Җан авазы (Эльмира Нигъмәтҗан)
Әйтерсең лә вакыт туктап калган. Равия шундый халәттә бүген. Соңгы елларда бик күп елый ул. Тыела алмыйча, җирне тырнап үксегән чаклары да, инде тынычландым дигәч, тагын-тагын кайнар яшькә манчылган йокысыз төннәре дә күп. Яши дә, яшәми дә төсле. Таш диварлы фатиры эченә кереп бикләнә дә, ялгыз башын әллә нинди авыр уйлар чорнап ала.

Менә инде кайчаннан бирле кече улы, килене аны үзләре янына – Чаллыга яшәргә чакыра. «Без дә, оныкларың да биредә, монда – саф татар мохите. Ул Воткинск шәһәрендә ялгызың нишләмәк кирәк! Картлык көнеңне уйла!» – ди алар. Равия ханым әлеге тәкъдимгә риза да булды. Бар акчаларын җыеп, Чаллыда төзелә торган йорттан фатир да сатып алдылар. Дөрес әйтә бит балалары, монда калса, картаймыш көнендә кем хәлен белер? Ә чирләп-нитеп китсә?.. Шул чакны бер танышының фатирында егылып, 3 көн тора алмыйча ятуы, дүртенче көнне генә аны хастаханәгә алып китүләре, анда җан бирүе турындагы хәбәр исенә төште. «Ходай сакласын! Бөтенләй япа-ялгызың калырга язмасын!» – дип уйлады.
Соңгы еллардагы борчу-хәсрәтләрдән болай да куырылып калган гәүдәсе калтыранып куйды. Әйе, тормыш чатында сине ниләр көтеп торасын белгән хәл юк. Менә бит, матур итеп гөрләтеп яшәп ятканда, шулай булыр дип кем уйлаган? Чалт аяз көнне болыт каплап, караңгылык чолгаган сыман булды шул яшәеше. Ни өчен шулай булды, әллә дөрес яшәмәдеме? Әллә язмышның аны ныклап сынавымы? Равия, үзенең буй җитеп, олы тормыш юлына баскан, матур хыяллар, максатлар корып яши башлаган елларыннан алып бүгенге көненә кадәр гомерен бер-бер артлы күз алдыннан үткәрде...
Казанда туган ул. Ул кечкенә чагында әти-әниләре Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылына күченгәннәр. Нократ буйларының ямен, авыл табигатенең иркенлеген, муллыгын тоеп үсте ул. Кечкенәдән үк чисталык, пөхтәлек, тәртип яраткан, гыйлем алуда сынатмаган чибәр кыз тормышын укытучы һөнәре белән бәйләде, балалар белән эшләү аның яраткан эше булачагына тамчы да шикләнмәде. 8 нче сыйныфтан соң, Арча педагогия училищесын уңышлы тәмамлап, туган авылына кайтып, мәктәптә укыта да башлады.
Яшьлегенең чәчәк аткан иң матур еллары иде ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанның химия-технология институтының соңгы курсларында белем алучы сыйныфташы Мәхдүт белән бер-берсен ошатып йөри башладылар. Егет институтның соңгы курсларында укыганда аның бәйрәм-ялларга, каникулга кайтуын түземсезлек белән көтеп ала башлады кыз. Егет тә, туган ягына кайттымы, кыз янына – күрше авылга ашкынды.
Сосмак авылында башлангыч мәктәп кенә булу сәбәпле, 5 нче сыйныфка күчкәч, Мәхдүт Түбән Шөн мәктәбенә укырга килеп йөри башлаган иде. Беренче танышулары шул вакытта булды аларның. Мәктәпне бергә тәмамлап, икесе дә үз юлларын сайладылар. Балачактагы дуслык җепләре үсеп җиткәч мәхәббәт хисләренә әверелер дип, кем уйлаган ул чакны! Мәхдүт институтны тәмамлау белән никах-туй уздырып, өйләнешеп тә куйдылар. Әле яңа гына кулына диплом алган егетне юллама нигезендә Удмуртиянең Воткинск шәһәренә җибәрәчәкләрен хәбәр иттеләр. Яшь гаилә тиз арада барлык кирәк-яракларын җыйды да юлга кузгалды.
Воткинскида урнашып, матур итеп гаилә тормышын корып җибәрделәр. Равия мәктәпкә укытучы булып урнашса, ире Воткинск машина төзү заводында эшләде. Аларга тулай торактан бер бүлмә бирделәр. Бераз эшләгәннән соң, Мәхдүткә, 1 бүлмәле генә булса да, фатир алу мөмкинлеге дә туды. «Тормыш иптәшеңнең эш урыны безгә карамый, зурракны бирә алмыйбыз», – диделәр аңа. Равия 2 ел мәктәптә эшләп, аннары улы туып, декрет ялында утырганнан соң, заводка караган балалар бакчасына тәрбияче булып урнашты урнашуын. Анда эшләгәндә, фатирларын зурайту ягын кайгыртырга мөмкин иде, әлбәттә. Әмма гаиләнең бу мәсьәлә артыннан йөрергә әллә тәвәккәллеге, әллә вакыты җитмәде. Көн дә эшкә бару, бала тәрбияләү, өйдәге эш-мәшәкатьләр мөһимрәк иде, күрәсең. Аннары үзләренеке дип яши башлаган, балалары беренче аваз салган, тәпи киткән фатир алар өчен кадерле, күнегелгән иде.
Олы мәхәббәттән яралган нарасыйларын Нурмиевлар түземсезлек белән көтеп ала. 1980 елның 27 августы... Нинди булды икән ул көнне һава торышы, Равия ачык кына хәтерләми. Әмма аның күңелендә чалт аяз, кояшлы, иң матур көн булып истә калды ул. Чөнки бу көнне дөньяга аның улы, беренче сабые дөньяга аваз салды!
Саф татар авылыннан бөтенләй чит төбәккә күчкәннән соң, матур татар исемнәрен бозып, ире Мәхдүтне – Миша, үзен Рая дип эндәшүләрен өнәп бетермәгәнгә күрә, улларына Руслан дигән исем куштылар. Менә хәзер үзгәртеп карасыннар! Икенче уллары тугач, аңа да Марсель дигән исем бирделәр.
Беренче баланы Равиянең туган ягына кайтып табасы килде. Мәхдүт тә алдан планлаштырып, шушы вакытка 1 ай чираттагы ялын алды, һәм алар билгеләнгән бәби туасы вакытка туган якларына кайтып киттеләр. Нократ Аланы бәби табу йортында уллары туып, авыл советында аны яздырып, кулларына таныклык та алдылар. Воткинск малае булса да, менә шул рәвешле Киров өлкәсе Сосмак авылында туучы буларак язылды бала. Ай буе әле бер, әле икенче якның әти-әниләрендә булып, Мәхдүтнең ялы тәмамлануга, яшәгән төбәкләренә кире кайттылар.
Руслан табигате белән бик җитез, шук, шаян булды, ә икенче уллары, әллә кыз теләп көткәнгә, кыз бала кебек басынкы, тыныч иде. Руслан да, көйсез, елап җәфалый торган бала булмады, анысы. Бик мөстәкыйль, тәвәккәл, бар нәрсә белән кызыксынучан иде. Һич кенә дә бер урында утырып торучы бала түгел иде инде. Шуңа да, бала чагында күздән югалтмыйча, артыннан карап кына торырга кирәк иде.
Үзен белә башлаганнан бирле, «авыл, авыл» дип, үзәген өзде дә соң улы Равиянең. «Авылга кайтып табу дөрес адым булмадымы? Әллә шуңа авылга тартыла инде?» – дип, Русланның авылны үлеп яратуына тора-тора гаҗәпләнә иде яшь әни.
Руслан ел саен җәйге каникулын әби-бабасы янында үткәрә торган булды. Авыл булса, аңа берни кирәк түгел иде. Бары тик җәй үтеп, балалар бакчасына, мәктәпкә барыр вакыт якынлашканда гына, көч-хәл белән Воткинскига алып кайта торган булдылар. Анда да авылдагы дуслары, этләре-песиләре һәм үзе яраткан башка җан ияләре белән кат-кат саубуллашканнан соң, зур кыенлык белән генә алып кайттылар аны. Китәргә дип, автобус тукталышына килеп баскач, әле бу, әле теге әйберем калды дип, хәйләләп, кире китәргә сәбәп эзләргә дә күп сорамады уллары. Авылдан китәргә теләмәве, аның табигатьне, иркенлекне яратуы белән дә бәйле иде, күрәсең.
Равия бакчада эшләгәч, балалар белән шөгыльләнү өчен хайваннар, бөҗәкләр, кошлар турында төрле китаплар җыя иде. Ә алар Русланның өстәл китабына әверелә барды. Табигатькә чыкса, бар үсемлекнең, бөҗәкнең ничек аталганын белә иде ул. «Әни, кара әле, кара, бу бит «Кызыл китап»ка кертелгән үсемлек!» – дияр иде. Ул «Удмуртиянең юкка чыгучы сирәк үсемлек һәм хайван төрләре» дигән китапны башыннан азагына кадәр өйрәнеп чыккан иде...
...Равия улы турындагы истәлекләргә бирелде дә, үзе дә сизмәстән, фатирындагы китап киштәсеннән әлеге китапны эзләп табып, баштан бик кадерләп кочагына кысты, аннары битенә терәп, шушы халәттә озак басып торды. Кайчандыр улының нәни бармаклары ничәмә тапкырлар кагылып үткән китап битләрен ачып иснәп тә, сыйпап та карады ул. Шушы китап газиз улы белән кабат бәйләнеш урнаштырыр, араларын якынайтыр төсле иде. Юк шул инде, якынайтып булмас... Русланның үзен дә табигатьнең гаҗәеп, башкаларга һич охшамаган кешесе буларак кадерләп сакларга, бер адым да яныннан җибәрмәскә кирәк булган икән лә, югыйсә. Кем белсен соң шулай буласын!
Әтисе дә бик ярата иде Русланны. Үзе белән кайларга гына йөртмәде, ни белән генә шөгыльләнмәделәр алар! Әле хәтерендә: көннәрдән беркөнне 1 айлык хезмәт хакына фотоаппарат сатып алып кайткан иде Мәхдүт. «Улларыбызның балачагын фотосурәткә төшереп калырга кирәк, үсә төшкәч, үзләрен дә фотографияләр ясарга өйрәтермен», – диде ул. Кайда гына бармасыннар, фотосурәткә төшерә иде дә, кайтып, караңгы ванна бүлмәсендә ясый иде. Улын үзе белән демонстрацияләргә, башка бәйрәмнәргә йөртте. Хәзер әлеге мизгелләрнең якты истәлеген саклаган фотоальбомнар гына калды.
Фотосурәтләр... Алар шундый күп! Равиянең улын фотосурәтләрдән генә карап юанырга калачагын сизенгән иде микән әллә ире?! Менә бүген дә кулындагы китабын читкә куеп, бер-бер артлы фотоальбомнар актаруга күчте Равия. Менә монысы кечкенә Русланның авылда төшкән фотосы. Әле аңа нибары 3 яшь. Шундый кеп-кечкенә улын Равия җәй көне авылда кайнанасына калдырып торган иде бит. Ә үзе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли иде инде ул вакытта.
Фотоларга текәлде дә, Русланның авылдагы чагын кайнанасының кызык итеп сөйләгәне исенә төште. Әбисе ерак бакчаларына барып, бәрәңге утамакчы булган. Русланны да үзе белән алган. Ә ул һич эшләргә ирек бирми, әле бәрәңгене таптый, әле банкага җыелган колорадо коңгызларын түгә икән. Шулвакытны трактор белән ире килеп туктый. Елгага, малларга су алып кайтырга барачагын әйткәч: «Азрак мин дә эшлим әле, үзең белән тракторга утыртып алып кит», – дип Русланны да утыртып җибәргән. «Улым, мин су алып килгәнче генә тракторда утырып тор», – ди бабасы һәм елгадан су алырга төшә. Тиз арада борылып килә. Караса, 3 яшьлек Руслан тракторның түбәсендә утырып тора. Исе-акылы китә аның. «Ничек менгән ул анда?» Шундук кире алып кайтып, әбисенең кулына тапшыра. «Бу баланы үзең кара, кулыңнан да ычкындырасы булма!» – ди.
Үсә төшкәчрәк, авылдагы күршеләрен дә гаҗәпкә калдырган Руслан. Ул вакытта мәктәптә укымый иде әле. Күршеләренең хатыны каядыр кунакка киткән булган. Күрше кич көтү кайтканда капка алдына чыккан да, сарыкларын саный-саный капкадан кертә икән. Бер тәкәсе кермәскә тырышса да, мәҗбүриләп, куып япкан ул. Руслан йөгереп килгән дә: «Ул сезнең тәкә түгел, кешенекен яптың, мин таныйм сезнекеләрне», – дигән. Ә күршесе сарыкларының ничә икәнен белә, ә үзләрен танымый икән. «Миңа хатын фәлән кадәр сарык дип әйтте, мин шуның кадәрне керттем, артыгын кертмәдем», – дип җавап кайтарган ул Русланга. Аннары бераз вакыттан соң үзләренең тәкәсе кайтып, капка төбендә акырып тора башлагач кына, Русланның хак булуын аңлаган. Бу хакта күршеләре Равиягә авылга кайткан саен көлеп сөйли иде.
Менә Равиянең кулында – улының 1 нче сыйныфка укырга барган көнне төшкән фотосы. Әтисе, һәрвакыттагыча, бу истәлекле вакыйганы тарихта калдырырга ашыккан: өйдән чыгу белән Русланны подъезд каршына бастырып фотосурәткә төшергән. Тик Руслан анда әллә нигә бик моңсу күренә. Авылдан аерып, тагын шәһәргә алып килүләренә канәгатьсезлеге бетмәгәнме, әллә беренче тапкыр мәктәпкә барган көнне әнисенең аның янында түгеллеге кәефен төшергәнме? Бу көнне аермачык хәтерли Равия. Балалар бакчасында аны алыштыручы тәрбияченең улы да ул елны 1 нче сыйныфка барганга күрә, ул эштән сорап китә алмады. Заводта эше күп булса да, ире хезмәт урыныннан көн сорады.
Улы укыйсы беренче мәктәп өйдән якын гына иде. Әлеге мәктәптә Руслан 3 ел укыганнан соң, 1990 елны яңа мәктәп ачтылар. Яңа 7нче мәктәптә әле эш барышы тәртипкә салынып бетмәгән, укытучылар да яңа булганлыктан, баштарак бик канәгать түгел иде улы, аннары күнегә төште. 7 нче сыйныфка җиткәндә, классларны төрле юнәлешләргә бүлү башланды. Руслан, бәхетеннән, экология сыйныфына эләкте. Класс җитәкчесе биология фәне укытучысы иде. Ул Русланны әледән-әле төрле ярышларга, олимпиадаларга йөртте. Экология буенча Воткинск, Ижау, Мәскәү шәһәрләрендә узган конференцияләрдә, төрле слетларда катнашты малай. Моннан тыш Руслан тарих фәнен яратты. Тарихи китапларның берсен дә калдырмыйча укып бара иде. Гомумән, балачактан китап җене кагылган иде аңа. Әле бик кечкенә, үзе укый белмәгән чакта ук, китап укысаң, сәгатьләр буена тыңлап утырырга әзер иде. Үзе укый башлагач, күбрәк тарихи, сугыш темасына китапларны үз итте. Бөтен полководецлар, тарихи вакыйгалар турында төнлә уятып сорасаң да, сөйләп бирә алыр иде. Мәктәптә тарих, экология, физик культура буенча олимпиадаларга һәрвакыт Русланны йөрттеләр. Әлеге көч сынауларда алган диплом-грамоталарын теркәп, матур итеп җыеп бара торган булды Руслан.
«Дүртле», «бишле»леләргә генә укыган малайны укытучылары да бик яратты. Алар катнашырга тәкъдим иткән бер чараны да кире какмыйча, үтәп барды ул. Моннан тыш үз кызыксынулары да җитәрлек булды: кул сугышы, спорт гимнастикасы, үзен физик яктан чыныктыру.
Русланның хәтере дә бик әйбәт, әллә нинди юнәлешләр сайлап, менә дигән һөнәр үзләштерергә булдырыр иде. Ә Руслан, киләчәген тойгандай, белгечлек сайларга бер дә ашкынып тормады. Чайковский шәһәренә физик культура буенча укырга кермәкче булып барды да, беренче имтиханын уңышлы бирсә дә, икенчесенә барып тормады. Бер ел өйдә шөгыльләнде ул. Компьютер буенча курслар тәмамлап, белемен арттырды, спорт күнекмәләре белән физик яктан үзен чыныктырды. Хәрби хезмәткә чакырылып, Самара өлкәсенең Рощинский бистәсендә 21208 нче хәрби частьтә хезмәт итте. Командирлар беренче көннәрдән үк аның хәрби хезмәткә сәләтле булуына: нык холыклы, акыллы, үҗәт, яхшы физик әзерлекле икәненә игътибар итә. «Руслан үз вазифаларын бик яхшы башкара, хезмәттәшләрен дә үз артыннан ияртә, кызыксындыра, алар да аннан калышмаска тырышып активлык күрсәтә», – дигән хәбәрләр алу Равиягә дә, тормыш иптәше Мәхдүткә дә күңелле иде.
Хәрби хезмәт барышында 10 тапкыр самолеттан һәм вертолеттан парашют белән сикерә Руслан. 2001 елның июлендә махсус әһәмияттәге разведка төркемнәре арасында спорт туризмы техникасы буенча Россия Кораллы көчләренең беренчелегендә катнашып, истәлекле сәгать белән бүләкләнә.
Хәрби хезмәт Русланга бик тә ошады. Менә бит ул аның күңеле ни теләгән! Ел ярым хезмәт итеп кайткач, контракт буенча хезмәтен дәвам итәчәге аның өчен көн кебек ачык иде.
Ил алдындагы бурычын үтәп, туган шәһәренә кайтты улы. Бик сагынып кайткан иде: ял итте, дуслары белән очрашты, үзе укыган мәктәпкә сугылып, укытучылары белән очрашты. Аннары өлкән кадет класслары белән очрашу оештырып, аларга хәрби хезмәт һәм армия турында сөйләде, армия истәлеге итеп алып кайткан, десантчыларның күрсәтмә дәресләре яздырылган видеокассетаны да карадылар алар бергәләп.
2001 елның сентябреннән декабренә кадәр Русланны Таҗикстан Республикасына җибәрделәр. Спецназга эләккәч, ул эшнең күңеленә хуш килгәненә шикләнмәде, контракт буенча хезмәтен дәвам итте.
Хәрби хезмәтен тутырып кайткач, улының бик нык үзгәрүенә ана кеше гаҗәпләнеп бетә алмады. Гүя армиягә кадәр Руслан – бер, ә армиядән соң икенче кеше иде. Хәрби хезмәт турында гына уйлап, үзен физик күнегүләр белән чыныктыруны дәвам иткән улына карап, «Хезмәт итеп кайткан егет өчен бу – нормаль күренештер, әкренләп узар әле», – дип тынычландырды үзен Равия.
