«Американы әле алда авыр һөҗүм көтәчәк». Иран—АКШ арасындагы низаг ничек тәмамланыр?
Иранның Гыйрактагы АКШ базаларын утка тотуын «өченче бөтендөнья сугышы башлана» дип бәяләделәр. «Татар-информ» хәбәрчесе белгечләрдән әлеге хәрби хәрәкәтләрнең ни белән тәмамланачагы, аның Россия өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында сорашты.
Гыйнвар башында АКШ ракета һөҗүме белән Багдад аэропортында Иран генералы Касем Сөләйманины үтерде. Иран милли каһарман булып саналган генералны үтерүгә адекват җавап бирәчәген, үч алуның 13 ысулы барлыгын белдергән иде. Моңа җавап итеп АКШ Ирандагы 52 урынга һөҗүм ясаячагын әйтте.
Иран исә үчен ала башлады. Иранның Tansim агентлыгы хәбәр итүенчә, 8 гыйнвар көнне «Айн-аль-Асад» базасына 35 ракета җибәрелгән. Гыйракның иминлек хезмәте базага 9 ракета төшүе хакында хәбәр итә. Иран хәрбиләре вәкиле Хәмид Могаддафар әйтүенчә, барлык ракеталар да максатына ирешкән, 80нән артык кеше үлгән. АКШ исә бер генә хәрби дә үлмәде, алар алдан кисәтелгән иде, ракеталар төшкән вакытта бункерларда иде дип белдергән. Хәзерге вакытта АКШ һәм Гыйрак Иранның һөҗүменә җавап әзерли.
Римзил Вәлиев: «Башта мәгълүмат сугышы башлана, аннан соң йодрык, иң соңгы булып, корал сугышы»
Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев иң мөһиме мәгълүмати сугышны туктатырга кирәк дигән фикердә.
— Шәрык илләрендә хәлләр һәрвакыт кайнар була, анда каршылыклар чыгып, сугышлар булып тора. Алар артында зур илләрнең дә мәнфәгатьләре яшеренә торгандыр. Мондый хәлнең килеп чыгуы ул төбәктә яшәүчеләр өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен куркыныч. Сәясәтчеләр, бәлки, үзләренең абруйларын, дәүләтләренең дәрәҗәләрен күрсәтергә тырышалардыр. Салкын сугыш елларына охшап тора бу.
Тагын бер куркыныч нәрсә бар: монда төрле дин вәкилләре бер-берсенә каршы киләләр. Ярамый торган эш, куркыныч уен, сәясәт уены. Моңа ул төбәктә чыгучы нефть байлыклары да сәбәп булып торадыр.
Зур сугышлар — алар иң башта мәгълүмат фронтында башлана. Гражданнар сугышы да, революция дә мәгълүматтан, фикерләр каршылыгыннан башланган. Фикерләр каршылыгы хәзер дә көчле. Минемчә, күпчелек халык, илләр һәм сәясәтчеләр сыйфатлы яшәргә, үз мәнфәгатьләрен өстен куярга телиләрдер. Хәзерге көндә беркемнең дә фанатизм, сәясәт аркасында гына үзенең илен үзе батырасы килми. Алай тиз генә дөнья сугышы башлануны шушы фактор чигендерә дип уйлыйм.
Иң беренче чиратта, мәгълүмат сугышына игътибар итәргә кирәк. Ул уен өчен эшләнәме, җитди рәвештә эшләнәме. Кешеләрнең үз арасында, фикерендә, акылында сугыш башланган булса, ул тормышта да башланачак. Инде әллә кайчан өченче бөтендөнья сугышы башланды дип йөриләр. Мин алай димәс идем. Тик дөнья сугышының чаткылары мәгълүмат сугышында күренә.
Истериягә, психозга бирешмәскә кирәк. Интернетта аралашу, төрле мәгълүмат тарату — халыкта психоз тудыра. Мәгълүмат сугышы чын сугыштан алданрак башлана. Мәгълүмат каналлары бик күп. Бер-береңне сүз белән мыскыл итү дә бихисап. Башта сүз сугышы башлана, аннары йодрык, иң соңгы булып корал сугышы.
Кызганыч, хәзерге вакытта илдә дә, халыкара мөнәсәбәтләрдә дә андый истерия билгеләре бар. Мәгълүмат — үзара ызгышка ныграк тәэсир итә. Иң мөһиме мәгълүмат сугышы бик каты бармасын иде.
