Андрей Кондратьев: «Участок комиссияләреннән зур төгәллек сорый торган этап башлана»
Хәзер участок сайлау комиссияләреннән мөмкин кадәр җаваплылык, төгәллек, игътибарлылык сорый торган этап башлана. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында видеоэлемтә аша хәбәр итте.
«Барысы да штат режимында узды. Участок комиссияләрендә тавыш бирү төгәлләнүгә тавышларны санау башлана. Исәпләү тәнәфескә бүленмичә, йомгак ясалганчы үткәрелә. Бу – ачык процедура. Тавышларны санау барышын күзәтүчеләр, депутатларга кандидатлар, партияләрнең ышанычлы вәкилләре, аккредитацияләнгән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре күзәтергә хокуклы.
Безнең өчен сайлау кампаниясенең һәр этабы закон нигезендә алып барылуы мөһим - участоклар ачылганчы тавыш бирү йомгаклары беркетмәләре рәсмиләштерелгәнче. Сайлау кампаниясенең бу этабы да оешкан төстә, ачык, закон нигезендә билгеләнгән процедура рәвешендә узар дип ышанам», - дип белдерде Андрей Кондратьев.