Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җәмигъ мәчете заманча һәм татарча булырга тиеш»

Казанда Җәмигъ мәчете “Кырлай” паркы урынында төзеләчәк. Мәчет төзелеше Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан федераль программага кертелгән. Бүген мәчет һәм тирә-як мохитнең эскиз проектын эшләүгә халыкара конкурс башланып китте.

news_top_970_100
«Җәмигъ мәчете заманча һәм татарча булырга тиеш»
Солтан Исхаков

Конкурс өч ай дәвам итә

Татарстан вице-премьеры – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров Казанда Җәмигъ мәчете кайчан булыр дигән сорау күптәннән туганын искәртте. Архитектур проектка конкурс өч ай дәвам итәчәк.

– 8 июльдә Корбан бәйрәме алдыннан нәтиҗәләрен чыгарырбыз дип көтәбез. 15 көн эчендә гаризалар кабул итәбез. Беренче этапта иҗади коллективлар сайлап алына, аннары 2,5 ай эчендә эскиз проектлар эшләнә. Икенче этапта сайлап алынган алты коллектив арасыннан жюри җиңүчене билгеләчәк, - диде ул.

Конкурсның жюри составына танылган архитекторлар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, мөселман дин әһелләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары керәчәк.

Өч призлы урын булачак. Финалистка 2,5 млн сум, икенче урынга 1 млн сум бирелә, өченче финалист 500 мең сум алачак. Бәйгедә Россия һәм Татарстан гына түгел, төрле илләрдән архитекторлар катнаша ала. Бу – халыкара конкурс.

Конкурсны оештыручы һәм төзелешнең заказчысы – “Игелек-Доброта” Республика рухи-әхлакый үсешкә теләктәшлек фонды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә гамәлгә куелган. Фондның күзәтчелек советына Рөстәм Миңнеханов үзе җитәкчелек итәчәк.

Җәмигъ мәчетенә беренче нигез ташы 20 майда салыначак. Көзен төзелешкә керешү ниятләнә.

Җәмигъ мәчетенә ни өчен шушы урын сайланган?

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров Киров һәм Кремль дамбасы арасындагы территория матур җирлек булуын искәртте.

– Бу территория әле һаман ачылып бетмәгән, ул урында нәрсә булырга мөмкин дигән күзлектән карасак, Җәмигъ мәчете булса, яхшы булачак дип карар кылдык, - диде.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура докторы Галина Айдарова да мәчет төзелеше өчен уңайлы урын сайланганына басым ясады.

– Шәһәр ландшафты ягыннан уңайлы урнашачак, Казанның төп нокталарыннан да ул яхшы күренәчәк, машиналар куярга да урын иркен. Кремль каршында булуы үзе бер архитектур диалог кора: үткәнгә караучы “борынгы Кремль” һәм киләчәккә юнәлгән Җәмигъ мәчете. Ул Казансу акваториясен тагын да бизәп, баетып торачак.

"Игелек" Республика фонды башкаручы директоры Илнур Рәхимов Җәмигъ мәчете лаеклы архитектура һәйкәле булыр, дип ышана. “Җәмигъ мәчете туристларны җәлеп итәрдәй урын булыр дип өметләнәбез”, - ди.

Җәмигъ мәчетен төзү барышы белән “Игелек” фонды сайтында танышып барырга мөмкин булачак. Сайтта фондның эшчәнлеге, төзелеш барышы, иганә ярдәме турында бөтен мәгълүмат урнаштырылып барачак.

– Беренче вакытта яңалыклар лентасында эскиз проектлары конкурсына кагылышлы мәгълүмат булачак, конкурс эше төгәлләнгәч, фонд эше һәм төзелешкә бәйле яңалыклар куелачак, - дип әйтте Илнур Рәхимов.

“Халык күңеленә якын урын булырга тиеш ул”

Җәмигъ мәчете ун мең кеше сыйдырышлы булыр дип фаразлана. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, бу санга шаккатасы юк: Мәскәүдә, Грозный мәчете – 10 мең, Махачкаланыкы – 15 мең кеше сыйдырышлы. Чечнядагы Шали шәһәре мәчете 30 мең кешегә исәпләнгән. Махачкалада 50 мең кешелек Гайсә үзәге төзелә. “Шуңа күрә 10 мең саны беркемне дә куркытырга тиеш түгел. Казан ул – ислам дөньясының төньяк башкаласы. Казан ул – Россиянең бөтен ислам дөньясына капкасы, - диде мөфти.

Камил хәзрәт Җәмигъ мәчетенә ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте.

