Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем исемемне пычратып йөргән» – Гөлназ Асаева администраторын намуссызлыкта гаепли

news_top_970_100
«Минем исемемне пычратып йөргән» – Гөлназ Асаева администраторын намуссызлыкта гаепли
"Татар-информ" архивы

Бу көннәрдә җырчы Гөлназ Асаева сәхнәдәшләрен һәм кассирларны шоу-бизнес өлкәсендә эшләүче намуссыз ханым турында кисәтеп сторислар куйды. Ул аны концертларын уздырырга комачаулык ясауда, аларны күчерүдә гаепләде. Исем-фамилиясен язып, фотосын да урнаштырды. 

«Концертларыбызга билетлар сатучы хөрмәтле шәһәр һәм авыл кассирлары. Безнең администратор Линарга гына ышануыгызны үтенәбез. Чөнки Мостафина Ләйсән Фларитовна дигән бу ханым, барлык кассирларга шалтыратып, билет бәяләрен үзгәртә. Үзен безнең администраторыбыз дип таныштыра, концертларны күчерә. Башына нәрсә килә, шуны эшләп йөри. Әлеге ханым, ничектер, Башкортстан Республикасы Корылтаена эшкә урнаша алган. Ничек инде шундый аферистлар дәүләт оешмаларында эшли ала?» – дип аптыраган Гөлназ Асаева.

Әлеге конфликтка ачыклык кертергә теләп, Гөлназ Асаевага шалтыраттык.

«Ләйсән минем администраторым иде. Аның аркасында концертлар өзелү алдында торды. Мин аңа апама ышанган кебек ышана идем. Ул Корылтайда эшли бит. Шул исеменнән файдаланып, кассаларга шалтыратып, концертларыбызны «отменять» итәргә, безнең белән сөйләшмичә, башка концертларга билет бәяләрен киметеп сатарга кушкан. Әмма мине бу да түгел, аның «Гөлназ Асаевага кирәк» дип, минем исемнән таныш кассирларыбыздан бурычка акча алып йөрүе шаккатырды. Берничә районның кассирыннан шулай акчалар алган. Ул ханым инде бик күпләргә бурычлы икән. Мин Интернетка куйгач: «Бу ханым миңа акча тиеш», – дип, әллә никадәр кеше язды. «Сез аның белән эшли башлагач, без аптырадык инде», – диләр. Менә шулай итеп, минем исемне пычратып йөргән», – дип аңлатты «Интертат»ка бу хәлне җырчы. 

Каршы якның да фикерен белештек. Ләйсән Фларитовнага шалтыраткач, ул безгә шәхси сәбәпләр аркасында Гөлназ белән хезмәттәшлеген туктатуын әйтте. «Аның әлеге сторисларны нинди максат белән урнаштырганын әле дә аңламыйм» – дип белдерде.

Мин йөкле, баламны бик авыр күтәрәм. Тиздән декретка чыгачакмын. Мин аларның икесен дә (Гөлназ белән Виллины) әле сентябрьдә үк: «Октябрь концертларын оештыра алмыйм», – дип кисәттем. Әйе, билет сату нокталарына шалтыратып, үземнең Гөлназ белән башка эшләмәячәгемне әйттем, октябрь концертларын «отменять» итәргә куштым. Гөлназга: «Яңа администратор эзлә», – дидем. Бу – бик зур хезмәт, афишаларны барларга, утырып, «забивать» итәргә, һәр ноктаны шалтыратып чыгарга кирәк. 

Йөклелегем авыр узуын белә торып, Гөлназ миңа сүгенү сүзләре белән ябышты. Кабат сторисларында әллә ни сөйләгән. Ә миңа шуннан соң инсульт булса? Болай да кан басымнарым күтәрелде, хәзер көндезге стационарда дәваланам.

Әгәр халык концертларына йөрми икән, монда, миңа калса, кемне дә булса гаепләргә кирәкми.

Алар болай да мин төзегән график буенча йөриләр инде. Йөрсеннәр. Аллаһы Тәгалә бар. Ләкин Гөлназ мине болай ук рәнҗетер дип уйламаган идем. Кайчандыр бер савыттан ашап-эчкән кешегә шулай нахак ягарга буламы? Сентябрь өчен түләмәделәр. Үзеннән сорагач: «Көлдермәче», – дип җавап кайтарды. Ярый, Аллаһы Тәгалә бар, дип хушлаштым. 

Сез күптәннән бергә эшлисезме? Моңа кадәр конфликтларга кергәнегез булдымы?

Ковидка кадәр бергә эшли идек. Соңыннан, ул челтәрле бизнеска кереп китте. Быел март аенда яңадан: «Бергә эшлик», – дип язды. Сентябрь концертларын эшләдем. Калган афишаларны яңа администраторлары килеп алды. Ә ул шуннан соң сторислар куя, мин аларның максатын бөтенләй аңламадым.

Сентябрьдә мин нокталарга октябрь концертлары буенча гына шалтыраттым. Чөнки эшли алмаячагымны белдем. Гөлназ октябрь аен башка админ белән көйләргә тиеш иде. Миңа инде күп җырчылар «нигә болай калдырдың» дип язалар. Әллә кемнәргә чыгарга, Матуровага язып карарга да киңәш иттеләр. Ләкин мине җавап мондый: «Мин тиздән әни булачакмын. Әлегә башка проблемаларым да күп. Мин нигә шулай түбәнчелеккә төшәргә тиеш, ди? Күп яза алам, ләкин үзем белән бер савыттан ашаган кеше турында түгел. Әле яшьлеге белән шулай кыланадыр. Авырлы кешене юкка рәнҗетте».

Гөлназ исеменнән кассирлардан бурычка акча алуы дөресме икәнлеген сорагач, Ләйсән Фларитовна безгә: «Андый нәрсә булмады. Беренче тапкыр ишетеп утырам. Беркемнән акча алганым булмады, көләсезме әллә? Алай дип әйтерлек булгач, дәлилләп күрсәтсен алайса! » – диде.

 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100