Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

5 елга бер күренгән экспонатлар: «Әмирхан Еникинең әйтелмәгән васыяте» күргәзмәсе ачылды

1 март көнне Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – А.М. Горький һәм Ф.Шаляпин музеенда –Татарстан Республикасы халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулуга багышланган «Әмирхан Еникинең әйтелмәгән васыяте» күргәзмәсе эшли башлады. Әдипнең шәхси әйберләрен – хатлары, көндәлекләре, кулъязмаларын 26 мартка кадәр күрергә мөмкин.

news_top_970_100
5 елга бер күренгән экспонатлар: «Әмирхан Еникинең әйтелмәгән васыяте» күргәзмәсе ачылды
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Күргәзмә ачылышына кадәр Чехов урамында Әмирхан Еники истәлегенә куелган элмә такта янына чәчәкләр куйдык.

Чараны институтның татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина оештырды. Очрашуда шулай ук язучының кызы Флера Карташева-Еники һәм оныгы Рөстәм Тюменев катнаштылар.

– Әти турында онытмыйча, аны хөрмәтләп искә алганыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Татар телен, татар язучыларын, аларның әсәрләрен укыгыз, белегез. Аларны балаларыгызга сөйләгез. Әти 90 яшендә вафат булды. Ул бик озын, авыр тормыш юлын үткән. Сугышта булган, сугышка хәтле яшь вакытында бик күп авырлыклар күргән. Соңгы елларда әтине бик хөрмәтләделәр, Тукай премиясе бирделәр, әлеге истәлек тактасын беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев үзе ачкан иде, аңа зур рәхмәт. Иң мөһиме – әтинең олы мирасы онытылмасын, безнең яшьләребез аның әсәрләрен белсеннәр иде, – диде Әмирхан Еникинең кызы Флера Карташева-Еники.

– Әмирхан Еники татар яшәешенең тәртипләрен, татарның эчке дөньясын һәм аның чынбарлыгын тасвирлап әдәбиятны үзгә – XX йөз башында күтәрелгән үргә кайтару юлларын тапкан. Аның хикәяләре 1941 елда гына дөнья күрә башлый. Дөрес, ул әдәбиятка бик иртә килә, 1926 елда аның беренче хикәясе бастырыла. Әмирхан Еникине XX йөзнең соңгы аксакалы, морзасы дип йөртәләр иде. Ул татар әдәбиятына классик мирас калдырып китә. Аның әсәрләре мәңгелек. Еники исемен мәңгеләштерү буенча бүген хәл ителмәгән кайбер мәсьәләләр бар. Әлеге истәлек тактасы 4 ел элек ачылды. Хәзер инде «Әмирхан Еники скверы» бар, моның өчен Казан шәһәре хакимиятенә һәм мәдәният министрлыгына аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Әмирхан Еникинең скверында аның һәйкәле дә булырга тиеш. Һәйкәл һәм Казаныбызда Әмирхан Еники музее булдыру – киләчәк мәсьәләсе, – дип белдерде Гөлфия Гайнуллина.

Чарадан соң студентлар Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Горький һәм Шаляпин музеенда, Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган «Әмирхан Еникинең әйтелмәгән васыяте» күргәзмәсе ачылышында булдылар.

Күргәзмәдә А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музее, Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан язучының шәхси әйберләре тәкъдим ителгән. Алар арасында – хатлар, көндәлекләр, кулъязмалар, язучыларның автографлары булган китаплар. Аларны музейга 2009 елда язучының 100 еллыгы уңаеннан Әмирхан Еникинең кызы Резеда Әмирхановна Тюменева тапшыра. Милли музей фондларында язучы үзе тапшырган әйберләр дә бар: фронт блокноты, язучылар белән төшкән фотосурәтләр, язучыларның аңа бүләк итеп тапшырылган шәхси китаплары, рәссам Виктор Куделькин эше портреты.

