news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Америка егете Шонга кияүгә чыккан Алинә: «Максатым - кызыма татар телен ныгытып өйрәтү»

Океан артында яшәп ятучы Казан кызы Алинә Бейли белән социаль челтәрләр аша таныштык. Мине, аеруча да, аның кечкенә кызы Әминәнең бик матур итеп татарча сөйләшүе җәлеп итте. Алинә белән элемтәгә кереп, аларның чит илдәге тормышы, Шон белән мәхәббәт тарихы һәм кызына милли тәрбия бирү нечкәлекләре турында сөйләштек.

news_top
Америка егете Шонга кияүгә чыккан Алинә: «Максатым - кызыма татар телен ныгытып өйрәтү»
Фото: Алинә Бейлиның шәхси архивыннан

Алинә Америкага юлны 19 яшендә үк сала. ТДГПУның беренче курсын тәмамлау белән үк, студентлар арасында популяр булган махсус программа буенча, Нью-Джерси штатының Оушен-Сити шәһәренә килеп урнаша. Теләге шуның кадәр зур була ки, документлары да бик тиз җыела, юллык акчасы да табыла. Алинә җәй буе бер америкалы бабайның сэндвичлар ясый торган кафесында эшли. Хуҗасы бик ачык һәм юмарт кеше булып чыга.

«Әлеге кафе - аларның гаилә бизнесы иде. Мин анда гаҗәп күп тәҗрибә тупладым. Алар мине барысын да дөрес итеп эшләргә өйрәттеләр. Ул чакта икътисадый кризислар да юк иде әле. Эшләгән акчам да, вакытына күрә, әйбәт тоелды. Беренче хезмәт хакыма Америкадан ноутбук, профессиональ камера һәм күп итеп киемнәр алып кайттым», – ди ул.

Алинә, моңа кадәр үзе өчен ят булган әлеге илне беренче күрүдән үк үз итә: җәй, океан, ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр булган шәһәр, матур яшәүче америкалылар, төрле илләрдән эшкә килгән студентлар һәм яңа дуслар. Америкада калу теләге булып алса да, Алинәнең якыннары, аеруча да әнисе, кызының бу теләгенә катгый каршы төшә. Өстәвенә университеттагы укуын да тәмамлыйсы була. Тик, Казанга кайтса да, кызның күңеле Америкада кала.

«Чит илдәге шундый күңелле җәйдән соң мин үземне отпускта булып, эшкә чыккан кеше сыман хис иттем. Мин инде дөньяның шундый зур икәнлеген аңлаган идем. Тагын да күбрәк җирләр күрәсем, сәяхәт итәсем, кире Америкага барып эшлисем килде», - дип сөйли ул.

«Килмәсәң дә, мин сине аңлармын, диде»

Икенче тапкыр Алинә Америкага 2008 елда, университетның 3 курсын тәмамлагач китә. Нәкъ менә шул сәфәрендә язмыш аны Мичиганнан килгән Шон исемле егет белән очраштыра.

«Мин ул чакта океан буендагы кибеттә эшли идем. Эштән кайтышлый, пицца алырга дип, дус кызым эшли торган урынга тукталдым. Шон белән бер чиратта басып тордык. Америкада бөтен кеше дә бер-берсенә «сәлам» дип эндәшә. Шон да миңа «сәлам» диде. Мин борылып карадым, шулай танышып киттек», – дип сөйли Алинә.

Шон Оушен-Ситига Мичиганнан ял итәргә килгән һәм бу аның биредәге соңгы киче булып чыга. Алинә белән Шон кич буе сөйләшеп туя алмый. Ул аңа үзенең тормышы турында сөйли. Бер тапкыр да Россиядә булмаган Шон да Алинәнең Татарстан, татарлар турында сөйләвен зур мавыгу белән тыңлый. Иртән Мичиганга кайтып китәргә тиеш булса да, Шонның Алинәдән аерыласы килми һәм ул тагын бер атнага аның янында калырга карар кыла. Яшьләр бөтен буш вакытларын бергә уздыралар, Шуннан соң Шон Мичиганга кайтып китә, Алинәне дә үзе янына кунакка чакыра. Егет күңеленә бер күрүдән хуш килгәнгә, Алинә озак уйлап тормый, эш вакыты бетү белән, Казанга очканчы, Мичиганга юл тота. Шон белән тагын да якыная төшәләр, аның әнисе, сеңлесе, дуслары белән дә таныша, кунак булып, матур хис-кичерешләр белән Казанга кайта.

