Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәзер дә татар мәчет тирәсендә берләшә»: Чистайны татар телле итүдә дин ничек ярдәм итә?

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә Чистай районы Яуширмә авылында Гаяз Исхакый музеенда булганнан соң, Чистай шәһәренә юл тоттык. Чистайда мәчет-мәдрәсәләр ни хәлдә? Тарихи биналарны торгызу эше барамы? Ни өчен Чистайны борынгы шәһәр дип атый алабыз? «Интертат» хәбәрчесе сорауларга җавап туплады.

news_top_970_100
«Хәзер дә татар мәчет тирәсендә берләшә»: Чистайны татар телле итүдә дин ничек ярдәм итә?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Алтын Урда чорындагы XIII гасыр кабер ташлары бар – «Чистое поле» булган дип әйтә алмыйбыз»

Яуширмәдән Чистайга барган вакытта, татар театры режиссеры Госман Хәкимов Чистай шәһәренең кайдан килеп чыкканлыгы, аның татар мәгърифәт үзәгеннән рус шәһәренә әйләнүе турында сөйләде. Аның фикерләрен тәкъдим итәм:

– Ислам динен кабул иткәндә Ибн Фадлан хәзерге Чистай шәһәре территориясендә туктап торган, дигән фикер бар. Дөресен әйткәндә, Болгарда ислам динен кабул иткәндә, аңа кадәр дә күп кеше ислам диненә күчә. Түрәләр исламны рәсми, дәрәҗәле кешеләрдән кабул иттерергә тели. Ислам инде тарала, рәсми рәвештә генә кабул итәргә тиеш булалар.

Чистай турында беренче белешмәләр архив документларында XVII гасыр башында 1650 елларда телгә алына. Аңа кадәр архив документлар сакланмаган. Билгеле, Явыз Иван Казан ханлыгын җимергәннән соң, Кама – Чулман буеннан татарларны акрынлап кысрыклый башлыйлар. Мин үзем – чыгышым белән Әтнә егете. Әтнә авылында тимерче рус кешесе иде. Татар авылларында татар тимерчеләре булырга тиеш булмаган, чөнки алар корал эшләргә мөмкин. Шуңа күрә татарлар җир сөргән, көтүчелек белән шөгыльләнгән. Болгар дәүләте җимерелгәннән соң, татарлар Кама елгасы ярыннан 50 чакрым түргәрәк урнашкан: игътибар итсәгез, күп татар авыллары Камадан ераграк. Рус авылларның бөтенесе Кама буенда урнашкан.

Балык Бистәсендә яшәгән Аристов дигән бер алпавыт, суны кичеп, бу якта печән әзерли торган була. Монда (хәзерге Чистай районы территориясе – авт.) буш җирләр икән. Спас районы территориясендә ногайлар, башкортлар килеп, берничә рус авылын яндырып китә. Шуңа күрә алар, бу якка чыгып, зур авыллар төзергә курка.

Чистай зираты

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җирле төбәкне өйрәнүче Насыйровның телгә алуы буенча, Чистай – русларның «чистое поле» дип әйтүеннән килеп чыккан. Ногайлар, башкортлар рус авылларын яндырып киткәч, руслар, патшага барып: «Батюшка, все сгорело, чистое поле, чистое поле», – дип әйткәннәр, дигән фикер бар. Рус чыганаклары буенча, рус кешеләре килгән дә, буш җирләрне күреп: «Чистое поле!» – дип әйткәннәр, ди, имеш.

Ләкин монда «чистое поле» булмый шул. Чистайның борынгы мөселман зираты моңа дәлил булып тора – анда Алтын Урда чорындагы XIII гасыр кабер ташлары бар. Димәк, ул вакытта ук инде монда яшәгәннәр. Чистай районында Җүкәтау (Юкәтау) шәһәре булган. Ул Болгар, Биләр һәм Сувар кебек шәһәрләрдән яшьрәк – Х гасырда барлыкка килгән шәһәр, диләр. Җүкәтауда яшәүчеләр гаскәри халык була. Болгар дәүләтенең «фарпосты» булып торган: Болгар дәүләтенә һөҗүм иткәндә, Биләр һәм Җүкәтау шәһәрләре һөҗүмне үз өстенә кабул итеп алганнар, – диде ул.