– Еш кына бәйрәмнәрдә гыйбадәт кылырга килүчеләр мәчеткә сыймыйча салкында урамда да торды, шуңа күрә зур мәчет бик кирәк. Аннары ул гыйбадәт урыны гына түгел, әйтик, Коръән конкурсын да шунда уздырып булачак. Казанга килүче теләсә нинди мөселманның матур мәчет күрәсе килә, - диде мөфти.

Аның фикеренчә, Җәмигъ мәчете нәкъ менә Казан үзәгендә булырга тиеш.

Җәмигъ мәчете архитектурасында борынгы татар стиле дә исәпкә алыныр дип фаразлана.

– Мәчет заманча һәм татарча булырга тиеш. Проект ясый торган кеше моны аңларга тиеш, чөнки жюрида күпчелек татарлар булачак бит. Ничек булса да, безгә якын булырга тиеш бу мәчет, - диде Камил хәзрәт.

Шамил Гафаров бу мәсьәлә җәмәгатьчелек вәкилләре белән бергә каралачагын әйтте.

– Экспертлар да булачак, җәмәгатьчелек фикере дә исәпкә алыначак. Җәмәгатьчеләр белән фикерләшмичә, киңәшләшмичә, зур объектларны төзү мөмкин түгел. Халык күңеленә якын урын булырга тиеш ул, - дип белдерде.

Шамил Гафаров мәчетнең атамасы буенча Казан халкы белән киңәшү кирәктер, дип саный. “Балага нинди исем бирәсең, шулай яшәячәк”, - дигән фикердә ул.

“Кырлай” паркы өчен Казанда уңайлы урын сайланачак

Казан “Кырлай”сыз кала дип уйлап, пошаманга төшүчеләр булса, борчылмагыз – калмый. Хафаланырлык урын юк: шәһәр җитәкчелеге аттракционлы паркка яңа урын сайланачагын әйтте.

– “Без “Кырлай” паркы хуҗалары белән очраштык, алар белән аңлаштык, мәчет төзелеше турында карарны хупладылар, - диде Шамил Гафаров.

Аның сүзен җөпләп, Рөстәм Гафаров та: “Казан парксыз калмаячак, кайбер аттракционнар искергән, аттракционнарны күчерү урынын эзлибез. Яңа яхшы аттракционнар булачак. Аеруча отышлы урын сайланачак”, - дип белдерде.

Рөстәм Гафаров сүзләренчә, Казан халкы һәм кунакларыннан аттракционнарның техник торышына бәйле шикаятьләр ишетергә туры килгән. “Парк хуҗалары да аларны яңартуга әзер. Төгәл урыны әлегә билгесез, ләкин яңа аттракционлы парк булачак”, - диде.

Паркны сүтү эшләре инде башланган, аларны 1 нче майга төгәлләү ниятләнә. 20 майда мәчет нигезенә таш салу ниятләнә.

Ә моңа кадәр Җәмигъ мәчете өчен дип ниятләнгән урын – “Казан” гаилә үзәге янындагы территориядә яңа парк пәйда булачак. Аның буенча 11 апрельдә җәмәгать тыңлаулары узачак.

Җәмигъ мәчете кайчан төзелеп бетәчәге төгәл билгесез

– Җәмигъ мәчете кайчан ачылуны төгәл әйтү кыен. Бу иганә ярдәменнән дә, башка факторлардан да тора. Кыска вакыт эчендә мәчетне төзеп бетерүгә бөтен көч куелачак. Ул Казан гына түгел, бөтен Татарстан территориясендә фундаменталь объектларның берсе булачак, - диде Шамил Гафаров.

Җәмигъ мәчете имамы вазифасына кемне билгеләп куюны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлегә әйтә алмады.

– Имам турында әле әйтә алмыйбыз, билгеле түгел, чөнки әле мәчет кайчан әзер булачагы да билгесез. Бәлки, имамы укыйдыр да әле... Гаетләргә килгәндә, туры эфир булгач, Җәмигъ мәчетендә мөфти укырга тиеш, - дип ачыклык кертте.

Мәчет төзелешенә бюджет акчасы кулланылмаячак. Мәчетне меценатлар һәм Игелек-Доброта” фонды акчасына төзеячәкләр. Смета бәясен мәчет проекты әзерләнгәч билгеләячәкләр – бу, эскиз булдырылгач, чираттагы этаплар, дип әйтте белгечләр.

Архитектор Айвар Саттаров мәчетне шушындый итеп күрә

Фото: © «Казанские ведомости»

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100