Фото: © Алинә Бейлиның шәхси архивыннан.

Егет белән кыз арасында мәхәббәт тулы матур смслар йөри башлый. Алар зарыгып күрешү мизгелләрен көтәләр. Алинә алдагы җәйдә дә, шул ук студентлар программасы буенча, Америкага китәргә әзерләнә, документлар туплый башлый. Әмма көннәрдән бер көнне аның Шон белән элемтәсе өзелә… Моның сәбәбе дә бик җитди булып чыга.

«Шон минем шалтыратуларыма да, хатларыма да җавап бирми башлады. Дусты аша гына Шонның юл фаҗигасенә очравын һәм кома хәлендә хастаханәдә ятуын белдем. Минем ничек борчылганымны, йөрәгем авыртканны сөйләп кенә аңлатырлык булмады. Шул көннәрдә үземнең Шонны бик нык яратканымны аңладым.

Бераздан Шон аңына килеп, минем белән элемтәгә чыкты. Үзе белән нәрсәләр булганны сөйләде. «Мин инде хәзер элекке Шон түгел, каты җәрәхәтләрдән соң, йөзем дә элеккеге кебек түгел. Килмәсәң дә, мин сине аңлармын», - диде. Ләкин мин башыма бер генә начар уй да кертмәдем. Шунда ук виза алып, яраткан кешем янына очтым», - ди Алинә.

Шон ул җәйдә бик озак тернәкләнү уза, Алинә исә сөйгәненең янәшәсендә була. Алинәнең югары уку йортын тәмамлау турындагы дипломын да әнисе барып ала.

Шон тернәкләнеп беткәч, яшьләр бергәләп Россиягә кайталар. Алинә аны әнисе белән дә таныштыра.

«Әни белән булачак ирем матур гына аралаштылар, мин тәрҗемәче ролен үтәдем. Шонны ошатса да, аның белән бергә була калсак, әни минем Америкага күченеп китәчәгемне аңлый иде. Әни мине берүзе үстерде, гомер буе эшләде, тырышты. Әлбәттә, бердәнбер кызын җир читенә чыгарып җибәрәсе килмәгәндер. Әтием мине ташлап киткән, бәләкәй чакта мин аны бөтенләй күрмәдем. Аның яңа гаиләсе, башка хатын-кыз белән 3 кызы бар. Үсә төшкәч, әти белән элемтәне торгызырга теләсәм дә, ул мине кире какты. «Сиңа миннән нәрсә кирәк?» - диде. Кызганыч, якын кешемнең йөрәгендәге бозны эретә алмадым. Хәзер инде безнең аралар бөтенләй өзелде.

Аның каравы, мин әби-бабаемның бөтен җылысын, яратуын тоеп үскән кыз бала. Әни мине җәй саен авылга кайтарып куя торган иде. Догалы, намазлы йортта, чып-чын авылча тормышны күреп үстем. Шуңа да, шулай кадерләп, сөеп үстергән кызларын - мине еракка чыгарып җибәрүе әнигә дә, әби-бабайларыма да бик кыен булды, - ди Алинә.

Әмма ашкынган яшь күңелне туктатып буламы соң. Алинә, турист визасы ясатып, Шон белән бергә Америкага китә. Ләкин әнисенең теләмичә генә җибәрүе дә тәэсир иттеме икән, Алинәгә ул баруында Америкага керү язмый - аны чик сакчылары кире бора.

«Аларны Америкага еш йөрүем сагайтты да, мине илгә кертмәскә булдылар. Депортацияләмәсеннәр өчен визамнан баш тартырга туры килде. Ул чакта Шон белән саубуллашуы бик авыр булды. Ул Америкага кереп китте, ә мин исә кире Россиягә очтым», - ди ул.