Чистайның мөселман зиратында табылган борынгы кабер ташлары.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Чистай XIX гасырда мәдәният, дин һәм мәгърифәт учагы булып торган»

Госман Хәкимов, Җүкәтауда яшәүче халыкның каберлекләре XIII гасыр татар зиратында җирләнгән, дип әйтте. Бу чыннан да шулай, чөнки без Чистайның борынгы мөселман зиратына да кереп чыктык. Кабер ташларын галим-хәзрәтләр укып күрсәтте. Бу фактка тагын бер кат инандым.

Чистайның мөселман зиратында борынгы кабер ташы.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Руслар хәзер, күкрәк киереп: «Чистополь – русский город», – дип әйтергә ярата, – дип сөйләвен дәвам итте Госман абый. – Мин әйтәм: «Чистай – татар шәһәре». Чөнки безнең дәлилләребез – XIII гасыргы кабер ташлары бар, русларның андый дәлиле юк. Алар турында беренче истәлекләр XVII гасырда гына телгә алына.

Чистай шәһәре яшәү дәверендә ике зур халык күчүен кичергән (великое переселение народов). Монда заманында мадьярлар (венгрлар) да яшәгән, кабер ташларының берсендә венгр телендә язылган. Кабер ташындагы язудан күренгәнчә, ул – җитәкче, түрә, хөкем чыгаручы кеше булган, дип әйтергә була. Төбәкне өйрәнүчеләр, монда мадьярлар зираты да булган, дип әйтә, мадьярлар аннары Венгриягә күчеп киткән.

Нәкъ мадьярлар шикелле, руслар да монда күчеп килә. Мәгълүм булганча, XVII гасырда дини реформа Рус чиркәвен аера. Борынгы православие тарафдарлары зур шәһәрләрдән провинциягә күчеп китә. Бер өлеше Балык Бистәсе районына, икенче өлеше Чистай районына килеп төпләнә. Чөнки ул вакытта яшәүче мөселманнар аракы эчми, тәмәке тартмый, кредит алмый – чисталык ягыннан иске йолалыклылар (старообрядцы) безгә бераз якын була, һәм алар тынычлап яши башлыйлар. Алу-сату белән шөгыльләнеп, алар Чистайны шәһәр дәрәҗәсенә кадәр күтәрә. Алар монда күчеп килгәнче, Чистай авыл гына булган.

Госман Хәкимов

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чистайның рус телле шәһәргә әйләнүенә Бөек Ватан сугышы да сәбәпче була. Сугыш башлануга, Чистайга сәгать, тегү заводлары белгечләре – барлыгы 500 кеше белән беренче баржа килеп төшә. Билгеле, алар – рус кешеләре була. Заводка алар русча сөйләшә белгәннәрне алганнар.

...XIX гасыр башында Чистайда 1000гә якын татарлар яшәгән. Шуннан соң татар мохите мәчет тирәсендә урнаша. Татарлар үзләренең торак урыннарын чишмә-елгалар янында төзегән. Шуларның берсе – Бирнә елгасы. Шул елга буенча Чистай шәһәре төзелә башлый. Беренче һәм икенче татар урамнары була ул. Алар хәзерге Толстой һәм Урицкий урамнары белән чикләнә.

«Камалия» мәдрәсәсе урнашкан урын – шәһәр чиге булган. Татарлар җыйнау яшәгән. 1000 дип исәпләнсә дә, бәлки, татарлар күбрәк тә булгандыр. Ул вакытта салым системасы кертелә. Шәһәрдә салымны күбрәк түләгәннәр, шуңа күрә күбесе шәһәрдә яшәсә дә, пропискалары авылда була.

