«Ана – иң бөек исем»: Казанда Ватанны саклаучыларның әниләрен бәйрәм белән котладылар
Казанның «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондында Әниләр көненә багышланган «Сезнең белән бергә» концерты узды. Чара махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр әниләре өчен оештырылган иде. Чарадан «Интертат» репортажы.
«Ана мәхәббәтен берни белән дә чагыштырып булмый»
Әниләр көне алдыннан «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстандагы филиалында бик җылы, дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта горурлык хисләре уята торган очрашу узды. Биредә ил иминлеге сагында торучы һәм Ватан өчен гомерләрен биргән батыр егетләрне тәрбияләп үстерүчеләр – хәрбиләрнең әниләр җыелган иде.
Чараны «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина ачып җибәрде. Ул залда утыручы һәр әнигә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Әни – һәр кешенең телендә иң беренче яңгыраган сүз. Ул барлык телләрдә дә бердәй назлы булып яңгырый. Ана – иң бөек исем. Әниләр берни дә таләп итмичә, бары тик бар булганыбыз өчен генә ярата. Без, хатын-кызлар, эштә дә, тормышта да зур уңышларга ирешә алабыз, ләкин нинди әни булуыбыз һәм кемнәрне тәрбияләп үстерүебез белән бернәрсәне дә чагыштырып булмый. Бүген биредә җәмгыятебезнең иң лаеклы, кирәк вакытта илне якларга барган ир-егетләрне үстергән аналар утыра. Сез – безнең горурлыгыбыз булган батырларны тәрбияләүчеләр. Без сезгә чиксез рәхмәтле.
Егетләребезнең мондый карар кабул итүендә сезнең тәрбиягезнең өлеше һәм роле бик зур. Без һәрвакыт сезнең белән янәшә, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды һәм безнең социаль координаторларыбыз һәрвакыт сезгә ярдәмгә килергә әзер һәм без сезгә һәрвакыт күрсәтергә әзер булган ярдәмгә җавап биргәнегез өчен бик рәхмәтле», – диде ул.
Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева
«Тормыш дәвам итә, без яшәргә тиеш»
Очрашуга килгән әниләрнең һәрберсенең йөрәгендә үз тарихы, үз сыкравы һәм үз горурлыгы. Хәрби-диңгез училищесын тәмамлаган, водолаз-разведчик булып хезмәт иткән Рим Маршевның әнисе улының 2022 елның маенда ук алгы сызыкка китүен искә алды.
«Кызганыч, улым һәлак булды... Ләкин бүген күңелсез вакыйгалар хакында сөйлисем килми. Мондый очрашулар: бергә җыелу, аралашу, шатлык-кайгыларны уртаклашу безгә, әниләргә, бик кирәк. Тормыш дәвам итә, без яшәргә тиеш. Без күргән хәсрәтләрне башка бер кеше дә күрмәсен иде», – дип уртаклашты ул.
Россия Герое Рәсим Баксиковның әнисе Разыя ханым да мондый очрашуларның авыр көннәрдә күңелгә җылылык өстәвен билгеләп үтте.
«Мондый җылы бәйрәмгә чакырулары өчен рәхмәт. Чакыру көтмәгәндә килде, монда булу минем өчен зур горурлык. Барлык әниләр дә исән-сау булсын», – диде ул.
Чарада шулай ук Россия Геройлары Иван Додосов һәм Дамир Гыйлемхановның әниләре дә катнашты.
Рәсим Баксиковның әнисе Разыя ханым
Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гумиров
«Эчегезгә бикләнмәгез, без һәрвакыт янәшәдә»
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әниләргә мөрәҗәгать итеп, аларны ялгыз калмаска, эчләренә бикләнмәскә чакырды.
«Һәркемнең үз тормышы, үз тарихы. Тормыш дәвам итә, сез гаиләгезгә, безгә кирәк. Беркайчан да эчегезгә бикләнмәгез, ярдәм сорап килергә оялмагыз. Без «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды һәм хәрби комиссариатлар белән берлектә һәрвакыт сезнең янәшәдә. Катлаулы сораулар бар, без мизгел эчендә генә нәрсәнедер хәл итмәсәк тә – ул ярдәм, һичшиксез, булачак.
Бүген үз герое булмаган гаилә юктыр. Безнең гаиләдә бу минем икетуган энем, ул махсус операциядә һәлак булды. Беренче ярты елда аның әнисе минем белән сөйләшмәде, аңа сүз әйтергә дә авыр иде. Иң мөһиме күңелне эретү, читкә китмәү – бу сезнең төп эшегез, башкача берничек тә ярамый», – диде министр.
Эльмира Зарипова: «Ярдәм сорап килергә оялмагыз»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Һәр малай, һәр ир-ат әни өчен зур батыр, кечкенә булса да, зур булса да. Республикабызда әлеге аналарга зур ихтирам белән карыйлар, бу Әниләр көнендә генә түгел, без әниләр белән дә, махсус операциядә катнашкан егетләр белән дә даими очрашып торабыз», – дип искәртте министр журналистлар белән аралашуда.
Эльмира Зарипова шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме турында искә төшерде. Бүген республикада хәрбиләргә яңа һөнәр үзләштерү – пилотсыз очкычлар операторы, трактор яки автобус йөртүче белгечлекләре, эшкә урнашу һәм үз эшләрен ачу өчен 350 мең сумлык социаль контракт төзү мөмкинлекләре тудырылган.
Очрашуның рәсми өлеше тәмамланганнан соң, сәхнәдә танылган артистлар катнашындагы матур концерт программасы гөрләде. Соңыннан барлык кунаклар чәй табыны артына җыелды.