Әмма хәрби хезмәт, патроиотлык хисләре Русланның күңеленә ныклап кереп урнашкан иде. Электән, мәктәп эскәмиясеннән үк, Русланда гаделлек хисе көчле иде. Ярдәмгә мохтаҗларны һәрвакыт иң беренче булып ул яклап чыга торган булды. Тарих турындагы китаплар, сугыш хакындагы патриотик рух белән сугарылган әсәрләр дә балачактан аңарга «бурыч», «намус», «Ватан» кебек төшенчәләрне тормышның төп кыйммәте итеп билгеләргә этәргеч булгандыр. Улының шушы үзе күзаллаган дөньядан тайпылмавы, башкалар кебек булмавы Равияне бераз куркуга сала иде.
Армия хезмәтеннән соң, бөтенләй дә үзгәрде ул. Элек гаиләсе белән Яңа ел, Сабантуй һәм башка бәйрәмнәрне билгеләп үтсә, хәзер аның өчен иң мөһим 3 бәйрәм булды: десантчылар, спецназ һәм хәрби разведка көне. Бу бәйрәмнәр Руслан өчен изге иде. Гаҗәпләнү, соклану, горурлану хисләре белән берьюлы сагаю кебек авыр тойгы да кереп оялады Равиянең күңеленә. Әлеге хис баштарак кечкенә булса, вакыт үткән саен үскәннән-үсеп, аның күңелен ныграк борчыды. Нәрсә өчен курыкканын, җаны тынгысызлануын үзе дә аңламады.
2003 елда туган шәһәренә кайтканнан бирле, ул вакытта әтисе хезмәт куйган Воткинск газ-компрессор станциясендә машинист булып эшләде Руслан. Анда да тыныч кына эшләп, бер урында утырып тора алмады улы. Эшеннән тыш, һәрвакыттагыча, спорт белән шөгыльләнде.
Улының яшьләр белән шөгыльләнүне мөһим эшләрнең берсе дип санавы Равияне сокландыра иде. Яшүсмерләр, балалар белән эшләгәндә, ул гүя җанланып китә. Аларга күпме вакытын сарыф итсә дә жәл түгел. Аннары алар белән бергә ирешкән уңышлары турында кинәнеп сөйли. Балалар да Русланга тартылдылар, һәр сүзен дикъкать белән сеңдереп бардылар. Воткинск шәһәрендәге «Уралец» көрәш залында «Десантник» хәрби-патриотик клубы инструкторы һәм хәрби самбо буенча тренер-укытучы сыйфатында башы-аягы белән иҗтимагый эшкә чумды улы. Тормышта тупланган бай тәҗрибәсен ул малайлар белән зур юмартлык белән уртаклашты, аларны тормышның кырыс мәктәбенә әзерләде, чын ир-ат булырга, ярдәмгә килергә, үз Ватанын сакларга әзер булырга өйрәтте.
Балаларга туристик сәяхәтләр, тауларга походлар аеруча ошый иде. «Яшь сугышчы курсы» дәресләрендә Руслан беркайчан да тәрбияләнүчеләр алдында үзен мин тренер дип тотмады, һәрберсен ихластан якын итә иде. Алар да бу эчкерсезлекне тоеп, укытучыларын хөрмәтләделәр, аны олы абыйлары итеп кабул иттеләр.
2015 ел. Матур гына эшләп ятканда, Равиянең тагын тынычлыгы югалды. Руслан ирекле отряд составында Донецк өлкәсендәге Дебальцево шәһәрен азат итәргә китеп барды. Улы ут эченә үзе теләп кереп киткәннән соң, ашавы – аш, йокысы йокы булмады ананың. 8 ай буена көн-төн догалар укып, улын тыны белән тартып алырдай булып көтеп алды. Улы кайтканнан соң да иртә-кичен теләгән теләге, Ходайдан сораганы бер иде: илләр генә тыныч була күрсен. Илдә ул-бу була калса, алгы сызыкка иң беренче булып Русланның җыеначагын, аны бернинди үгетләүләр дә, хәләл җефете дә, балалары булу да туктатып кала алмаячагын сизә иде ул.
Бәла ялгыз йөрми, дип әйтүләре хактыр... Башта, уйламаганда, гомер иткән тормыш парын – Мәхдүтен югалтты Равия. 2017 елның июнь аенда иренә 60 яше тулуны билгеләп үттеләр. Декабрь аенда лаеклы ялга чыгарга тиеш иде. Тик октябрьнең бер көнендә эшендә кинәт кенә: «Муен авырта», – дип сыгылып төшкән дә, «ашыгыч ярдәм» белән алып киткәннәр, ә хастаханәдә 2 тәүлек инсульт белән көрәшкәннән соң, якты дөньядан китеп барды. Тормыш иптәше вафат булганнан соң үзен сыңар канатлы итеп хис итте Равия. Борчуын да, шатлыгын да бергә уртаклашкан, һәр эштә зур таяныч булган ирен бик юксынды ул.