«Анда сугыш башланса, Россия дә читтә кала алмый»
Сәясәт эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимов:
— Яхшы хәл түгел инде бу. Анда сугыш башланса, Россия дә читтә кала алмый бит. Үзебез өчен куркыныч түгел. Тик анда безнең кешеләрне, безнең гаскәрләрне кертәчәкләр. Өченче бөтендөнья сугышына әле иртәрәк. Алай гына тиз башланмый ул. Атом коралын кулланыр өчен башта ике президент сөйләшергә тиеш. Атом сугышы башлана икән, аны бит отып булмый. Шул тота да инде, бүтән сәбәп юк анда.
АКШ белән Иран озак сугышты инде, АКШ аны җиңә алмастыр. Башта сугышырлар, аннары килешергә тырышырлар. Аңлашыла инде, АКШның хәрбиләре дә , коралы да күп шул.
«Бу Россия өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен куркыныч»
Тарихчы, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин:
— Сугыш башланды дип әйтү бик дөрес булмас. Ләкин вәзгыять катлаулана бара. Моның чын сәбәпләрен дә ачыклау шактый авыр. Сәясәт — ул зур уен. Бу процесска кемнәр кушылып китәр, аңа мөселман илләренең мөнәсәбәтләре, АКШның позициясе нинди — сораулар күп. Бүген ул төбәктә ситуация тәгаен ачык дип әйтеп булмый. Зур дәүләт башлыклары да, сәясәтчеләр дә алга таба нишләргә икән дип уйлыйлардыр.
Бу Россия өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен куркыныч. Дөньяда нинди генә гауга купса да, аның шаукымы барыбер Россиягә дә килеп кагыла. Иран — Россиянең күптәнге стратегик партнеры да бит әле. Шуңа күрә Россия үз позициясен ничек тә якларга тиеш булачак. Бу, әлбәттә, бик гади түгел. Иранны турыдан-туры яклармы, башка сәяси юл эзләрме — бик катлаулы сораулар.
Бу хәлләр өченче бөтендөнья сугышына кадәр барып җитмәс. Чөнки Иран белән АКШның мөнәсәбәтләре узган гасырның 70 елларында булган Иран революциясеннән соң ук катлауланды. Бөтендөнья сугышы — ул бик күп бөек державаларның катнашып китүе дигән сүз. Өченче бөтендөнья сугышын башлап җибәрүнең беркемгә дә файдасы юк, чөнки аның ахыры ни белән тәмамланасын беркем дә белми. Шулай булгач, аның кирәге дә юктыр дип уйлыйм мин.
«Локаль катастрофа Россиягә дә кагылачак»
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков:
— Россиянең ул тирәдә кызыксыну нокталары бар. Сүриядә дә безнең гаскәрләр тора торган урын бар, нефть белән бәйле мәсьәләләр дә бар. Сугыш уты кабынса, ул һичшиксез Россиягә дә күчәчәк. Шуның белән дә куркыныч.
Өченче бөтендөнья сугышы башланмас, әмма бик зур локаль катастрофа чыгарга мөмкин. Ул Россиягә дә кагылачак. Бу вакыйгаларның азагы ничек булып бетәсен фаразлап булмый. Чөнки АКШ башлыгы Трампның һәм башка җитәкчеләрнең нинди план коруларын белеп булмый. Алар бик кискен рәвештә нәрсәдер хәл итеп куярга мөмкиннәр.
«Бу — сугышның башы, бу — бик каты бәрелеш»
Тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров:
— Бу бик куркыныч. Чөнки ике як та бер-берсенә ниндидер ташламалар эшләргә җыенмый. Шуңа күрә дә хәл һичшиксез кискенләшәчәк әле. Россия традицион рәвештә Иран ягында. Тик бу очракта алай булмас. Минемчә, Россия үз фикерен ачыктан-ачык әйтмәячәк. Бу — сугышның башы, бу — бик каты бәрелеш.
Өченче бөтендөнья сугышы әле булмаячак. Аңа әле юл ачылмаган. Чөнки ул сугыш ике илгә генә түгел, бөтен дөньяга куркыныч тудыра һәм ул бөтен кешелекне юк итүгә юнәлдерелгән. Ә моңа әле бер яктан да әзерлек юк. Минемчә, өченче бөтендөнья сугышы әле берничек тә була алмый.
Нинди дә булса килешү, аңлашу булачак. Ләкин ул вакытлы рәвештә генә. Тыелып кына торырлар бераз. Чөнки Иран Сөләйманны үтергән өчен үч алачакларын белдерде. Шуңа күрә дә Иран чигенде, йә чигенәчәк дип әйтеп булмый.
«Без читтә калабыз» дип уйлап утыру ахмаклык булыр иде»
Тарих фәннәре докторы, Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Гыйләҗев исә «Өченче бөтендөнья сугышы башланырга мөмкинме?» — дигән сорауга, «Мөмкин», — дип җавап бирде.