«Камалия» мәдрәсәсе бинасы

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шуңа да карамастан, XIX гасырда Чистай мәдәният, дин һәм мәгърифәт учагы булып торган. Казаннан Уфага яки Оренбургка юл тоткан кеше Чистай аша киткән, шунлыктан, шәһәр мәдәни үзәк булган. Бик күп шәхесләр Чистай мәдрәсәләрендә белем алган. Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими Мөхәммәтзакир хәзрәт Камаловның «Камалия» мәдрәсәсендә укыган.

Галиәсгар Камалның «Беренче театр» әсәре сюжетында Чистайда булган вакыйгалар телгә алына. Фатих Кәрими «Камалия» мәдрәсәсендә укыганда, русчадан тәрҗемә итеп, спектакль куя. Шуның өчен Фатих Кәримине мәдрәсәдән куалар. Бу вакыйга «Беренче театр» әсәрен язарга Галиәсгар Камалга этәргеч бирә, дип әйтә алам, – диде ул.

«Мәдрәсәләргә рус телен керттермәгән Мөхәммәтзакир хәзрәт Камалов каберен хәзер дә Дагыстаннан килеп зыярәт итәләр»

Ишан Мөхәммәтзакир Камал эшләгән дәвердә, Чистай шәһәре рухи, дини, мәдәни үзәккә әйләнгән.

– XIX гасыр ахырына татарлар саны да 5 тапкырга арта, – диде Госман Хәкимов. – Тәтеш, Чабаксар, Мамадыш кебек шәһәрләрнең өчесен бергә алганда да Чистай зуррак була. Татарлар Россия дәүләтендә күп яшәгән шәһәрләр арасында Чистай беренче өчлектә тора (беренче урында – Казан, икенче урында – Уфа, өченче урында – Чистай). Әмма дә ләкин процент күләмендә алганда, татар халкы күмәкләшеп яшәү буенча Чистай беренче урында була. Казанда 20 процент татар булса, Чистайда 24 процент була.

Ишан Мөхәммәтзакир Камалов 46 ел буе указлы мулла була, ул мәдрәсәләргә рус телен керттерми. Аның янына килгән рус кешеләре белән дә тәрҗемәче аша сөйләшкән. «Халыктан җыйган акчага урыс телен кертмим», – дип әйткән. Рус телен кертергә каршы килгәч, аның исеменә бик күп шикаятьләр килә. Аны Кавказ якларына куарга тиеш булалар. Мөхәммәтзакир ишан Хөсәен Әмирханов янына бара. Ә Хөсәен ага белән Мөхәммәтзакир ишан хәзерге Кукмара районы Мәчкәрә мәдрәсәсендә укыганнар. «Синең өйләнмәгән Нәҗип улың бар, минем кызым бар», – дип, ярәшеп, балалары өйләнешә. 1893 елда ишан китеп бара.

Чистайның мөселман зиратында Мөхәммәтзакир хәзрәт Камалов кабере

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Аның вафатын зур югалту буларак кабул итәләр. Чөнки Мөхәммәтзакир хәзрәт Камаловка төрле төбәкләрдән килеп укыганнар: Әстерхан, Дагыстан һ.б. яклардан. Мәсәлән, Сәйфулла-кади Башларов дигән суфи Мөхәммәтзакир Камаловта укый. Безнең ишан суфичылык тәрикатенең лидеры булган.

Бүгенге көнгәчә Сәйфулла-кадиның эшен дәвам итүчеләр бар, алар Махачкалада яши. Дагыстан кешеләре бүгенге көндә дә Чистайдагы татар зиратына килеп, Мөхәммәтзакир Камалов каберен зиярәт итә.

Чистайның тарихы ишан Мөхәммәтзакир Камалов шәхесе белән бәйле. Чөнки шул ишан әйләнәсендә бөтен укымышлы халык, зыялылар бөтерелгән. Ишан Казанга баргач, аны үзендә кунак итәргә теләүче муллалар шулкадәр күп булган, хәтта чиратка тезелеп чакырганнар, ди! – диде ул.