Ә 2022 елның февраль аенда хәрби операция башланды. Бу – улы Русланның һәм аның күп кенә иптәшләренең тынычлыгын алды. «Десантник» клубы инструкторлары Владислав Мучницин һәм Андрей Мочалов беренчеләрдән булып алгы сызыкка киттеләр. Киттеләр һәм, 2 атна да үтми, икесе берьюлы батырларча һәлак булды. Бу хәбәрдән улының йокысы качты. Дусларын җирлисе көнне Руслан: «Әни, син озатырга барасыңмы?» – дип сорады.
Юк, улым, мин өйдә калып, алар өчен догалар укырмын. Алар исән килеш күз алдымда саклансыннар...
Йөрәгенә кан сауган кебек иде Равиянең. Төз, нык гәүдәле, сөлек кебек егетләрнең табутта кайтуын күз алдына да китерәсе килмәде. Шул ук вакытта улының бу вакытта ни кичергәнен дә аңлый иде. Ишекне ачып керер дә: «Әни, мин хәрби операциягә китәм!» – дип әйтер төсле иде. Шушы адымны ясавыннан уттан курыккандай курыкты ул. Улы дусларын соңгы юлга озатып кайткач: «Аларны озатырга бөтен шәһәр килгән иде. Халык шундый күп булды. Мин почетлы каравылда торганда, күзне яшь пәрдәсе каплый. Күз яшьләрен беркем күрмәсен дип, башны югарыга күтәрәм, барыбер тыелып булмый. Ничек алай була инде ул, әни, әле генә исән иделәр бит, күпме эшләр башкарып йөрдек, күпме планнар кордык...» – дип әрнеп сөйләде. Бераз вакыт узгач: «Әни, мин анда булырга тиеш», – дип, Равия иң курыккан сүзләрне әйтте. Ул вакытта Равия ничек кенә ялвармады, ни рәвешле генә ниятен үзгәрттерергә тырышмады! Улы аңа каршы: «Син беләсең бит, әни, мин сугыша беләм, минем тәҗрибәм бар. Мин анда барырга тиеш», – дип җавап кайтарды. Дебальцево шәһәрен азат итүдә катнашкандагыча, бар да уңышлы булыр, дип ышанды ул. Башка туганнары да бармаска күндерергә тырышып карадылар Русланны, ләкин ул үз сүзен сүз итте. Ул бу карарны иптәшләрен җирләгәндә үк, аларның әти-әниләренә әйтеп кайткан булган икән. «Мин алар өчен үч алачакмын!» – дигән. Бу хакта Равия соңрак белде.
Улы өйдә булган көннәрнең һәр минутының кадерен белергә, җылылыгын, игътибарын биреп калырга тырышты Равия. Үзе соңгы көнгә кадәр: «Эх, бармыйча калсын иде!» – дип теләде.
5 июнь көнне Равиянең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Аны да улы оештырды. Барлык туганнары җыелды, Чаллыдан кече улы гаиләсе белән кайткан иде. Бергә барысы җыелып, туган көн уздырганнан соң, икенче көнне туганнары өйләренә кайтып китте. Бу көнне Руслан махсус операциягә китәчәген хәбәр итте. Баксаң, улы Равиянең юбилей көне үткәнен генә көткән икән. «Әни, син борчылма, барысы да яхшы булыр», – диде.
6 июньдә хәрби операциягә Руслан әти-әнисе йортыннан китеп барды. Юлга чыгасы әйберләре 2 күтәргесез зур рюкзакка чак-чак сыйган, анда үзенә һәм иптәшләренә тапшырырга тиешле әйберләр иде. Менә шулай китте ул. Равиягә хәтта военкоматка кадәр озатып куярга да рөхсәт итмәде. «Озын-озак саубуллашулар кирәкми, авыр булачак», – диде. Равиянең улына кыенлык китерәсе килмәде, күнде, подъезд төбендә озатып басып калды. Япа-ялгызы хәлсезләнеп, һушын җыя алмыйча озак басып торды ул. Улына хәерле юл теләп, дога укыган иреннәре калтырый, битен бертуктаусыз яшь юа иде.
