Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ана капиталы: 2019 елда бала акчасын ничек кулланырга була?

“Ана капиталы” элегрәк өч ел үтмичә кулланып булмаслык акча кебек тоелса да, 2018 елда кертелгән үзгәрешләр нигезендә ул кулга тотып карый ала торганрак акчага әйләнде кебек. Баланың өч яше тулганын көтмичә, сертификат ярдәмендә балалар бакчасы өчен түләү мөмкинлеге туды. Ана капиталыннан ай саен акча алып бару мөмкинлеге бар. 2019 елда ана капиталын куллану юнәлешләре турында “Татар-информ” агентлыгында Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина һәм социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабировалар сөйләде.

news_top_970_100
Ана капиталы: 2019 елда бала акчасын ничек кулланырга була?

Ике яки аннан соң туган балага түләү - "Ана капиталы" 2007 елдан эшли башлады. Башта ун елга дип исәпләнгән программа хәзер 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Быел аның күләме 453 мең 26 сум. Индексацияне исәпкә алып, 2020 елда 470 мең 241 сум булачак. Татарстанда 2007 елдан барлыгы 266 меңнән артык гаилә ана капиталына гариза биргән. Барлыгы 77 млрд сум күләмендә ана капиталы акчасы түләнгән.

Ана капиталын нинди максатларда кулланып була?

Ана капиталын кулланып була торган биш юнәлеш:

1. Торак шартларын яхшыртуга (кредит алганда беренчел взносны түләү, төп бурычны каплау, кредит (займ) буенча процентларны түләү). Татарстанда ана капиталына гариза биргәннәрнең 90 проценттан артыгы сертификатны шул максатларда кулланган. Программа башланганнан бирле, 207 меңнән артык гаилә яшәү шартларын яхшырткан. 180 меңгә якын гаилә торак кредитларын ана капиталы белән өлешчә яки тулысынча каплаган.

– Бездә Дәүләт торак фонды белән хезмәттәшлек тыгыз. 13 мең гаилә ана капиталы акчасын социаль ипотека программасы буенча алынган фатирларның кредитларын каплау өчен кулланган, диде Гөлсинә Сабирова.

2. Балаларга белем бирү, шул исәптән, балалар бакчасында белем бирү, балаларны карап тору хезмәтләре өчен түләүгә;

Татарстанда ана капиталы акчасы белән балалар бакчасы өчен түләүчеләр арткан. Белгечләр моны акчаны балага өч яше тулгач кына кулланып булуына бәйле чикләүләр бетүе белән аңлатыла. Татарстанда 4 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасы белән балалар бакчасы һәм ясле өчен түләгән.

– Акчаны хосусый балалар бакчасы өчен түләүгә, шулай ук баланы карау хезмәтләре өчен дә юнәлтергә ярый, тик моның өчен оешманың шушы хезмәтләрне күрсәтүгә лицензиясе булуы шарт, - дип аңлатты Асия Вәлиуллина.

Ана капиталы акчасын гаиләдәге олырак балаларның укуы өчен дә кулланып була. Сертификатны уку чыгымнарына тотарга теләүчеләр балага 25 яшь тулганчы кулланып булуын истә тотарга тиеш.

3. 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган бала өчен гаилә ана капиталыннан ай саен акча алып бара ала (айлык түләүләр - ежемесячные выплаты). Балага 1,5 яше тулганчы айлык түләүләрне файдаланып була. Тик бу бары тик аз керемле гаиләләргә генә кагыла.

– 2018 елда кертелгән яңалыкларның берсе – аз керемле яшь гаиләләргә матди ярдәм йөзеннән, балага 1,5 яшь тулганчы, сертификаттан ай саен акча түләп бару мөмкинлеге, - диде Асия Вәлиуллина.

2018 елда Татарстанда 350 гаилә айлык яңа түләүләрне алырга теләк белдереп, Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать иткән.

Гаиләнең 2019 елда мондый айлык түләүгә хокукы бармы-юкмы икәнен белү өчен, соңгы 12 айда гаиләнең тулай керемен алып, аны 12 гә бүлеп, гаилә әгъзалары санына (яңа туган баланы да исәпкә алып) бүләргә кирәк. Әгәр бу сан 14 034 сумнан (республикада бер кешегә 1,5 яшәү минимумы) азрак булса, Пенсия фондына барып, айлык түләүгә гариза бирергә мөмкин.

Гаризаны балага алты ай тулганчы язарга була – шушы ярты ел өчен акча күчәчәк. Әгәр гариза балага алты ай тулып киткәч кенә языла икән, акча гариза язган көннән алып кына түләнә башлый. Ана капиталыннан түләү гаиләнең кайсы төбәктә яшәвенә карый.

– Бу акчаны ничек куллану – гаиләнең үз ихтыярында. Кием-салымга, азык-төлеккә, балага уенчыклар сатып алу өчен дә кулланырга ярый, - диде Асия Вәлиуллина.

Быел гариза белән мөрәҗәгать итүче гаиләләр өчен айлык түләү баланың 2018 елның икенче кварталында яшәү минимумы күләмендә – Татарстанда ул 8 896 сум. 2018 елда гариза язучылар өчен 8 490 сум күләмендә калачак, ләкин бер ел узгач, Пенсия фондына яки күп функцияле үзәккә яңа гариза белән кабат мөрәҗәгать итәргә була. Ул вакытта акча 8 896 сумга үзгәрәчәк.

