«Бөекләр китә, игътибар юк, дип борчыла иде» – композитор Анатолий Луппов вафат
Анатолий Луппов, милләте буенча татар булмаса да, татар сәнгатендә зур эз калдырган кеше.
Күренекле композитор һәм педагог Анатолий Луппов 93 яшендә вафат булды.
«Бу – 3 июльдә төшерелгән фото. Шул чакта, бу – соңгы очрашу булырга мөмкин, дигән уй күңелемә килде, ул тойгыдан котылырга тырыштым... Тыныч йоклагыз, Анатолий Борисович. Сез музыкагызда гына түгел, шәкертләрегездә дә яшәячәксез», – дип язган аккаунтында аның укучысы, танылган композитор Эльмир Низамов.
Кичә Анатолий Лупповның вафаты билгеле булды. Иртәгә 10.00 сәгатьтә коллегалары, шәкертләре һәм музыкаль җәмәгатьчелек Казан консерваториясенең төп бинасы яныннан аны соңгы юлга озатачак.
Хәбәрчебез республиканың билгеле шәхесләреннән Анатолий Луппов турында фикерләр туплады. Анатолий Лупповны белүчеләр аны, татар булмаса да – татар өчен эшләгән, мари булмаса да – мари өчен эшләгән, Идел буе халыкларының милли сәнгатенә зур өлеш керткән шәхес, дип атады.
- Анатолий Борисович Луппов – СССР Композиторлар берлеге әгъзасы, Мари АССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» монооперасы һәм кыллы уен кораллары өчен «Карурман» симфониясе өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, мари балетына нигез салучы.
Вадим Дулат-Алеев: «Ул бөтен халыкларны һәм бөтен буыннарны аңлый алган уникаль сәләткә ия иде»
Казан дәүләт консерваториясе ректоры, музыка белгече Вадим Дулат-Алеев: «Анатолий Луппов бүгенге көнгә кадәр Россиянең иң өлкән композиторларыннан берсе иде. Ул – безнең ил тарихының төрле чорында музыка язган уникаль композитор: сугыштан соң иҗат итә башлаган, алтмышынчы, җитмешенче елларда, милли мәдәният яңарган туксанынчы елларда да язган һәм хәзергәчә иҗатта булды.
Анатолий Борисович төрле халыкларның музыкаль материалы белән эшли белде. Аны хәзер онытыла төшкән «халыклар дуслыгы» төшенчәсенә туры килә торган композитор дип бәяли алабыз – иҗаты белән шушы дуслыкны чагылдыра иде. Аның Урта Идел буенда яшәгән барлык халыкларның музыкасын берләштергән, һәр милли мәдәниятне белеп, тоеп эшләгән гаҗәеп симфоник поэмасы бар. Лупповны һәр халык үзенеке дип саный иде: марилар «мари композиторы» дип атый, татар көе язса – татарча яңгырый, удмурт мотивларында удмурт композиторы кебек ишетелә. Бу аның бөтен халыкларны һәм бөтен буыннарны аңлый алган уникаль сәләтеннән килә.
Луппов бик позитив һәм оптимист композитор иде. Югары интернациональ культурага ия булган, позитив фикерле шәхес. Озак еллар Казан консерваториясенең композиция кафедрасын җитәкләгән искиткеч педагогның шәкертләре дә күп – үзләре бер мәктәп. Соңгы шәкертләренең берсе – Эльмир Низамов. Луппов традицияләргә дә, яшьләргә дә хөрмәт белән карады. Ул һәр укучысында үз фикере һәм үз карашы булган иҗади шәхес күрде. Аның китеп баруы Татарстанның музыкаль сәнгате һәм Казан консерваториясе өчен зур югалту».
Рәшит Кәлимуллин: «Ул – беренче мари балетын язган шәхес»
Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшид Кәлимуллин: «Анатолий Борисович композитор буларак та, иҗтимагый эшлекле буларак та якты һәм динамикалы шәхес иде. Озак еллар Казан консерваториясенең Композиция кафедрасын, Мари Республикасында Композиторлар союзын җитәкләде. Ул – беренче мари балетын язган шәхес. Бик күп симфонияләр, төрле инструментларга концертлар, байтак камера музыкасы язды. Аның Гадел Кутуй әсәренә нигезләнгән искиткеч «Тапшырылмаган хатлар» монооперасы бар.
Ул бик күп эшли иде. Укучылары бик күп иде. Ул – Идел буеннан һәм Уралдан килгән бик күп яшь композиторларның остазы булган, аларга музыка язу серләрен өйрәткән кеше. Күбесе, ул биргән белем белән, үз регионнарына кайтып, иҗат берлекләрен җитәкләде, үзләре укыта башлады.
Мин Анатолий Борисович кул астында аспирантурада укуым белән горурланам. Түбән Кама музыка училищесында укыганда аның янына килгән идем, музыкамны аңа күрсәттем. Ул миңа биремнәр бирде, мин музыка яздым һәм консерваториягә керергә килдем.
Без гел янәшә булдык. Мин аңа коллегам итеп тә, остазым итеп тә карадым. Аның кул астында иҗат итеп, Германиядә узган халыкара конкурста беренче премия лауреаты булдым. Аңарчы безнең бер педагогның да укучыларының андый казанышы белән горурлана алганы булмады. Ул чакта чын зур конкурслар иде.
Луппов арабыздан китсә дә, иҗаты кала, шәкертләре, аның эшен дәвам итүчеләр кала. Музыкасы да яңгыраячак. Татарстан һәм Россия композиторлар берлеге исеменнән туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Ул, 93 яшенә җитеп, лаеклы, матур гомер яшәде».
Ренат Харис: «Остазларча эшләде. Аның укучылары киң карашлы, киң диапазонлы композиторлар булып чыкты»
Татарстанның Халык шагыйре Ренат Харис: «Мине Эльмир Низамов белән таныштыручы кеше Анатолий Борисович Луппов иде. Эльмир III курста укыганда, алар консерваторияне зур әсәр белән тәмамлау турында сөйләшә башлаганнар. Опера, рок-опера, мюзикл кебек жанр өчен бер Көнбатыш язучысын сайлап алалар. «Шуның әсәре буенча либретто эшләп бирегез әле», – дип, миңа мөрәҗәгать иттеләр. «Нигә Көнбатыш язучысы? Ни өчен Эльмир Низамов татар музыкасы язмый?!» – дидем. «Алайса, тәкъдим ит»,– диде Анатолий Борисович. «Башта танышыйм, музыкасын тыңлыйм», – дим. Бергәләшеп тыңлагач, мин аларга :«Алтын Казан» рок-операсы либреттосын яза алам», – дидем. Язып бирдем, һәм алар эшли башлады. Анатолий Борисович Эльмир Низамовны чын мәгънәсендә профессиональ композитор итеп тәрбияләүдә зур эш башкарды. Остазларча эшләде. Аның укучылары киң карашлы, киң диапазонлы композиторлар булып чыкты.
Анатолий Борисович татар музыка сәнгатенә бирелгән кеше иде, легендаларга бик хирыс иде. Аның бәрмә музыка кораллары өчен «Алтын Урда хәзинәсе» дигән концерты бар – зур уңыш белән барды.
Минем карашымча, яхшы укытучы иде. Без аның белән симфоник концертларда очраша, кыска-кыска фикер дә алыша идек. Фикерен яшермичә әйтә, мине дә тыңлый иде. Бәхәсләшкән чаклар да булды. Әмма һәрчак уртак фикергә килдек».
Эльмир Низамов: «Чын интеллигент иде ул. Безгә дә үрнәк иде»
Композитор Эльмир Низамов: «Анатолий Борисович янында июль аенда гына булган идем әле. Ул тормышымда бик зур роль уйнады. Мин Казанга килгәндә беркемне дә белми идем, аның янына килдем, чөнки училищедагы укытучым Ольга Бурова Анатолий Лупповта укыган булган. Мин, Казанга укырга керергәме, Мәскәүгәме, дип йөргәндә: «Синең кебек студент безгә кирәк, монда да зур перспективалар була ала», – диде. Казанда Анатолий Борисович иң якын кешем булып китте, студент чакта хәтта аннан акча да алып торганым булды.
