Аманулла: “Китеп баручы поездның соңгы вагонына эләккән кеше мин”
30 июнь көнне актер, драматург, режиссер Әмир Камалиев арабыздан китеп барды. “Татар-информ” аның 2006 елда "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясеннең “Замандаш” тапшыруында әйткән кызыклы фикерләрен туплады.
"Ялгызлык – ышанычлы дустым"
“Мин игезәкләр йолдызлыгы астында туганмын. Бер үк вакытта берничә төрле эш белән шөгыльләнә алам. Шул ук вакытта ялгызлыкны да бик ярата торган кеше мин. Ялгызлык – чыннап та, мөгаен, иң ышанычлы дустым, иң ышанычлы терәгемдер ул минем. Аның белән миңа беркайчан да күңелсез түгел.
Менә мәктәпкә 5 чакрым йөреп укыдык. Мин берүзем бара идем, берүзем кайта идем. Гел үземнең фикерләр белән, үземнең уйлар белән. Аннары армиядә шуңа игътибар иттем: бер кешелек камерага ябып куялар, бер дә кыен түгел бит ул (көлә). Менә шундый кешеләрнең берсе мин”.
"Китеп баручы поездның соңгы вагонына эләккән кеше мин"
“Беренче сәхнә әсәре студент елларында языла башлаган иде. Әлбәттә, пьеса язарга беркем өйрәтмәде. Мине актер булырга укыттылар. Шуңа күрә бу минем үзлегемнән көчемне сынап карау булды. Иң беренче язылган әйберләр барысы да уңышлы булмады, билгеле. Дөресен әйткәндә, берсе дә уңышлы булмады. Озак кына интеккәннән соң, дистәләгән варианттан соң, 1992 елда “Җәйге кырау” дигән беренче пьесам басылып чыкты.
Кызганычка каршы, мин бик соңлап кына килдем сәнгатькә. Миңа инде ул вакытта 24 яшь иде. Китеп баручы поездның соңгы вагонына эләккән кеше мин. Анда минем курсташларымның күбесе әле яңа гына мәктәпне бетереп килгән малайлар-кызлар. Алар арасына мин дә - олы күсәк – килеп керү бәхетенә ирештем (көлә). Менә бу минем өчен Ходай биргән бик олы һәм бик кыйммәтле бүләк. Мөгаен ул 84 нче елны Казан өстендә бик якты булып бәхет йолдызы кабынгандыр.
Дөньяны ничек күрәсең, шулай язасың инде. Дөньяны кызык итеп күрәсе килә. Чөнки, аның проблемалары, авыр яклары болай да күп. Кешегә бүгенге көннең бары кызыгын, матур якларын иләк аша үткәреп тагын да матурын гына күрсәтәсе килә. Чөнки, чын матур рухи азыкны бары шулай итеп кенә алып була”.
Актер, драматург, режиссер һәм сценарий авторы
Әмир Камалиев актер һәм драматург кына түгел, ә режиссер һәм сценарий язу остасы буларак та танылган шәхес. Ул үзенең драма әсәрләрен дә сәхнәгә куеп, халыкка тәкъдим итте.
“1995 елда Бөек Җиңүнең 50 еллыгын билгеләп үттек. Самолетлар белән, танклар белән. Бик күләмле булды ул. Минем өчен зур мәктәп тә булды. Сценарийның бер варианты ярамый, икенчесе, өченчесе.. Шулай төнлә йөрәгем ярылгандай уянам, өстемә зур паровоз, зур поезд килгән кебек 9 май якынлаша, сценарийны әзерләп бетереп булмый, аннан да авыр нәрсә юк, әлегә кадәр куркам мин андый күләмле чаралардан.
Шактый гына спектальләр дә куйдым. Мин бөтен нәрсәне актер күзлегеннән чыгып эшлим. Нәрсә дигән сүз бу? Актерга кызык, актерга җиңел, актерга рәхәт булсын өчен. Урысча әйтмешли, хәзер яшьләр гел шуны куллана, “чтоб было в кайф”. Тик үземне режиссер буларак тулысынча ачып бетергән кеше түгел мин”.
"Тормыш китабымның бер битен яптым.."
“Әле кичә генә яз иде”не язып бетердем, төнлә. Язуы озак язылды, 2 елга якын. Әлегә кадәр хәтерлим, мина аны Мәскәүнең язучылар йортында тәмамладым. Шунда кинәт яшен суккан кебек бернәрсәне аңладым: менә бетте. Үземнең тормыш юлымның бер кисәген төгәлләдем, тормыш китабымның бер битен яптым һәм мин монда башка беркайчан да кайталмыйм. Һәм кинәт аңладым: мин олыгаеп барам икән. Бу минем гомеремнең бер өлеше. Бер үзем төнлә утырып еладым шунда.
Елау дигәннән, гадәттә мине тамашачылар бик усал, кәкәй кеше дип, явыз персонажларны гына уйный торган кеше дип уйлыйлар. Гомумән, тамашачы күңеленә шулай кереп калган инде мин. Шушы усал, явыз персонажларны гына уйнауга карамастан, минем йомшак якларым да бар, әлбәттә. Алары инде язган әсәрләрдә күбрәк күренә.
Әгәр дә кешеләргә нәрсәдер җиткерәсең килә икән, синең үзеңнең фикерең, дөньяга карашың булырга тиеш. Тамашачы күрмәгән нәрсәне күрергә, аларны өйрәтергә кирәк. Аларны өйрәтер өчен, миңа үземә өйрәнергә кирәк".
"Булганына үкенмим"
"2 елдан соң кеше бөтенләй икенче була, күзәнәкләре алышына. Минем шәхси тормышым да шул кагыйдәгә буйсына, ахрысы. Булганына үкенмим, әгәр ул вакытта шулай булган икән, димәк ул кирәк булган. Ходай шулай кушкан икән, димәк шулай тиеш булган. Тормыш юлым турында юмористик шигырем бар.
Учларыма карады да,
язмышымны сөйләде.
Бусы акыл, бусы гомер,
Бу сызыгың –
Йөрәгең.
Әнкәй мине җиңел тапкан,
Тыныч бала булганмын.
Бу дөньяга яратырга,
Ләззәт өчен туганмын.
Егерме биш – тормыш юлым
Рухи якка үзгәргән.
Утыздан соң, тармакланып,
Киткән ике үзәннән.
Хатын-кыздан шактый гына
Җәфа күргән башкаем.
Йөрәк сызыгым өстендә
Тамгасы бар ел саен.
Яратканнар, ташлаганнар,
Яңадан башлаганнар.
Миннән бала тапканнар да,
Киткәннәр башкаларга.
Әле тагын ике никах
Вәгъдә итте багучы.
Кияү мунчалары кереп
Йөрисе бар, короче.
Ә сүзен йомгаклаганда
Тыныч картлык юрады.
Мендәрең йомшак булыр, ди,
Җылы булыр юрганың.
Балдай татлы ялган өчен
Әллә ни түләмәдем.
Аванс акчасы алгач,
Тагын бер киләм әле".
"Үземне үзгәртә алмыйм"
"Гомумән, кызык язучы, юмор язучы кешеләр күпчелек вакытта бик җитди кеше булалар. Чыннан да, кешене көлдерер өчен бик җитди булырга кирәк. Минем белән якыннан аралашкан кешеләр мине беләләр: бик үк җиңел кеше түгел мин, бик үк кызык кеше түгел. Үземнең янында булган кешеләргә минем белән авырдыр дип уйлыйм. Хәтта бик авыр. Аларга авыр икәнен үзем дә сизәм. Тормыш күрсәтә.
Тик табигать шундый бөек әйбер, адәм баласы аңа каршы көрәшә алмый. Мин дә үземне үзгәртә алмыйм. Мин генә түгел, бөтен кеше дә шулайдыр дип уйлыйм. Бер көн, ике көн үзеңне нинди дә тәртәгә кертеп яши аласың, шуннан соң ычкына ул бары. Йолдызлар ничек яраткан, табигать ничек яраткан, Ходай ничек яраткан, бары шул юлдан китәсең. Башта мин дә үземне үзгәртергә тырышып карадым. Булмый ул. Дөньяны үзгәртеп булмый инде аны. Үзгәртергә тырышу дигән нәрсә бардыр, мөгаен. Монна мең ел элек тә кеше шулай ук елаган, көлгән, гашыйк булган, бер-берсен саткан. Тагын мең елдан соң да шулай булачак.
Иртән торгач, хыялланып ятам:
Астын-өскә китерәм дөньяның!
Йоклар вакыт җитә, дөнья үз урынында
Белмиләр дә Җирдә мин барын".
"Дөньяның рәхәтен күреп калырга тырышам"
"Урыста шундый сүз бар: “крик души”. Шулай булганда гына язып була. Әгәр дә миңа рәхәт икән, нишләп ди әле мин төнлә йокламыйча, үземне интектереп язып утырыйм. Авыр хезмәт бит ул язу. Рәхәт чагында мин дөньяның рәхәтен күреп калырга тырышам. Инде менә кыен чагында, бу дөньядан канәгать булмаган чагында, авыр чагында аларны инде кәгазьгә төшерә башлыйсың. Минемчә, бәхетле минутларны каядыр анда кәгазь өстендә интегеп утырып үткәрергә ярамый".
Әмир Камалиев Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туа. 1984 елда Мәскәүдә театр училищесына укырга керә. 1988 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1992 елда аның Аманулла псевдонимы астында язылган "Җәйге кырау" драмасы Чаллыда куела. Шуннан башлап төрле драмалар иҗат итә, җыентыклары чыга. Бүген Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрыннан драматург Әмир Камалиевны соңгы юлга озаттылар.