Асия Вәлиуллина әйтүенчә, бүген һәр гаилә Россия Пенсия фонды сайтында үз белешмәләрен кереп, айлык түләүгә хокукы бармы-юкмы икәнен калькуляторда исәпләп чыгара ала.

4. Ана капиталын ананың җыелып бара торган пенсиясен арттыруга;

5. Инвалид-балаларны җәмгыятькә социаль яраклаштыру өчен чаралар алуга кулланып була.

Игезәк балалар табучылар һәм ятимнәрне уллыкка-кызлыкка алучыларга – ана капиталы

Икенче бала итеп ятим баланы уллыкка-кызлыкка алган гаиләләрнең, игезәкләр тапкан гүзәл затларның да ана капиталына хокукы бар.

Белгечләр сүзләренчә, хәтта 17 яшьлек баланы үзенә тәрбиягә алган гаиләләргә дә ана капиталы бирелә. Тик аның бу гаиләгә икенче бала булып килүе шарт. Әгәр игезәкләр туса, икенче балага сертификат турында таныклык бирелә.

Сертификатны кем һәм ничек куллана ала?

– Сертификат хатын-кызган бирелгән булып, ул кинәт үлеп китә икән, иренә күчә. Әгәр әтиләре юк икән, сертификат балаларга бүлеп бирелә. Ир белән хатын аерылышкан очракта, хатын-кыз ана хокукыннан мәхрүм ителә икән, сертификат балаларга күчә. Опекуннар булган очракта, балага 18 яшь тулганчы, ана капиталыннан опека һәм попечительлек органнары рөхсәте белән генә файдалана ала. Балалар йортыннан алынган бала 18 яше тулгач сертификатны үзе дә куллана ала, чөнки бу очракта сертификат анага түгел, ә балага рәсмиләштерелә, дип аңлатты Гөлсинә Сабирова.

Сертификат алучы ирләр Татарстанда әлегә юк

Гөлсинә Сабирова әйтүенчә, әлегә Татарстанда “ана капиталы” сертификатын бер ир дә алмаган. Ир-атның берьюлы ике баланы уллыкка алу очраклары әлегә булмаган.

Ана капиталы сертификатын бирүне кайчан кире кага алалар?

Аз керемле гаиләләрнең ана капиталыннан айлык түләүне башка максатларга куллану куркынычы булуын да белгечләр инкарь итми.

– Һәр гариза бирелгәндә, без опека һәм попечительлек органнарына, Эчке эшләр министрлыгына запрослар ясыйбыз. Опека органнарыннан хатын-кызның әни хокукларыннан мәхрүм ителмәгәнме икәнен ачыклыйбыз. Ата-ана хокукы чикләнгәннәргә акча түләмәскә хокукыбыз булмаса да, мондый вазгыятьләрне без контрольгә алабыз. Акча күчерүне яңа белешмәләр килгәнче туктатып тору рөхсәт ителә безгә. Эчке эшләр министрлыгыннан, әнинең балага карата җинаятьләре булмаганмы, дип белешәбез. Әгәр андый җинаятьләр булса, сертификат бирүдә кире кагу турында карарлар чыгарабыз.

Былтыр республикада сертификат бирүдә 16 отказ очрагы теркәлгән. Бу балага карата җинаять кылу, ана хокукыннан мәхрүм ителү яки хокукы чикләнү белән бәйле.

Мошенниклар кулына эләкмәс өчен нишләргә?

– Без ана капиталы акчасын файдалану турында гаризалар кабул иткәндә, кешеләрдән документлар пакетын берьюлы таләп итәбез, өлешләп түгел – бу законда күрсәтелгән. Хөкүмәт мошенниклык схемаларына юл куелмасын өчен төрле чараларын күрә. Өч ел элек закон кабул ителгән иде: гражданин займ алганда, оешма чыннан да шушы акчаны алуын расларга тиеш иде. Выпискада аңа бу займ акчалары чыннан да бирелгәне күрсәтелә. Безнең киңәш: шикле оешмаларга бармаска!

2019 елда ана капиталы программасы буенча җитди үзгәрешләр булмаса да, http://materinskij-kapital.ru/v-2019-godu/ сайтында түбәндәге мәгълүмат бар.

2018 елның 30 октябрендә ана капиталына сертификат бирү яки бирмәү турында карар чыгару срогы кыскарту турында 390 нчы Федераль закон имзаланган. Мөрәҗәгать теркәлгән көннән башлап ул элек 1 ай булса, хәзер 15 көнгә калган.

Шулай ук, 2019 елның 1 гыйнварыннан бакчачылыкны үз ихтыяҗларың өчен алып бару турында 217 нче ФЗ үз көченә кергән. Бу 2019 елдан РФ гражданнары ана капиталын дача участогында йорт төзелеше өчен дә файдалана алачак дигән сүз.

Пенсия фонды сайтында яшь гаиләләр ана капиталы акчасы буенча белешмә сорый ала. 279-27-27 номеры буенча шалтыратып та, мәгълүмат белешергә мөмкин. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100