Мәхәббәткә чикләр юк диләрме, әле. Бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлаган пар, ничек булса да бергә булырга карар кыла. 2013 елда Шон аңа кәләш визасы ясата һәм, 5 ел буена сузылган очрашып йөрүләрдән соң, алар Алинә белән законлы рәвештә өйләнешәләр. Чакрымнар аша сыналган мәхәббәт тагын да ныгый.

Фото: © Алинә Бейлиның шәхси архивыннан

Язылышу тантанасы Калифорния штатындагы Сан-Франциско шәһәрендә үтә. Чөнки Шон Мичиганнан шунда күченеп киткән була. Яшьләр чын татарча никах та үткәрәләр.

«Америкадагы татарлар берләшмәсе аша, Калифорниядән ерак та түгел Япония татарлары Рукия апа белән Даян абый яшәп ятуын белдек тә, аларга мөрәҗәгать иттек. Даян абый Шон белән миңа никах укыды. Кызыбыз тугач, аңа исем кушу тантанасына да Даян абыйны чакырдык. Ул исем кушу мәҗлесен үткәрде, ирем балабызның колагына «Әминә» исемен үзе пышылдады.

Шон үзе дингә артык бирелгән кеше түгел, ләкин минем бу теләгемә ихтирам белән карады. Кечкенәдән дини тәрбия алган, әбиемнән догалар өйрәнгән бала буларак, минем өчен безнең Аллаһ Тәгалә каршында ир белән хатын булуыбыз - никах укытуыбыз бик мөһим иде. Ирем минем динемне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итә, түбәтәйләр киеп Америкада уздырыла торган Сабантуйларга да бара, барлык йолаларыбызга ачык, хөрмәт белән карый», - ди ул.

Фото: © Алинә Бейлиның шәхси архивыннан

«Татарча сөйләшү – тамырларым белән элемтә тоярга ярдәм итә»

Кызлары Әминә тугач, Алинә аның белән татарча гына сөйләшә. Нәтиҗәсе дә озак көттерми - баланың теле саф татарча ачыла.

«Өйдә Шон бала белән инглиз, ә мин татар телендә аралаштык. Элек балабыз татарча күбрәк тә сөйләшә иде әле. Ләкин инглиз телле мәктәптә йөри башлагач, татарчасы бераз кимеде. Шуңа да карамастан, Әминә татарчаны 100 процент аңлый. Сөйләмендәге хаталарын бераз төзәткәләргә туры килә.

Үзем дә саф татарча сөйләшеп үскән бала буларак, кызым белән татарча аралашудан мин аерым бер тәм табам, аның белән якынлык тоям. Баламның миңа инглизчә җавап кайтаруы минем өчен, ничектер, сәер. Максатым - Әминәгә телебезне ныгытып өйрәтү. Биредә яшәп, татарча сөйләшү миңа тамырларым - әби-бабам, гаиләм белән элемтә тоярга да ярдәм итә. Инде әби белән бабамның арабыздан киткәненә дә шактый вакытлар узды. Мин кич саен алар рухына дога кылам, аларга рәхмәт сүзләремне җиткерәм», - дип уртаклаша Алинә.

Фото: © Алинә Бейлиның шәхси архивыннан

Кечкенә Әминәгә телне өйрәтүдә әбисе Розалия апаның да тырышлыгы зур. Әминә инглизчә сүз әйтсә, әбисе аңа: «Мин сине аңламыйм», – дип җавап кайтара икән. «Әбисенең шулай дигәнен ишетү белән үк, бала татарчага күчә. Ә минем белән алай килеп чыкмый, чөнки кызым инглизчә сөйләшкәнемне белә. Әбисе белән аңлашу өчен, Әминәгә бөтен тырышлыгын куеп татарча сүзләрне искә төшерергә, кушымчаларны дөрес куярга туры килә. Уеннар уйнау өчен хайван исемнәрен, төсләрне белергә, фигыльләрне дөрес әйтергә кирәк. Аңа боларның барысын да әни өйрәтә. Мин әниемә бик рәхмәтле», – дип аңлата Алинә.