...9 июньдә шалтыратты улы: «Без паспортларны, бар документларны тапшырабыз. Сугышка керәбез. Бар да яхшы булыр, борчылма», – дип тынычландырды ул әнисен. Һәм шуның белән бетте... Бу сөйләшүдән соң, шалтыратулар тукталды. Равия улының кайда булуын да, ни хәлдә икәнен дә белмәде. Йокысыз төннәр – көннәргә, көннәр төннәргә ялганып, көтү газабы белән вакытлар узды. Ә улыннан бер хәбәр дә килмәде. Билгесезлек Равияне кара көйдерде. Ул бертуктаусыз догалар укыды. Русланның төзелгән килешүе 2 генә айга иде. Августта кайтырга тиеш иде ул. Улыннан бер хәбәр дә булмагач, сентябрьдә хатлар язып, улын эзләтә башлады. Хәрби комиссариат ишекләрен ничә тапкыр ачып кергән икән ул вакытларны! Ижауга да барып карады, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләргә дә, «Кызыл хач»ка... – йөрмәгән җире, мөрәҗәгать итмәгән урын калмады, ләкин кош теле кадәр дә хәбәр таба алмады. Башта: «Сугышта, алгы сызыкта төрле хәлләр була. Кайтыр», – дип тынычландырдылар. «Әнә, фәлән-фәлән кешедән дә озак хәбәр булмаган, исән кайтты», – дип өметләндерүчеләр дә булды. Ә кемнәрнедер, хәбәрсез югалып күпмедер үткәч, табутта алып кайттылар.
Равия тик Аллаһның ярдәменә ышанды. «Теге юлы догаларым килеште бит, Дебальцеводан улым исән кайтты», – дип юатты ул үзен. Бәлки, безнең нәселгә шулай Ватанны яклау хәрби бурычы насыйп иткәндер. Русланның бабасының әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул фронттан өенә кайтып, озын гомер кичерде. 1981 елда, оныгының улы Русланга 1 яшь тулгач, вафат булды. Русланга да, бабасының әтисе кебек үк, күп еллар узгач, нацизмга каршы көрәшергә насыйп булыр, дип кем уйлаган! «Ватан алдында бурычын үтәп, Русланым да исән-сау кайтыр әле, Аллаһ кушса», – дип көтте Равия.
Әмма вакыт күбрәк үткән саен, ышанычы ныграк сүрелә барды. Шулай итеп, Русланның киткәненә бер ел үтеп китте, ике... Удмуртия Дәүләт Советы депутаты, Воткинск шәһәрендәге «Десантник» хәрби-патриотик клубына нигез салучы Вадим Исупов ,хәрби частька десантчыларны җибәртеп, алар аркылы Русланның рота командирын табып, азмы-күпме мәгълүмат ала алган һәм бу хакта түкми-чәчми Равиягә сөйләде.
Операция зонасына Руслан «Барс-5» ирекле батальоны составында 2022 елның 12 июнендә керә. Ә 15 июньдә Русланнарның 19 кешедән торган штурм төркеменә хәрби бурыч куела: 1 көн элек Краснополье дигән авылга кергән 40 кешедән торган «Барс» подразделениесен эзләп табарга, аларга ярдәм күрсәтергә. Русланнарның төркемендә 2 пулеметчы була, аларның берсе – Руслан.
Краснопольега кергәндә, аларның төркеме засадага эләгә. Дошман аларга ут яудырырга тотына. Көчле ут астында егетләр югалып кала. Русланнан башкалары ата да алмыйлар. Үзенең хәрби комплекты беткәнче ата Руслан, аннары, шуыша-шуыша, икенче пулеметчыны эзләп таба, аның пулеметы белән ата башлый. Уңайлы позициягә урнашып, ул пулеметтан җавап уты белән дошманның атуын бераз сирәгәйтергә, төгәллеген киметергә мәҗбүр итә. Маневр ясап, ут позицияләрен алыштырып ата-ата, Руслан сугышчан дусларына чигенергә ярдәм итә, үзе дә чигенә.
Һәлак булганнар һәм яралылар күп булу сәбәпле, өлкән сержант, махсус билгеләнештәге хәрби частьләрнең разведка бүлекчәсе командиры Руслан Нурмиев даими дислокация пунктына кайтырга карар кыла. Сугышчылар урман полосасында үзләрен көтеп торган бронемашинага чумалар. Ләкин ул кузгалу белән дошман аңа танкка каршы ракета (ПТУР) белән һөҗүм итә. Исән калган сугышчылар сүзләренчә, Руслан әлеге ракетаның турыдан-туры эләгүеннән һәм бронемашинадагы хәрби комплект шартлавыннан һәлак була. Аны сугыш кырыннан алып чыгу мөмкин булмый. Исән калган яралы сугышчылар дошманның миномет уты астында көч-хәл белән шуышып чыгалар.
Рота командиры:
– Руслан, хәрби тәҗрибәсе булганлыктан, мондый авыр хәлдә югалып калмады. Ул соңгы патронына кадәр атып, иптәшләрен саклап калды. Бу бит махсус операциянең иң башы, иң катлаулы, канлы сугышлар, безнекеләр әле еракка китмәгән вакытта иде, – дип сөйли.
Шулай итеп, хезмәттәшенең шаһит күрсәтмәләре нигезендә, 2024 елның 16 апрелендә, суд карары белән, Руслан Нурмиев һәлак булган дип танылды. Шул вакытта гына Равия улының һәлак булуы турында таныклык алды. Җирләү булмады, чөнки үлгән гәүдәсе юк иде Русланның. Ул Харьков өлкәсе чигендә, дошман территориясендә калган. Шунлыктан аны эзләү, алып чыгу мөмкин түгел. «Сугыш бетү белән без аны эзләп табабыз», – дип өметләндерә Вадим Исупов. Равиянең Руслан киткәнче аның белән булган бер сөйләшү исенә төште.
– Улым, ни дисәң дә, син сугышка китәсең. Сугыш булган җирдә үлем дә янәшә... Кыен булса да, сорамыйча булдыра алмыйм... – диюгә, улы дерт итеп киткән иде.
– Әни, син нәрсә! – аннары бераз уйчанланып торганнан соң сүзен дәвам итте, – Әгәр бер-бер хәл булса, мин Марсель белән сөйләштем бу турыда. Дусларым янына, монда, Воткинск шәһәренә…
Әйе, Руслан энекәше белән бу хакта ныклап сөйләшеп куйган, аңа исә башка мәгълүмат калдырган: «Әгәр минем белән бер-бер хәл булса, мине әтием янына авылга алып кайтып җирләгез», – дигән. Равия белән андый мәсьәләләр турында сөйләшергә теләмәде ул. «Болай да яралы йөрәген тагын да яраламыйм», – дигәндер. Тик менә ничек килеп чыкты бит, улының кабере авылда да, шәһәрдә дә юк. Воткинск шәһәренең Дан аллеясендә десантчылар каберләре янында Русланга дип калдырылган урын бар. Аны инде күптән чирәм каплады. «Улым», – дип дәшәргә кайда барсын соң ул, кайгысын таратырга сәхрәләргә чыксынмы, очсыз-кырыйсыз офыкларга төбәлсенме, күкләргә кулын сузсынмы?! Әйе, Аллаһтан газиз улының ахыргы урынын җәннәттә, яткан туфрагы җиңел булуын, рухын шат кылуын сорап, догаларын юлларга гына кала.
Хәзерге вакытта Руслан Нурмиевны «Батырлык» орденына (үлгәннән соң) тәкъдим итүне сорап хат җибәрелде. «Хәтта шушы Дәүләт бүләге дә юк бит аның», – дип ачына Равия. Ярый ла Десантчылар берлеге онытмый Русланны. Һөнәри бәйрәмнәре көнендә «Генерал Маргелов» ордены бирелде. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә булгач, башта тиешле түләүләрне дә ала алмадылар. Йөри торгач, 2 елдан соң, көч-хәл белән барлык тиешле акчаларны күчерделәр.
Русланның 3 баласы ятим калды. Өлкән улына, әтисе үлгәндә, 16 яшь, кызына – 4, ә төпчек улына нибары 1 яшь тулган иде. Кечкенә балаларга әтиләренең кайда икәнлеген белгертмәделәр. 4 яшьлек кызы – бигрәк тә әти кызы иде шул. Сагынудан моңсуланып калды. Ашамый башлады, балалар бакчасында һушын югалтканы да булды. «Кайда әти?» – дип, аз өзгәләнмәде ул. Аннары үсә төшкәч аңлады. Әтисенең хушбуйларын «Әти исе килә!» – дип, күкрәк тутырып иснәп, кочаклап йөрүен күрү бигрәк бәгырьләрен өзә Равиянең.
Равияне бик еш «Десантник» клубына очрашуларга чакыралар. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре экспонатлар сыйфатында Русланның шәхси әйберләрен сорап алдылар. Укучылар СВО геройлары турында видео ясадылар, интервьюлар алдылар. Сугыш турында телгә алган саен, яралары яңарып тора аның. Гомумән, бу йөрәк әрнүләре гомеренең азагына кадәр җитәрлектер, күрәсең.
Бүген 45 ел гомер кичергән Воткинск каласыннан китәргә дип җыена Равия. 45 ел гомер эченә сыйган бәхет-шатлыклар, борчу-күз яшьләре, югарыга – яктылыкка талпынулар һәм, канатларны канатып, җиргә төшүләр... Боларның барын да күңел сандыгына салып алып китәчәк. Якты хатирәләр, күнегелгән тормыш, җибәрмәскә теләп, аның аякларын богауласа да, китәчәк. Калса да авыр, улы өчен бүленеп бирелгән буш кабер, ачы югалтулар һәрвакыт исенә төшеп, җанын елатып торачак. Ә Чаллыда, яңа шәһәрдә, үзен таба алырмы? Ул әлегә белми…
Фотоларны «Интерат»ка Эльмира Нигъмәтҗан тәкъдим итте