— Мин сугыш темасын тирәнтен өйрәнгән кеше. Нинди генә конфликт килеп чыкмасын, мин һәрвакыт сугышка каршы. Минемчә, ике як та, үз позицияләрен саклап, ниндидер килешүгә килергә тиеш. АКШның позициясен империалистик позиция дип бәяләп була.
Ике як та зирәклек күрсәтергә тиеш, киләчәк турында уйлап, җаваплылык тоеп, бу мәсьәләгә ачыклыр кертергә тиешләр. Төп максат — сугышны булдырмау. Сугыш башланса, ул коточкыч фаҗигагә китерергә мөмкин. Аллам сакласын!
Бу ике ил арасында гына килеп чыккан конфликт түгел. Уйлап карасаң, АКШ, иң көчле илләрнең берсе буларак, башка илләргә үзен күрсәтергә тели. «Без читтә калабыз», — дип уйлап утыру ахмаклык булыр иде. Бу конфликт чикләрне чыгарга да мөмкин. Өченче бөтендөнья сугышы да башланырга мөмкин.
Шуңа күрә Россиянең читтә калуы дөрес булмаячак. Минемчә, Россия бөтен дипломатик чараларын да кулланырга тиеш. Ике як белән дә сөйләшеп, килешеп, сугышны булдырмас өчен дә тырышырга тиеш, — диде ул.
Исмәгыйл Гыйбадуллин: «Америкалылар өчен бу конфликт Якын Көнчыгыштан китү белән тәмамланачак»
Тарих фәннәре кандидаты, Шиһабеддин Мәрҗани исемендәге тарих институтының югары фәнни җитәкчесе, иранистика, ислам дине мәдәниятен өйрәнүче Исмәгыйл Габидуллин бу ызгышта Иран отачак дигән фикерен белдерде.
— Хәзер нинди дә булса бер төрле фаразлар ясау кыен. Вәзгыять шактый кискен. Минемчә, бүгенге көндә дөнья сугышы башлана алмый. Бүген гибрид сугышлары алып барыла, алар массакүләм мобилизацияне һәм хәтта халыкның хәрби хәрәкәтләргә психологик яктан булса да җәлеп ителүенә юл куймый. Мондый сугыш инде күптән бара, әмма дөнья дәрәҗәсенә ул берничә дөнья һәм төбәк державалары берләшеп, Америка гегемониясенә каршы торырга сәләтле лагерь төзесә генә барып җитәргә мөмкин. Алар — Кытай, Россия, ислам дөньясының кайбер илләре, һәм, әлбәттә, барыннан да элек, Иран.
Трамп үзенең җавапсыз гамәлләре белән дөньяны шул дөнья сугышына якынайта, әмма бүгенге көндә дөньяда Америкага каршы көчләрнең бердәм лагере булуы турында сөйләргә иртә. Тагын да мөһимрәк нәрсә, америкалылар үзләре тулы масштаблы сугыш теләми, алар аннан курка. Трамп хәзер Америка сәяәсетендә тиздән төшеп калачак фигура. Аны сайлауларда җиңелү яки хәтта импичмент көтә. Минемчә, киләсе ел дәвамында бу, киеренкелек градусы сакланачак, әмма Апокалипсис булмаячак.
— Ни өчен генерал Сөләйманины үтерү Иранда шулкадәр реакция алды?
— Генерал Сөләймани Иран сәясәтендә Югары лидердан икенче популяр кеше була. Аның рейтинглары хәзерге Президент Хәсән Роухани рейтингыннан шактый югары, ул алай ук популяр түгел. Сөләйманның үлеме аннан батыр ясады, иранлыларны берләштерде. 1978-1979 еллардагы революция һәм Иран-Гыйрак сугышы чорларыннан бирле Иранда мондый җанлану булганы юк иде. 1989 елда Хомейни имамны җирләүгә генә дә шул кадәр кеше килгән. Сөләймани белән Иранда миллионлаган кеше хушлашты. Ике сәяси лагерь — консерваторлар һәм реформаторлар — каршылыклар турында оныттылар, бер-берсе белән килештеләр, берләштеләр.
Ирандагы бер хезмәттәшем бу процессны «Иран милләтенең кабат тууы» дип атады. Бу — АКШ белән чагыштырганда күк белән җир арасы. Иранда президентка ышанмау һәм килеп чыккан вәзгыятькә куркып карау дигән нәрсә юк.
— Бу сугышның нәтиҗәсе нинди булачак? АКШ өчен бу сугыш ничек тәмамланырга мөмкин?
— Хәрби һәм психологик акцияләр белән алмашу булачак. Монда Трамп дөнья җәмәгатьчелеге алдында тагын да мәсхәрәгә калачак, ә Иран, үз коралларын сынап, үз мөмкинлекләрен һәм хәзерге вакытта барлыкка килгән психологик үзгәрешне күрсәтеп, тагын да күбрәк очко җыячак.