Алинәнең әнисе моңа кадәр Америкага турист визасы буенча гына килә торган булган. Хәзер исә аның гринкартасы бар.

  • Гринкарта – россиялеләргә АКШта ирекле яшәү, эшләү һәм төрле штатларга күченеп йөрү, сәяхәт итү мөмкинлеге бирә.

«Кызымны тапкан елны әнинең миңа ярдәм итәсе, оныгы белән озаграк вакыт үткәрәсе килде. Шуңа да без әнигә гринкарта ясаттык. Минем әнием бик заманча кеше, барлык яңалыкларга, ачышларга ачык. Инде әкренләп инглиз телен дә өйрәнеп килә, кибетләргә чыгып йөри ала. Кешеләр белән аралашырга ярата. Туган якларыбызны сагынса, берничә айга Казанга кайтып килә. Ләкин күп вакытын безнең янда уздыра», - ди ул.

Алинә үзе дә туган якларын бик сагынуын билгеләп үтте. Кызының туганнары белән аралашып үсә алмавы да Алинәнең җанын тырнап торган әйберләрнең берсе.

«Без чыгышыбыз белән Сарман районныннан. Авылга кайтасым, мунча кереп, мәтрүшкәле чәйләр эчәсем, табигатьнең гүзәллегенә сокланып йөрисем килә. Моннан 4 ел элек ирем һәм кызым белән Татарстанга кайтып торган идек. Кызыбызның туган көнен дә Казанда, барлык туганнарыбызны җыеп, бик матур итеп уздырдык. Безнең гаиләбез зур, туганнарыбыз күп. Менә шул үзем бергә уйнап үскән туганнарым белән күрешеп сөйләшүдән дә рәхәтрәк әйбер бармы икән бу дөньяда. Минем кызым Әминә менә шуннан мәхрүм, - ди ул.

Алинә биредә яшәүче татарлар белән тыгыз аралаша, милли һәм дини бәйрәмнәребезне дә бергәләп уздыралар икән. «Америкадагы инглизчә генә сөйләшә торган татарлар да бар. Алар белән дә гел күрешеп торабыз», - ди әңгәмәдәшем.

Америкада 13 ел яшәү дәверендә Алинага еш кына үзенең милләтен һәм туган җиренең кайда икәнлеген аңлатырга туры килә икән.

«Америкалылар миңа аптырап карый. Әтием башкорт булгач, миндә татар-башкорт каны ага. Шуңа да гел: «Син Япониядәнме, Көньяк Кореяданмы?» - дип сорыйлар. «Татарстаннан, мин татар кызы, Казаннан», - дигәч, Казахстаннан дип уйлыйлар. Танышларыма мин бик теләп төрки халыклар, Ислам дине турында сөйлим. Гомумән, монда яши башлагач, минем, ничектер, татарлыгым көчәйде. Татарлар берләшмәсендә торучылар бер-беребезгә терәк булып, ярдәмләшеп яшибез», - ди ул.

Фото: © Алинә Бейлиның шәхси архивыннан

«Америкалылар эшләгән кешене тиз күрә»

Әңгәмәдәшем Америкада машиналар сату өлкәсендә эшли. Баштарак аңа студентларны инглиз, ә кайберләрен киресенчә, рус теленә өйрәтү буенча репититор булып эшләргә туры килгән. Соңрак ул үзе өчен маркетинг, реклама өлкәсе якынрак икәнне аңлап, эш юнәлешен тулысынча үзгәрткән. Алинә әйтүенче, тырыш, уңган кешегә Америкада эш табып, яшәп калу бер дә проблема түгел.

«Килеп урнашкан вакытымны гына алып карасак та, минем өчен биредә эшләү һәм карьера буенча үсү бик җиңел булды. Америкалылар эшләгән кешене тиз күрәләр. Алар үзләре эшкә җиңелрәк карый. Әмма безнең сыман тырышкан кешене беркайчан да игътибарсыз калдырмаячаклар.