Күргәзмәне ачу тантанасын «Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхин алып барды, чакырылган кунаклар арасында Мәдәният министрлыгыннан Айрат Фәйзрахманов, Язучылар берлегеннән – Илсөяр Иксанова һәм Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Гөлфия Гайнуллина җитәкчелегендә «Рухият» түгәрәгенә йөрүче студентлар иде. Алар Әмирхан Еники әсәрләреннән өзекләр укыдылар, аның биографиясе белән таныштырдылар.

Күргәзмәнең биредә ачылуы очраклы түгел, чөнки язучының шәхси әйберләре, кулъязмалары, төрле ядкярләре шушында – М.Горький һәм Ф.Шаляпин музее фондында һәм Татарстан Республикасы Милли музее фондында саклана. Үзенең көндәлеген дә Әмирхан Еники нәкъ менә шушы музей фондына тапшыра. Монда татар язучылары белән бәйле әйберләрнең шактый зур коллекциясе бар. Кайчандыр Максим Горький музее татар язучыларын өйрәнүдә зур бер үзәк булган. Без шәхси әйберләрне, кулъязмаларны, көндәлекләрне килеп карарга тәкъдим итәбез. Язучының фронт блокнотын да күрергә мөмкин. Әмирхан Еники – XX гасырның икенче яртысында татар әдәбиятына зур өлеш керткән, үзеннән соң олы мирас калдырган күренекле язучыларның берсе. Ул – иҗатында татар теленең бөтен байлыгын, матурлыгын күрсәтә алган шәхес. Ул татар телен яңа дәрәҗәгә күтәрә. Морзалар нәселеннән булган чын интеллигент, үз гомерендә сүзенә һәм идеяләренә, мәдәнияткә тугрылыгын саклап кала алган чын шәхес, – диде Айдар Шәйхин.

Әмирхан Еники XX гасыр дәвамында яшәгән: 1909 елда туган һәм 2000 елда үлгән. Ул – берничә чорны берләштергән кеше: Фатыйх Әмирханны күрә, Тукайның дуслары булган шәхесләр белән аралаша, Бөек Ватан сугышында катнаша һәм үзе дә яшь язучылар өчен аксакалга әйләнә. «Ул – XX гасырның соңгы интеллигенты. Аның әсәрләре аша татар мәдәниятен, татар җанының асылын аңларга мөмкин», диде Айдар Шәйхин.

Экспонатлар арасында Сәгыйть Сүнчәләйнең Еникигә язылган хатын, Донбасска салынган открытканы күрергә була. Иң кызыклы экспонатларның берсе – әдипнең сугыштан кайткан көндәлеге. Ул көндәлектә теркәлгән язмалар китап-журналларда басылып чыкты, әмма монда аның төп нөсхәсен күрергә мөмкин. Аның портреты, шулай ук шәхси фотографияләре бик кызыклы. Алардан без Еникинең төрле чорларда иҗади, иҗтимагый тормышның үзәгендә булуын күрәбез. Биредә без әдәбият дәресендә укып белгән әсәрләрнең кайбер кулъязмалары урын алган. «Соңгы китап»ның үзе машинкада күчереп язган бер нөсхәсен шулай ук биредә күреп була.

«Алга таба һәйкәл кую планлаштырыла»

ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов:

– Бу – безнең өчен бик мөһим дата. Республикабызда, Әмирхан Еникигә багышлап, аерым план каралды. Әлеге план нигезендә күп кенә мәдәният һәм мәгариф оешмаларында иҗади чаралар узачак. Әлеге чараларның берсе – шушы күргәзмә. Алдагы көннәрдә «Татар китабы йорты»нда да чараларыбыз булачак, Язучылар берлегендә иҗади кичәләр, әдәби чаралар үтәчәк. Иң мөһиме – барлык китапханәләребездә аерым китап күргәзмәләре каралды. Үткән ел Камал театрында «Рәшә» спектакле куелды. Шулай ук, быел Еники әсәрләре нигезендә төшерелгән «823нче километр» фильмының премьерасы булды. Казаныбызның үзәк өлешендә Әмирхан Еники исемендәге сквер барлыкка килде, ул әдип яшәгән Чехов урамындагы 53нче йорт янында урнашкан. Әлеге скверда алга таба аңа багышланган һәйкәл кую планлаштырыла. Ул яки язучының үзенә яки аның әсәрләренә багышланачак.