Анатолий Борисович мактый да, тәнкыйтьли дә белә иде, ул миңа ышана һәм горурлана иде. «Эльмир, туктарга кирәкми, әле тагын да зурракка ирешә аласың», – дия иде. «Мин музыканы шулай тоям», – дигәч, татар халык җырларын тыңларга, пентатоникага күбрәк басым ясарга киңәш итә иде. Луппов оркестровкага Нәҗип Җиһановта укыган, татар композиторларыннан Җиһановны искә ала иде, Шамил Тимербулатовны югары бәяли иде.
Луппов иҗатына игътибар җиттеме? Бу – ике яклы. Әйе, ул консерваториядә еш яңгырый иде. Тынлы уен кораллары өчен аның әсәрләре бик популяр иде. Чөнки ул – флейта, гобой, труба, кларнет, фагот кебек инструментлар өчен концертлар язган кеше. Аның «Если Моцарт жил в Казани» дигән музыкаль шаяртуын La Primavera Казан камера оркестры башкарганын яхшы хәтерлим. «Татарские каприччио» әсәре еш яңгырый. Тынлы уен кораллары өчен концерты гел репертуарда. Аның мирасы бай. Шулай да, мөгаен, киң публика өчен ачылып та бетмәгәндер, Казанда киң тамашачы белми дә кебек. Ә Мари-Элда аның «Лесная легенда» балеты әле дә бара. Тамашачы Анатолий Борисовичны яхшы белә.
Соңгы елларда нәрсә борчыдымы? 93 яшькә җиткән кешене замандашларының китеп баруы борчый иде. Ул буыннан үзе генә калуга да эче пошты кебек. Профессиональ яктан җитди музыкага игътибар аз булуы борчыды. Бөекләр китә, игътибар юк, дип борчыла иде.
Ул вак-төяккә игътибарлы иде. Минем тышкы кыяфәтем турында да әйтәсен әйтә иде: тазару-ябыгу, нәрсә киям – бөтенесен күрә, сүзен әйтә. Композиторлар арасында үзен карап йөрмәүчеләр дә бар бит инде, ул андый түгел иде. Үзе дә бик матур киенеп: күн плащ, эшләпәдән йөрде. Чын интеллигент иде ул. Безгә дә үрнәк иде».
Сәгыйть Хәбибуллин: «Безнең композиторларны иң күп әзерләгән кеше Альберт Леман иде. Анатолий Луппов аның эшен дәвам итүче булды»
Казан консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин: «Луппов белән иҗади дуслар идек. Мин аны бик ихтирам итәм. Күпкырлы талантка ия шәхес, киң диапазонлы композитор иде. Ул бөтен жанрларда яза һәм яхшы яза. Опера дисеңме, симфонияме... төрле уен кораллары өчен концертлар яза иде. Халык уен кораллары оркестры өчен дә күп әсәрләр язгач, безнең кафедра белән якын мөнәсәбәттә иде, әсәрләрен студентларыбыз рәхәтләнеп башкара иде.
Бөтен композитор да укыта белми. Бик талантлы композитор булырга мөмкин, ә укыта алмый. Луппов белә иде, укыту сәләте бик зур иде. Безнең композиторларны иң күп әзерләгән кеше Альберт Леман иде. Анатолий Луппов аның эшен дәвам итүче булды. Безнең Рәшит Кәлимуллин, Эльмир Низамов кебек композиторларыбызга иҗат дөньясына юл күрсәткән кеше ул.
Луппов бик зур осталык белән яза иде. Ул – классик. Без Александр Ключаревны, үзе татар булмаса да, татар сәнгатендә зур эз калдырган кеше, дип хөрмәт итәбез. Луппов та нәкъ шулай ук – татар булмаса да, татар сәнгатендә зур эз калдырган кеше».