Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәү театры йолдызы Анастасия Крылова: «Татарча җырлыйм»

«Тереза Дурова театры» Казанга «Йокыга талган гүзәл» («Спящая красавица») мюзиклын һәм Принцесса ролендә Казан кызы Анастасия Крылованы алып килә. Хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова Мәскәүдә танылып өлгергән яшь Казан кызын татарча җырлатты.

news_top_970_100
Мәскәү театры йолдызы Анастасия Крылова: «Татарча җырлыйм»
фото: Судтан Исхаков, Елена Маряшина

«Тереза Дурова театры»ның «Йокыга талган гүзәл» («Спящая красавица») мюзиклы 10 һәм 11 март көннәрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет сәхнәсендә булачак.

Тереза Дурова – атаклы цирк артистлары нәселеннән, күренекле дрессировщик Анатолий Дуровның нәсел дәвамчысы. 1992 елда Мәскәү Клоунада театры ача, соңыннан, театрның бөтен эстетикасын үзгәртеп, «Тереза Дурова театры»н гамәлгә куя. Хәзер театр репертуарында 40лап спектакль бар. Алар – нигездә гаилә спектакльләре.

Анастасия Крылова театрда уйный, сериалларда төшә, җырлар яздыра. «Трудные подростки», «Топи», «Закрыть гештальт», «Родители», «Жить жизнь» – барлыгы 30дан артык фильмда төшкән актриса. 9 ел «Тереза Дурова театры»нда эшли. Интернетта Анастасиянең гыйнвар аенда гына чыккан «Полюбила пацана» трегын таба аласыз. Кыз үзе бу җыр язылу тарихын «Слово пацана» сериалы белән бәйләми.

Нишләп Крылова булмаска тиеш, дип уйладык...

Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә Тереза Дурова белән бергә Казан кызы Анастасия Крылова да катнашты. Безнең хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова Мәскәүдә танылып өлгергән яшь Казан кызын татарча җырлатты һәм нәсел тамырларын барлап, татар бабайларын искә төшерде.

Беренче сорау – Тереза Ганнибаловнага. «Сезнең бу спектакльдә 2 состав. Казанга нәкъ менә Анастасияне алып килү аның Казан кызы булуыннанмы? Икенче сорау – Анастасиягә. Нинди татар әкиятләре беләсез?» – дип сорадым спикерлардан гастрольләргә багышланган матбугат конференциясендә.

Тереза Дурова: Вокаль партияләр булмаган бөтен спектакльләрдә безнең 2, кайчагында хәтта 3 состав була. Мәсәлән «Летучий корабль»дә 3 состав, чөнки бик еш уйныйбыз – ялларда көненә 2-3 тапкыр уйнала. Артистка тавыш ярыларын да сакларга кирәк бит. Драматик әсәрләрдә уйнау артист өчен тавышка зур йөк булып тора, чөнки персонажга куполда очарга да туры килә, очканда җырлый да әле. Шуңа берничә состав булуы мәҗбүри. Казан гастрольләре турында сүз чыккач, әлбәттә, нишләп Крылова булмаска тиеш, дип уйладык, чөнки ул – Казан кызы...

Анастасия: Мин үзем дә яздым шикелле сезгә, Казанда чыгыш ясар идем, дип.

Тереза Дурова: Әйе, үзе дә язды. Әлбәттә! Ул бит Казан кызы. Спектакльгә, зал тутырып, дуслары киләчәк. Без искиткеч актрисаны туган шәһәрендә күрсәтә алабыз. Әле без бу спектакльгә тагын бер татар кызын алып киләбез – Гөлмәрьям Смирнованы. Ул Фея ролендә булачак. Безнең театрда татар артистлары күп ул. Тулы бер диаспора диярлек. Без сәхнә артында татарча сөйләшкәнне дә ишеткәләп торабыз. Безнең Даниил Исламов та бар. Миңа Казанга килү бик күңелле, чөнки без артистларыбызны өйләренә алып кайтабыз, аларны карарга әти-әнисе, туганнары киләчәк.

Анастасия: Балачагымда укыган татар әкиятләреннән мин «Шүрәле» әкиятен искә төшердем.

Тереза Дурова: Миннән: «Нинди татар әкияте алып киләсез?» – дип сораганнары да бар инде. Болай еш килә башласак, сезнең хәзер яңа театр сәхнәсе дә булгач, татар әкиятен сорый башласалар, куеп алып килүебез дә мөмкин. Театрда күпме татар артистлары да булгач… Без бит төрле халыкларның әкиятләрен чыгарганда – мәсәлән, кытай, япон әкиятләрен эшләдек – шул телдә сүзләр дә була. Балалар да, аларның әти-әниләре дә әкияте белән бергә шул халыкның матур телен дә тойсыннар, дибез. Арияләр башкарган шул тел аның туган теле булган артистларны чакырабыз. Чөнки тавыш ярылары үзенчәлеге – аерым бер дөнья.

Матбугат конференциясеннән соң, Анастасия Крылова янына килдем. «Әнием Наталья Ибраһимова озак еллар «Московский» мәдәният үзәгендә эшләде. Элегрәк ул Урицкий исемендәге мәдәният сарае иде. Минем балачагым шунда узды, чөнки әнием анда сәнгать җитәкчесе иде. Шулай ук, фольклор коллективында җырлады. Әнием ягыннан миндә татар каны ага. Чөнки бабамның әтисе Ибраһимов Гарәф Борһан улы – татар. Ә татар телен мин мәктәптә өйрәндем. Чөнки без татар теле һәм әдәбияты укыдык. Әлбәттә, татарча сөйләшә алмамдыр, ләкин җырлый беләм».

Бик сорагач, Настя җырлап та күрсәтте. «Сүзләрне чиста әйтми дип ачуланмасагыз», – дигән шарт белән, әлбәттә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100