Анастасия Ефремова: «Балетта татарлар күплегенә аптырый идем. Сәбәбен аңлатып бирделәр»
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры мәйданчыгында узган «Ләкләк» бөтенроссия бэби-театрлар фестиваленә килгән театр белгечләре арасында Анастасия Ефремова да бар иде.
Театр белгече Анастасия Олеговна Ефремова, әйе, легендар Ефремовлар нәселеннән, әйе, Олег Николаевич Ефремовның кызы, әйе, Михаил Ефремовның апасы, әйе Никита Ефремовның туганы. Әлеге язмада Анастасия Ефремова белән кисәк-кисәк сөйләшүләрне бер текстка җыйдым.
Анастасия Ефремова лекциясеннән юллар: «Безнең ил – иң театраль ил. Бездән башка илләр көнләшәләр. Безнең илдәге репертуар театры театрның камил моделе дип саныйм. Ләкин ул капитализм белән каршылыкка очрады. Бик хөрмәтле саналган бер режиссерның: «Син минем иң «кассовый» режиссер икәнемне беләсеңме?» – дип соравына бик аптыраган идем. Бәлки, мин бик консервативтыр, әмма миңа калса, болай әйтү оят кебек...»
«Тамашачы миңа йөри», – дигән артистлар да бар...
Бу – башка әйбер. Артистлар алар изге. Алар фәрештәгә тиң. Алар безгә рәхәт булсын өчен тырыша... Беркайчан да артист гаепле түгел. Һәрвакыт режиссер гаепле.
Сезнең «ПостЕфремовское пространство» фестивале...
«Хәзер «ПостЕфремовское пространство» фестивале бераз тукталып калды. Чөнки Михаил белән бу хәлләр килеп чыккач, фамилия «ишекләрне ачмый» башлады. Хәтта мин даими йөри торган фестивальләргә дә чакырмый башладылар, фамилиямне сызалар...»
ххх
Элек берара балет спектакльләре турында да язгаладым. Шул чакта балетта татарлар күп булуга аптыраган идем. Миңа аларның күплеген татарларның тырыш булуына бәйләп аңлаттылар. Бик тырыш һәм үҗәт булсаң гына балетта уңышка ирешә аласың, – диде фестиваль көннәренең берсендә Анастасия Олеговна спектакльләр арасында сүз алышканда татарлар турында сүз чыккач.
Сезнең нәсел тамырларыгыз – чуваш мәгърифәтчесе... – дип сорамакчы идем Михаил Ефремовның бабасының бабасы чуваш алфавиты төзегән Иван Яковлев булуын искә төшереп.
Юк, минеке түгел, Мишаныкы, – дип кырт кисте Анастасия Олегновна. – Ул аның әнисе ягыннан килә. Безнең әниләр башка, әтиләребез генә бер.
Гафу итегез, минем сезне төрки халыкларга бәйләп карыйсым килгән иде, биографиягезне җентекләп карамаганмын… Сезгә кагылышы булмаса да, шулай да Ефремовлар нәселенә татар каны килеп кергән. Михаил Олеговичның артист улы Никитаның әнисе татар, әйеме? Никитаны «татар малае» дип йөртмисезме зур Ефремовлар гаиләсендә?
Әйе, Никитаның әнисе Ася – татар кызы (Ася Воробьева). Әмма Никитаны татар дигәнебез юк. Безнең гаиләдә милләтләр темасы каралмый. Бөтенләй дә каралмый. Асяның әти-әнисе дә татар, әмма ул – чиста Мәскәү кызы. Асяның әти-әнисен дә хәтерлим (Роберт Бикмөхәммәтов (1928-1995) – профессор, әдәбият галиме, Муса Җәлил турында монографияләре бар, аның шигырьләрен тәрҗемә иткән). Мәскәү интеллигенциясе иде алар. Сез биредә татарлыкка, телгә тотынып торасыз. Ә Мәскәүдәгеләр – бары тик москвичлар. Минем әнием полька. Нигәдер ул турында уйланмадым. Без Мәскәүдә – москвичлар.
Сез кичә журналистлардан зарланып алдыгыз. Имеш, Михаил Олегович белән күңелсез хәл килеп чыккач, сездән сүз алу өчен бик аптыратканнар. Андый чакта сезнең белән уртак тел табу өчен журналист үзен ничек тотарга тиеш иде?
Безгә Миша кем белән булса да ул темага сөйләшүне бөтенләй тыйды. Аңа зыян килү мөмкинлеген аңлаганга күрә, безне беркем дә берничек тә сөйләштерә алмаячак иде. Без, бернинди чыгышлар, комментарийлар һәм интервьюлар булмаячак, дигән карарга килдек. Әмма безнең бу карарыбыз журналистларга язарга комачауламады, «Ефремова заявила» дип яза бирделәр. Мин кая, кемгә, нәрсә «заявила»? Болар барысы да ялган иде.
Хәзер журналистларны яратмыйсызмы?
Ул аларның эше инде. Әмма алай ярамый иде. Алар бит әйтмәгән сүзне әйтте дип язалар. Бөтен профессия кешеләре кебек журналистлар арасында да төрлесе була. Профессионаллар күбрәк булсын иде, дип телисе килә. Интервьюга әзерлексез килүләрне әйтеп тә тормыйм. Әтиемнең вафатына 24 ел. Шул вакыт эчендә елга 2 тапкыр – туган һәм вафат булган көннәрендә – нидер сөйләргә туры килә. Күпме тапшырулар чыкты... һаман да бер сүз. Шул еллар эчендә нидер үзгәрмәде бит инде.
Бервакыт бөтенләй мәзәк хәл булды. Башка шәһәрдән телевидение килде, мине видеокамера алдына утырттылар, һәм журналист егет сорау бирә: «Сөйләгез әле – ул кечкенә чакта нинди иде?» – ди. Мин бит Олег Николаевичның тол хатыны да түгел, кызы гына. Аның балачагын кайдан белим. Сүз уңаеннан, әтинең балачагын белгән бердәнбер кеше бар әле Җир шарында – әтинең классташы Николай Иванович Якушев исән. Ул аның белән бер класста укыган, аңа 97 яшь.
«Син театр турында язасың, диләр, әйбәт журналист, диләр. Ә мине һаман татар темасына өстерисең килә, тик мин сиңа бернәрсә дә әйтә алмадым», – диде ул миңа, фестиваль тәмамланып таралышыр вакыт җиткәч.
Татарлар дигәндә, иң элек кем күз алдына килә, Анастасия Олеговна? – дип сорадым аннан.
Чыңгызхан, – диде ул, бераз уйлап торгач.