Иран Америка базаларына һөҗүм итте, әмма бу әле Иран җитәкчелеге әйткән үч алу түгел. Минемчә, бу бары тик мөмкинлекләрне демонстрацияләү генә, ә Американы әле алда авыр һөҗүм көтәчәк. Монда иң мөһиме — түземлелек күрсәтү һәм америкалыларның коткыларына бирешмәү. Америкалыларның кайчандыр «Буш-младший» кебек «11 сентябрь» дигән берәр нәрсә оештырырга тырышуы да ихтимал. Америкалылар өчен бу конфликт Якын Көнчыгыштан китү белән тәмамланачак. Хәер, бу Трамп идарә иткән чорда түгел, ә аннан соң булачак.
Ирандагы эчке сәясәт ничек? Андагы татарлар һәм төркиләр нинди роль уйный? Гомумән, анда күпме татарлар яши, аларда милли үзаң көчлеме?
Иранда илнең төньягында — Голестан провинциясендә аз санлы төркиләр төркеме бар. Алар үзләрен татарлар дип атыйлар һәм урта гасыр татарлары белән тәңгәлләштерәләр. Алар берничә мең кеше исәпләнә. Үзләрен «мин татар» дип әйтүдән тыш, мин аларда татар дип әйтеп була торган башка бернинди билгеләр дә тапмадым. Мин аларда ике тапкыр — 2010 һәм 2013 елда кунакта булдым. Шулай да, алар арасында Урта Азиягә күчеп, аннары Иранга килгән Казан татарларының да нәселләре бар.
XX гасырның 20-30 елларында алар басмачлар белән бергә большевиклардан качып, анда яшеренгәннәр. Андый гаиләләр биредә үзләре утызга якын. Мәсәлән, алар арасында Ютазы районының Бәйрәкә авылыннан Татар ишаннарының нәсел дәвамчылары — Мәгъфүри гаиләсе бар. Бу гаилә әгъзалары рухи белемгә ия һәм элек Голестан провинциясенең сөнни җәмгыяте имамнары һәм мөфтиләре постларын биләгәннәр. Сөнниләр Иранда зур иректән файдаланалар, аларның үз мәчетләре, мәдрәсәләре, хәтта Ислам югары уку йортлары бар.
Төркиләр Иран халкының яртысын тәшкил итә. Бу илдә соңгы мең ел дәвамында, нигездә, төрки династияләр идарә иткән. Төркиләр Иранның бөтен территориясе буенча диярлек урнашкан. Иң зур төркем — азәрбайҗаннар. Аларда көчле Иран үзаңы бар, аларны Иран цивилизациясенә карата карашлары, күп гасырлар буена бергә яшәүләре бәйли. Шуңа күрә Иранның төрки телле халыклары мәдәнияте (ә чынлыкта, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан кебек күрше илләр дә) Иран мәдәниятеннән аерылгысыз.
Иран нык дәүләтме, көчле сугышчан очракта аның нәтиҗәсе бу дәүләт өчен нинди булырга мөмкин? Иранда сепарация көчле, ул таралырга мөмкин дип әйтәләр, бу дөресме?
— Иран шактый көчле дәүләт. Аларның кайбер чик буе районнарында сепаратизм проблемасы бар, әмма ул, нигездә, чит илләрдән килгән ярдәм белән яши. Төрки сепаратизм, илдә 30 миллионнан артык төркиләрнең булуын исәпкә алып та, аз диярлек. Иран дошманнарының бу теләген гамәлгә ашырып булмый, чөнки фарсы булмаган этносларның да Иран тәңгәллеге бик көчле. Фарсылар тарафыннан расизм һәм шовинизм юк диярлек, рәсми Ислам идеологиясе андый күренешләрне кире кага. Фарсы теле беркемгә дә көчләп тагылмый, ул бары тик уртак мирас буларак саклана. Ул югары культуралы тел һәм аның белән аларның ата-бабалары Идел буеннан алып Һиндстанга кадәр гасырлар буена файдаланганнар.
Бүген АКШ президенты Трамп милләткә мөрәҗәгать белән чыкты. Аның төп фикерләре шундый:
Ирен һөҗүменнән АКШ хәрбиләре зыян күрмәде. АКШ Иранга карата икътисади санкцияләр кулланачак. АКШ Европа илләрен, Кытай һәм Россияне Иранга атом-төш коралын ясауга ярдәм итмәскә өндәде. Трамп Иранны «зур һәм көчле ракеталар» белән куркытты һәм шул ук вакытта «Иран белән тынычлык урнаштырырга әзер булуын» әйтте.