Америкада күп җирдә сәгатьләп түлиләр. Машиналар белән кызыксынуым көчле булганга, мин шушы юнәлешкә кереп киттем. Озак та үтми, тырышып эшләгәнемне күреп, миңа «продуктлар буенча белгеч» вазифасын бирделәр. Миңа күп сәяхәт итәргә, төрле штатларга йөрергә туры килә. Кунакханәдә яшәү чыгымнары, очышлар - барысы да оешма тарафыннан түләнә», - ди ул.

Фото: © Алинә Бейлиның шәхси архивыннан

Әңгәмәдәшем бүгенге көндә гаиләсе белән Калифорниядә яши. Ә Калифорния – Америкадагы иң кыйммәтле штатларның берсе булып санала.

«Нәкъ менә Калифорния – яңа технологияләр, ясалма интеллект зур үсеш алган үзәк. Шуңа күрә монда IT-белгечләр агыла, ә алар артыннан – күчемсез милеккә бәяләр күтәрелә. Башың бар икән, син монда акча эшли, машина ала аласың. Ә менә фатирлы булу өчен күпме эшләргә кирәк икәнен дә белмим. Монда 100 еллык йортларның да бәясе 2 миллион долларга җитә. Шуңа да, Калифорниядә яшәүчеләрнең күбесе торакны арендалап яши. Безнең дә шундый бәягә йорт яки фатир аласыбыз килми. Мичиган штатында безнең йортыбыз бар иде. Без аны саттык. Хәзер исә Калифорниядә, бик күпләр кебек, фатир арендалыйбыз», - ди ул.

«Бүлмәдән бүлмәгә аяк киеме белән йөриләр»

Алинә америкалылар өчен гадәти, ә менә безнең өчен сәер тоелган кайбер гадәтләр турында да әйтеп үтте. Иң элек Алинәне шаккатырган нәрсә – өйдә аяк киемен салу гадәте булмау. Без өйгә керсәк тә, кунакка барсак та, ишек төбендәге келәмгә басарга куркып, тизрәк аяк киеменәрен салырга ашыксак, АКШта бөтенләй башка манзара хөкем сөрә икән.

«Мин моны иремнең әнисе һәм әбисенең өендә күрдем. Алар бүлмәдән бүлмәгә аяк киеме белән йөриләр иде. Аеруча Мичиган штатында мондый гадәт киң таралган», – дип искә ала Алинә.

Ә менә туганнары кунакка килгәч, Алинә белән Шон алардан аяк киемнәрен салуларын үтенгәннәр. «Бу алар өчен шул дәрәҗәдә сәер әйбер булды. Бер бүлмәгә генә булса да керик инде дип сорадылар. Бер дус кызым: «Мин өйдә бер аяк киеме белән йөрим, ә икенчесен киеп, караватыма менеп ятам», – дип сөйләгән иде. Боларның барысына да мин ияләштем инде. Хәзер бу күренешләргә әнием шаккатып йөри», - дип көлеп сөйли ул.

Америкада балаларның ата-ана йортыннан бик иртә китеп, мөстәкыйль яши башлавы да Алинә өчен гаҗәп тоелган.

«Минем тормыш иптәшем 16 яшендә өйдән киткән һәм эшкә урнашып, үзен-үзе карый башлаган. Биредә балалар бик мөстәкыйль. Мәсәлән, минем әниемнән аерым яшәү турындагы уй башыма да килмәс иде. Яшьләр биредә бөтенләй башка төрле фикерли. Эшләп, акча эшли башлаган 20-21 яшьлек егет-кызларның күбесе тулай торакта яки арендага алынган фатирларда яши. Мәктәпне тәмамлау белән бала үз юлы белән китә – моңа беркем дә гаҗәпләнми.

Кыскасы, инде озак еллар яшәсәм дә, Америка минем өчен һаман да кызыклы, әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе ил булып кала, - дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Фото: © Алинә Бейлиның шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар