news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Анастасия Заворотнюкның сәламәтлеге турында яхшы хәбәр чыкты

Вячеслав Манучаров сүзләренчә, актрисада алга китеш бар.

news_top

Популяр актриса Анастасия Заворотнюк инде күптән халык алдына чыкканы юк. Аның белән күрше йортта яшәүче телевидение алып баручысы Вячеслав Манучаров позитив хәбәрләр әйтте. Бу турыда ФАН агентлыгы яза.

Манучаров сүзләренчә, авыру үсешен туктатканнар. Тамашачылары да, хезмәттәшләре дә, башка танышлары да Анастасия турында исән кеше итеп сөйләшә ала.

«Алар авыруны туктатты, без бүген Настя турында тере кеше итеп сөйләшә алабыз. Минемчә, бу — төп җиңү. Сантиметрлап, кисәкләп, әкрен-әкрен генә җиңүгә таба барыш», — ди күрше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар