Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ана 3 ел элек фаҗигале һәлак булган кызы исеме белән бәйрәм оештыра: «Минем өчен ул исән»

news_top_970_100
Ана 3 ел элек фаҗигале һәлак булган кызы исеме белән бәйрәм оештыра: «Минем өчен ул исән»
Фото: © Эльвира Фазлыева архивыннан

Җырчы, телевидениедә алып баручы Эльвира Фазлыева моннан 3 ел элек фаҗигале рәвештә арабыздан киткән кызы Аидага багышлап бәйрәм оештыра. Дөрес аңларга кирәк, бу – хәйрия чарасы түгел. Ә Аидага багышланган зур бәйрәм. Җырчы аны «Аида көне» дип атарга булган. Аның һәлак булган кызы бәйрәмнәрне бик яраткан. Эльвира кызының күкләрдән балаларның ихлас көлүләрен, йөзләрендә шат елмаюларын күрүен тели. Бу көнне төрле уеннар, бүләкләр, тәмле ризыклар һәм артистларның булуы көтелә. Эльвира үзе дә җырлаячак.

Эльвира, Аидага атап бәйрәм оештыру идеясе ничек барлыкка килде?

Быел 3 ноябрьдә Аидага 8 яшь тулган булыр иде. Әмма бәйрәм аның туган көненә дә, үлгән көненә дә бәйле түгел. Кыш көне кызыма атап бәйрәм оештыру теләге барлыкка килде. Җәй аенда узса, әйбәт булыр дип, мин аны җәйгә күчердем. Беренчесен әйбәт кенә үткәреп җибәрә алсам, әлеге бәйрәмне традициягә кертергә исәп. Артистларны чакырдым. Кайбер артистлар үзләре катнашырга теләк белдерә башлады. Шунысы күңелгә рәхәт: бер белмәгән кешеләр миңа ярдәм кулы сузарга тора. «Аида көне» Казанның «Туган авылым» ял итү комплексында 16 июль көнне узачак. Көндезге сәгать 13:00 да алып 17:00 га кадәр килгән кунаклар, балалар, аларның әти-әниләре белән бергә бәйрәм итәрбез. Керү ирекле. Барыгызны да чакырып калам.

Кызың төшләреңә керәме?

Корбан гаете алдыннан керде. Гадәттә, төшемдә ул минем белән сөйләшми, ә елмая. Аның белән уйныйбыз, кочаклашабыз. Кайбер төшләрдә аны эзләп йөрим икән. Йә Әлмәттә әти-әниләр янында, йә балалар бакчасында дип, Казанга килеп эзләп йөрим. Сагынганга күрә төшләремә керәдер инде балакаем.

Үлгәненә 3 ел үтте. Һаман да онытып булмый. Үземнең дә оныттырасым килми. Минем өчен ул исән. Башкалар өчен дә аның исән булуын телим. Кызыма атап корбан да чалдырган идек. Янымдагы кайбер кешеләр: «Оныт, үткән белән яшәмә», – дип әйтсәләр дә, ничек инде Аиданы онытыйм?! Ул бит минем балам. Безнең арада яши кебек. Бер секундка да уемнан чыкканы юк. Уздырылачак бәйрәм дә – аның истәлегенә! Киләчәктә балаларның «Аида көне» бәйрәмен көтеп алуларын телим.

Эльвира, бу кайгыны ничек кенә җиңеп чыккансың?.. Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен үзеңә.

Ничек авыр булганын үзем генә беләм инде... Баламны югалткач, социаль челтәрләрдә миңа балалары булган бик күп әниләр язды. Балаларын тагын да яратырга, аларга күбрәк вакытларын бирергә теләүләре турында әйтәләр иде.

Аида үлгәннән соң, әтием Салихҗан авырый башлады. Елдан-ел хәле начарайды. Узган елның ноябрендә яман шештән китеп барды. Соңгы сулышын алганда әтинең баш очында утыра идем. Минем күз алдымда үлде. Әнием Венера исән-сау гына. Әлмәттә яши. Бертуган абыем Артур тормыш иптәше Миләүшә, балалары – Айгөл, Әмир белән яннарына килеп торалар. Мин дә, вакыт булу белән, әни янына кайтырга тырышам.

Ялгышмасам, кулыңны сораганнар иде. Кабат кияүгә чыктыңмы?

Дөресен генә әйткәндә, бу хакта сөйләшергә яратмыйм (елмая). Ул минем кулымны сорады. Ә мин, ашыгып, риза булдым. 3 атна гына сөйләшеп йөри идек. 3 тапкыр гына күрештек. Дүртенче тапкырында кулымны сорады. Аиданың әтисеннән китәсе килеп, тәкъдимне кабул иттем. Бергә очрашып йөри башлагач, төрле кешеләр икәнлегебезне аңладым. Ахыр чиктә, мин аңардан китәргә булдым. Туй булмады.

Яңа җырлар яздырырга теләмисеңме? Хобби икәнлеген дә беләм.

Әйе, минем төп эшем телевидениедә инде. Җырларны мин бары күңел өчен яздырам. Беләсеңме, мин Аллаһы Тәгаләгә шулхәтле рәхмәтлемен. Яраткан эшем бар. Телевидениегә яратып йөрим. Әгәр мин берәр офиста эшләгән булсам, көне буе елап утырган булыр идем. Чыннан да минем җырларымны яратып тыңлыйлар, яңаларын көтәләр. Мин бит җырчы түгел. Әмма шулай көтеп алулары мине бик сөендерә, күңелем күтәрелә, яралар беразга булса да онытылып торган сыман була.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 июль 2023
    Исемсез
    Эльвираны кияугэ бирергэ кирэк, берэр бай бизнесменга
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100