«Татар мохитен күтәрергә кирәк, дигәндә, барысы да ярдәм кулын сузарга тырыша»

Татар бистәсендә безне «Нур» дип исемләнгән ишан Мөхәммәтзакир Камалов мәчетендә каршы алдылар. Мәчетнең имам-хатыйбы, Чистай районының имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов мәчет һәм мәдрәсә эшчәнлеге белән таныштырды.

– Бу – агач мәчетләрнең иң борынгысы. Мондый агач мәчет республикада башка сакланмаган. Төгәл елын әйтә алмадылар, архив документлары буенча, 1817 елда салынган дип санала. Ул безнең йөрәккә якын, чөнки без анда тәрбияләндек, үстек. Мәчетнең тарихы да бик бай. Ул – Татарстандагы горурлыгыбыз. Мәчет бер дә үзенең ишеген япмаган. Мәчеттә күп, данлы, затлы хәзрәтләр хезмәт иткән. Аның янында тарихи бина – 1990 елда Габделхак хәзрәт Саматов салган мәдрәсә. Бу – Татарстанда яңарыш чорының беренче мәдрәсәсе.

2017 елда «Нур» мәчетенә капиталь ремонт ясадылар. Тышкы яклары, манарасы каралды, мәчетнең эчен XIX гасырда әби-бабаларыбыз яшәгән чордагы гореф-гадәтләргә якын булган бизәлештә калдырырга тырыштык. Бизәлештә гарәп телендә «Аллаһ» сүзе язылган, һәм ул лалә символы белән эшләнгән. Михраб та тарихи дип санала, аңа 100 ел.

Хәлебездән килгәнчә эшне алып барабыз. 3 ел элек безнең янда биналар бар иде, без яндагы территорияне сатып алдык. Парковка төзелде, «мәетханә» дип исемләнгән яңа бина сала башладык, ә мәчет янындагы йортны татар бистәсенә бәйләп, музей кебек эшләмәкче булабыз. Әлегә кул җитми, киләсе елда эшләргә ниятебез бар. Шунда ук балалар һәм спорт мәйданчыклары бар. Балалар футбол, баскетбол, теннис уйный.

Чистайны рус шәһәре дисәк тә, татарлар шактый яши. Күбесе мәчеткә йөри, җомга намазларына киләләр. Һәр мәчеттә балалар өчен аерым программа билгеләнгән. Халык битараф түгел. Татар мохитен күтәрергә кирәк, дигәндә, барысы да ярдәм кулын сузарга тырыша, – диде Мөхәммәт хәзрәт.

Быел «Әмирхания» мәдрәсәсе бинасы кайтарылган, чиратта тагын күпме бина кала?

Мөхәммәт хәзрәт Кыямов әйтүенчә, бүгенге көндә Чистайда барлыгы 5 мәчет эшли, тагын 2 мәчет төзелә. Шулай ук, Мөхәммәтзакир хәзрәт Камаловның «Камалия» мәдрәсәсе бинасы да төзекләндерелгән, ул ял һәм үсеш үзәге буларак эшләп килә.

– Шулай ук, быел безгә Чистай муниципаль районы администрациясе һәм Казан шәһәре тарафыннан «Әмирхания» мәдрәсәсе бинасы да кайтарылды. Ул да ишан Мөхәммәтзакир Камалов төзеткән бина булган. Хәзерге вакытта анда ремонт эшләре бара. Анда, Алла теләсә, мәгърифәт бүлеге булачак. Яшьләр белән эшләү, аларны туры юнәлештән алып бару бик мөһим. Мөхтәсибәт, имамнар утырышлары кебек форумнар үткәрергә ниятлибез.

«Әмирхания» – XX гасыр башында кызлар мәдрәсәсе буларак салынган, рус-татар мәктәбе буларак та эшләгән. Әлеге мәдрәсәдә Нәҗип Әмирханов, аның җәмәгате укыткан, – диде Мөхәммәт хәзрәт.

Госман абый Хәкимов әйтүенчә, һәр мәчетнең үз мәдрәсәсе булган. Мәчетләр дә 1-2 генә булмаганлыгын искә алып, тарихи биналарның күплеген чамаларга була. Тарихны юк итеп, җимерттерелгән биналар да аз түгел. Әмма сакланып калган тарихи биналар да бар. Һәм аларны беренче үтәгән функциягә, әйтик, мәдрәсә бинасын кире мәдрәсә итеп кайтарырга ашыкмыйлар икән:

– Безнең элекке балалар поликлиникасы бар, шул бинада да мәдрәсә булган. Йогышлы авырулар хастаханәсе бинасында элек Беренче Җәмигъ мәчетенең мәдрәсәсе булган. Элмә такта эленгән. Ике мәдрәсә бар, анда рәхәтләнеп татарлар укый торган башлангыч мәктәп, балалар бакчасы эшләп булыр иде. Безнең әле кайтара торган биналар күп! Аларны кайтарсак, туристик маршрут та төзеп була. Шул туристик маршрутка Гаяз Исхакыйның да музеен кертә алыр идек, – диде ул.

150 еллык тарихы булган «Камалия» мәдрәсәсе бинасы җитәкчесе: «Очын-очка ялгап барабыз. Шөкер, битараф булмаган кешеләр ярдәм итә»

Чираттагы тукталыш – «Камалия» мәдрәсәсе бинасы. Аның да тарихы гаять зур – бина төзелгәнгә быел 150 ел булган. Ул җимерек хәлдә булган, аны төзекләндерергә Марат Хөснуллин зур ярдәм күрсәткән, шәхси контролендә тоткан.

Безне «Камалия» ял һәм үсеш үзәге җитәкчесе Радик Вафин каршы алды:

– «Камалия» – Чистай мөхтәсибәтенең бер канаты. Бинада дини дәресләр булмаса да, балаларны әхлак, иҗат ягыннан тәрбияләү юнәлешендә эшлибез. Төзекләндерелгәннән соң, бина 2019 елда кабат үз ишекләрен ачты. Ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, вице-премьер Марат Хөснуллин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Марат Шакирҗановичка зур рәхмәт белдерәбез, чөнки татар бистәсендә бик күп биналар ташландык хәлдә иде. Чистай районының имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов аның белән күрешеп, Мөхәммәтзакир ишан Камаловның тарихын, биографиясен сөйләде. Марат Шакирҗанович, илһамланып: «Егетләр, нишләтеп булганын уйлагыз, мин үз өлешемне кертермен», – диде.

Дистә ел ташландык хәлдә торган бинада 2 ел эчендә генә милләт, тел өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирештек дип, горурланып сөйли алмыйбыз. Безгә быел 5 ел, «Камалия» мәдрәсәсенә – 150 ел. Шулай да, актив эшлибез. Грантларда катнашабыз, татар һәм рус телендә тәрбиялибез. Бүгенге көндә 12 түгәрәк эшли. 1 яшьтән алып өлкән яшьтәге кешеләр килә, – диде Радик Вафин.

Ркаил Зәйдулла: «Ике телдә дигән сүз – ул безнең тел юк дигән сүз», – диде.

Хатыйп абый: «Әйбәткә омтыла ул», – дип өстәде.

Ркаил Зәйдулла: «Омтылганын беләм мин. Ул бит – безнең трагедия, гаепләп әйтүем түгел», – дип ачыклап әйтте.

Радик Вафин: «Әлеге үзәкнең концепциясе – милләтара дуслык, гаилә институтын ныгыту. Бу – уртак проблема, уртак эш. Үзәгебезнең ишекләре барлык милләт кешеләренә ачык. Үзәктә эшләүчеләрнең яртысы – ислам, яртысы – христиан динендә, барысы да – дингә ышанучы кешеләр.

Ремонт ясалганчы бина җимерек хәлдә иде: тәрәзәләре ватык, җылыту системасы юк, торбалары киселгән, баскычлар авария хәлендә – менә-менә җимерелеп төшәр дип курыктык.

Түгәрәкләрдән кергән акчаны хезмәт хакын түләргә һәм бинаның чыгымнарын каплауга тотабыз. Очын-очка ялгап барабыз, әмма, Аллаһка шөкер, битараф булмаган кешеләр ярдәм итеп тора. Мәсәлән, шәһәрнең бер мәчете коммуналь хезмәт чыгымын каплый. Чистайның башка мәчетләре хезмәт хакын түләргә ярдәм итә. «Бу – сезнең үзәк, без үзәкне саклаучылар гына», – дибез балаларга», – дип искәртте ул.

«Мөхәммәтзакир хәзрәт Камалов нигез салып калдырган гыйлем, тәрбия бирү юнәлешен дәвам иттерергә тырышабыз»

«Камалия» ял һәм үсеш үзәге буйлап экскурсияне үзәкнең хезмәткәре Зөлфирә Шәрапова үткәрде:

«Камалия» үзәгендә балаларда кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләргә тырышабыз, – ди ул. – «Камалия» мәдрәсәсе 1874 елда ишан Мөхәммәтзакир хәзрәт Камалов тарафыннан төзелгән. Аның төп юнәлеше – гыйлем, тәрбия бирү булган. Без дә бу юнәлештән артта калмыйбыз, шуны дәвам итәргә тырышабыз. Һәр тәрбия, белем эше тарихтан башлана. Безгә килгән гаиләләр, балалар иң элек күргәзмә залында тарих белән таныша. Аларны көнкүреш әсбаплары, мәгърифәт, мәдәният белән таныштырабыз. Монда килгән һәр кешегә бинаны төзеткән Мөхәммәтзакир Камал турында белешмә бирәбез. Мөхәммәтзакир Камал 200гә якын шәкерт тәрбияләп чыгарган.

Төрле форматларда эшлибез. Заманча технологияләр балаларны тарих белән таныштырырга ярдәм итә. Күп кенә балаларның музейлар буенча йөрергә мөмкинлекләре юк. Технологияләр ярдәмендә аларны күрсәтә алабыз: өч музейны төшереп, аларны татар һәм рус телләренә тәрҗемә итеп, балаларга биредә тәкъдим итәбез. Шул исәптән, Гаяз Исхакый музеен да да виртуаль рәвештә карарга була.

Балалар бик теләп йөри, чөнки аларны сөйләп кенә кызыктырып булмый, җәлеп итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар – без шуларны кулланырга тырышабыз. 200гә якын бала тәрбияләнә. Ел дәверендә балалар төрле чараларда катнаша. Узган елда 4500гә якын бала кабул иттек. Эшчәнлегебез күбрәк өстәмә белем бирү белән бәйле: театр, мультфильм ясау, робототехника, рәсем, инглиз теле, татар теле, төрек теле түгәрәкләре бар. Малайлар, кызлар белән аерым да эшлибез, – диде ул.

«Камалия» үзәге хезмәткәрләре ишан Мөхәммәтзакир хәзрәт Камаловтан үрнәк алып яшәргә һәм эшләргә омтыла, дигән фикер кала. Аның мирасы халыкка хезмәт итүен дәвам итә.

Чистай зиратында ниләр бар: «Борынгы кабер ташларын торгызу буенча мәсьәләне күтәрергә кирәк»

Алга таба без Чистай зиратына юл тоттык. Юлда барганда, ишан Мөхәммәтзакир хәзрәт Камалов салдырган мәчет бинасына күз төште. «Ул аны үз акчасына салдырган булган. Заманында приватизация вакытында бер кешегә саттылар. Бина хәзер шәхси кулда, аннан алырга авыр. Мәчет бинасы кыйблага карап тора. Мәчет каршында мәдрәсә булган, анда укыган шәкертләрнең тулай торагы бинасы булып хезмәт иткән. 2000 елларда, кызганыч, янгыннан соң аны сүтеп ыргыттылар, бер кирпечен дә калдырмадылар», – дип аңлаттылар.

Чистайда архитектура корылмалары барысы да бер тирәдәрәк тупланган. Әгәр дә без аларны кайтарсак, зур туристик маршрут төзеп булыр иде! Шуңа Гаяз Исхакый музеен да кертеп җибәрергә булыр иде, – дип фикер йөрттеләр зиратка барганда.

«Элек-электән бөтен татарлар мәчет тирәсендә берләшкән, хәзер дә татарлар мәчет тирәсендә берләшә. Әмма күп кенә татарлар татарча сөйләшми. Дин бар, тел бераз аксый, – диде Госман абый Хәкимов.

Чистай зиратына да килеп җиттек. Аның территориясе бик зур икән. Элек Чистай зираты шәһәр читендә дип саналган.

Бер төркем булып, без Чистайның күренекле ишаны булган Мөхәммәтзакир хәзрәт Камалов кабере янында җыелдык. Игътибар итәргә кирәк, зират сукмагыннан барганда, борынгы кабер ташлары да очрады. Кайберләрен туктап-туктап карадык, хәзрәтләр нәрсә язылганлыгын укып күрсәтте. Ә Мөхәммәтзакир хәзрәт кабере янында гарәп, рус һәм татар телләрендә мәгълүмат такталары куелган.

– Бу кабер янында иң күп килүчеләр – Дагыстан якларыннан. Чөнки «Камалия» мәдрәсәсендә Дагыстаннан килеп укучылар булган. Бүгенге көндә Дагыстан мөфтие Әхмәт хәзрәт һәм андагы шәехләр, галимнәр безнең хәзрәтебезне бик хөрмәт итә. Алар килеп, ишанның каберен күрсәтте. Һәм Аллаһы Тәгалә безгә йөрәгебезне ачты дип уйлыйбыз. Әйе, әле күп эшләр эшләнмәгән, китаплары, язмалары тәрҗемә ителмәгән. Бу – аерым хезмәт, аның өчен аерым хезмәт кирәк. Әмма ләкин Мөхәммәтзакир хәзрәт Камалов салдырган биналар Чистайда – дистәләгән, – диде Мөхәммәт хәзрәт Кыямов.

Хәзрәтләр Коръән укып, дога кылдылар. Шуннан соң Мөхәммәт хәзрәт дәвам итте:

– Зират – бөтен татар халкы өчен бик мөһим тарихи-мәдәни һәйкәл булып тора. Моннан 3 ел элек биредәге тарихи кабер ташларын өйрәнеп чыктык, аның бер өлеше китап итеп басылып та чыкты.

Биредә шулай ук күренекле затларны җирләгәннәр. Әлеге зират зыялылар күмелә торган урынга әверелгән. Мәсәлән, биредә – күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, журналист Фуат Туктаровның әтисе Фәсәхетдин хәзрәтнең кабере. Ул Мораса авылында гомер иткән.

– Мәгълүмат биреп, борынгы кабер ташларын торгызу буенча мәсьәләне күтәрергә кирәк, – диде Хатыйп абый.

– Монда андый кабер ташлары, Хатыйп абый, искиткеч күп, – дигән җавап ишетелде.

– Монысы исә – күренекле сәясәтче, татар тарихында беренче сәяси эшлеклеләрнең берсе, Дәүләт Думасы депутаты Гариф Бадамшинның әтисе Сираҗетдин хаҗи Бадамшинның кабере. Ул да – татар халкы масштабында эш иткән кеше. Фуат Туктаровның әтисенә дә, гомумән, шушы шәхесләргә чардуганнар куйдырырга кирәк, – дигән карарга килделәр.

Төрбә янында да булдык. Урыннан кузгалган кабер ташлары шул төрбәгә терәтеп куелган иде. Алар, бәлки, шул тирәдә булганнардыр.

– Кабер ташлары Чистайның тарихы турында сөйли, – диде өлкәннәр. – Мәсәлән, бер кабер ташына «Хаҗи Мәхмүд бине Исмәгыйль әл хаҗи-Тархани» дип язылган. Бу егет мәдрәсәгә килеп, 18 яшендә вафат була. 1870 елларда җирләнгән. Икенче бер шәкертнең Әй буе, ягъни Әй елгасы буе – Башкортстаннан килгәнлеген күрсәтә. Ул 17 яшендә вафат була.

Бу төрбә – иясез төрбә санала. Кабер ташы булгандыр, бәлки, ләкин без тикшергәндә, юк иде. Ләкин ул, һичшиксез, зур, дәрәҗәле кешенеке. Бер павильон ясап, бу кабер ташларын, кадерсезләнеп тормасыннар дип, шунда куярга теләк бар. Тагын бер төрбә бар, ул 1832 елгы. Кирпечләр – бик иске, 1870 елгы кирпеч булырга тиеш.

Зират ислам тарихының этапларын да күрсәтә. Монда урта гасыр ташлары урнашкан. Исламият тарихы ике этаптан тора – урта гасыр дәвере, ягъни 1200-1300 еллар, икенчесе – шәһәр статусы бирелеп, татар бистәсе урнашканнан соңгы дәвер, ягъни XVIII гасыр ахыры.

Бер каберташ астында зур хәйрия эшләре башкарган Исмәгыйль Маҗар казый улы – ягъни судья улы җирләнгән (якынча 1310 ел) дип язылган. Әгәр судья яшәгән икән, димәк, бу – шәһәр урыны булган. Бер каберташта хокук саклау кешесе булганлыгы күрсәтелә, – диде Чистай мөхтәсибәте хәзрәтләре.

«Советлар Союзы вакытында Чистай автономия буларак та яши алган»

– 1960 еллар башында Чистайда сәгать заводы төзелә, завод үзенең белгечләренә фатирлар сала башлый, – дип тарих белән таныштырды безне озатып барган Госман һәм Әлфия Хәкимовлар. – 1970-1980 елларда заводта елына йөзләгән мең сәгать эшләнгән, хәзер елына берничә мең сәгать кенә эшлиләр. Чистай сәгать заводында эшләнгән сәгатьләр дөньяның барлык илләренә диярлек экспортланган. Бик көчле завод иде. Аннан соң тегү, кондитер фабрикалары, суднолар ремонтлау заводы һ.б. күченә. Чистайда аракы заводы урынында элек шәраб складлары булган. Аракы заводы инде хәзерге вакытта эшләми.

Чистайда «Хәзинә» скверы

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

СССР Язучылар берлегенең бер бүлеге Чистайга күченә. Язучы-шагыйрьләр арасында Николай Асеев, Михаил Исаковский, Борис Пастернак, Арсений Тарковский, Александр Фадеев, Марина Цветаева була. Моңа төрлечә аңлатма бирергә була. «Бу рус иҗатчылары сугыштан качып калган икән», – дип әйтүчеләр бар. Тәнкыйтьләп карамыйк әле.

Гомумән алганда, бу кадәр завод-фабрикалар була торып, Советлар Союзы вакытында Чистай автономия буларак та яши алган.

Быел туристлар бераз кимеде, чөнки теплоходлар туктый алмый, пристаньне төзекләндерәләр. Бөтен өмет – автобус белән килә торган туристларда, – диде алар.

Безнең сәфәребез исә Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл белән тәмамланды. 1 көн эчендә булган кыска һәм тиз вакыт эчендә оештырылган сәяхәтебез турындагы язмалар циклы тәмам. Чистайга тагын бер тапкыр иркенләп, яхшы сәбәп уңаеннан килергә насыйп булсын.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 14 август 2024
    Исемсез
    Тарихи язмалар кубрэк булсын иде. Ирен зурайтучылар, ашказаны кечерэйтучелэр безгә кирәкми.
  • 13 август 2024
    Исемсез
    Бик матур, эчтәлекле язма. Бик күп мәгълүмат алдым. Рәхмәт яусын!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100