news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әни кеше салкын мунчада тапкан сабыен кер юу машинасына салып калдырган

news_top

Чиләбе өлкәсендә яңа туган сабыен үтерүдә гаепләнүче хатын суд каршына басачак. Сулея бистәсендә яшәүче хатын, табибларга мөрәҗәгать итмичә, салкын мунчада малай тапкан, аны пакетка салган һәм кер юу машинасында калдырган. 33 яшьлек анага карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта vesti.ru хәбәр итә.

Тикшерү барышында ачыкланганча, бу хатын 2024 елның 5 ноябренә каршы төндә, йөклелекнең 40 нчы атнасында булганда, сәламәт бала тапкан һәм, аңлы рәвештә, аны җылытылмый торган бүлмәдә калдырган, шул төндә температура якынча -6 градус тәшкил иткән. Бу хакта төбәк буенча Тикшерү комитеты Telegram-каналда хәбәр итә.

Хәле авырайгач, әлеге хатын медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итә, анда медиклар аның мөстәкыйль рәвештә бала табу фактын ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар