news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алып баручы Рушат Зиннәтов: «Яшьлегем әти белән хастаханәләрдә ятып узды»

Чаллы, Түбән Кама, Зәй якларында популяр алып баручы, авыл җанлы Рушат Зиннәтов белән әңгәмә

news_top
Алып баручы Рушат Зиннәтов: «Яшьлегем әти белән хастаханәләрдә ятып узды»
Фото: Рушат Зиннәтов архивыннан

«Үземне дә, балаларны да алдап йөрисем килмәде»

Рушат, сез – һөнәрегез буенча педагог. Болай да укытучылар җитми, сез дә профессияне алыштыргансыз. Бу һөнәрнең кайсы яклары арытты сезне?

Укытучылар җитмәвен беләм. Тик физик яктан да, эмоциональ яктан да җитешеп булмый башлагач, миңа да һөнәрне алыштырырга туры килде. Укытучы булып эшләгәндә энергия бик күп сарыф ителә.

18 августны үземнең дә һөнәри бәйрәмем дип саныйм. Чөнки мин – географ, Казан педагогия университетын тәмамладым. Икенче дипломым буенча – физкультура укытучысы. Түбән Каманың 11 нче мәктәбендә 9 ел физкультура фәнен укыттым.

Спортка кечкенәдән гашыйкмын. Күбрәк команда белән уйный торган уен төрләрен үз итәм. Кичке лигада үзем дә хоккей уйныйм, капкачы булып торам. Спортка тартылу нәселдән дә килә. Минем 2 абыем да физкультура институтын бетерделәр. Әти көрәшчеләрнең судьясы була торган иде.

Аннан без бәләкәй чакта авылда, эш эшләп кергәч, телевизордан хоккей карый идек. Үзебез дә, шул спортчыларга охшарга теләп, күлдә боз каткач, хоккей уйнап үстек. Рәхәтләнеп дөньякүләм олимпиадалар карый, чит ил чаңгычыларын ярата идек. Шуңа да спортка мәхәббәт зур булгандыр.

Ә алып баручы карьерасын мин әле укытучылыкка караганда да иртәрәк башлаган идем. Баштарак 2 өлкәне берьюлы алып баруның авырлыгы сизелмәде, җитешеп бара идем. Дөнья хәлен белеп булмый дип, алга таба да, бәлки, икесен бергә алып барырга булыр иде. Әмма 2 өлкәдә дә тиешле дәрәҗәдә эшләп булмый. Мәктәптә ярты көнем телефонда үтә, икенче эшем буенча аралашу өчен, дәресләрдән бүленә идем. Мин моны яшермәдем дә. Башка, финанс ягыннан әйбәтрәк эшкә вакыт бүлүем дәресләремнең сыйфатына тискәре йогынты ясый иде. Балаларны да, үземне дә алдап йөрисем килмәде. Китүемнең төп сәбәбе шул булды.

Фото: © Рушат Зиннәтов архивыннан

Хәзерге укытучыларга карата хөрмәт юк, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Укытучының абруен ничек үстерергә?

Укытучының төшкән абруе – ул ил проблемасы инде. Авылда берничә укытучыбызның бакчалары безнең очта. Һәм мин мәктәптән кайткач, укытучыларым белән очрашудан куркып, бакчага чыкмыйча йөри идем. Мин нәрсә кидем икән, мин ничек эшлим икән, дөрес эшлимме икән, дип уйлый идем.

Хәзер җәмгыять үзгәрде. Мәктәпләрдә укытучылар җитми. Әйбәт хезмәт хакы алу өчен 40-42шәр сәгать, икешәр смена эшләргә туры килә. Мондый графикка түзә алмыйча, китеп баралар. Әти-әниләр дә укытучы эшен аңлабрак кабул итсеннәр иде. Басым күбрәк булган саен, укытучыларның эшләү теләкләре бетә бара, алар китәргә мәҗбүр була. Укытучының абруен әти-әниләрдән булган җылы мөнәсәбәт күтәрер иде. Безнең укытучылар – әти-әниләребезнең яшьтәшләре, дуслары иде. Шуңа да карамастан, әти-әниләрдән аларга карата бөтенләй башка мөнәсәбәт, хөрмәт булды. Элек, ата-аналар җыелышында укытучы ни әйтер икән, дип калтырап тора идек. Хәзер ата-аналар җыелышына килгән әти-әнидән укытучы калтырап тора. Абруйның төшеп бетүе шул түгелмени инде?

Безнең бик көчле, яңа инициативалар белән янып йөрүче, төрле грантлар яулаучы укытучыларыбыз бар. Әмма андыйлар йөзнең унысы гына. Ә менә педкөллият тәмамлап, яңа эшкә килгән укытучыга нишләргә? Әти-әниләрдән үзенә карата тискәре мөнәсәбәт күреп, яшьләрнең шунда ук эшләү теләге бетә. Ә абруйны яулау өчен еллар кирәк. «Бер ел да укытмаган бит әле ул, кем инде ул!» – диләр. Аңлыйм, барыбызның да баланы тәҗрибәлерәк укытучыда укытасы килә. Әмма яшь укытучыга да мөмкинлек бирергә кирәк. Укытучының абруен әти-әни күтәрешергә тиеш.

Түбән Камада эшләдем, дидегез. Анда милли мохит бармы?

Мин үзем рус мәктәбендә эшләдем. Мәктәп дәрәҗәсеннән чыгып әйтсәк, татар теле укытучылары, завучлар бу юнәлештә эш алып баралар. Үзем дә исем-фамилиясе татарча булган балалар белән татарча сөйләшә идем.

Шәһәрдә 1 нче татар мәктәбе уңышлы эшләп килә. Үземнең кызны быел 2 нче татар гимназиясенә күчердек. Баланы милли рухта, татарча укытасы килде.

Казан белән чагыштырганда, Түбән Камада милли мохит, татарча аралашулар күбрәк. Хәзер күп тормышым Чаллыда булгач, Чаллыда миллилек, татарлык тагын да күбрәк тоела.

«Бәрәңгегә ниндидер куркыныч акцент ясыйлар»

Сез социаль челтәрләрдә кайбер үзләре үк авылдан чыккан кешеләрнең авылдагы эшләрне хурлап сөйләвен тәнкыйтьләп чыккан идегез.

Әлеге уйлар миңа социаль челтәрләрне карап утырганнан соң килде. Әле берсе, әле икенчесе авыл эшен хурлый. Шул ук бәрәңге темасы ничек кенә итеп күтәрелми инде. Бәлешен ашап утырганда бер дә хурлаучы юк! Бәлештән дә тәмле ризык юк бу дөньяда. Мин үзем аена 2-3 бәлеш ашамасам, бөтенләй кеше түгел (көлә). Бәрәңгегә ниндидер куркыныч акцент ясыйлар. Әйе, бәрәңгене ярасың, утыртасың, утыйсың, агуын сибәсең, өстен чабасың, аласың, җыясың. Әле быел черегеннән аралау эше дә өстәлде (көлә). Шуңа да карамастан, бәрәңге – ул табын күрке бит инде. Шул бәрәңге темасын кыстыбыен да, өчпочмагын да яратып ашый торган кешеләр төшерәдер әле, иманым камил.

«Ул видеолар юмор өчен ясала бит», – дип язучылар да булды миңа, җавап итеп. Мин моны бик яхшы аңлыйм, әмма авыл эшен мыскыл итеп кенә төшермәсеннәр, авылны башка яктан ачып күрсәтсеннәр иде ул кешеләр. Авыл ул – илһам бирә, тынычландыра торган җир, шул исәптән аның эше дә.

Мин дә юмор ясап йөрим ул эшләрдән, сүз дә юк. Авылда адым саен юмор бит инде ул. Бу фикерне үзем дә «ОКА»га утырып, уҗымга барган җирдән төшергән идем. Аңа чыннан да, кайтавазлар бик күп килде, артистлар арасында да фикердәшләремне очраттым.

Авылга кайтып эш эшләүнең тагын бер ягы бар – ул туганнарны җыярга, очраштырырга бер сәбәп. Элегрәк күмәкләшеп эшләүләр ничек рәхәт була торган иде. Хәзер авылга кайтып эш эшләү юк, кеше ял итәргә генә кайта. Сүз дә юк, кичке шашлык пешерүләр дә – туганнарны берләштерү чарасы. Ләкин андый яллар күмәк авыл эшләреннән соң булсын иде. Авылларга кайтмау, өмәләр ясамау авыллар бетүгә китерә.

«Мәҗлескә килгән кешене экранга каратып утыртасым килми»

Алып баручы һөнәре турында сөйләшик әле. Алып баручыларның төгәл бәяләре бармы ул? Мәсәлән, Казан алып баручысының бәясе Чаллы алып баручысыныкыннан нык аерыламы?

Чаллы, Зәй, Түбән Кама якларында эшләүче алып баручы буларак шуны әйтә алам: безнең бәяләр дә хәзер Казан алып баручыларыныкына якынлашып килә инде. Аның өстенә хәзер шундый тенденция китте: 2-3 ай элек кенә кулына микрофон алган алып баручылар да төгәл бер бәя куя. Минем алай эшләгәнем юк. Тормыш рәвешем 2-3 шәһәргә булганга, якын танышларым күп. Бәягә бу фактор да йогынты ясый. Минем белән эшли торган команда, программадан чыгып та, бәя индивидуаль рәвештә куелырга мөмкин. Минем бәя алтын урталыкта, дип әйтер идем. Без күбесенчә сан ягыннан алдырабыз. Көнгә икешәр чара эшләргә дә туры килә кайвакытта. Кемдер югары бәя куеп, аена 2 генә чара уздыра, ә без көненә 2не эшләргә мөмкинбез.

Ә менә заказчикларның: «Сез бит – Чаллы алып баручысы, Казанныкы түгел. Нигә кыйммәт сорыйсыз?» – дип әйткәннәре юкмы?

Әле шушы көннәрдә генә юлыктым мондый хәлгә. Киләсе елга чыгарылыш кичәсе алып бару өчен чакырмакчылар иде. Аларга үз бәямне атадым. «Без бу акчага артист чакыра алабыз бит», – дип яза башладылар. «Чакырыгыз, әлбәттә, бу – сезнең бәйрәм, теләгәнчә оештырыгыз», – дидем. Ләкин мондый сүзләр безне бер дә белмәгән кешеләрдән генә чыгарга мөмкин. 3-4 шәһәрдә яшәгәнгә, танышларым бик күп. Спорт, мәгариф өлкәсендә кайнаганга да исемемне беләләр. «Сарафан радиосы» да яхшы эшли. Күпләр программабыз белән бәябез 100 процент туры килүен белеп чакыра.

Фото: © Рушат Зиннәтов архивыннан

Илдәге вазгыять бәйрәмнәргә үзгәреш керттеме?

Махсус операция башлану белән мәҗлесләрдән баш тарту очраклары күп булды. «Якыннарыбыз анда булганда ял итәсебез килми, безгә читен», – дип, үткәрмиләр иде. Куркыныч хәбәрләр килә, туганнарын алып кайтулар башлангач, моның икенче этабы да күзәтелде. Әмма ләкин барыбыз да беләбез: Бөек Ватан сугышы елларында да концертлар оештырылган, туйлар да уздырганнар. Мәҗлесләр саны кимесә дә, тормыш барыбер үзенекен итә.

Илдә барган вакыйгалар һәрберебезнең күңелендә. Программам кысаларында мин дә бу темага тукталмый булдыра алмыйм. Чөнки арабызда танышлары, дуслары, якыннары, авылдашлары, якташлары анда булмаган кеше инде юк, диярлек.

Хәзерге мәҗлесләр индустриясендә нинди үзенчәлекләр күзәтелә?

Программалар хәзер техник яктан эчтәлекле. Ут бизәлеше дә югары дәрәҗәдә, программа эчендә уеннар да интерактив формада, проекторлар куеп уйнатуга күчеп баралар. Тик мин үзем әле дә традицион программа яклы. Заказ бирүчегә кирәк очракта гына (слайд-шоулар яки видеолар өчен) проектор куйдырырга була. Болай экраннарга күчеп бетмәдем, тере аралашу, хәрәкәттән китмим. Кешедә бүген болай да гиподинамия дигән әйбер бар. Аз хәрәкәтләнүебезне аңлата ул. Без хәзер гел телефонда, күбебез – офис хезмәткәре. Мәҗлескә килгән кешене дә экран белән проекторга каратып утыртасым килми. Кемнең хондрозы бар – ул бетә, ә кемдәдер барлыкка килә. Шул дәрәҗәдә хәрәкәтләндерә торган программа безнең. Шул ук вакытта тарихны да катыштырып, гореф-гадәтләрне, йолаларны искә алып, яшьрәк буынга ниндидер тәрбия, сабак бирү максаты белән алып барабыз мәҗлесләрне. Һәм төп кагыйдәбез – гадилек. Ясалмалык белән болай да дөнья тулган хәзер. Интернетта да, көнкүрештә дә, сәхнәдә дә.

Ә халыкның бәйрәм итү рәвеше үзгәрдеме?

Үзгәрде дип әйтә алмыйм. Тик һәр районның үзенчә ял итүен билгеләп үтәргә кирәк. Бу – күптән билгеле. Аеруча шәп ял итә Чаллы, Әлмәт, Чирмешән кунаклары. Зәйне әйтеп тә тормыйм инде. Шулай ук Сарманнар җиңел ял итәргә ярата, Мамадышлылар. Аларга миннән зур рәхмәт.

Авыррак утырган якларны да әйтегез инде, болайга киткәч.

Мөслимлеләр – нык тыныч халык, Минзәләлеләр. Һәм, әлбәттә, Актаныш! Бу турыда күп кенә артистлардан да ишеткәнем бар. Алар килеп: «Сез нәрсә булса да эшләгез, җырлагыз, биегез, уйнагыз, көлегез. Кемнең уйныйсы килә, шуларны уйнатыгыз, тик мине генә түгел», – позициясендә утырырга яраталар. Һәм бу – гаеп түгел. Без моны әлеге районнарда яшәүче халыкның тыйнаклыгы дип кабул итәбез. Казан арты районнары да Актанышлыларга якынрак.

Казанга якын районнарны инде берни белән дә шаккатырып булмый. Арча якларын, мәсәлән. Казанга якын булгач, аларга артистлар бик күп килә, барысын да күргәннәре бар. Шул ук вакытта, ул яклардагы мәҗлесләрдән соң, безгә: «Сез безгә бөтенләй башка төрле программа күрсәттегез», – дип әйткәннәре бар. Безнең фәлсәфәне, юморны, программаны яратып кабул итәләр.

Фото: © Рушат Зиннәтов архивыннан

«Мәһәргә – айфон»

Замана кәләшләре мәһәргә нәрсәләр сорый хәзер?

Стандарт рәвештә алтын беләзек, муенса сорыйлар. Айфон сораган кәләшләрне очратканым булды. «Мәһәргә – йөзек», – дип әйтеп, кияүнең аны кәләшкә бүләк итмәгән, бармагына кидертмәгән очрак та булды. Төркиядән заказ белән кайтартырга тиешле йөзек кайтып җитмәгән булган икән.

Ә туйларга нәрсәләр салалар?

Хәзер туйга конверт калынлыгыннан да зуррак бүләк алып килүчеләр сирәк. Никахка бүләк алып килү, савыт-саба, урын-җир әйберләре бирү бар әле. Алар янына, өстәп, конверты да булмый калмыйдыр инде аның. Шулай да, халык хәзер конверт белән акча биргәннәренә ияләшеп бетте инде. Кәеф күтәрү максатыннан яшелчә, җиләк-җимеш букетлары бүләк итү, аны кызыклы шигъри формада тәкъдим итү бар.

Әти-әниләрнең балаларга фатир бүләк иткәннәре булды. Соңгы 5 елга 1-2 очрак – анысы да. Шулай ук балаларына чит илгә юллама бирү бик популяр. Гадәттә, путевканың бәясен һәм кайсы илгә барачакларын әйтеп бирәләр.

«Алып баручы эше җиңел түгел»

Сездә һөнәри «яну» булганы бармы?

Алып баручы эше – җиңел эш түгел. Кешене аңлау, аларга ярау, заказчигыңа бәяң белән дә, төс-кыяфәтең, киемең, программаң белән дә туры килү кирәк. Шуңа күрә «микрофон күтәреп йөреп акча эшлиләр» дип әйтүчеләргә, бу – җиңел эш түгел, дип әйтәм. Бөтен кешенең дә алып баручы булып эшләү мөмкинлеге бар. Тик күпчелеге, беренче 15 минуттан соң ук, «бу – минеке түгел» дип качачак.

Һөнәри яктан янганым юк. Булмас, дип тә уйлыйм. Чөнки мин әлеге эш белән акча эшләү максатыннан гына шөгыльләнмим. Беренчедән, мәҗлесләргә мин танышырга, яңа кешеләр белән аралашырга дип киләм. Минем өчен һәр кеше – яңалык. Уйлап карасаң, көен саен диярлек Аллаһы Тәгалә биргән тормышымның 5-6 сәгатен шулар белән үткәрәм, дигән сүз бит инде бу.

Моннан 2 ел элек Сарманда укытучылар көнен алып бардык та, кайтышлый, туган авылыбызга кереп, укытучыларны котладым. Ветеран укытучыларыбыз җыелган, алар арасында минем класс җитәкчем дә бар иде. Башкалар бу өлкәгә ничек килүем белән кызыксына башладылар да, әлеге сорауга җавапны минем класс җитәкчем бирде. «Рушат 1 сыйныфта укыганда, безнең мәктәптә үтәчәк укытучылар конференциясенә әзерләндек. Ай ярым буе «Гөлчәчәк» әкиятен ятладык синең белән. Чара башлануга, залга чыгып, 1-2 җөмләсен генә ятлаганча әйттең дә, калган әкиятне үзеңчә сөйләп чыктың. Мин кып-кызыл булдым, еларга да, көләргә дә белмим. Шул вакытта ук синең әлеге юнәлештә китәчәгеңне белгән идем», – дип сөйләде. Рәхмәт укытучыма шундый тәрбиясе, ышанычы өчен.

Мәрхүм әтинең дә сөйләм теле бай булган минем. Ул алып барган туй видеолары әле бүген дә саклана. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр юмор сөйләп ятты. Бик ачык йөзле кеше булды, бала-чагаларны капка төбенә җыеп, авызына каратып тота торган иде.

Мин үзем дә – бик хисле кеше. Матур агачка яки кояшлы көнгә карата да мәхәббәт хисе кичерә алам. Хисең булмаса, мәхәббәт темасымы ул, ялгызлыкмы, картлыкмы, тормышмы, бүгенге вазгыятьме – һәммәсен дә үзең аша үткәрмичә, халык алдына чыгып сөйләп тә булмый.

«Көчне авылдан алам»

Бик арыган вакытларда көчне ничек җыясыз?

Көчне мин авылдан алам. Мунча яратам. Мунчам кешенеке кебек вагонка белән эшләнгән, «культурный» мунча түгел. Заманында әби-бабай төзегән мунчаны аларның бакчасыннан күчереп cалдык. Ул мунчага ничә ел икәнен дә белмим, бик күптәнге инде. Безгә кунакка кайткан бик күп танышларым, артистларның да кергәне булды ул мунчага. Иске булуына карамастан, колакларына кадәр пешереп чыгарам (көлә).

Үзем төнге 2дә дә мунча керә алам. Эштән ничәдә кайтсам да, эссе мунчага кереп, икенче көнне бакчада йөреп, чишмәгә төшеп, болында печән чабып кайтып ял итәм. Мунчага кереп, ләүкәгә сузылып ятып, аякларны түшәмгә күтәреп куйгач, 2 сәгать элек кенә үзем алып барган туйдагы кияү белән кәләшнең исемнәренә хәтле онытыла.

Фото: © Рушат Зиннәтов архивыннан

Күз тиюләр буламы? Өшкертергә йөрисезме?

Күз тиюләргә ышанмыйм. «Кая, муллага барып, өшкертеп килим әле», – дип йөргәнем юк. Миңа күз тидерерлек кешеләрне үзем күрәм, сизәм. Гомумән, андый әйберләр турында уйлыйсым килми. Кесәмдә дә үзем белән бернәрсә дә йөртмим. Шулай ук мин, алда әйткәнемчә, һәр мәҗлестән соң мунча керәм. Үземә килгән барлык тискәре энергияне мунча кереп чыгарам.

Гел кеше күңеле күрә торган кеше бит инде сез. Ләкин сезнең моңсу чаклар буладыр.

Сиздермәскә тырышсам да, якыннарым минем моңсу вакытларымны тиз сизеп алалар. Ләкин эш вакытында ул моңсулыкны халык алдына өстерәп чыгып булмый. Болай үземне төшенкелеккә бирелә, кәефсезләнә торган кеше дип әйтмәс идем. Еш моңсуланырга вакытым юк, моңа нервымны да әрәм итәсем килми.

Елыйсызмы?

Гел елыйм.

Яшермисез дәме?

Яшермим. Шатлыктан да, хисләнеп тә, сагынып та еларга мөмкинмен.

Тормышыгызда югалтулар булдымы?

Югалтулар кешене тагын да көчлерәк итә икән ул. Алардан соң ниндидер тарих, хатирәләр, сагыну барлыкка килә…

Әти, 60 яше дә тулмаган килеш, арабыздан китеп барды. 4 ел ярым урын өстендә ятты. Инсульттан соң аяк-куллары хәрәкәтләнүдән туктады, сөйләшә алмады, әйтәсе килгәнен язып кына аңлата иде. Абыйларымның берсе һөнәре буенча төрле шәһәрләрдә эшләде. Икенчесе гаиләбездәге башка мөһим мәсьәләрне хәл итәргә булышса, әтине карау исә тулысынча мин – төпчек малай өстенә төште. Укуымны ташлап, әтине карау өчен, авылга кайтырга туры килде. Институтны читтән торып тәмамладым. Казанда Универсиада булган ел иде ул. Спортка гашыйк булганга, Универсиада карармын, дип хыялланып йөргән идем. Аның урынына, бөтен яшьлек чорын дип әйтергә дә буладыр, әти белән хастаханәләрдә ятып уздырырга туры килде. Авылда торганда, авыл эше дә минем өстә була торган иде.

Башта Казанда калу теләгем дә бар иде. Анда укытучы булып эшләргә, бәлки, фән белән шөгыльләнергә, дигән уйлар да булды. Ләкин язмыш әтине карарга кушты. Бүгенге көндә моны үзем тарафыннан эшләнгән бер савап дип саныйм. Бу – үзенә күрә уйланулар вакыты булды. Тормышны, авылны яратырга, кемдер эшләгән эшкә хөрмәт белән карарга, булганны яратып сакларга өйрәндем. Алып баручы эшем өчен дә фәлсәфи материал тупладым. Материалны тормыш миңа үзе бирде, дип әйтик.

Хәзер инде әтинең кабер өсләрен, үзебезнең авылдагы нигезебезне карап торуны да төп бурычым дип саныйм. Хәзер яшьләр авыллардан чыгып китәләр дә, туган йортларына кайтулары 2-3 айга бер генә булырга мөмкин. Авылдагы йортларын карыйсылары килми. Сүз дә юк, кайтып карау өчен вакыты да, акчасы да кирәк. Табуын да табар идең, янәшәдә: «Нәрсәгә безгә ул йорт, акчаңны әрәм итмә», – дип торучы тормыш иптәшләре бар. Менә шул әйберләргә йөрәгем әрни минем. Әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез җиткергән, балачагыбыз узган йортлар бит алар. Әти-әниләр исән чакта кайтып йөрергә, карарга, янып йөрергә кирәк.

Фото: © Рушат Зиннәтов архивыннан

«Авыл – Чаллы, Түбән Кама, Зәй арасын узу берни тормый миңа, машинада яшим», –дидегез миңа, уенын-чынын бергә кушып. Мондый тормыш рәвеше ардырмыймы?

Хәрәкәттә – бәрәкәт. Минем өчен һәр яңа көн ул – яңа танышу, күрешү, яңа проектлар.

Тормыш иптәшегез ничек түзә сезнең мондый тормыш рәвешенә?

Авырлыклар бар инде, мин моны яшермим. Ләкин мин тормыш иптәшем белән танышканчы ук авылга бәйле идем. Авыл эшенең минем өстә икәнен дә белә иде ул. Бу уңайдан үз фикере бардыр инде, үпкәләгән чаклары да буладыр.

Минем җәй буена өйгә кайтып кергәнем юк. Хатынның әти-әнисе Чирмешән ягыннан, ул балалар белән шунда кайтып китә. Минем якка кайтып яши алмый бит инде ул. Бер кешегә дә сер түгел: бүгенге заманда бер килен дә кайнана белән яши алмый. Хәзер киленнәр дә – элеккеге киленнәр түгел, кайнаналар да – 35 ел элекке кайнаналар түгел. Үз якларына кайтып-китеп йөриләр, каз-үрдәкләр үстерәләр. Мин дә яннарына кайтып килергә вакыт табарга тырышам. Җәйләр шулай уза безнең. Шуңа күрә: «Сез бергә торасызмы соң?» – дигән сораулар да күп килә безгә.

Бергә торасызмы соң?

Торабыз инде, Аллага шөкер. Ләкин безнең эш тә шул ук артист тормышына килеп тоташа инде. Артистлар да гастрольләргә 20шәр көнгә чыгып китәләр бит. Безнең өлкәдә дә, график тыгыз булу аркасында, авырлыклар бар. Барысының да хатыннары шундыйдыр инде ул. Дөресен әйтеп сөйләшергә кирәк, мин рәхәтләнеп чыгып киттем дә, алар тынычлап яшәп яталар, дип әйтеп булмый.

Нигә сезнең социаль челтәрләрдә гаиләгез юк?

Мин балаларны да, гаиләне дә күрсәтергә тырышмыйм. Ни өчен дигәндә, төрле кеше бар. Кемдер – сокланып, кемдер көнләшеп карарга мөмкин. Мин социаль челтәрләрне гаиләмне күрсәтеп, лайклар санын арттыру максатыннан алып бармыйм. Ул – минем өчен тормыш, иҗат, эчке дөньям белән уртаклашып бару урыны. Кирәк кеше гаиләмне дә, балаларымны да белә, кемдер алдында хисап тотмыйм.

Балаларга ничә яшь сезнең? Алар бервакыт «әти, без сине күрмәдек тә» дип әйтмәсләрме?

Олы кыз 2нче сыйныфка күчте. Малайга 1,8 яшь булды, балалар бакчасына йөри башлады әкрен генә.

Әйе, күрмәдек, дип әйтергә дә мөмкиннәр. Әмма мин графигымны карап, көйләп, балалар белән дә вакыт уздырырга тырышам. Балаларны еш кына авылга алып кайтып китәм. Малай 1,1 яшь булганда, кыз 10 айдан минем белән кайта башлады авылга. Өчәр-дүртәр көн торып киләбез. Мин үземне аларның тормышында юк дип әйтә алмыйм. Алар барлыгын онытмыйм. Аннан, бер кешегә дә сер түгел, шул балалар дип эшлисең бит инде. Аллаһка шөкер, исән-саулар, өсләре бөтен, тамаклары тук.

Минем тормыш менә шундый инде. Аны өйдәгеләр генә түгел, вакыт-вакыт, үзем дә аңлап бетермим. Һәрхәлдә, кулны кушырып, аякны бөкләп, диванда, шәһәр фатирында ята торган кеше түгелмен. Бүген төнге 11дә кайтып җитеп, икенче көнне иртәнге 5тә авылда эш эшләп йөрергә мөмкинмен. Шәһәр тормышына ияләшә алмадым һәм алмаячакмын да.

Ә тормыш, гомумән алганда, бар яктан да матур, камил, мул, тәмле. Барысына да җитешәсе, барысын да яратасы, хозурланып карыйсы килә һәр туган яңа көнгә.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рушат!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар