Андрей Кондратьев: «Тавышларны санау 14 мең күзәтүче катнашында узачак»
20 сентябрьдә 12:00 сәгатькә Татарстанда сайлаучыларның 64,5 проценты тавыш биргән. 10:00 сәгатьтә бу күрсәткеч 60,6 процент булган. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә хәбәр итте.
15:00 сәгатькә сайлаучыларның активлыгы турындагы мәгълүмат соңрак игълан ителәчәк. Кондратьев сүзләренчә, «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына зур йөкләнеш булу сәбәпле, мәгълүматлар 10-15 минутка соңарып килергә мөмкин.
Бүген 20:00 сәгатьтә сайлау участоклары ябыла һәм тавышларны санау башланачак. Ул участоклардагы якынча 14 мең күзәтүче катнашында узачак. Халыкара күзәтүчеләр дә тавыш бирү барышын күзәтә.
Сайлауга бәйле сораулар белән якынча 4 мең шалтырату килгән. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе сайлау участокларының адреслары һәм сайлаучыларның шәхси мәгълүматларын үзгәртүгә кагылышлы булган. Кондратьев барлык мөрәҗәгатьләрнең дә каралуын һәм җавапсыз калган сораулар булмавын әйтте.
Сайлау участокларында волонтерлар да эшен дәвам итә.
«Волонтерларның барысы да диярлек иртәнге сәгать 10га сайлаучылардан килгән гаризаларның 100 процентын үтәп бетерде. Шуңа да карамастан, алар эшне дәвам итте, китеп бармадылар. Волонтерлар сайлау участокларында калып, комиссияләргә ярдәм итәчәк. Без алар белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез. Бу – сайлауларда чын күңелдән эшләгән бик яхшы, актив яшьләр командасы», – диде Андрей Кондратьев.