Алда безне сынчылар иҗади конкурсы көтә. Һәм инде әлбәттә, башка татарлар яши торган төбәкләрдә дә аның истәлегенә багышланган чаралар уза.

Ләкин иң мөһиме – аның укучылары булу. Еники мәктәптә һәм югары уку йортларында татар әдәбияты буенча программаның нигезендә тора, димәк, киләчәк буын аның иҗаты белән таныш.

Шагыйрә, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Илсөяр Иксанова:

– Әмирхан Еники – үзенең иҗатына искиткеч таләпчән язучы. Шуңа күрә, ул татар әдәбиятында үзенә генә хас урын алып тора. Аның истәлекләренә күз салсак, ул: «Мин һәрвакыт гади булырга тырыштым, язган вакытта гади итеп һәм кешенең акылына, аңына, йөрәгенә барып җитәрлек итеп язарга тырыштым» ,– ди. Дөрестән дә, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина аны «татар әдәбиятының юнәлешен үзгәрткән әдип» дип бәяләгән иде. Бу – бик дөрес фикер, беренчедән, аның фикерләве бик үзенчәлекле. Ул – әдәбиятка психологизм алып килгән кеше. Аның геройлары кешенең психологик халәтеннән чыгып тасвирлана, шуңа күрә ул кешене бик нык үзенә җәлеп итә. Һәр укучы аның әсәрләрендә үзенең хис-кичерешләрен таба ала.

Икенче үзенчәлеге – аның туган теленә булган гаҗәеп нечкә мөнәсәбәте. Татар телен тоемлавы, туган телнең гүзәллеген, үзенчәлеген әсәрләре аша укучыга җиткерә белүе. Әмирхан Еникидән соң андый тел белән язучылар бармак белән генә санарлык. Аннары шундый гыйбарә бар: «язучының биографиясе булырга тиеш». Әмирхан Еники – бу яктан бик зур «багажлы» язучы. Ул, белгәнебезчә, морзалар нәселеннән. Аның бөтен килеш-килбәтеннән, әсәрләреннән затлылык, зыялылык күренеп тора. Мин аны берничә тапкыр күрү бәхетенә ирештем һәм аның соңгы «хушыгыз» дип, саубуллашып киткән юбилеенда да булырга насыйп булды. Ул үзенең олпат һәм зыялы кыяфәте белән безнең күңелләрдә калды. Бүген аның әсәрләрен белмәгән татар кешесе юктыр, мөгаен.

Аның истәлеген мәңгеләштерү буенча республикабызда зур эшләр эшләнә, һәм алга таба да эшләнергә тиеш.

«Экспонатларны башка вакытта күрү мөмкин түгел»

– Башка вакытта әлеге экспонатлар Милли музейда, М.Горький һәм Ф.Шаляпин музееның фондларында саклана, аларны күрү мөмкинлеге бик сирәк. 5 елга бер дисәк тә була, чөнки милли музейда һәм әлеге музейда фондлар бик бай. Татар язучылары белән генә бәйле булган 30-40 меңләп әйбер бар, аларны музейда даими рәвештә күрсәтү мөмкин түгел, чөнки урыннар җитми. Шуңа күрә без менә шушындый вакытлы, камерлы күргәзмәләрдә булса да, язучыларның бай мирасын, ядкарьләрен күрсәтергә тырышабыз. Мөмкинлек булганда, халык йөреп, күреп калсын иде, экспонатларны башка вакытта күрү мөмкин түгел, – дип хәбәр итте Айдар Шәйхин.

Күргәзмәне 26 мартка кадәр Горький урамы 10нчы йорт адресы буенча урнашкан Максим Горький һәм Шаляпин музеенда тамаша кылып була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100