничек яшәрмен?

Хатта кызым бөтенесен җентекләп язган иде:

«Әти минем аякларымны сыйпый. Тартып алсам, көлә башлый. Карышкан саен ныграк якын килә. Киемнәрем астына кулларын тыга. Беркөн миңа: «Синең күкрәкләрең үсеп киткән», – диеп әйтте. Душ бүлмәсенә юынырга кергәндә ишекне бикләмәскә куша. «Әтиең әйткән икән, димәк, тыңларга кирәк», – ди.

Төнлә минем бүлмәгә кереп авызымны кулы белән томалый, йокы киемемне салдырмакчы була. Руслан, мин, әти өчәү өйдә булган чакта, Руслан бар дип тә тормый, миңа тия. Артымнан килеп арт саныма учларын куя, назлый. Мин Руслан күрмәсен дип тырышам, ә ул мине мыскыллый, көлә. Руслан янында куллары белән аркамны сыйпый. Ярый әле Руслан аңламый. Ә әтигә барыбер. Ул хәтта син өйдә чакта, төнлә йоклаганда, минем бүлмәмә кереп йөри.

Мин аннан куркып чалбар киеп йоклый башлаган идем. «Нигә чалбар кидең, сал», –диеп, киемнәремне салдырды. Аяк арасына кулларын тыга башлады. Оят җиремә кагылды. Мин кычкырмакчы булдым, тибенә башладым. Кычкыруымны ишеткәч, ул минем өстемнән кинәт торып басты. Миңа «аңгыра кыз» диде. «Тавышланма, холыксызланма, минем ачуымны чыгарма, тәртипле кыз бул», – диде. «Телефоныңны тартып алам һәм ел азагына кадәр кире кайтармыйм, акча бирмим, дусларың белән өйдән чыгармыйм», – дип янады.

Беркөн иртән әтинең күкрәкләремне учлары белән назлаганыннан уянып киттем. Сикереп тордым. Син дә, Руслан да өйдә юк идегез. Мин куркудан өйдән чыгып китмәкче булдым. Ул миннән көлә башлады. Ишек каршына басты, чыгармады.

Ә беркөнне, мәктәптән кайтып кергәндә, әти өйдә иде. Мин, өйдә икәү булмас өчен, сәбәп табып чыгып китәргә җыендым. Әти минем арт саныма учы белән сукты. «Кит!» – дип ачуланып кычкыргач, ул миңа: «Сиңа ошый бит», – диде. Мине артым белән борып, янәдән ике тапкыр шулай сукты. Мин өйдән чыгып йөгердем. Бик озак еладым.

Әти белән өйдә калырга куркам. Бөтенесе өйдә чакта да курыкмыйча миңа тия алгач, мин һәрвакыт пошаманда. Бер мизгелгә дә үземне куркынычсызлык астында итеп тоя алмыйм. Мин болай яши алмыйм. Туйдым. Мин берәр көнне, түзмичә, үземә кул салачакмын. Болай яшәргә сабырлыгым бетте».

Бу хатны 10 тапкыр укыдым. Елый-елый. Кызым уйлап чыгара аладыр, дип уйламыйм. Әмма Радикның боларны эшли алуына һич ышана алмыйм. Мин шушыларга сәләтле ир-ат белән гомер буе бергә яшәгәнмен, 2 бала үстергәнменме? Мөмкинме бу?

Бу хакта уйланып, ничә төнем йокысыз үтте. Радик белән акрын гына, тыныч кына сөйләшеп карадым. «Мондый әйбер мөмкинме, Радик?» – диеп сорадым. «Үсмер дигәч тә, бу кадәр шашмасын инде. Акылыннан язганмы әллә ул тәмам? Нәрсә сөйләгәнен бөтенләй аңламас дәрәҗәгә җиткәнме инде әллә ул? Аның шулай шашуларын син хуплап, башыннан сыйпап тордың, шуңа шулай булды менә. Ул бала-чага түгел. Аны каты итеп урынына утыртасы иде. Ә син башыннан сөеп тордың. Синең йомшаклык аркасында бу, белеп тор. Алда әле ул безгә ни генә күрсәтмәячәк», – диде Радик.

Аның сүзләрендә дә хаклык булуы мөмкин иде. Аделина, чыннан да, үсмер яшькә кергәч, бик тәртипсез, холыксызга әйләнде. Аның үз-үзен тотышы, характеры чыдап булмаслык иде. Бәлки, чыннан да, ул әтисенең ачулануларына үч итеп уйлап чыгаргандыр сөйләгәннәрен. Үсмерләрдән теләсә нәрсә көтәргә була, диләр бит. Белмим. Нәрсә уйларга да белмим.

Бу хәлдән дөрес чыгу юлы эзлим. Иремне югалтырга теләмим. Тик әгәр балам дөресен сөйли икән, аңа зыян китерергә юл куймаячакмын. Аделина полициягә барырга каршы түгел, әмма чит кешегә моның турында сөйли алмаячагын әйтте. Мондый гамәлләрне ничек итеп дәлилләп була? Көчләү факты булмаган очракта, полициядә безне тыңлап торачаклармы? Бу җинаятькә саналамы, һәм җәзасы нинди? Мин интернетта бу хакта эзләнеп укыдым. Анда көчләү факты булмаган очракта (ягъни экспертиза ярдәмендә исбатлап була торган очрак түгел) полициягә барырга кушмаганнар. Янәсе, гаепләнүче үзе гаебен танымаса, безне, ялган күрсәтмәләр биргән, дип гаепләргә мөмкиннәр. Аның җәзасы да бар икән».

Бу очракта нишләргә? Мондый кешене җинаять җаваплылыгына тарттырырга мөмкинме? Билгеле, беренче чиратта зыян күрүчедән гариза булырга тиеш, әлегә ул юк. «Интертат» хәбәрчесе бу мәсьәләгә карата юрист Резеда Сәйфетдинованың фикерен сорады:

«Россия Федерациясенең Җинаять кодексының 133нче маддәсе буенча, «сексуаль характердагы гамәлгә мәҗбүр итү» өчен җәза каралган. Әгәр дә әлеге җинаять балигъ булмаган затка карата кылынган икән, җәза буларак, җинаятьче билгеле бер вазыйфаларны биләү хокукыннан мәхрүм ителә, 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителә ала. Россия Федерациясенең Җинаять кодексының 135нче маддәсе буенча, «18 яшькә җиткән затның 16 яше тулмаган затка карата сексуаль характердагы әхлаксыз гамәлләр кылуы» (көчләү керми, ә әлеге очракта әти кешенең кыз балага тиюе, назлавы, җенси органнарына кагылуы санала) өчен шулай ук җәза каралган. Җинаятьче 440 сәгатькә кадәр эшкә тартыла, билгеле бер вазыйфаларны биләү хокукыннан мәхрүм ителә, 3 елга кадәр иректән мәхрүм ителә ала. Полициягә мөрәҗәгать итәргә ярый түгел, кирәк! Бу эшне җиренә җиткереп, төгәл итеп башкарыр өчен һәм үзегезне гаепләүдән саклар өчен, адвокат яллау мөһим. Зыян күрүченең кичергәннәрен җентекләп сөйләве кирәк булачак. Моннан тыш, күрсәтүе таләп ителүе мөмкин. Зыян күрүченең мораль халәте бик авыр булган очракта, психологик ярдәм алырга була. Полициягә дәлилләр белән барсагыз, тагы да нәтиҗәлерәк була. Әмма, кызганыч, мондый очракта дәлилләр юк диярлек. Дәлил буларак, мәсәлән, җинаятьче язган смс-хатларны алып килергә булыр иде. Яисә җинаятьнең шаһите бар икән, ул җинаятьне дәлилләргә ярдәм итә ала».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100